СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Роза Мулланурова "Туйда"
(Хикәянең дәвамы)
—Асыл ефәк, челтәр-бәрхетләргә төренгән, алтын-бриллиантка манчылган купшы-көяз ханымнар алдында ул үзен шыксыз үрдәк бәбкәсе итеп тойды. Әмма икенче мизгелдә, күзе ялтырауларга күнегә төшкәч, түрдә утырган кияү егетенә — Ришатка соклану күңелендә юшкын булып утырырга өлгергән үпкә-борчуларны юып төшерде. Сөбханалла, күз генә тимәсен! Су сөлегедәй егет булып өлгергән бит! Тәлгатенә охшап бара түгелме соң абыйсының улы. Килен дә — пешкән кура җиләге — үзенә бик тә пар килгән. Гүзәл дә соң яшьлек, соклангыч гүзәл мәл! Кияү егет янәшәсендә балкып утырган Мансур да кызлар күзе төшәрлек егет солтаны икән әле дә.
Миңзифа нечкә тавыш белән җыр сузып җибәрде, терсәге белән Фәйрүзәгә төртте. «Башла, торма катып, янәсе».
Миңзифа сузган чәкчәк кисәгенең бер төшен генә авызына капты да: «Күз тимәсен, бигрәкләр дә уңган кияү-килен чәкчәге! Котлап бүләк салмый булмас, ә, туганнар!» Әле шат елмаеп күзен кысып куйды, кызына куртка алырга дип ничә айлар балалар авызыннан өзеп җыйган акчасы подноска очып төште. Җиңел-җитез адымнар белән рәтләр буйлап китте, кемгәдер елмаеп сүз катты, кемнәргәдер назлы-җылы комплиментлар әйтте, шаярды, көлде, бу дөньяда бер генә гаме, бер хәсрәт-мәшәкате юк кеше сыман рәхәтләнеп шамакайланды. Эченнән ул үзенең кайгысыз-гамьсез булып кыланганын, уйнаганын белә иде, шул уе җанының кайсыдыр яшерен почмагында качып калган мәче баласыдай тартышты, тырнашты, иреккә чыгарга теләп елады, бәргәләнде. Ул күз кырые белән генә подноска торгәге-төргәге белән очкан яшел долларларны күрде, кыштырдавык кәгазь өеме арткан саен эчендәге җанвар да куәтләнде, иреккә чыгарга омтылып ныграк тыпырчынды. Ул юри Мансур утырган якка карамаска тырыша, әмма күз салмаса да күреп тора: Мансурның күңел күзе аңарда! Ул елмаеп- ләззәтләнеп аның һәр хәрәкәтен күздән кичерә, әмма моңсу карашын яшерергә тырышмый. Шул караш — Мансурның аңа төбәлгән күзләрендәге җылы нур, Фәйрүзәнең җанында укмашкан әрнүне әкрен генә, сиздермичә генә эретә башлагандай тоела.
.. .Менә алар икәү елга аша сузылган тар күпердә тирбәләләр. Йөгерек дулкыннар арасында таралып, мең кисәккә уалып вакланган ай йөзә. Могҗизалы әкият дөньясына чакыргандай, инеш уртасында тирбәлгән шул айлы сукмак аның төшләренә бер генә кермәгәндер. Өзелгән өмет, насыйп булмаган яр, яшьлек таңындагы тәүге саф хисләр, мөгаен, адәм баласының күңелен гел-гел алгысытып, ә кайчакларда юатып-назлап, көч һәм илһам биреп тора торгандыр. Әгәр шулай булмаса, кеше гомере буе яшьлеген, саф-садә мәхәббәтен сагынып тилмермәс иде.
Фәйрүзә бик яшь иде әле, унынчыга яңа күчкән генә, ә Мансур университет тәмамлап килә. Авылда алар нибарысы атна-ун көн тордылар. Кыз белән егет вәгъдәләр дә бирешмәделәр, хатлар да алышмадылар, очрашырга, мәңгелек яр булырга сүз куешмадылар, әмма хәтергә әнә шул илаһи манзара — айлы кичтә агым суда чайкалган ике шәүлә — онытылмаслык булып уелып калган.
Фәйрүзәнең студент егеткә ияреп су буйларын буйлавын кемдер әтисенә җиткергән. Әләк ярсыткан идеме аны, әллә кызына гомерлек сабак бирергә теләве булдымы, шул гөнаһсыз очрашу өчен әтисе аны каеш чыбыркы белән ярды. Әтисенең талканы коры икәнен белсә дә, мондый ук җәбер күрергә әзер түгел иде кыз.
