Яшәгән, ди, Нечкәбил. Бал кортлары арасында иң нечкә биллесе генә түгел, иң төпчеге дә булган. Туганнары аны бик яратканнар. Үсә төшкәч, үзләре белән бал җыярга өйрәтмәкче булганнар. Тик Нечкәбил:
—Мин сез җыйганны гына ашарга яратам,— дигән.
Туганнары:
—Эшләмәгән ашамый! — дигәннәр.
Нечкәбил барыбер бал җыймаган, җәй буена чәчәктән чәчәккә кунып, бал белән үзе генә тукланган. Кышка да ашарга кирәк булырын уйламаган. Тәмлене эзли- эзли бервакыт бик еракка очып киткән. Кире кайтырга уйлаганда инде кыш булган. Нечкәбил ары караган, бире караган, кайтыр юлны оныткан. Шулай калтыранып, ачка тилмереп йөри торгач, аю өненә егылып төшкән.
Аю, тәпән белән бал җыеп, кышкы йокыга талган булган. Бал корты җылынгач, аның тәпәненнән рәхәтләнеп бал ашаган. Бал шундый нәрсә ул: бер капсаң — биш, биш капсаң егерме биш тапкыр кими. Кыш чыкканчы тәпәндәге бал беткән. Берзаман аю бал ашыйм дип йокысыннан уянса — тәпәндә бармак белән яларлык та бал калмаган булган.
Аю шулхәтле ачуланган, бал кортын тотып сытыйм диюе булган, тегесе аның тырнаклары арасыннан качып котылган.
Шуннан соң инде аюның бал җыюдан гайрәте чиккән, кышка бал урынына корсагына май гына җыя башлаган. Йоклаган чагында ашыйсы килсә, күзен ачмыйча гына корсагын сыпыра да тәпиен авызына кабып суыра, ди.
Нечкәбилгә бу зур сабак булган. Ул туганнары янына кайткан да алар белән бергә кышка бал җыя башлаган.