СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Райнур Әгъләметдинов “Чат”

2014 ел. Июль.
Урамда яңгыр коя. Чиләкләп коя. «Яңгыр кирәк, яңгыр җитми» дидегезме? Менә сезгә яңгыр, рәхәтләнегез, дип әйтәдер сыман. Чулпан кызы белән хастаханәдән кайтып бара. Автобус тулы кеше. Яңгыр коеп яуганда, гел шыплап тула ул шулай.
—«Нур мәчете» тукталышы. Киләсе тукталыш — «Горький паркы».
—Әни, әнә бабай! — җиде яшьлек Сәйдә, парланган тәрәзәне кулы белән сөрткәләп, зур түгәрәк ясаган. Шул түгәрәккә нәни бармагын төртә.
—Кызым, тик кенә утыр.
—Галимҗан бабайга охшаган... — дип кабатлады кыз.
—Ник Галимҗан бабай булсын ул, кызым? Сукбай ниндидер... Кагылма тәрәзәгә. Кофтаңны пычратып бетергәнсең бит инде. Ник тик кенә утыра белмисең икән син, ә?!
Кызчык күзен тәрәзәдән ала алмый иде әле һаман. Әнисе җилтерәтеп урындыкка утыртты, Сәйдә янә урамга үрелә. Бабайга кул болгый. Аңа җавап итеп, бабай да кулын күтәрә. Хәлсез кулын. Кыяфәт юк: тормыш таягы кыйнапмы кый наган. Йөзендә мең дә бер җыерчык, яра эзе. Күптәнгеләре дә бар, яңалары да. Яңалары кызарып кутырлаган. Чәч башын тузан каплаган. Шул тузан пычрак бите буйлап агып төшә дә иягеннән кара су булып гама. Күзләрендә дә кара болыт, боз болыты. «Шек-шек шек» — туң күңел диварларын кага-кага, шул болыттан боз кисәкләре кое ладыр кебек. Күңел төбен суыкка катырып коела...
Сәйдә урамдагы бабайга карап елмайды. Самими, бер катлы бала елмаюы... Бәхет чәчеп торган елмаю...
Сез шунда сукбайны күрсәгез! Аның әле генә кара болыт каплаган карашы үзгәрде дә куйды. Кара болытны ертып, кояш чыкты. Аннан ургылган яктылык, коеп яуган яңгырны җиде нурга, җиде төскә җыеп, шәһәр күгенә элде дә куйды. Салават күпере мәллә? Әйе-әйе, салават күпере! Ул күперне Сәйдә дә күрде. Күрде дә тагын да ныграк шатланып, көлеп җибәрде.
—Болгама теләсә кемгә кулыңны, кызым! — Кызганыч, ана кеше берни күрмәде. — Нинди хәл ул? Мин сиңа күпме әйттем! Бер колагыңа керми.
Юлларда көймә йөздерерлек су-күлләвек. Ярты сәгать эчендә җыелды ул. Шул су-күлләвекне як-якка чәчрәтеп, машиналар тыз-быз чаба. Вакыт кичке биш, халыкның .эштән кайтып барышы. Барысы да өйгә ашыга.
Автобус кузгалды. Сәйдә барыбер тәрәзәдәге түгәрәктән күзен алмады. Теге сукбай, кечкенә бер ноктага әйләнгәнче, автобус артыннан карап, кызга кул болгап калды.
—Кызык бабай... — диде кыз. Бары шуннан соң гына алдына борылып утырды.
—«Горький паркы» тукталышы... Киләсе тукталыш — «Чехов базары»...
—Сәйдә, төшәбез, әйдә. Тот сумкаңны, онытып чыкма тагын, —дип, Чулпан, басып баручы бер төркем халыкны этә-төртә, үзенә чыгарга юл ярды.
