СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Нәҗибә Сафина “Әнкәй әйтте...”

Ул көнне күзачкысыз буран иде. Яшь чакта өйгә кайту дигәндә берни алдында да туктап калмыйсың бит ул. Анда сине тыны белән тартып алырдай булып әнкәң көтә...
Камага кадәр кайтып җиткәнче үк буран кирәкне биреп өлгергән иде инде. Очраклы машиналарга кул күтәреп бик озак тордык без Хәбир белән. Буранның туктарга исәбе дә юк. Машиналар да туктап тормыйлар торуын, тик ник берсе безнең хәлгә керсен дә тормозына басып: «Әйдәгез, егетләр!» - дип, кул гына изәсен. Өшетә. Икебез дә нык кына уйланабыз, бер-беребезгә сораулы карашлар да ташлаштырабыз. Шулай, тәгаен генә беребез дә бер фикергә килә алмый торган чакта, алдыбызда өч көпчәкле озын йөк машинасы пәйда булды. Бирим дигән колына диләр бит! Авыр барган йөк машинасының арткы арбасының өсте дә ачык. Икебез дә команда ишеткәндәй йөгереп барып арбага сикереп тә мендек, сузылып та яттык ниндидер агач тартмалар өстенә. Юеш Көрнәлегә кадәр генә кирәк безгә. Ничек тә түзәрбез әле дип, сөенә-сөенә кайтканда, машина арбасы әллә ничек кенә авыша башламасынмы! Бер булмаса булмый бит ул, без Кама аша чыга торган «сират күпере»нә килеп җиткәнбез икән. Ул чакта әллә бүгенге кебек елга аша җырлап чыга торган күпер бар идеме? Боз-күпер буранлы җылы көндә бераз җебегән күрәсең. Авыр машинабыз авам-авам дигән сыман ыңгыраша ук башлады. Куркынып сикереп тордык. Кабинасыннан сикереп төшәргә өлгергән машина хуҗасы безне рөхсәтсез утырган өчен тамчы да ачуланмады, хәтта елмаеп та җибәрде әле. Аның: «Егетләр, йөкне бушатырга туры килә инде», - дигән сүзен ишетүгә, без болтлар-шөрепләр тутырылган тартмаларны бушата да башладык. Тик кая ул! Кузгатырга азаплану машинаны тагы да тирәнрәк батырганын күргәч, шофер бу ниятеннән кире кайтты. «Бер техникасыз чыктым юк, егетләр, барыгыз, сез китегез инде, Көрнәле чатына ерак калмады. Мин берәр машина килгәнен көтәм инде», - дип безне үзе үк озатып калды. Барабыз шулай Кама аша. Арттан ни авыр, ни җиңел машина күренми. Караңгы ук төшеп җитмәсә дә, инде эңгер-меңгер вакыт. Ә буран, күрәсең, куна килгән. Алдыбызда шул буран эченннән бер шәүләне шәйләп алдык. Бер-беребезгә сиздермәсәк тә, бераз курку да керде күңелгә, тик шәүләне бик тиз куып җиттек без. Ул да безнең шикелле өенә кайтып баручы Федя исемле студент булып чыкты. Әмма җилкәсенә ифратта олы нәмәстәкәй салган, шул йөк астында көч-хәл белән генә атлый. Бер тын без дә моның белән бергә атладык. Мондый буранда берүзен калдырып китмибез бит инде. Бара бу. Адымнары бөтенләй акрынайды. Инде ун-унбиш адым саен йөген җилкәсеннән төшереп, хәл ала башлагач, ни-нәрсә алып кайтуы белән кызыксынмый түзә алмадык. Шушы кадәр күзачкысыз буранда шушының кадәрләр дә интегеп алып кайта торган йөк бик пүчтәк кенә әйберләр булып чыкты. Безнеңчә әйтсәк, урын-җир - юрган-мендәр, эчмәк-җәймәләр икән. Аз гына бара да туктый, аз гына бара да туктый бу. «Кадерле йөк»не кузгалган саен җилкәсенә Хәбир белән икәүләп күтәрешеп салабыз. Тизлек кенә кимегәннән-кими бара. Алмаш-тилмәш тә алып барып карадык. Җиңел түгел. Федя тиз генә йөкне үз иңенә күчерә. Әйтерсең, бу бәйләм эчендә урын-җир түгел, бер бәхет кошы төрелгән. Беренче булып үзенең үртәлүен тышка Хәбир чыгарды. «Брось ты все это, оставь, наконец, было бы что-то ценное хоть!» - дип, йомшак төенгә китереп үк типте дустым. Өстәп тә куйды әле: «Шушындый буранда мин булсам, биш метр да күтәреп бармас идем».
Шулчак, инде кайчаннан бирле авызыннан исеменнән башка бер сүз дә чыгармаган Федор кычкырып ук җибәрмәсенме: «Нет, мама сказала привезти». һәм йөкне тагы җилкәсенә салды да кызурак адымнар белән атлап та китте. Берничә адым гына булса да, без Федяның артыннан атладык.
- Кара инде, моның эчмәге ике кешелек киң эчмәк икән бит! - дим Хәбиргә, төенгә төртеп күрсәтеп.
- Йомшак күт... - ди Хәбир үртәлеп, Федор ишетсә дә аңламасын белгәнгә генә.
