СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Татар халык әкияте “Өч угыл”

Борын заманда бер кешенең өч улы бар иде, үзе бик бай түгел иде. Бай булмаса да, тереклеге чибәр иде. Һичнәрсәгә аптырамады. Бер тегермән ташы бар иде, бер барабаны бар иде, тагы чабата калыбы белән шөшлесе бар иде. Үзенә үлем сырхавы тигәч, балаларын чакырып әйтте:
- Инде мин үләмен, мин үлгәч, яхшы торыгыз, - дип, бер улына тегермән ташы бирде. Икенче улына барабан бирде. Өченче улына чабата калыбы белән шөшле бирде.
- Менә шулар белән тамакларыгызны туйдырырсыз, - дип әйтеп үлде.
Аталары үлгәч, малайлар, өчесе өч якка чыгып киттеләр. Бер улы китте тегермән ташы алып. Авылдан авылга өй борынча йөреп, ярма тартып, кул көче белән казганып, үз тамагын үзе туйдырды, ачлык күрмәде. Икенче улы китте, барабан алып, урманга. Урманга барып, бер зур имән башына менде дә барабанын суга башлады. Җыелды аюлар. Ул аюларны тотып, кайсысын сатты, азрак акча ясады, ат алды. Кайсысын үзе алды. Аю җитәкләп, авылдан авылга йөреп, аю биетте. Бу улы да барабан аркасында яхшы тереклек кылды, юклыкны күрмәде. Өченче улы, шөшле, калып күтәреп, урманга китте. Урманга барып, бер күл янында шөшлесе белән юкә төшерде дә, чабата киндерәсе ишә башлады.
Киндерә ишеп торганда, күлдән бер су иясе чыкты:
- Агай, нишлисең?- диде.
Бу кеше:
- Аркан ишәм, - диде.
Су иясе:
- Ул аркан нигә?— дип сорады.
Бу кеше әйтте:
- Менә бу күлне күккә асмакчы буламын. Күктә су юк, бер дә яңгыр яумый, - диде.
Су иясе:
- Агай, тукта, торып тор, мин бабайга әйтим, - дип, күлгә төшеп китте. Күл төбендә бик карт су иясе бар иде. Аңар барып әйтте:
- Бабай, харап! Бер кеше, күлне күккә асам дип, аркан ишә, - диде.
Бабасы әйтте:
- Адәмдер ул. Бар, улым, күлне бирмә, менә бу чукмарны алып чык. Аның белән үлчәш. Кайсыгыз, бу чукмарны күтәреп, күл тирәли биш кат әйләнсә, күл аңар булыр, - диде.
Су иясе чукмарны күтәреп чыкты да:
- Агай, менә бу чукмарны күтәреп, кайсыбыз биш кат әйләнсә, күл аңар булыр, - диде.
Бу кеше әйтте:
- Ярар, әүвәл үзең әйлән, - диде.
Су иясе, чукмарны күтәреп, көчкә әйләнде дә чукмарны бу кешенең кулына бирде. Бу кеше, чукмарны җиргә утыртып, үзе югары таба карап тора башлады.
- Агай, нишлисең?- диде.
Бу кеше:
- Менә бу чукмарны болыт астына тыгып җибәрергә итәмен, - диде.
Су иясе:
- Ай агай, тия күрмә, үзебезгә дә бер генә чукмар, - дип, бабасы катына төшеп китте.
Бабасы:
- Нихәл, улым?- диде.
Улы әйтте:
- Ул кеше чукмарны болыт астына тыгып җибәрә язды, - диде.
Бабасы әйтте:
- Бар, улым, менә бу айгырны кайсыгыз күтәреп әйләнсә, күл аңар булыр, - диде.
Су иясе айгырны алып чыкты да:
- Агай, менә бу айгырны кайсыбыз биш кат күтәреп әйләнсә, күл аңар булыр, - диде.
Бу кеше әйтте:
- Ярар, әүвәл үзең күтәреп әйлән, - диде.
Бу су иясе биш кат әйләнде дә айгырны бу кешегә бирде. Бу кеше, айгырга сикереп атланды да, күз ачып йомганчы, биш кат әйләнде. Су иясе тагын курыкты. Тизрәк бабасы катына китте. Бабасына әйтте:
- Ул кеше бик көчле икән, бабай. Айгырны бот арасына кыстырып кына, күз ачып йомганчы әйләнде, күл китмәсә ярар иде безнең, - диде.
Бабасы:
- Бар, улым, көрәш аның белән, - диде. - Кайсыгыз җиңсә, күл аңар булыр, - диде.
Су иясе бу кеше катына чыкты да:
- Агай, әйдә, көрәшик, кайсыбыз җиңәр, - диде.
Бу кеше әйтте:
- Мин әле бушамыйм, әнә теге куак астында бер бик карт, агарып беткән бабам бардыр. Аның белән көрәш, - диде. - Әле ул йоклагандыр, син бар да колак төбенә сук. Югыйсә ул уянмас, - диде.
