Төннәрен Шәрифә карчыкка инде атна буена бер үк төш керә. Гомер буе дисәң дә ярый, соң гына йокларга ята, таң әтәчләре кычкыруга ул инде аяк өстендә була иде. Соңгы вакытларда йокының да рәте китте менә, мамык түшәгенә йомылганнан соң, догаларын укыштырып, әвен базарын тансыклап өлгергән күзләрен сирәк керфекләре капларга өлгерми, кемдер килеп колагына пышылдый башлый:
— Шәрифә-ү-ү, дим, Шәрифә-ү-ү, бер эшең кала бит, кортка, моңарчы ике ятып бер төшеңә дә кереп чыкмады, инде дә бу эшне соңартып булмый, — дип, бимазалап уятырга керешә ниндидер бер тавыш.
— Нинди эшем калсын ди минем? — Шәрифә әлеге тавышны таныган да сыман хәзер. Беренче көннәрдә тавыш иясенең кем икәнен чамаларга тырышып, и уйлап ятты, и әллә нинди исәпләргә чумды, тәки тапты бит — инде әллә кайчан вафат булган әнкәсенең тавышы, ахры, бу. Әнкәсен Шәрифә бик аз хәтерли. Алай дию дә күп булыр, күксел томан артында бер шәүлә кебек кенә шәйләнә ул хәтер урманында. Аңа сигез яшьләр чамасы булгандыр, әнкәсе каты авырудан вафат булды. Вафаты алдыннан апалары аша әнкәсе аны үз янына чакырып алды, хәлсез куллары белән башыннан сыйпап, нәни кызчыкның гөнаҺсыз йөзенә озак кына карап торды, яктылыгы югалып барган күзләреннән яшьләр сытылып чыкты кебек. Шунда әнкәсе, көч- хәл белән калкынып, кызының нәзек беләгенә үзенең көмеш беләзеген кигезеп куйган иде.
— Бу көмеш беләзекне төсем итеп сакла, балам... Миңа аны, атаңа кияүгә чыкканда, никах көнендә дәү әниең бүләк иткән иде. Ходай хөкеме шулай булгандыр, үзеңне кияүгә бирүләр насыйп булмады инде, бүләгемне алдан, бик алдан биреп куярга туры килә.
Зур кара күзләрен тутырып, бер беләзеккә, бер әнкәсенә карап торган кызчыгының кулларын сыйпап, әнкәсе иң олы апасына эндәште:
— Гашүрә кызым, ятим баланың күңеле мең чатнау да мең китек, ди, берүк Шәрифәне кагып-сугып үстерә күрмәгез. Рухым рәнҗеп ятар. Әманәтем шул — беләзеген югалта күрмәгез, кияүгә чыкканда, никах көнендә үзең беләгенә кигезеп куярсың, кызым, — дип, хәлсез елмайгандай итте. — Инде бар, балам, уйнарга чык, Ходай сине зиһеннән аермасын...
Шәрифәнең әнкәсеннән ишетеп калган соңгы сүзләре шушылар булды.
Боларын яхшы хәтерли Шәрифә, әмма әнкәсенең йөз чалымнарын оныткан, һич кенә искә төшерә алмый.
Үзе йоклаган да кебек, уяу да сыман. Сәер, әнкәсе аңа «кортка» дип дәшәр иде микән? Түгелдер, яшьли ятим калу ачысыннан күңел гомер буе айнып бетмәде, мөлдерәмә сагышла нып үткән елларның саташу рәвешендә чайпалып, әллә өндә, әллә төштә кабат түгелеп алуы гынадыр ла бу.
Ә менә тавышы тач әнкәсенеке. Хәлсез иреннәрдән саркылып чыккан йомшак, сузынкырак тавышны һич онытмады. Бер аһәңгә дә алыштырып булмый торган тавыш булып саклана хәтерендә. Тавыш аны уй чоңгылыннан кире тартып ала:
—Эшең бар, кортка, син шуны башкарып чыкмый торып, дөньядан китәргә тиеш түгел.