Кулчатыры юк. Алырга оныткан. Хәер, иртә белән өйдән чыкканда яңгыр яумас төсле иде бит. Чиләкләп коя башлар дип кем уйлаган? Ике атна бер болыт әсәре булмады, чалт аяз иде, һәм менә сиңа, тот, рәхәтлән — юл уртасына такта алып чыгып, сал ясап йөзәргә була. Өстендәге җәйге курткасын кызына ябып, баш өстенә чытыр пакет куеп, Чулпан тиз тиз адымнар белән 27 нче йортка таба атлады. Яшәгән фатирлары шул йортта. Кереп чишенергә, өсләрне алыштырырга, җылынырга кирәк тизрәк.
Тәрәзә төбенә гел су җыела. Ашык-пошык кына алыштырып киттеләр дә, шуннан соң, яңгыр яуса, бер почмакка су керә торган булып калды. Сибәләп кенә яуганда керми, бүгенге кебек чиләкләп койса, ага да төшә, ага да төшә шул каһәр.
—Теге малайларны кире чакыртмыйча булмас, ахры...
Ул малайларны чакыртырга дип, беренче тапкыр гына омтылуы түгел Чулпанның. Яңгыр яуган саен, шулай сөйләнә. Яңгыр яумаганда онытыла.
—Кызым, тамагың ачтымы?
—Әйе...
—Хәзер берәр нәрсә әмәллибез...
Чулпан суыткычны ачып җибәрде. Ә анда ике йогырттан, буш сөт шешәсеннән, ишегендәге ояда моңаеп утырган сыңар йомыркадан башка бүтән берни юк иде.
—Ай тишек баш. Кибеткә керергә оныттым бит! Яңгырдан качам дип... — Чулпан суыткыч ишеген шапылдатып япты да кулчатырга үрелде. Тәрәзә төбенә җыелып өлгергән су эчендә ята иде ул. Ачып-ябып, суын кагып алды. — Кибеткә кереп чыгам, Сәйдә. Тик кенә утырып тор. Телевизор кабыз, мультик кара.
— Ярар, әни...
Яңгыр туктарга уйламый иде әле. Каян шулхәтле су җыелган бу болыт эченә? «Күк капусы ярылды» дип шушындый вакытта әйткәннәр бугай борынгылар. Әнисенең сүзе...
Чулпан бу юлы алдатмады, аягына озын кунычлы резин итек киде. Әле аның да юлны аркылы чыкканда эченә әздән генә су керми калды.
Кибеткә керә торган ишек төбендә бер төркем халык җыелган. Яңгырның тынганын көтәләр. Күбесе кулчатырсыз. Чулпан кебек, өйләреннән чыкканда көн чалт аяз булгандыр инде.
—Хөрмәтлем, ипигә унбиш сум гына бирә алмассыңмы?
Чулпан сискәнеп куйды. Борылды да имәнеп китә язды. Күзенә күренәме соң? Каршысында таныш бабай басып тора. Бер сәгать элек кенә Нур мәчете янында Сәйдәгә кул болгап калган бабай. Кай арада монда килеп җиткән? Әллә охшаган гынамы? Алар бөтенесе бертөрле бит инде. Тора-бара бер рәвеш-калыпка керәләр.
—Юк бернинди дә унбиш сум. Беләм мин сезнең ипиегезнең нинди икәнен!
—Алай димә, кызым... — дип, бабай нидер әйтмәкче иде, Чулпан тыңлап тормады, кызу адымнар белән кибет кә кереп китте.
Ник сукбайлар эзәрлекли соң әле бүген Чулпанны? Бүтән бәйләнер кешеләре беткәнме? Тапканнар кешесен! Чулпан, гомумән, ул сәрхушлардан җирәнә. Исләре дә исләре. Кыяфәтләре дә кыяфәтләре. Йөзләренә каравы чиркангыч. Ә иң күңеленә ошамаганы — аңкып торган аракы исе. Шул истән Чулпан укшый ук башлый. Ашказаннары гына түгел, бөтен күңеле төптән кубарыла. Яман хатирәләр күз алдына килеп баса. Үтте инде аның башыннан да. Барып чыккан сәрхуш белән биш ел яшәде. Биш ел! Әйтүе генә ансат... Ун-егерме ел кебек иде ул биш ел.
2011 ел. Сентябрь.
