СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Ибраһим Гази “Берсе өйгә ташый, берсе өйдән ташый”

Галимҗан ага инде яшь кеше түгел, чәченә кырау төшә башлаган. Бер караганда, нигә инде аңа, шул кадәр акча бетереп, китап җыярга? Барыбер укырга вакыты җитми. Ә ул ташый да ташый. Соңгы елларда хәтере начараеп китеп, кайбер китапларны икешәр, өчәр кат та алып кайткалый башлады. Ул төшендә дә әйбәт китаплар күрә һәм уянгач сөйли. Ул акчаны гел китап белән чагыштыра: бу акчага бик әйбәт биш китап алып була. Бу билет бәясенә ике китап алып булыр иде — карыйсың да онытасың, ә китап гомерлек!
Көненә бер тапкыр китап кибетенә кереп чыкмаса, табын янына кулын юмыйча утырган кеше кебек, ул үзен уңайсыз хис итә башлый, ике көн рәттән керә алмаса, бөтенләй авыруга сабыша. Карчыгы аны: «Китап җене кагылган нәрсә», дип йөртә, ләкин көн саен өйгә китап күтәреп кайткан өчен орышмый, чөнки бит кешеләр әнә аракыга да әллә никадәр акча туздырып бетерәләр әле, бу, ичмаса, китапка туздыра, ә аракыга түгел.
Өйдә инде китаптан барлык шкафлар тулды, өстәл өсләре, тәрәзә төпләре, ванна бүлмәсе, аннары тагын бер караңгы бүлмәләре бар, анда да китап шыгрым! Өй җыештыра башласалар, хатыны:
— Ходаем, котылыр көнем бармы икән синең бу китапларыңнан! Күчереп йөртә-йөртә билләрем калмый! — дип сукрана, тик шулай да бик каты әрләми, әнә фәлән кешенең ире, дип уйлый ул, картайган көнендә хатын- кыз белән чуалып, бөтен тапкан акчасын читтә туздырып бетерә дип сөйлиләр, бу әле, рәхмәт, алай итми, китап ташу әле ул, ни әйтсәң дә, читтә туздырып кайту түгел, ә өйгә апкайту!
Галимҗан агайның буйга җитеп килә торган улы бар, Салихҗан исемле. Ул да китап ярата. Аларда китап булу аның үз геройлыгы кебек тоела... Башка кешеләрдә юк, аларда бар... Ләкин аның китап яратуы үзенә бертөрле: атасы китапны өйгә ташырга яратса, Салихҗан өйдән ташырга ярата. Ул аларны иптәшләренә өләшә, тегеләр кайтарып бирмиләр. Салихҗан үзенең атасын «минем карт» дип кенә йөртә. «Минем картта юк китап юк»,— дип мактана ул иптәшләре алдында. «Минем карт бөтен китап сатучылар белән знакомиться итеп беткән, аңа теләсә нинди китап давать итәләр, китап бездә хоть буа буа. Өйдә безнең телефон бар, миңа звонить кына итегез, мин сезгә алып килермен»,—- ди ул таныш кызларына. Кайвакыт аталары югалган китапны сизеп ала да: «Салихҗан, бу синең эшең! Алып кайт, кемгә бирдең?»— дип Салихҗанны кыса башлый. Теге, күзен дә йоммыйча, ялганларга тотына: янәсе, ул, честный менә слово, андый китапны биргәне юк. Менә бервакыт китап кайтып керә, ләкин, йа алла! Китап тирескә әйләнгән, бияләй кимичә тотарлык та түгел! Шушы хәлгә җиткән китапны күргәч, Галимҗан аганың чыраена газаплану билгеләре килеп чыга: «Кеше түгел, хайван булырга кирәк бит китапны шушы тикле мәсхәрә итү өчен!» — ди ул. Арага тиз генә әнкәләре килеп кысыла.
— Әрләмә инде, атасы, бала бит ул әле, иптәшләре сорап йөдәтә торгандыр да, бу, мескен, бирмичә булдыра алмыйдыр. Кайбер кешеләрнең балалары әнә азып-тузып та йөриләр әле, бу, ичмаса, китап кына өләшә, аның кебек кенә була инде ул балаларда...
Соңгы вакытта Галимҗан ага кибеткә көненә икешәр, хәтта өчәр тапкыр да керә башлады. Шушы көннәрдә шәһәргә бик әйбәт бер китап кайтырга тиеш. Ун елга бер генә чыга торган бу сирәк, әйбәт китапны алмый калсаң гомерлек үкенеч булачак. Дөрес, ул моннан унбиш еллап элек, әле яшь чагында, бу китапны бер сатып алган иде. Күрәсең, Салихҗан берәрсенә биргәндер, соңгы елларда бер дә күзгә чалынмый башлады.
Менә Галимҗан ага, чал керә башлаган сакалын әйбәтләп китәреп, галстугын матур итеп төенләп, Мәскәүдән алып кайткан эшләпәсен алдан ямьшәйтеп киеп, китап кибетенә китте. Килеп кергәч, танышлары белән исәнләшә-исәнләшә, ул шушы ун елга бер генә чыга торган китап сатылырга тиешле бүлеккә якынлашты. Эшләпәсен салып, ерактан ук исәнләште дә, бик матур итеп елмаеп, дөресрәге, бик матур елмаям дип уйлап, прилавка артындагы кырыктан узган хатынга:
- Галечка, сөеклем,— диде.— Мин сезне инде бер егерме ел беләм, сез һич үзгәрмисез: һаман яшь, һаман чибәр, әллә булмаса, сезнең яшәртә торган берәр даруыгыз бармы?