—Тиеш түгел дип инде... Алай ашыккан, кабаланган җирем юк югын да. Бөтен урамы белән китеп бетеп баралар бит инде. Якын-тирәләрне генә алып кара, күрше-күлән булып гомер сөргән Рауза, Мәхтүрә, Галимҗан, Нургалиләрнең йорт-кураларын бикләп, тәрәзәләренә такта кадаклаганга биш былтыр. Мәңге кузгалмас кебек тормыш куган Мөхәммәт карт булып, аны да быел балалары калага алып китеп бардылар. Дөньяны авызлыклап алган сыман иде кана, кая ул, карчыгы вафатыннан соң биреште карт, корган йорт-курасы таралып ята хәзер. Балаларны шәһәр дигән албасты йотты, кайтып караучы да юк. Шәрифә карчыкның кызларына сүзе юк анысы, анда-санда бер кайтып, әнкәләренең хәл-әхвәлләрен белешеп торалар торуын. Туйга әзерләнгәннәрмени — ул күчтәнәч төяп кайталар, ул кием- салымын әйтәсеңме, тик ялгыз башың өрфия күлмәкләр киеп, тәмләп чәйләр эчеп утырып булмый шул. Элек Рауза, Мәхтүрә, Нурсания, Дөррияләр белән чөкердәшеп утыралар иде, берсе кермәсә, берсе керә, үзе дә оешып кына утырмый, йөремсәк иде, хәзер әнә биш-алты ихатаның берсенә ут эленә. Кайчандыр гөрләп торган урам буп-буш. Соңгы вакытларда Шәрифә карчык ут яндырып та тормый, караңгы төшә башлауга, караватка үрмәләп менә дә юрган астына сеңә. Менә шул чакта, керфек араларына сиздерми генә йокы тулышкан мәлдә: «Эшең кала!» — дип бимазалап уятсыннар инде, көлсәң көл, көлмәсәң — үкереп ела. Өрәк ияләшкәндер бу йортка, кемнекедер — аерып әйтеп булмый, шулай да берәрсенең рухы дога сорап, тилмереп йөри, ахры. Догаларны белгән кадәресен укый инде, барып кына җитә алмый бугай иясенә.
Менә бүген дә догаларын укып, йокларга ниятләп күзләрен йомуга, тагын колагына теге өн килеп керде:
— Эшең кала бит, Шәрифә-ү-ү, ниләр уйлап йокларга яттың, ә?!
— Уф-ф, килегә салып төясең бәгыремне тәки. Аңлатып әйт, валлаһи, нинди эш соң ул? Кулга тотып эш эшләрлекмени без хәзер, эш-фәлән дип сөйләшеп тә утырасы килми инде. Үтте бездән, заманында барысын да эшләдек, япь-яшь кыз чагында күз күрмәгән, колак ишетмәгән Мәскәү тирәсендәге сазлыклардан торф чыгарырга алып киттеләр, чиргә уралып кайтып егылдым, сырхаудан котылып кияүгә чыгуга, сугыш башланды. Ирем Фәрхетдин арыш урагына төшкән көнне сугышка алынган иде, сентябрь ахырында «хәбәрсез югалды» дигән хат китереп тоттырдылар кулыма. Ялгыз башым ике кызымны аякка бастырдым, чит-ятларга күз дә салмадым. Белеп тордык, ирләре исән-имин хәлдә сугышып йөргән хатыннар да тик ятмадылар ул чакта. «Үлде» хәбәре килгән гаиләләргә хөкүмәт аз булса да ярдәм итте, бала-чагасына паек бирде, пенсия түләде, ә менә ире Фәрхетдин «хәбәрсез югалды» исемлегенә теркәлгәнлектән, Шәрифәнең кызларына шымытыр башы тиде.
И әрнеде Шәрифә шушы гаделсезлеккә, и рәнҗеде. Сугышлар бетеп, илле ел үткәч, карчыкның кулына «ирегез Фәрхетдин Исламов Ленинград тирәсендәге сугышларда батырларча һәлак булды» дигән язу китереп тоттырдылар да, ул вакытта эш узган, күзләрендә яшьләр кипкән иде.
Тагын нинди эше калсын аның дөньялыкта?! Бу юлы Шәрифә карчык теге өн килеп бәрелүгә урыныннан сикереп торып утырды.
— Нинди эш сүлисең кана, әйбәтләп аңлатып бир! — дип, шәрран ярып сөрән салды зәһәрләнеп. Үз тавышыннан үзе куркып калды хәтта. Әмма торып утырды, уянып өлгерә алмады, дөресрәге, аның уянуын теләми дә иде бугай тавыш иясе.