Көз иртә килде. Сентябрьдә әле җылы була торган иде. Августның соңгы көннәрендә үк көз үз чыбыркысын шартлата башлаган иде инде. Салкын, пычрак, яңгыр. Чулпан яратмый көзне. Күңелне сагыш белән тутыра бу фасыл. Чулпан исә, сагышлана башласа, нык сагышлана. Күңеле тула, елый башлый. Ә еларлык сәбәпләр шактый. Яхшы иргә эләкмәде ул. Эчәргә ярата торган булып чыкты. Танышкан чакта бер дә алай кебек түгел иде. Баһадир гәүдәле, типсә тимер өзәрлек ир, шул ук вакытта күзләре һәрвакыт елмаеп-көлеп тора, аралашырга ансат, рәхәт кеше. Ошатты аны Чулпан. Бигрәк тә шул һәрвакыт ел маеп торган күзләренә алданды. Рәкыйпкә кияүгә чыгарга ризалашты. Ир инде өйләнергә өлгергән булган. Өйләнергә, хәсрәт тәмен татырга... Зур фаҗига... Бер дә уйламаганда, көтмәгәндә килгән бәла. Хатыны юл һәлакәтенә очраган. Юл аркылы чыгып барган җиреннән бер исереге машина белән бәрдереп киткән... Рәкыйп әлеге фаҗига турында сөйләгәч, Чулпан ул хатынны кызганып елап та алган иде. Шул көннән Рәкыйп аның йөрәге түренә кереп утырды да инде. Күрәсең, ирне бик кызгангандыр...
Бүген шәһәрдән ярминкәдән кайтып барышы. Җиләк- җимеш, яшелчә саттылар. Базар тулы кеше. Ике көнгә дип киттеләр. Соңга калынса, Чулпан ике туган апаларында куна калырга тиеш иде. Икенче көнне барыбер кире киләсе бит. Сатылып бетмәгән яшелчәләрне сатып бетерәсе. Ходай рәхмәте, бик тиз сатып бетерделәр тагы... Өч тә тулмаган иде әле, Чулпан бер әбигә соңгы кәбестәләрен төреп бирде. Җыенып юлга кузгалдылар...
«Рәкыйпкә көтелмәгән бүләк ясыйм әле. Шатландырыйм. Кайтуына ашарына пешереп куйыйм», — дип уйлады Чулпан. Рәкыйп соңга кадәр эшли, гадәттә. Комбайнда. Урып-җыю вакыты бит.
...Өй капкасы бикле иде. Тик тыштан түгел, ә эчтән. «Сәер... Ник алай соң әле бу? Берәрсе шаярамы? Ә кем булырга мөмкин ул «берәр»се? Беркем дә булырга тиеш түгел кебек...»
Чулпан берни аңлый алмады. Уңлы-суллы бөтерелеп, капка төбендә нәрсә эшләргә белмичә, шактый басып торды. «Дөбердәтергәме соң инде? Шакыргамы? Өйдә кеше булырга тиеш бит. Капка тик торганнан гына эчтән бикләнә алмый!»
Кибетче Суфия апа кайтып бара. Авылда бар яңалык кибеттә була. Бөтен гайбәтне шунда кереп чәйниләр. Чулпан белә: Суфия апага кеше белмәгән серләр таныш. Тик шунысы бар: кычкырып сөйләп йөрми ул аларның берсен дә. Яхшы хатын, акыллы. Берәү булса, кеше серләрен белүгә, шундук уңлы-суллы чәчәр иде. Бәлки, сөйләп йөрмәгәнен белгәнгә күрә сөйлиләрдер дә инде үзенә.
—Нишләп басып торасың, кызым? Кертмиләрме әллә? — дин шаяргандай итте ул. Пышылдап кына сорады.
—Исәнмесез, Суфия апа... — Чулпанның тавышы болай да әкрен, аңа пышылдап сөйләшергә дә кирәкми.
—Исәнме, исәнме... Бакча артлап кереп кара инде, моннан булмагач.
—Анысы шулай шулаен, керермен дигәндәй. Тик мин аңламыйм: Рәкыйп эштә түгелмени соң бүген?
—Бүген иртә белән яңгыр коеп яуды. Эшкә чыкмады алар.
