СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Әхсән Баян "Яхшылык кире кайта"

Малайны әнисе кибеткә җибәргән иде. Иң элек ипи, аннан ераграк кибеттән казылык, сөт, катык алды да шуларны үрмә сумкасына тутырган хәлдә урам буйлап атлады. Биш-алты адым ара уздымы, каршында — маэмай! Койрыгын селкеп, борынын суза-суза яхшатлана. Яхшылыкка җавап бирми калу — аламалык. Малай моны белеп яши. Шуңа күрә ул этне кочакламыйча, яратмыйча уза алмады. Тик шуннан соң да этнең нәрсәдер көтүе аермачык сизелде. Бик ачыккан, ашыйсы килә иде.
Малай аңа ипи сындырып бирде. Маэмай ялындырмый гына ашагач, тагын, тагын бирде. Ипине ялындырыбрак ашый башлагач, казылык белән сыйлады. Монысын беткәнче ашаса да, ялындырырга исәбе юк иде. Казылыкның өйдә дә бик кадерле икәнен хәтерләп, малай очраклы кунагын тагын бер кабат сыйпады-яратты да юлын дәвам итте.
Өйгә кайткач, бик үк каты булмаса да, әнисеннән шелтә эләкте эләгүен. Ләкин малай андый гына әрләүгә түгел, катырагына да түзәргә әзер иде. Һәм ул, әлбәттә, хаклы иде. Аның хаклы булуы тиз арада расланды.
Бер көнне мәктәптән кайтып килешли, бер дә юктан эт көтүе аның өстенә һау-һаулап ташланасы итте. Аркасыннан сумкасын салып яман каты селтәнүгә карамастан, чак кына чигенәләр дә ак тешләрен ыржайтып тагын, тагын өскә сикерергә азапланалар. Шул вакыт араларыннан берсе алгарак чыкты да, шулай ук каты ыржаеп һәм һау-һаулап, эт өеренә каршы ташланды. Шулай өрешә һәм шаулаша торгач, эт көтүе, ниһаять, чигенергә мәҗбүр булды һәм күп тә үтмичә, малайны онытып, үз юллары белән атлады. Малайны яклашкан маэмай гына калды. Койрык селки-селки, якты күзен елтыратып карап тора иде.
Малай аның теге вакытта үзе сыйлаган эт икәнен шунда гына таныды.