Җайлап кына сүзгә күчте:
— Әнкәңнең беләзеген ник югалттың, Шәрифә? Исеңә төшер, башыңны җүләргә салып утырма, син бит аны кече кызың Гөлзифага бүләк итәргә тиеш идең, ул исә оныгың Ләйсәниягә биреп калдырырга тиеш иде. Син борынгыдан килгән изге йоланы жуйдың, балаларыңда нәсел хисен сүндердең. Әйтергә генә ансат...
— Әстәгым, беләзек... Кайлардан чокып чыгардың ул көмеш беләзекне? Аны югалтканга биш былтыр, кайлардан табыйм ди. Белсәм, үзекәе дә ул, барып кына алыр идем.
Үкенә, үкенепләр бетә алмый Шәрифә. Әнкәсенең әманәтең үти алмады — югалтты көмеш беләзеген. Кайда, ничек югалтты — үтерәм дисәләр дә исенә төшерә алмый менә. Эзләп йортның астын өскә китерде, өзми-куймый уйлап йөргән чаклары да булды, тик табылыр дигән өметнең сүнгәненә ярты гасырдыр, ачуым килмәгәе. Бар иде көмеш беләзек, юкка чыкты да куйды. Заманасы нинди иде, үзе басу-кырдан кайтып кермәде, кызлары яшереп куйган җиреннән табып алганнардыр да нечкә беләк ләренә элеп йөргән булып, юкка чыгарганнардыр. Башкача ничек аңлатасың инде бу хәлне.
— Чокып дидең бит... Чокырга, казырга туры килер.
— Нәрсә казырга? Миңа хәзер бер генә юл — каберстанга гына барасы. Казырлар, иншалла, каберен казып, күмеп тә куярлар, иман белән үтәргә язсын дөньялыктан.
— Өммәткол коесын онытмадыңмы? — дип, һөҗүмгә күчте теге тавыш. Анда хәйлә ымы сизелә иде.
— Өммәткол коесы?.. Әстәгым, шуңа җанны талыйсың икән. Бар иде ул кое... Сугыш ахырында гына күмеп куйдылар...
— Үзең күмеп куйдың бит, ник башкаларга сылтыйсың аны?
Шәрифә карчык бөрешеп калды. Кем уйлаган, хан заманындагы кое өчен җанын телгәли икән бит.
Өммәткол авылның җилле, гаярь кешесе иде. Шәрифә карчык яхшы хәтерли, тирә-якта данлыклы чана ясаучы иде ул. Колхозлашу вакытында, нәрсәнедер килештерми, күмхуҗ төзибез дип ясканып йөрүчеләр белән сүзгә килеп, бер төнне аны алып киткәннәр. Авыл халкы белми дә калды. Икенче төнне исә бөтен гаиләсе гаип булды — суга төшкәндәй юк булдылар да куйдылар. Шуны гына көткән шикелле, гөрләп торган ихатаны тарата башладылар. Йортын колхоз рәисе Сабир үзенә күчереп салды, шәп келәтләрен күмхуҗга алдылар. Берзаман Өммәтколның ихата диярлек нәрсәсе калмады, тыкрык эргәсендә кое сиртмәсе генә серпәеп калды. Бөтен якын-тирә шул коедан су эчте. Сугыш ахырында күмделәр коены.
— Шәрифәү-ү, дим, ник хәтер шәмеңне сүндердең? Хатаңны таныйсың килмиме әллә?
— Бәндә хатадан хали түгел...
— Анысы шулай. Әмма син үчлекпәнеп күмдең коены, гөнаһлы булдың. Инде шуны төзәтеп куярга кирәк.
— Әйтүе генә җиңел. — Шәрифә карчыкның маңгаена тир бәреп чыкты. Йоклый идеме, уяумы ул? Бу халәтен һаман аңлаудан гаҗиз иде — әллә төш күрә, әллә өнендә сөйләшеп ята, барысы буталды, хәтерне инде туктатышлы түгел, ул ярсып, чыгымчыланып үткән дәвер буразнасын актара иде.
— Син күмдең коены!
— Гөнаһысы Нәгыймуллага булсын, ул коткы салды. Бар пот арыш бирәм дигәч, вәсвәсә керде күңелгә.
—Үзеңнең калебең дөрес түгел иде ул чакта. Башкалардан көнләшеп көн итә башлаган идең. Җаныңны хөсетлек корты кимергән чак иде бу. Әллә дөрес түгелме? — Тавыш һаман Шәрифәне битәрли, табалый иде.