—Казанда яумады...
—Казан белән авыл арасы җитмеш чакрым. Урыны белән шулай коя, урыны белән кояш. Бездәге һава торышы шундыйрак бит инде.
—Эчтән ник бикләп куйган инде бу? — дип, койманы дөмбердәтергә җыенды Чулпан.
—Чү, тукта, шауламый тор, сеңлем, — дип туктатты аны Суфия. — Бакча артлатып кер. Тавышланма.
—Нишләп алай дисез? Куркытасыз сез мине...
—Әйткәнне тыңла, сеңлем, шулай яхшырак булачак...
Чулпан карышмады. Бакча артлатып керергә булды.
Аңлый гына алмады. Ник шулай тавышланмаска куша аңа Суфия апа? Нәрсә булган? Нәрсәне яшерә кибетче апа? Күңеленә тәмам шом салды бу хатын.
—Иа Аллам! Нәрсә бу?
Баскыч төбендә чит хатын-кыз аяк киемнәре күреп, күз аллары караңгыланып китте Чулпанның. Үз күзләренә үзе ышанмады.
—Ничек итеп... Юк, булмас...
Үз-үзен белештерми, аяклары, куллары белән башка берәү идарә итәдер сыман. Ишекне ачкач та нәрсә күрәчәге күз алдына килеп баскан иде инде аның. Колагында Суфия апа тавышы: «Тавышланма, бакча артлатып кер. Шулай кирәк...»
«Их, күз алдына килгән сурәтләр хата гына булса иде икән! Ходаем, дөрес кенә булмасын иде! Теләсә нәрсә күрсен Чулпан, тик хыянәтне генә күрмәсен!»
Ишекләре, ачылганда, җиңелчә генә бер шыгырдап ала. Күрше бүлмәдәгеләр ишетерлек итеп түгел. Һәрхәл дә, алар ишетмәделәр.
Йокы бүлмәсе... Тәрәзә янына ук аш бүлмәсендәге кечкенә өстәл кереп утырган. Өстәл тулы кабымлык, буш шешәләр һәм күңел болгаткыч сасы ис. Ике тән... Берсе — Рәкыйп... Икенчесе — Зилия... Авыл өстерәлчеге, биш кияүгә чыгып, биш ирдән кайткан Зилия...
Булды... Бер мизгел эчендә бөтен тормышы чәлпәрәмә килде. Ишек катында басып торуның файдасы юк иде инде.
— Молодец, Рәкыйп... — дип, ике генә сүз әйтте Чулпан. Борылды да чыгып йөгерде. Кая барганын белмичә чапты. Алны да, артны да күрмәде. Ә күзләреннән бертуктаусыз яшь акты.
Шул исерекне кызганып... Шул сәрхушны жәлләп... Биш ел... Биш ел ул аның исереклегенә түзеп яшәде бит...
Яраткан кешеләрне югалту бик авыр...
Табигатьнең битарафлыгына кайчак ачу килә. Җирдә кеше үлгән, кемнеңдер якыны, газиз туганьг вафат булган. Әле кичә генә ул шушы җиргә басып, нидер эшләп йөргән. Су буйларына төшкән, бәлки, шул табигатькә карап сокланып та утыргандыр. Сәпиттә урам тузаны туздырып үтеп киткән бала-чагага сәлам биреп калган. Һәр иртәдә зур адымнар белән җитез-җитез атлап эшенә чапкан... Ә бүген инде ул кеше юк... Юк. Бетте-китте. Бүтән су буена да төшмәячәк. Балаларга урамда сәлам дә биреп калмаячак. Күңел шулчак табигатьнең дулаганын, кешелекнең әлеге югалтуы белән килешмәвен күрергә тели. Җил кубуын тели ул! Тузан күтәрелсен! Коеп яңгыр яусын! Түбә калайлары дөбердәсен! Халык: «Кара, табигать ничек котыра!» — дип шаккатсын! «Яхшы кешене югалтуы белән килешә алмый торгандыр инде. Яхшы кеше иде бит... Бигрәк яхшы иде...» — дисен! Ә юк... Беркем берни әйтми. Табигать тыныч: урамда җил дә котырмый, яңгыр да коеп яумый, түбә калайлары да дөбердәми... Кичә ничек булса, бүген дә шулай ук. Әйтерсең берни булмаган... Әйтерсең кемнеңдер кадерле кызын яисә улын, кемнеңдер яраткан ирен яки хатынын соңгы юлга озатмыйлар бүген... Барысы да шулай тиештер кебек...