Бу кадәр мактауга чыдый алмыйча, Галечка, кып-кызыл итеп буяган иреннәрен җәеп җибәреп:
— Теге китапны алганыбыз юк шул әле,— дип җавап бирде. Галимҗан агайга, эшләпәсен кыймылдатып, магазиннан чыгып китүдән башка эш калмады. Яхшы ат юлны үзе тапкан кебек, Галимҗан аганың да аяклары шәһәрдәге бөтен китап магазиннарына бара торган юлны үзләре беләләр иде. Урамга чыгуга, аяклары аны икенче кибеткә таба алып киттеләр. Бу кибеттә сатучы ханымның берничә елдан бирле баш өянәге белән газап чигүе аңа билгеле иде. Магазинга килеп кергәч, үзенең әлеге шул безгә таныш елмаю белән бер «балкып» алды да, ханымга бик ягымлы итеп сүз катты:
— Бүген йөзегез бик ачык, чыраегыз нурлы, өянәгегездән котылгансыз ахры?
Кызганычка каршы, ханым әле һаман баш авыртудан айный алганы юк икән. Галимҗан агайга хатынның ярты сәгатьлек зарын тыңлап торырга туры килде. Кайсы профессорда гына ул инде булмаган! Аптырагач, үләнче карчыктан бик кыйммәт бәягә үлән сатып алып, әллә никадәр акча туздырып, үлән дә эчеп караган, аның да файдасы тимәгән. Хатынның шушы зарларын тыңлап бетергәч кенә Галимҗан ага: «Килмәдеме әле?» дигән, үзен бик кызыктырган сорауны бирә алды.
Ун елга бер генә тапкыр чыккан китапны әле Галимҗан ага кулына төшерә алганы юк, ә Салихҗан инде үзе белән укый торган кызларга вәгъдә итеп куйды: «Минем карт шундый-шундый бик редко чыга торган книга алырга йөри, үзем читать итүгә сезгә дә давать итәрмен. Шәһәргә ул китап егерме генә штук килгән ди, ну, не беспокойтесь, безнең карт ала алмаган книга юк, аның знакомый сатучылары күп. Өйдә безнең телефон бар, звонить иткәли торыгыз»,— ди ул, үзенең көн дә күрешми торган дусларына.
Галимҗан ага китапны, чебеш сагалаган карчыга кебек, бик каты сагалап йөрсә дә һаман ала алганы юк. Егерме ел буенча картая белми торган теге кырык яшьлек Галечка сер итеп кенә бүген әйтте: янәсе, китап моннан берничә көн элек үк инде магазинга кайткан булган, ләкин аны прилавкага чыгармыйча, директор кемнәргәдер өләшеп бетергән, бәлки әле, берәрсе калгандыр, директор янына кереп чыгыгыз.
Бу хәбәр Галимҗан аганы аяз көнне яшен суккан кебек итте. Ул директорга йөгереп керде, ялынып сорап карады, юк шул инде, әллә кайчан «сатылып» беткән. Шул кадәр йөреп тә, шул кадәр елмаюлар өләшеп тә, Галимҗан ага китапны ала алмады. Бик кәефе кырылып, магазин эчендә арлы-бирле йөргәндә, Галимҗан ага тотылган китаплар сатыла торган бүлек янына килде. Ни күзе белән күрсен, әлеге шушы китап! Мөгаен, берәр кеше үзенә яңасын сатып алгандыр да искесен китереп саткандыр. Галимҗан ага, ничек әле моны мин күргәнче алып өлгермәгәннәр дип, шундый әйбәт китапның башка берәүгә түгел, ә нәкъ менә аның үзенә туры килүенә куанып тизрәк акчасын илтеп түләде.
Өйгә ул июль кояшы төсле балкып кайтып керде. Бала үзенең матур уенчыгын күрсәтеп мактанган кебек, бусаганы атлап керүгә хатынына да, Салихҗанга да тизрәк китапны күрсәтте. Дөрес, яңа түгел, ләкин әле бер дә диярлек таушалмаган, өр-яңа кебек! Хәрефләре, күзеңә керимсәнә дигән кебек, чәчрәп торалар! Ә рәсемнәре! Ә тышлыгы! Әле буяу исе дә китеп бетмәгән. Ул, китапның битләрен ачын, рәхәтләнеп бер иснәде дә хатынына да, Салихҗанга да иснәтеп-иснәтеп күрсәтте. Сирәк очрый торган басма! Кара аны, Салихҗан! Бер кемгә дә бирәсе булма!
Салихҗан китапны ачуга аптырап китте: бу бит теге, моннан ике ел элек, укып торырга дип, Озын Шакирга биреп торган китап үзе ләбаса! Подожди әле, мин ул озын шайтанны, челән аякны! Кино билетына дип, илтеп саткандыр, мин забыть иткән дип, сорамас дип уйлагандыр. Бирем мин аңа моннан ары книга!
Салихҗан, каушавын атасына сиздермәскә тырышып, китапны кайтарып бирде.
— Саклап тотарга кирәк, әти,— диде.— Әни Глафира Ивановнага давать итеп куймасын. Кайвакыт ул шулай биреп оныта да, син миннән находить иттерәсең.
Салихҗан берничә көн сабыр итте, аннары, инде әти оныткандыр дип, китапны алып, әйбәтләп газетага төреп, үзе белән бергә укый торган, азрак күңеле дә төшеп йөри торган Әлфия исемле кызга «читать итеп» торырга илтеп бирде.
Кем белсен, бәлки, бер көнне Галимҗан агайга үзенең бу китабын өченче тапкыр сатып алып кайтырга туры килер әле...