—Булгандыр инде, башның ни уйларга белми, тәмам каткан чагы иде бит.
—Ходай сине зиһеннән аерды ул чакта, минем иң курыкканым да шул иде. Теләгем кабул булып җитмәде...
Инде Шәрифә шикләнми иде — тавыш әнкәсенеке иде. Ышанасы да килми, ул шулай ук усал булды микән? Ныклап уйлап, барысын исәпкә алсаң, Шәрифәнең бер гаебе дә юк бит — коены Нәгыймулла күмдерде. Күрше-күлән рәнҗеше төшәр дип уйлап та карамады бугай. Рәнҗеш булмый калмагандыр, Өммәткол коесының суы бик тәмле иде шул. Урак өсләрендә, басудан кабынырдай булып кайткан чагында, суын алып эчәсең — шулкадәр суык, тешләр камаша, әмма тавыш та карлыкмый, тамак төбе дә авыртмый иде. Җәйге челләләрдә сынаганы булды — башка кое йә чишмәдән су эчәсе булсаң, тән кызыша башлап, ике-өч көн сырхауланып йөри иде. Шифасы бар иде Өммәткол коесының, ватылып-йончып йөргәндә эчсәң, хәл кертеп, сихәтләп җибәрә иде, тәннәр җиңеләеп кала иде. Коедан су алган һәр кеше Өммәткол агайның рухына догалар юллый иде, колакка килеп ирешкән хәбәрләргә караганда, бер гөнаһсыз останы алып киткән көнне үк Минзәлә төрмәсендә атканнар икән.
Инде Өммәткол нәселе таралып беткәч, бушап калган нигез-ихатаны сугыш алдыннан гына Мөхәммәт үзенә алып, авыл Советы кенәгәсенә яздыртып куйган иде. Ләкин ул чакта Мөхәммәткә өйләр салып, башка чыгу насыйп булмады. Сугыш башлануга, беренчеләр сыйфатында яуга китеп барды. Хатыны Мәрьям генә, ихата буш ятмасын дип, язгы сабаннан кайтып кергәч, төнлә ай яктысында иркен бакчасын көрәк белән казып, бәрәңге утыртып йөрде. Әмма сугышның өченче елында Мөхәммәттән хат килү туктады. Мәрьям иреннән хат көтә-көтә көтек булды... Юк кына Мөхәммәттән хәбәр.
Күпләр күңелләреннән Мөхәммәтне «үлде»гә язып куйдылар, ахры. Кайберәүләр моны бик теләгәннәрдер дә, сугыш башында ук фронттан кулы яраланып кайткан Нәгыймулла, колхоз хи сапчысы булып алгач, Өммәткол ихатасын даулый башлады. Имеш, Мөхәммәт аны дөрес яздырмаган, эш ахырына җиткерелмәгән, хәлне төзәтергә кирәк. Үзен бер яклаучысыз хәлдә калганга саный башлаган Мәрьямнең Нәгыймуллага каршы чыгарлык көче юк иде, билгеле. Карышуының билгесе шул иде — хатын үҗәтләнә-үҗәтләнә бакчаны казып, бәрәңге утыртуын дәвам итте. Ул арада Нәгыймулла эшкә чынлап кереште, ихатаны үзенә яздырып, ниятенә нокта кую өчен кулыннан килгәнен дә, килмә гәнен дә эшләргә әзер иде ул. Әмма бәла — эш пешеп җитсен өчен һаман бер шарт җитми — Мөхәммәтнең язмышы билгесез иде. Нәгыймулла аны кабаланып «үлде»ләр исемлегенә кертеп куйса да, авыл Советында эшләүчеләрне курку тота — фронтовик белән уен-муен ясарга исәпләре юк икәнлекләрен сиздерделәр, исән-имин кайтып керсә, Мөхәммәт аяк өсте йоклап йөрүчеләрдән түгел. Тешләгән җиреннән өзми калмас, кенәгәне бозып язган өчен җавап тотарга калса, юлың — туры төрмәгә дип уйлыйлар иде сәвитнекеләр. Шуңа Нәгыймуллага ашыкмаска, сабыр итәргә киңәш бирделәр.