Ник алай соң?! Ник?! Кайчак табигатьнең шул битарафлыгына ачу килә... Ачу килә, рәнҗисең. Шул ачудан, сузылып ятып, җирне тырмый-тырмый елыйсың. «Ник нәкъ менә ул? Ни өчен нәкъ менә минем әни, минем әти, минем ир? Ни өчен?!»
Адәм балалары елый...
..Шулчак җил тавышы. Җил аша ул үзе пышылдыйдыр сыман: «Ә бу — син сораган дәлил, адәми дустым.Күңелеңә салып куй. Синең гомерең ул — юл чатындагы тузан. Теләсә кайчан оча да тарала. Бел үз урыныңны, дустым».
...Моннан күп еллар элек Чулпан әнисен җирләгән чакта тормышның ошбу хакыйкатен аңлады сыман инде. Менә тагын бер дәлил. Тик бүген ул җиргә сузылып ягып еламаячак. Бүген «Ник нәкъ менә ул?» дип тә тезләнеп сорамас. Бүген ул, кызыл туфрак өеменә читтән карап, сүзсез генә басып тора. Зиратта кеше юк... Чулпан үзе дә, кызы. Җирлисе көнне кичкә генә кайтып төштеләр. Туры зиратка керделәр. Үлгәннәр турында начар сүз сөйләргә ярамый, диләр. Сөйләрлеге күп булса да... Шуңа да Чулпан үткәннәрне искә төшермәскә, уйламаска тырышты. Нигә тагын күңел ярасын кузгатырга?
Сәйдә өчен кайтты инде ул монда. Нинди генә булуы на карамастан, әтисе бит инде ул кызның. Әлегә ул бала бөтенесен аңлап та бетерми, ә үскәч аңлар, хушлашырга да алып кайтмадың, дип битәрләр. Үзләренчә аңлый балалар. Ни өчен алып кайтмаганын, сәбәбен, асылын гына аңламас. Әнисенең ул әти кеше белән ничек интеккәнен, бергә яшәп, нинди канлы күз яшьләре түккәнен белми чөнки. Шуңа «алып кайтмадың» гына дияр.
—Хушлаш әтиең белән, — диде Чулпан.
—Хуш, әти, — диде Сәйдә. Әнисе кушканга гына әйтте. Аңламый бит әле ул. Әтисенең кем икәнен дә, аның булганын да белми. Үскәч кенә беләчәк. Минем дә әти булган, диячәк.
Зиратта озак тормады алар. Тизрәк чыгу җаен карады Чулпан...
Ә авыл үзгәргән... Соңгы тапкыр монда Чулпан дүрт ел элек булды. Күп вакыт түгел дә кебек. Тик бүгенге заман тизлеге белән шактый. Әнә күпме яңартылган өйләр, күп түбәләр калайга алыштырылган, коймалары яңадан коелган, зур зур сарайлар баш калкыткан. Ара тирә яңа йортлар да күренә. Авыл кешесе барыбер тырыша-тырмаша инде. Хәләл көче белән эшләп тапкан тиеннәре белән йортын ямаштыра, кешедән калышмыйк дип эшли, нидер төзи, яңарта.
Ә менә Рәкыйпнең хуҗалыгы яңармаган да, үзгәрмәгән дә... Тәрәзәсе һаман да йөзлекләрсез, өйалды яртылаш калай белән төрелгән, яртылаш ачык. Чулпан монда яшәгән вакытта ук шулай яртылаш килеш ташланган иде ул... Авылда инде күптән кешеләрнең коймалары тимердән, калайдан. Ә Рәкыйпнеке — агачтан, такталарында буяулары кубып, яңгыр бер читеннән кимереп, төсен уңдырып бетергән. Бер-ике баганасы череп авышкан, бөтенләй җиргә сеңмәсен өчен, урам ягыннан каен агачы белән терәп куйганнар.