Авырту-сызлануы күптән онытылса да, хурлану-оялуы әле дә йөрәк итен талап тора сыман. Югыйсә ул хисләр чәчәктәй саф, кер тимәгән чык тамчысыдай пакь иде бит. Әләк — адәм үтерер, дигәннәренә шунда инанды ул. Ә шулай да үкенечле түгел — нурдан коелган ай юлы аның гомерен аз яктыртмады бит. Күңелен гел шул мизгел иркәләп кенә тормаса да, авыр чакларда юаныч булырга җитә иде ич.
Мансурның янәшәсендә, үз дәрәҗәсен бик белеп, ханбикәдәй гүзәл хатыны утыра. Тәкәббер-текә кыяфәте, елмаю төсен йөзенә чыгармый торган кершәнле ап-ак битләре аны тере кешедән битәр курчакка ныграк охшата. Әмма мәгърур ир катында тутый кош булып утыру барыбер бик тә килешә үзенә.
Әгәр Фәйрүзә Мансур янәшәсендә булса, шулкадәр дә килештереп, Рәдинәне, Миңзифаларны көнләштереп утыра алыр иде микән?!
Ир канаты астында рәхәт чигеп яшәүләр тәтемәде шул, ни кыласың, югыйсә ул да теләмәс идемени бәхетле хатын булып яшәргә!
Туй хәбәре чыгуга, Фәйрүзә, кеше алдында оятлы булмыйм дип, үзе дә асыл ефәк юнәткән иде. Ашыкмыйча, фасонын, килешүен исәпләп-сайлап матур итеп тегеп тә куйган иде күлмәген. Шуны кию дә насыйп булмады бит. Ашыктырдылар! Хәер, мәҗлескә буш кул белән — акча кыстырып кына килү килешмәс дип бик затлы бәллүр ваза да әзерләп куйган иде. Үзе хыялланганча, нур биреп утыра бәллүре.
Ходай аңа чынлап та эш бәхете генә биргәндер. Эшкә кулы ята, монысы да, төптәнрәк уйласаң, зур куаныч. Җил-давылдан ышыкланырлык ирең, таянычың булырдай дустың булмаган килеш ничек ятим бала-чагаңны үстерер идең?!
Менә түбәләмә итеп акча өелгән бизәкле поднос Рәдинә кулына күчте. Мәҗлес инде суына төшкән, кунакларның да кызуы сүрелгән. Күбесе кузгалу җаен карый. Рәдинә хуҗабикәләргә хас уңганлык белән подностагы акчаларны бизәкле целлофан капчыкка аударды да аулак бүлмәгә — акча санарга кереп бикләнде.
Фәйрүзә саубуллашмыйча гына кайтып китмәкче иде дә, Дәү абыйсының хатыны Дилә беләгеннән эләктереп алды.
—Бергә кайтырбыз. Абыең такси тотарга чыгып китте. «Еланнар оясында калдырма мескенкәйне», — диде. Сине дә өеңә кертеп чыгарбыз.
—Тукта инде, ишетерләр...
—Ишетмәгәйләре... Яшерен сер түгел ич. Кара көзгегә, бөтенләй төсең качкан, кеше кыяфәте калмаган. Ай бу Рәдинәне! Ат итеп җигә, сыер итеп сава...
—Әкренрәк, кадерле җиңгәчәй...
—Тыйма җиңгәңне, ул сиңа караганда күбрәк яшәгән, күбрәк күргән. Беләм мин ул Рәдинә дигән юханы. Килен булып төшкән кыз бала кызганыч...
—Кайгырма, яшьләр бирешеп тормас. Ата-анасы бик тә абруйлы, хәлле кешеләр, диләр ич. Кимсетергә ирек куймаслар.
—Соң, алар теләсә кем кызына өйләндермиләр инде улларын! — Дилә болай да ачы телле хатын, ә бүген нәрсәнедер өнәмәгән, күрәсең, кашы бөтенләй җимерек. Хуҗаларга үпкәсе дә кайнап түгелергә генә тора, күрәсең. Фәйрүзә артыннан бер тотам калмый кухняга үтте.
—Миңзифасын гына күр, кыланмышын әйтер идем...
—Сабыр итик, Дилә апа! Туйның ямен җибәрмик.— Фәйрүзә үзе дә сизмәстән имәнеп китте, ничәнче кат кабатлый инде ул бу сүзләрне?! Туйның яме китә күрмәсен! Менә ни дип тырышты ул! Шушы җөмлә тотып торды аны биредә. Югыйсә җаны, күңеле әллә кайчан өендә — кызы, әнкәсе янында бит инде. Тотарга акча да калдырмады, ичмасам. Ач утыралар микән?! Хәер, үзендә дә бер тиен калмады, йомарлап барчасын чәкчәккә салды.