Әмма көннәр үтә торды, инде сугыш ахырына якынлашып килә — Мөхәммәттән хәбәр юк кына бит. Нәгыймулланың тәкате калмады — бер кичне, эштән соң бәрәңге бакчасын казып маташкан Мәрьямне күргәч, күзләрен үгезнекедәй алартып:
—Көчеңне юкка әрәм итмә, бу ихата минеке! — дип, хатынны эткәли-төрткәли ихатадан куып чыгарды. Ярсуы шулкадәр көчле иде, таралып барган урам як коймаларын сүтеп ыргытты, атна үтмәде, ихатаны киртәләп тә куйды. Инде күрше Үмер авылыннан бура сөйләшеп тә кайткан, нигез корып, йорт бастырып куясы да, вәссәлам!
Сабан сөргән чакта, тын алырга утыргач, Мәрьям бу хәлләр хакында ахирәте дип санап йөргән Шәрифәгә елый-елый сөйләп бирде. Билгесезлектән тәмам бетәшкән хатын күңелендә борынлаган серен дә чиште. Шушы көннәрдә Мөхәммәтнең язмышын белү нияте белән күрәзәчегә — Катай корткасына барырга җыена икән ул. Бригадирдан — усаллыкта шайтанның да үзен уздырып җибәргән комсомолка Мәлләгә бер чәкүшкә көмешкә юнәлтеп биреп, аннан ризалык та алып куйган икән инде. Катай — утыз чакрым ераклыктагы авыл иде. Бу хәлне ишеткәч, Шәрифә дә кабынып китте. Фәрхетдиннең язмышына бер ачыклык кертәсе килү теләге үзенең дә төн йокыларын качырган иде.
Икәүләп барып кайттылар. Катай корткасы дигәне, чынлыкта, урта яшьләрдәге хатын икән. Килгән кешегә бер генә карап ала да, карашын йортының түр почмагына төбәп, аның гозерен тыңлый. Бүлдерми, өстәмә сорау биреп төпченеп тә тормый, иреннәрен ачар-ачмас берничә сүз белән юрап куя.
Мәрьямне тыңлагач, сәер шәүләләр уйнап торган йөзе яктырып алгандай булды:
—Ирең күп батырлыклар кылган, моңарчы хәбәр салырга җае булмаган, шушы араларда хәбәре дә килер, күчтәнәчләр дә җибәрер, — дип, учын ялт иттереп Мәрьямнең баш тирәсеннән үткәреп алды.
Шәрифәгә исә сүзе кыска булды:
—Ите сөяктән аерылган...
«Үлде» дигәнне аңлатуы булды инде бу.
Утыз чакрым араны Мәрьям очынып кайтты, Шәрифә бу юлны дөньясын каһәрләп, язмышын битәрләп, күз яшьләренә манчылып үтте.
Борынгыдан «багучыга барма» дисәләр дә, ишеткән-белгән ахирәтләре ике хатынның бу гамәлләренә кул куймасалар да, Катай корткасының сүзе дөрес булып чыкты. Өч көн үтүгә, Мәрьям исеменә зур төргәк килеп төште. Мөхәммәт җибәргән. Исән- имин икән, сугышта атлы гаскәр — кавалериягә эләккән икән, соңгы ике елда гел дошман тылында йөреп, әллә ниләр күреп, кичереп, әллә ничә мәртәбә җиңелчә яраланып, кире сафка кайтып, ике-өч орденга ия булып алган икән утта янмас, суда батмас Мөхәммәт. Сугыш ахырында кавалериягә эш беткән, алар- ны үзебезнең якка ял итәргә чыгарганнар, шуннан файдаланып Мәрьяменә бүләкләр җибәргән. Командирлары рөхсәт иткән икән.
Бу көннәрдә яктырып йөргән Мәрьямне күргән саен Шәрифәнең җанын ниндидер корт кимерә башламасынмы? Нишләп башкаларга бәхет елмая да, Шәрифәгә җил гел каршы исә, нигә язмыш камчысы аны гына кыйный, нигә аның Фәрхетдинен фронтовикка чутламый бәгырен талыйлар, үзенең ятим үсүе генә җитмәгән, инде утыз яше тулмас борын ике бала тотып тол кал сын, җитмәсә, фронтовик гаиләсе дигән исемнән дә мәхрүм бит әле ул. Шәрифәнең авызы турсайды, күңел түрендә зәһәр нәрсә — көнләшү уты кабынганын сизә башлады, ул чынлап та дөньясына үч тота иде инде.