—Менә шундый хәлләр, Чулпан кызым...
Суфия апа Чулпанны үз өенә алып кайтып чәй эчертте, кунак итте. Бүтән кунак итәр кешесе дә юк инде аның монда.
—Галимҗан бабай тоткан коймалар инде бу, хәтерлисеңдер. Әтисе булмагач, йорт-җирен карап-барлап торучы да юк. Рәкыйп көне-төне исерек. Бер аек көне булмады. Әле дә күпкә түзде инде, мин сиңа әйтим. Организм таза. Ул эчүгә, ул эчүгә инде, җанкисәгем! Әле дә озак чыдады. Синнән соң бик бетеренде Рәкыйп, сеңлем. Син киткәч, бөтенләй юлдан язды. Сиңа гына тотынып торган булган икән. Әнә шул Зилиясен дә, биш өстерәп, биш куып йөрде-йөрде дә, тегесе дә ычкынды... Үлгән кеше турында начар сөйләшергә ярамый инде, беләм, сеңлем. Бер тотып алырлык яхшы сүзе булмагач та кыен икән. Ни дип әйтергә дә белмәссең...
—Иң яхшысы: дәшмик без, Суфия апа.
—Шулай итик, шулай итик. Дәшмик, сеңлем. Шул шакшы җанны телгә алып гөнаһлы булганчы, әйеме? И Ходаем, тагын ни сөйлим инде? Үзеннән-үзе китә шул. Сизмичә дә каласың... Син, килгән-килгән, каенатаңның да хәлен белеп чык инде, ярыймы. Аңа да күп калмагандыр. Гел-гел кайтып йөри алмассың.
Чулпан шунда кинәт туктап калды.
—Нинди каената, Суфия апа?
—Ник, мин сиңа әйтмәдеммени әле? Галимҗан абзыйны әйтәм... Ул кайтты бит!
—Галимҗан абый?! — Чулпанның күзләре түгәрәкләнде.
—Әйе, нәкъ үзе! Каенатаң синең.
—Тукта, Суфия апа, ни сөйлисең син? Аны күптән үлде дигәннәр иде бит инде.
—Үлде диделәр шул. Рәкыйп йөрмәде бит артыннан. Хастаханәдә югалтканнан соң. Участковыйны гына җибәрделәр дә. Ул да барып берни майтара алмады. Үз малаена кирәк булмаганны, чит кешегә нигә кирәк булсын адәм баласы. Иделдә батып үлгән бер бабайны шулдыр дип яздырып кайттылар... Менә шул инде бар булган үлгәнлеге...
—Анысын беләм, Суфия апа. Мин монда яшәгән вакытта ук яман чир белән чирли башлаган иде бит ул. Мин киткән елны хастаханәгә салдылар. Аннары үлде диделәр. Аларын беләм, Суфия апа... Тик ничек? Ничек итеп исән?..
—Белмим, сеңлем. Без үзебез дә шаккаттык! Күзебезгә күренәме дип торабыз. Илдус абыең сөйли — минем хәләл җефет. Рәкыйпне җирләгәндә, ди... Алар җиде кеше, мулла да алты ир генә җирләделәр аны. Үзләре каберен казыдылар, үзләре бөтен эшен эшләделәр. Бүтән кеше кайтмады. Илдус әйтә: берәү басып тора читтә, ди. Кап-кара, шакшыга баткан, киемнәре ертылып беткән, бит-чыраен сакал-мыек баскан, ди. Басып тора, китми дә китми, ди. Хәле юк, җил әкрен генә иссә дә, егылып, җиргә сузылып ятачак инде менә... Шул мәлне килде дә, кулына көрәк алды да, ди, кабергә балчык ишә башлады, ди. Аннан килә ис, ди. Авызыннан ник бер сүз чыксын! Теләсә дә чыгара алмый, ди. Авыз-иреннәре кибеп, кутырланып, ябышып каткан. Ачып әйтсә, шундук кап саркып ага башлар сыман, ди. Илдус ишеткән шунда. Пышылдаганы ишетелгән. «И-и, улым», — дигәнен ишеткән. Аңлыйсыңмы? «Улым» дигән. Менә шунда башларына китереп бәргән дә инде Илдусларның. «Галимҗан абый, син мәллә бу?» — дип, күзләрне шарландырып карап торабыз, ди. Бабай дәшми икән. «Галимҗан абый, синме?» — дип сорыйлар. Дәшми икән. Берни аңламый, ди. Акылы томаланганмы...