Ул күкрәген тотып стенага сөялде. Эчендә әллә нәрсә генә өзелеп төшкәндәй кинәт әрнеп-сулкылдап авырта башлады. Ходаем! Йөрәк чирле, ярым сукыр карчык янында чирле бала калдырды бит! Олысына Вәсиләсенә дә тугыз гына яшь, үзе бала лабаса! Бер генә мизгелгә башыннан: «Ни эшләп йөрим соң мин монда? Кирәгем дә шуның хәтле генә ич...» — дигән үпкәле уй сызылып үтте. Әмма икенче минутта Тәлгатенең йөз-кыяфәте күз алдына килеп басты да, җиңел сулап куйды. Аның хакына! Ире өчен! Алар ятим хатынны туган итмәсәләр дә, абыйсы өчен Тәлгате өзелеп тора иде бит. Әгәр исән булса, туй кадәр туйдан ул читтә кала алыр идемени?! Юк! Мең кат юк! Димәк, Тәлгать башкарырга тиешле эшне хәзер ул үзе — аның хатыны — дәвамчысы башкара. Шул гына!
Барысы да урынына утырды. Тик иренең рухы гына рәнҗемәсен.
— Йә, сөйлә... Кайларда югалдың син? Кайларда адашып калдың?
Мансурның кайнар сулышы Фәйрүзәнең җилкәсен пешергәндәй яндырып алды. Бусы — төш түгел. Монысы инде чын, өнендә иде. Әнә Мансур бер адым артта басып тора. Борыласы да күкрәгенә капланасы... Үкси-үкси елыйсы. Ничә еллар буе күкрәк авызында утырган таштан шулай да котылып була торгандыр.
Абау! Мансур Гаделевич! Бу нишләвегез?! Ни калган монда тар кухняда? Әйдәгез, әйдәгез! Сезне залда көтәләр! — Миңзифа, Дилә апасы әйткәнчә, юха еландай телләрен чыгарып, сайрый-сайрый Фәйрүзәне стенага таба кысрыклап, Мансур белән икесенең арасына кереп үк басты.
Сусаганмын! Су эчәсем килә икән! — Мансурның тавышында баягы дулкынлану яңгырамый, тигез, тыныч аның сулышы. Ул үзен кулга алырга, текә-горур, сүз дә, ым да үтмәстәй калын кабыгына — саклангыч кабыкка кереп өлгергән.
Шулай ярыймыни? — дип көйли Миңзифа, төче, ягымлы тавышы белән ачуны чыгарып. — Кайнамаган су эчү хәвефле икәнен белмимени безнең хөрмәтле әфәндебез? Юк, юк! Авырырга ярамый Сезгә, илгә, халыкка кирәк Сезнең исән-таза, сау-сәламәт булуыгыз!
Зинһар... Мәшәкатьләнмәгез. Миңа ни кирәген үзем беләм. Бала-чага түгел бит мин...
Мөмкинме... Юк, юк! Сез мине ялгыш аңладыгыз. Коры су эчәргә. Менә өрек компоты, шифалы су... Килешми бит болай. Кунаклар юксына үзегезне... — Ул сабый баланы көйләгәндәй сыйпап-сылап Мансурны озатты да кире борылып керде.
Ай-Һай! Белмәгән идем! Сихерче икәнсең! Кай арада өлгердең?
Фәйрүзәнең дулкынлануының эзе дә калмаган. Ул тып-тыныч. Хәтта артык тыныч. Нишлисең, язмыш, диләр моны. Ә язмыштан узмыш булмаганын һәркем белә. Тол хатын — теләсә-теләмәсә дә кырык хатынга көндәш була, имештер. Ирле хатыннарга килешкән кыланышларның берсе дә ятим-җилпегә кичерелми. Ирле хатыннарның кырын эшләрен капларга чаршау бар — ирләре күләгәсендә сүз-гайбәт тими кала. Ә тол хатын ялгыш елмайса да кырык күз күзәтә, кырыгы да гаепкә ала. Гайбәт китә... Гөнаһың булмаса да, яманатың чыга.
Каршылыклы уйлар дәрьясында адашкан хатын Рәдинә белән Миңзифаның кухняның астын өскә әйләндереп ни эзләүләрен аңлый алмый интегә. Килендәшенең йөзе каралып чыккан, чырае сытык.