Шулай тынгысызланып йөргәндә, беркөнне кичкырын аларга Нәгыймулла килеп керде. Болай да сүрән йөзе ачудан җимерелеп тора. Сүзен дә кырлы-мырлы итеп башлады:
—Ишеттеңме, Мөхәммәт хатынына бер вагун товар җибәргән, имеш, герой булып кайтмакчы, ди...
—Ишетмәгән кая ул. Теге көнне Катай корткасы әйтеп җибәргән иде.
—Причем монда Катай корткасы! — Нәгыймулла исән кулы белән шап иттереп өстәлгә сугып куйды. — Эш бар, Шәрифә, башкарып чыксаң, бер пот арыш бирәм. — Нәгыймулла иренен кысып яшел күзенең агы белән хатынга карап катты.
—Эш дип... Булдырсаң дип... Колхуз әйткәч, — дип, аптыраулы сөйләнеп алды Шәрифә. Олы кызы ачлыктан шешенеп яткан көннәр иде бу. Шуңа күрә нинди эш икәнен уйлап та карамады, икмәкле булу мөмкинлегеннән теле көрмәкләнде. — Бер пот арыш дисең бит... Кайчан булыр соң ул?.. — Шәрифәнең ак йөзенә кызыл тимгелләр килеп кунды. — Балалар шешенә бит.
—Шуңа әйтәм, белеп килдем. Өммәткол коесын күмәргә кирәк. Киртәләрен кире сүтеп алдым, урам тулы бала-чага, коега төшеп харап булмасыннар... Эш дигәнем шул була. Бүген төнлә күмсәң, иртүк бер пот арышны үзеңә кертеп чыгам...
Йөзеннән кан качкан, тавышы үчлекле иде Нәгыймулланың.
—Ярты авыл эчкән кое бит, Нәгыймулла, ни әйтерләр, — дип, тәшвишләнеп сөйләнеп алды Шәрифә. Әмма күңелен бу мәлдә «Бер пот арыш ди бит... Кире чигенә күрмәсен тагын» дигән уй кыздырып тора иде.
—Әйтмәсләр, Өммәткол коесына терәлеп калмаган. Барыбер аннан Мөхәммәт кенә рәхәт күрәчәк. Әллә кайтып, оя корса, теләсә кемгә коесыннан су алдырып ятар дип беләсеңме? Тот капчыгыңны! — диде Нәгыймулла, тешен кысып. Бераздан өстәп куйды. — Мин дә кертмәс идем. Кызыккан идем ихатасына, барып чыкмады... Әле сиңа килешли Мәрьямне күреп әйттем: Өммәткол бакчасыннан куып чыгарганны Мөхәммәткә тишмә, дидем. — «Дөнья булгач, ни булмас, ачу саклап йөрмә», — дидем. Акыллы хатын анысы, сүз йөртмәс. Җанга урын табып булмый, ачу килә бит, Шәрифә. Күпме адарынып йөр, иеме, Сәвиттәгеләрне пыр туздыртам, шулар аркасында гына коры калдым... Мөхәммәт кайтып керер инде, түше тулы орден-медаль, минем сыңар калай да юк, ичмасам. Мин дә фронтовик югыйсә. — Аннан күзен кыса төшеп, сынап Шәрифәгә карап тора башлады. — Сез хатыннарның теле тик тормый, минем хакта гайбәт сөйләмиләрме алай?
Ишеткәне бар иде Шәрифәнең. Имеш, үзләре җай чыгарып, кулына атып кайтучылар күп булган сугышның баштагы айларында. Аннан, моны сизенеп алганнар да, кулы яраланганнарны прәме сугыш кырында атып китә башлаганнар. Ни хикмәт, сугыш ахырына якынайган саен, кулы яраланып кайтучылар да беттегә чут. Нәгыймуллага шикләнеп караучылар да бар иде. Тик моны ничек әйтәсең бу дуамал холыклы кешегә.
—Юк, синең хакта гайбәт сүз ишеткәнем булмады, — диде курка төшеп Шәрифә.
—Халыкка ышаныч юк аңа, теленә ни килсә, шуны сөйләргә осталар, менә ут астына барып кереп карасыннар иде... — Шәрифәдән көтелгән җавап алынгач, Нәгыймулла тынычланып калды. Шундук сүзен баштагы эзгә төшерде. — Мөхәммәт планга әзергә бәзер кереп утырмасын әле. Кое кирәк булса, үзе казып, су чыгарсын. Бүген төнлә күмеп куй, и баста! Ничек итсәң ит, түлке кеше күрмәсен, андый-мондый хәл килеп чыкса, син — мине, мин сине белмим.
