СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Карло Коллоди "Пиноккио" (Әкият кыскартып бирелә)

Пиноккио исемле агач малай кинәт ят тавыш ишетә:
-Чер-чер-чер...
Борылып караса, стена буйлап нәрсәдер үрмәли.
- Син кем? - дип сорый ул көтелмәгән кунактан.
- Мин - Чикерткә, бу бүлмәдә инде йөз ел яшим.
- Хәзер инде ул минем бүлмә. Чыгып кит моннан.
- Сиңа бер әйбер турында әйтмичә беркая да китмим. Ата-аналарының сүзен тыңламаган, туган йортларыннан качып киткән кешеләрне бәхетсезлек гә.
- Мин монда яшәргә теләмим, һичшиксез, бу өйдән качып китәчәкмен. Монда калсам, мине мәктәпкә бирәчәкләр, укырга мәҗбүр итәчәкләр. Ә укыйсым бер дә килми. Кош ояларын туздырып, күбәләк куып, уйнап йөрү генә минем өчен рәхәт.
- Ичмасам, бер һөнәргә булса да өйрәнергә кирәк.
- Минем өчен һөнәр - ашау, эчү, күңел ачу һәм йоклау.
- Мондый малайларга, үскәч, бик күңелсез булачак.
Чикерткәнең шулай диюе була, Пиноккио сикереп тора да, ярсып, аның өстенә агач тукмак атып бәрә.
Пиноккионың әтисе Җеппетто бик ярлы кеше була. Шунлыктан ул агач малаена костюмны - кәгазьдән, ботинканы - агачтан, башлыкны ипи йомшагыннан ясый. Хәтта өстендәге курткасын сатып, әлифба алып бирә. Пиноккио, китапны күргәч, әтисенең муенына барып асылына һәм битеннән үбә-үбә рәхмәт әйтә. Аннан, әлифбасын култык астына кыстырып, мәктәпкә китә.
«Бүген мин мәктәптә укырга, иртәгә язарга, ә берсекөнгә санарга өйрәнәм. Аннары күп итеп акча эшлим. Әтиемә матур куртка алам. Миңа китап алып, ул шушындый суыкта күлмәкчән калды. Әтиләр генә балалары хакына бернәрсәне дә кызганмыйлар», дип уйлый ул.
Бераздан Пиноккио мәйданга килеп чыга. Анда халык җыелып тора икән.
- Нәрсә булган монда? - дип сорый ул бер авыл малаеннан.
- Афишаны укы, белерсең.
- Мин укый белмим шул.
- Алайса, син ишәк икән. «Курчак театры» дип язылган анда.
Шуннан Пиноккио, курчак театрына керү өчен, әлифбасын сата да билет ала һәм эчкә уза.
Театрдан чыгып, бер чакрым чамасы юл үткәч, аңа аксак Төлке белән сукыр Мәче очрый. Пиноккио аларга кесәсендә театр хуҗасы Манҗафоко биргән биш алтын барлыгын әйтә.
- Ул акчалар белән нәрсә эшләргә җыенасың инде син? - дип сорый аннан Төлке.
- Иң элек әтиемә куртка сатып алам. Аннары әлифба китабы.
- Әлифба аласың?!
- Әйе. Мин мәктәпкә йөрергә һәм тырышып укырга тиеш.
- Менә миңа кара әле, - ди Төлке. - Укый-укый, бер аяксыз калдым.
- Инде миңа кара, - ди Мәче. - Укый-укый, мин сукыр калдым.
Шулчак агач башында утырган Миләш чыпчыгы кычкырып җибәрә:
- Пиноккио, тыңлама син аларны.
Бичара чыпчык! Дәшмәгән булсачы. Мәче бер сикерүдә агач башына менеп җитә һәм чыпчыкны эләктереп тә ала. Шул секундта аны йон-каурыйлары белән кабып ук йота.