—Әйттем бит... Күз карасыдай сакла дип кисәтмәсәм ярар иде. Аңламагач, аңламый инде адәм баласы... Фәйрүзә, теге көмеш кашыкларның берсе юк бит. Аерым җыеп куймагансыңцыр ич?
Рәдинәнең юып-сөртеп куйган кашыкларны әйләндереп-тулгандырып мәш килүен Фәйрүзә гаҗәп тынычлык белән күзәтә. Бәлки, нидер әйтсә, аклана яки эзләшә башласа, тегеләр дә тынычлана төшәрләр иде. Әмма Фәйрүзәнең кыл кыймылдатырлык, авызын ачып сүз әйтерлек, акланып тел тибрәтерлек хәле калмаган. Согы сыгылган лимон сыман буш кабык кына калган аңардан. Ул елый да алмый, яше күптән кибеп беткән.
—Сумкасын карарга кирәк, сумкасын!
Миңзифаның ысылдавы гүя аңа кагылмый. Югыйсә сүз нәкъ менә аның белән көмеш кашык арасындагы ниндидер бәйләнеш хакында баруын ул аермачык күреп тора.
Фәйрүзә аулак почмакка кыстырып куйган сумкасын алып килде дә аны Миңзифаның борын төбендә астын өскә әйләндереп селкеп ташлады. Зур өметләр, ак хыяллар белән тырышып-тырышып теккән аклы ефәк күлмәге, атылган аккош кебек, идәнгә таралып төште дә җансыз-хәрәкәтсез ята бирде. Юк, атылган аккош кыймылдый башлады, бәргәләнергә тотынды, очып китәргә теләгәндәй канат кагына. Тик оча алмый — канат очлары киселгән!
Өмет кебек... Киселгән өмет сыман ята ул. Иңрәп...
Шулчак ишектә Бәләкәй абыйсының башы күренде.
—Әвенегез янмагандыр ич, һәммәгез телсез,—дип шаяртырга тотынды ул, елмаеп.
—Бар, йөрмә әле! — диде Рәдинә, дорфа гына. — Кунакларны озатып бетердеңме?
— Бар да о’кей, әнкәсе! Хәтта аш та ашарга өлгердем. Менә тәлинкәсен дә ялап куйгандай иттем.
Ул елмаеп, зур канәгатьлек белән Рәдинәнең борын төбенә буш тәлинкә сонды. Ә тәлинкәдә хыянәтчел рәвештә балкып-елтырап көмеш кашык ята иде.
Югалган кашык! Сабыр төбе сары алтын, диләр. Чынлап та төбе бар микән аның? Булса — чынлап та, алтыннанмы икән? Шуны белүче берәү табылырмы дөньяда?!
Дилә әкрен генә аның чәчләреннән сыйпый. Атылган аккош инде идәндә җәйрәп ятмый, Дилә апасы аны җыеп, Фәйрүзәнең буш сумкасына төреп тыгып куйган. Нигә аны бөгәрләп имгәтер гә? Аккошны иреккә җибәрергә кирәк түгелме? Тик соңармаска иде. Очсын ул. Күкләрне иңләп-буйлап рәхәтләнеп очсын. Канагы канаса да түзәр.
Әбәү! Болар әле җыенмаган да түгелме? Ә мотор ишек төбендә дөңгердәп акча саный. Тизрәк, тизрәк! Замана таксиларына күп кирәк. — Дәү абыйсының кәефе шәп, ул, рәхәтләнеп көлә- көлә, хатын-кыз затын ашыктыра.
—Дилә апа! Залдагы пианино өстендәге вазада ак розалар бар. Шуларны алып чыгып бирсәнә.
Дилә гаҗәпләнүдән бер мизгел сүзсез тора:
Тилерә башламагансыңдыр ич. Нигә кирәк ул шәлперәеп беткән чәчкә. Әйдә, киттек. Вакыт уздырма.
Әйттем ич, алып чыгып бир! Миңа дип аталган иде ул.
.. .Залның ачык ишеге төбендә мең кисәккә бүленеп челпәрәмә килгән бәллүр ваза ята. Ялтыравыклы боз кисәкләредәй салкын, җемелдәп торган пыяла ватыклары! Фәйрүзә аякларын талдырып эзләгән, кызын өс киемсез калдырып хәстәрләгән бүләк аяк астында көл булган. Бәлки, сабыйларның рәнҗеше төшкән дер, кем белә бит!