Мәрьям биаталары йортында, Өммәткол ихатасына каршы йортта яши иде. Шәрифә белеп тора, сугыш бетеп, Мөхәммәте кайтып кергәч тә башка чыгып, аерым яшәү уе белән янып йөри хәзер. Мөхәммәтнең өйләнмәгән ике энесе бар, алар да сугышта, исән-имин икәнлекләрен хәбәр итеп торалар иде. Төп йортларының тәрәзәләре Өммәткол ягына чыкмаган, димәк, яшертен эшләргә, күзгә-башка бәрелмәскә була иде.
Хатын икеле уйлар эчендә яна, ахры, кисәк каршы төшмәсен диптер инде, Нәгыймулла өстәп куйды:
—Тотылсаң, сүзең шул булсын — урам тулы караучысыз бала чага. Шыр ачык коега төшеп харап булмасыннар, дип әйттем диген. Тиле булмасалар, аңларлар, кое жәлме, баламы? Исән калганнарның һәркайсы герой итеп хис итә үзен, сугыштан гына кайтсыннар әле, үлгән һәр бала өчен җавап тотасы булыр. Кырылдылар гына, ачлыгы да кырды, үләте дә кырды, без гаеплеме аңа? Ә бит гаепне безгә аударачаклар. Ни карадыгыз, нигә ярдәм итмәдегез, дип җанга төшәчәкләр. Аңлатып кара син аларга. Булмый, Шәрифә, мин авылдан чыгып китәм, тереләй тотып ашатасы хәлем юк... Коены гына күмеп куй, калганы миннән тормас.
—Коеның бурасы биек, өсте каплаулы, бала-чага төшәрлек түгел... — Шәрифә икеләнә башлаган иде.
—һи, җүләр хатын, тинтәк сүз сөйләп торма, Нәгыймулла бер тотса, нык тота ул, чулак дигәч тә. Коеның бурасын булдыра алганча иштем инде мин, ыржаеп тора кое авызы. Якын килергә куркыныч. Күп сүз — юк сүз, иртүк ишегеңне кагармын, эшең беткән булсын.
Шәрифә риза дигәнне аңлатып баш какты.
Иске чыптага тирес төяп килә дә коега бушата. Тирес дигәнең Өммәтколның мал абзары урынында метр калынлыкта гына булгандыр. Көрәк белән каерып алып төйи, коега җитүгә шыплап төялгән тиресне җан-фәрман башта кулы белән бушата, аннан чыптасын кое авызына каплый. Төн буе изаланды Шәрифә, әмма таң сызылуга коены таптый-таптый күмеп, җир белән тигезләп куйды. Иртән Нәгыймулла өйалдына бер төенчек ташлап китте. Суга килгән хатыннарның сукранган тавышларын ишетмәс өчен, төенчекне эләктерүгә, Шәрифә күрше авыл тегермәненә юл тотты. Кайтуына күз салып алды — кое сиртмәсе баганасы ние белән юкка чыккан иде. Нәгыймулла эше булгандыр инде. Гөнаһ эш кылды, әмма шунысын да яхшы белә, шушы арыш аркасында гына аның ике кызы исән калды. Бизмәнгә салсаң, кайсы якка тартадыр, Ходай гына белә.
Ни гаҗәп, Мәрьям кое хакында авыз ачып ник бер сүз әйтсен. Мөхәммәт кенә башка чыккан елларда: «Коены кем күмде?» — дип дулап йөргән иде, аннан ул да сүрелде. Нигәдер ишегалдына коены ачып маташмады, ындыр артындагы инеш буенда чишмә казып, гомере буе шуны карап, чистартып торды. Рәхәтләнде халык чишмә суын эчеп, Шәрифә әле һаман шул чишмәдән су ала, тик елдан-ел чишмә буе җимерелеп, суы саега бара. Хәзер аны караучы да, Шәрифә карчыктан башка суга дип килүче дә юк. Үткән кыш мәктәп балалары килеп кардан чистартып торганнар иде, быел ничек булыр — авылда бала-чагасы да юк бит аның. Бетүгә бара авыл.
(Дәвамы бар)