Ярты юлны сүзсез генә үтәләр. Бераздан Төлке кинәт туктый да Пиноккиодан сорый:
- Син алтыннарыңның артуын телисеңме?
- Әлбәттә, телим! Ә ничек итеп арттырып була соң аларны?
- Менә ничек! Хәзер өеңә кайтма, безнең белән бар.
- Ә сез мине кая алып барасыз?
- Наданнар иленә.
Пиноккио уйга кала. Аннары әйтеп сала:
- Юк, бармыйм. Мине өйдә әтием көтә. Чикерткә дөрес әйткән, «Сүз тыңламаган балаларны бәхетсезлек көтә» дигән иде ул.
Шулай да Пиноккио, Төлке белән Мәченең ялган сүзләренә ышанып, әйткән фикереннән кире кайта, әтисе турында да, әлифба китабы, яхшы ниятләре турында да оныта һәм:
- Киттек тизрәк. Мин сезнең белән барам, - ди.
Бик озак барганнан соң, алар бер тавернага тукталып төн куналар, һәм шунда Төлке белән Мәче малайның акчасын урлап чыгып качалар.
Сүзендә тора алмавы, яхшыны начардан аера белмәве аркасында Пиноккио алга таба да күп бәхетсезлекләргә һәм маҗараларга дучар була: алдана, юлбасарлар кулына эләгә. Бу хәлләрдән соң да әле ул дусты Фитиль (ишәк) белән иртәдән кичкә чаклы уйнап-көлеп яшәвен дәвам итә.
Шулай яши торгач, Пиноккиога ишәк колаклары үсеп чыга, һәм ул ишәккә әверелә, «и-а», «и-а» дип кычкырып йөри башлый. Ишәк-малай янә төрле маҗараларга юлыга: диңгездә аны балыклар ашый, һәм ул янә агач малайга әйләнә. Аннары аны коточкыч зур акула йота. Акула эчендә ул әтисен таба. Пиноккио шатлыгыннан нишләргә белми. Алар әтисе белән бергә акуланың йоткылыгы буйлап югары менәләр. Шуннан Пиноккио әтисен җилкәсенә атландыра да диңгезгә сикерә һәм колач салып йөзә башлый. Малай арый, талчыга, әмма әтисен җилкәсеннән төшерми. Алар мең бәлаләр белән Чикерткә яши торган алачыкка кайтып җитәләр. Шул көннән башлап малай үзенең бөтен тормышын әтисен тәрбияләүгә багышлый. Камыштан кәрзин үрергә өйрәнә. Аны сатып, акча юнәтә. Кичләрен уку-язу белән шөгыльләнә.
Бераздан ул үзенең агач малайдан чын малайга әйләнә барганлыгын сизә. Беркөнне салам стеналы алачык яп-якты матур бүлмәгә әйләнә. Әтисе Җеппетто да сау-сәламәт, көр күңелле карт икән.
- Кадерле әтием, әйтче, зинһар, мондый үзгәрешләрнең сәбәбе нидә икән? - ди Пиноккио әтисенә.
- Моның сәбәпчесе син үзең, улым, - ди карт.
- Ни өчен мин?
- Әдәпсез балаларның тәртибе яхшырып китсә, алар тирә-юньдәге һәрнәрсәне яхшы якка үзгәртергә сәләтле була башлыйлар.
- Ә иске агач Пиноккио кая китте?
- Әнә ич ул, - ди Җеппетто.
Карт урындыкка сөяп куелган агач курчакка төртеп күрсәтә. Аның башы чалшайган, җансыз куллары салынып төшкән, ә аяклары бөтенләй бөгелеп киткән була.
Пиноккио агач малайга исе китеп карап тора. Бераздан ул:
- Агач малай чагымда кыяфәтем бигрәк кызык булган икән! Чын малайга әйләнүем белән мин нинди бәхетле! - дип шатланып куя.
2023-10-16 14:20