Анда бер ак аю бар иде. Бу су иясе, аю катына барып, аюның колак төбенә сукты. Аю сикереп торды да бу су иясен күтәреп, гөп иттереп җиргә салды. Үзе качып китте. Бу су иясе байтак ятты, сулусыз булып. Аннан торды да янә бабасы катына китте:
- Бабай, эш харап! Безнең күл китә, күлсез калабыз, - диде. Бабасы әйтте:
- Ник?- диде.
Бу әйтте:
- Юк, бабай, син белмисең әле, - диде. - Аның бер карт бабасы бар икән, аның белән көрәштем. Күтәреп салды үземне, ничаклы сулусыз булып яттым, үлә яздым. Күлсез калсак, ни кылдык, - диде. - Инде ул аркан ишеп бетерә, күлне күккә аса, - диде.
Бабасы:
- Инде, улым, болай ярамый, аның белән килешергә кирәк. Бар, әйтеп кара, акча алмас микән?- диде.
Аннан соң су иясе елап чыкты бу кеше катына да әйтте:
- Агай, ни алсаң да ал, күлгә тия күрмә, акча бирербез, күпме алырсың?- диде.
Бу кеше:
- Ярар, - диде. Башындагы эшләпәсен күрсәтеп, - Менә бу эшләпә белән бер эшләпә акча бирсәгез, җитәр, - диде.
Су иясе бабасы катына кереп:
- Шулай, шулай әйтә, - диде.
Бабасы әйтте:
- Бик күп сорамый икән, бар, чыгарып бир, китсен, - диде. Аннан соң бер эшләпә акча тутырып, бу кешегә чыгарып бирде.
Бу кеше эшләпәсен җиргә куйды да акчаны эшләпәгә салды. Ярты эшләпә булды.
- Бар, тагын китер әле, тулмады, - дип җибәрде.
Су иясе тагын бабасы катына китте. Ул киткәч, бу кеше эшләпәнең астына чокыр казыды; эшләпәнең төбендә тишек ясады. Ул тишектән акчалар чокырга төшеп китте, эшләпәдә бик аз калды. Су иясе янә чыгарып салды, тулмады. Шулай итә-итә, эшләпәне тутырды. Эшләпә астындагы чокыр да тулды. Бу кеше әйтте су иясенә:
- Инде син бу эшләпәне минем өемә илтеп бир, - диде. - Миңа җире дә кирәк, җире белән казып ал да күтәреп илт, - диде.
Су иясе:
- Ярар, - дип, эшләпәне казып алды да баш түбәсенә күтәрде. Бу кеше шөшлесен, калыбын алып, бергә киттеләр.
Бара торгач, бер багана очрады. Су иясе:
- Агай, бу нәрсә?- диде.
Бу кеше әйтте:
- Бая син көрәшкән бабайның таягы, - диде.
Аннан киттеләр. Бер себерке очрады.
- Агай, бу нәрсә?- диде.
- Бабайның сакал тарый торган тарагы, - диде.
Янә аннан киттеләр. Бер сука очрады. Су иясе әйтте:
- Агай, бу ни-нәрсә?- диде.
Бу кеше:
- Бабайның теш арчый торган шырпысы, - диде.
Яхшы, бу кешенең өенә барып җиттеләр. Өйгә керделәр. Бу кеше хатынына әйтте:
- Кая, хатын, кунакка ашарга китер, - диде.
Хатыны чыгып китте дә бер сәнәк алып керде, иренә бирде. Аннан соң бу кеше, сәнәкне алып, сәнәк белән су иясенең бугазына төртте:
- Менә сиңа җәпле теш. Аша, аша, - дип, су иясен аптыратып бетерде. Су иясе кычкыра башлады.
- Инде җитәр, бик туйдым, - диде.
- Бар инде, туйсаң, озатып җибәрим, - дип, бу кеше чыкты да этләренә кычкырды, - «өс, өс!» - дип. Этләре килеп ябышты, - «һам, һам!» - дип. Кайсы итәгеннән тарта, кайсы битенә сикерә. Су иясе көчкә котылып китте.
Кайтып, бабасына әйтте:
- Я бабай, күрдем бертөрле әкәмәт, - дип, барысын сөйләде. Тагы да әйтте бабасына:
- Я бабай, шунысы бигрәк әкәмәт булды: бардым ул кешенең өенә. Миңа әллә нинди җәпле теш дигән аш ашатты. Ашатып, сыйлап үтерә язды. Туйдым дип кычкыргач кына туктады. «Аша, аша!» дип, ирексезләп ашатты. Аннан соң мине озатып җибәрде. Озатыгыз дип, балаларына да кушты. «Ьау, һау! Сау бул, сау бул!» дип, улсы да килеп тарта, бусы да килеп тарта, көчкә котылып кайттым, - диде.
Бабасы:
- Ярар, улым, ни булса да, үзебез тынычлап калдык, - диде.
Бу кеше шуннан баеп калды.