Чулпан ни әйтергә белми басып торды. Ә Суфия апа һаман дәвам итте.
—Бабай берни хәтерләми. Тиле кеше кебек карап тора, ди. Кайда булган, кайда йөргән ул шул вакыт? Ничек Рәкыйпнең үлгәнен белеп кайткан? Гаҗәп... Аңламыйлар берсе дә. Илдус әйтә...
—Кайда соң ул хәзер? — дип бүлдерде Суфия апасын Чулпан.
—Фатыйма апаларда булырга тиеш. Аның ире Хамис бар иде бит зиратта. Ул өенә алып кайтып китте. Аның әтисе белән чордашлар бит алар. Фатыйма — авылда бердәнбер шәфкать туташы...
—Аңладым, Суфия апа. Аңладым. Рәхмәт... — Чулпан Сәйдәсен җитәкләде дә Рәшәт чатына таба йөгерде... Суфия апа иярмәде. Күз уңыннан югалганчы карап озатты...
Язмыш чаты... Гап-гади бер авылда гына югыйсә, әмма һәр юлы төрле, кабатланмас. Мәктәп аша узасыңмы? Клуб тирәлиме? Сулга төшеп, инештә коенып, тау итәгенә ятып ял итәсеңме? Җаның теләгәнен сайла. Авыл кечкенә. Чаты да бер генә. Ул чатта мең тапкыр басып торыла, мең тапкыр уңга да, сулга да борыласың. Әмма бар шундый вакытлар: синең кая таба борылуыңа карап, бер мизгелдә язмышлар хәл ителә. Синеке, башка берәүнеке...
Менә Чулпан нәкъ шул чатта басып тора бүген. Рәшәт чатында... Кайсы якка борылуына карап, кемнеңдер язмышы хәл ителер кебек. Аныкымы? Әллә башка берәүнекеме?
—Ник туктадык, әни? — Сәйдә әнисенә сабый күзләре белән карап тора.
—Торыйк әле әзрәк, кызым...
—Без кая барабыз соң хәзер?
—Сулга, кызым. Аска төшәбез. Фатыйма апаңнарга...
—Ә Фатыйма апалар кемнәр?
—Яхшы кешеләр...
—Ә без аларга ник барабыз?
—Белмим әлегә, кызым...
Тагын яңгыр сибәли башлады. Теге коеп яуганнан соң, әле бер көн яумый тыелып торган иде дә...
—Керәбезме, әни?
Фатыйма апаларның капка төбенә җитүгә, янә туктап калды Чулпан. Керергә йөрәге җитмиме? Нидер тыеп, туктатып тора сыман. Тик нәрсә? Ниндидер яман эше, гаебе, гөнаһы бардыр сыман. Шул гөнаһы кара сакалы белән Чулпанның кул-аягыннан эләктергән дә капканы ачып эчкә үтәргә ирек бирми, артка таба тартадыр кебек.
Ә шул арада тиктормас кыз инде капканы ачып ишегалдына ук кереп китте... Артыннан капка кире шапылдап ябылып та калды.
Әле аннан соң да ишегалдына үтә алмый торды Чулпан. Аякларга потлы гер асканнармы, кымшата да алмады ул аларны...
Менә капка тагын ачылды. Кемдер ачты... Ишегалды бакча белән тоташ. Бакчада чәчәкләр. Чәчәкләр арасында ике эскәмия кара каршы яткызып куелган. Шуның берсендә ул утыра... Бабай... Икенчесендә кем дип сорагыз? Кызы утыра, Сәйдә...
Нинди таныш күренеш...