-Сөенечкә! Сөенечкә! — ди Рәдинә, каударланып. — Гаҗәпләнмәгез. Никах ныклы булсын өчен бик матур савытны махсус шулай төшереп ваталар. Бәхеткә бу! Бәхеткә!
Бәхет хакына мең ваза ватылса да риза икән ич Фәйрүзә. Бозлы тамчылар өстендә сибелеп яткан ак розалар шәлперәйгән булса да тередер сыман. Туй узгач, кирәге калмаган чәчәкләрне дә бәллүр ватыклары белән бергә чыгарып түгәрләр. Ул розалар Фәйрүзәгә охшаган түгелме? Әйе, икесенең дә кадере юк инде.
Хатын иелеп, бер сүз дәшмичә, чәчелеп-сибелеп яткан розаларны елый-елый кочагына җыя. Тик яшьләрен генә күрмәсеннәр.
Таксида ул уянып киткән кебек булды. Дилә апасының йомшак беләгенә башын салды да тиле кеше сыман кычкырып-кычкырып көләргә тотынды. Күзләреннән яшьләре мөлдерәп акканчы, тавышы карлыкканчы онытылып көлде.
— Дилә апа! Алтын гынам! Пешкән ашың бармы? Туйдан кайтам — үзем коточкыч ач икән бит мин. Ышанасыңмы, юкмы, нәкъ дүрт кон ач торганмын.
Ышанмаска! Ышанам, әлбәттә! — Дилә апасы аңа сынагандай озак карап торды. — Әллә Рәдинәне белмимме мин? Аңа эше генә эшләнсен, ачмы син, тукмы — гамендә юк. Кызганыч та бит әле аңа ризык. Әнә өстәлләр сыгылырлык итеп әзерләгән үзе. Ник балаларыңа бераз күчтәнәч тыксын.
Ул бәләкәй сумкасында актарынды-актарынды да ике әфлисун чыгарды.
—Сараннан күчтәнәч таммасын бсләм бит мин, мәҗлес барганда абыең өлешен дә, үземнекен дә тыгып куйган идем. Мә, ал әле! Балаларыңны сыйларсың, ичмасам. Әни туйдан кайта дип күчтәнәч көтеп ята ич инде алар.
Дәү абый рәхәтләнеп мышный-мышный башын тәрәзәгә терәп йоклый иде инде.
Диләнең күзе Фәйрүзә кулындагы шиңгән чәчкәләргә төште:
—Ни дип сөйрәп йөрисең бу себеркене, ташла.
—И-и, син белмисең... Аларны киленнең дуслары бүләк итте. һәр көн кичтән ваннага суга батырып сакладым мин аларны. Рәдинә: «Сиңа биреп җибәрәм», — дигәч гә Тәлгатькә туй төсе итеп илтәм дип, атап куйдым.
Машина караеп күренгән агачлар арасыннан бара иде. Җәйнең бер сапламлык кыска төне инде узган, яктырган.
—Абый, туктат машинаны. Төшеп калыйм әле мин.
Дилә, гаҗәпләнүдән телсез калып торгач:
—Нишләвең бу, Фәйрүзә? — генә дия алды. — Зират яны ич бу!
—Беләм. Син курыкма. Акылымда мин. Тәлгать исемдә.
Абыйсы да, тәмле йокысыннан бүленеп, аны аптырап күзәтә иде. Беләгенә сак кына кагылды да:
—Син борчылма. Арыгансың, күңелең кузгалган... Ял кирәк сиңа. Тынычлангач, өчәүләшеп, бәлки, балаларыңны да алып, бергә-бергә килербез Тәлгать янына,—дип, аны юатырга тотынды. — Оныт! Үпкә-сапкаларга күңел түреңдә урын бирмә. Балаларың көтеп горуын исеңнән чыгарма.
Аптырап туктап калган таксистка:
—Кузгалдык, туган, — диде.
Фәйрүзә капланып утырган да мышык-мышык елый. Юатулар файдасыз. Хатын-кыз күңелендә җыелган моң-зардан кайчак елап та арына. Дилә кабартмадай ап-ак куллары белән аның аркасын акрын гына сыйпый-сылый, килендәшен тынычландырырга гырыша.
...Машина ишеген ачып, урам ташына аяк басуга, ул җелеге суырылгандай бөгелеп төште. Алар йорты, нәкъ менә аларның почмактагы фатиры каршында ук, сиреналарын үкертеп «ашыгыч ярдәм» машинасы килеп туктады. Ә дүртенче катгагы ике бүлмәле фатирның өч тәрәзәсендә до гөлт итен утлар яна иде.
2025-06-23 12:53