—Бабай, син бит бу, әйеме?
Бабай бер сүз дә дәшми...
— Галимҗан бабай бит инде син, әйеме? Мин бит сине таныдым, — дип, кабатлап сорый кыз бала.
Ә бабай һаман бер сүз әйтми. Бары елмая. Ихлас елмая... Кыяфәт юк: тормыш аны шактый кыйнаган. Йөзендә мең дә бер җыерчык, яра эзе. Күптәнгеләре дә бар, яңалары да. Яңалары кызарып кутырланган. Чәч баш — җир-тузан. Шул пычрак бит буйлап агып төшә дә иягеннән кара су булып тама. Ә күзләрендә — кояш! Моңарчы күренмәгән кояш. Бала шул кояшка үрелә. Кулларына кагыла, әнә сакалларыннан сыпыра...
—Син... — ди кыз. — Син. Мин сине таныдым...
Әйе... Чулпан да таныды... Шул бабай иде инде ул...
Автобус тукталышында Сәйдәгә кул болгап калган карт... Кибеттә Чулпаннан унбиш сум сорап маташкан сукбай үзе иде...
Чулпанның тамагына төер тыгылды. Әче төер, каты, йотып булмый торган төер. Ул бугазны кыса, суларга ирек бирми, башка кан җибәрми... Әллә нәрсә булды шунда Чулпанга. Күңеле эчтән актарылып актарылып килде. Шул бер мизгел эчендә барысы да бер-бер артлы күз алдыннан үтте. Галимҗан бабай оныгын сөйгән вакытта өйгә кайтып кергән ире... Каенатасына җикергәне... Рәкыйпнең шул кичне бабайны, елата-елата, ишегалдында кыйнаганы... Туктатмаган иде бит ул аны шул чакта. Өйдэн чыкмыйча, кызын кочаклап тик утырган иде. Чыгып туктата ала иде бит... Чыгып туктатырга кирәк иде... Тик ул туктатмады. Менә хәзер болар, барысы бер-бер артлы бер сызыкка тезелеп, Чулпанның күз алдыннан үттеләр. Бәгырен үтәли кисеп, туктап, кадалып...
...Бабай менә әле генә күрде Чулпанны. Күтәрелеп карады. Чулпан карашын яшерде. Юк... Карап булмый
иде әлеге мизгелдә картның күзенә. Берничек гә туры карый алмады ул аңа.
Бик озак сүзсез тордылар. Тынлыкны Фатыйма апа бүлде. Яңгыр ява башлагач, бабайны өйгә алып керергә дип, ишегалдына чыккан ул...
—Чулпан, кызым, синме әллә?
Чулпан башын селкеде.
—Әйе, Фатыйма апа. Мин...
—Хамис абыең алып кайткан аны бүген... зираттан... — дип сөйли башламакчы иде. Чулпан бүлдерде:
—Беләм, Фатыйма апа. Мин барысын да беләм...
Берара тынлык урнашты. Сәйдә әле әнисенә карый,әле Галимҗан бабайга карап елмая.
—Син ничек, болай гынамы соң, кызым? Хәл белергә генәме? Чәй эчеп чыгасызмы? Әйдәгез, әзерлим. Галимҗан абыйга яңгыр астында торырга ярамый. Өйгә керик, әйдә.
—Рәхмәт, Фатыйма апа... — диде шунда Чулпан. — Без әтине үзебез белән алып китәрбез, яме... Шәһәргә... Аның монда бүтән беркеме дә юк...
Яңгыр сибәләвеннән туктамады... Җәй яңгыры булса да, озак басып торсаң, барыбер туңдыра. Карт, авыру кешегә бигрәк тә ярамый. Җылы кирәк аңа.
—Әти, әйдә, кереп, чәй эчеп, җылынып чыгыйк та...
Әти...
Бу сүздән дә ныграк җылытучы тагын ни бар?
Галимҗан бабай бер сүз дәшмәде. Аның каравы күзләрендә — рәхмәт, карашында мәрхәмәт чагыла иде. Кипкән иреннәре тамчы да кымшанмый, әмма алар барыбер елмая иде...