Тик Федор ишеткән һәм үзенчә аңлаган булып чыкты:
- Зачем «йошкин кот»? - Мама сказала, привезти... - диде ул инде ничәнче тапкыр шул бер үк сүзләрен кабатлап.
Әллә бишенче, әллә алтынчы тапкыр «Мама сказала»сын кабатлаганнан соң гына, мин авыр йөк астында сыгылып баручы Федорның алыптай гәүдәсенә игътибар иттем. «Мама да мама дип сөйләнеп баргач, никтер кечкенә сыманрак тоелган күрәсең. Буран. Анысын-монысын карап торырлыкмыни. Өстәвенә, гел каршы, йөзгә бәреп ява.
Шулай этләнеп атлый торгач, караңгы да төште, без Юеш Көрнәлегә дә килеп җиттек. Мин авыл башындагы беренче капкага ук барып бәрелдем. Тик капка бикле булып чыкты. Капкаларның икенчесе, өченчесе дә ачылмады. Безнең яңадан бер адым атлар хәлебез дә калмаган, төн дә җиткән. Хәбир бер капкага, Федор икенчесенә, мин өченчесенә йөгерәбез. Әмма... әмма... Тегеләр нишлибез инде дип, бер-берсенә карашып катканнар. Шулчак мин бөтенләй шыр ачык капка күргәндәй булдым. Әйе, бикләү түгел, ябылмаган да! Дөрес күрәмме икән дип, күзләремне угалап та алдым. Ябылганчы дигәндәй, шул капкага таба йөгердем, барып кердем, ишекне тарттым, ул да ачылды! Өй җылысы йөземә килеп бәрелде. Сәлам дә бирергә онытып, мин өй хуҗасы алдында сәер халәттә басып торам икән. Шулчак апа кеше:
- Ворота не закрыты что ли? - ди, минем якка тыныч кына карап.
Әһә! Мин әйтәм, урыс урамына килеп кергәнбез икән. Юеш Көрнәледә булган кеше белә инде, анда урамнарның берсе - татар урамы, икенчесе - урыс урамы бит.
- Нет, - мин әйтәм, - там еще двое, пустите, пожалуйста, нас переночевать...
- Раздевайся, раз зашел, -ди.
Шатлыгымнан «Кертә, әйдәгез!» - дип кычкырып ук җибәрдем. Кире чыкмакчы булып, борылган гына идем, Федор белән Хәбир ишекне үзләре үк ачтылар, миңа чыгып торасы да булмады.
Без өс-башыбызны салган арада, хуҗабикә өстәлгә өчебезгә өч стакан кайнар чәй чыгарып куйды да: «Меня зовут Дарья апа», - диде
Хәбир белән минем яккарак карап һәм безгә ни кирәген бик тә төгәл бәяләп өлгергән хәстәрле ана кыяфәте белән мич башына ишарә ясады. «Вон, на печке места достаточно...» - дигән сүзе чыгуга, Федор: «У нас своя постель!» - дип сикереп тә торды, теге әкәмәт төенне чишеп тә җибәрде. Чынлап та, бик киң мамык эчмәк, кызыл юрган, олы гына мендәр, ике җәймә икән бәйләмдә. Болар барысы да мич башына җәелде. Шуннан соңгысын хәтерләмибез дә, урынга аугач та, эрегәнбез дә киткәнбез инде.
Без уянганда, чак төш вакыты җитмәгән. Берәм-берәм мич башы дип аталган оҗмахтан сикерешеп төштек. Буран да туктаган. Кар яктысыннан күзләр чагыла. Өстәлгә тагы кайнар чәй чыгарды Дәрья апа, кабымлыклар да куйды. Үзе безнең якка карап: «Не рановато, хлопцы?» - дигән булып шаяртып та алды.
Рәхмәтләребезне әйтеп хушлашканда, Дәрья апа Хәбир белән минем якка карап, сәер генә елмайды да: «Что это вы, хлопцы, даже во сне без конца твердили. «Мама сказала, мама сказала... Аж, захотелось узнать, что это она вам такое сказала?» - дигәч, без Хәбир белән икебез берьюлы Федорга борылып карадык. Ул әнисе алып кайтырга кушкан урын-җир әйберләрен төреп, тырышып-тырышып бәйли иде.
- Это моя мама сказала все это обратно привезти, - диде Федя, тоткан җәймә очын җибәрмичә генә.
Дәрья апаның әле генә шаян елмаю эчендә йөзгән йөзе кинәт җитдиләнеп калды һәм ул:
«Ах! Если мама сказала! - диде. Аннары гади авыл карчыгыннан һич тә көтелмәгән мәгърур адымнар белән Федор янына килде дә:
«Спасибо, сынок, спасибо тебе!» - дигән сүзләр белән аркасыннан сөеп тә алды. Шул мизгелдә миңа әллә нәрсә генә булды. Бәй, мин бүген төш күргәнмен ләбаса! Төшемдә... әнием минем чәчләремнән сыйпады. Мин аның җылы кочагына сыенып, иркәләнеп тә тордым эле. Төшемдә минем яныма әбием дә килде. «Улым, оҗмах - аналарның табан астында», - диде ул миңа. Әбиемнең күзләренә карадым. Аның күзләре дә мине әнием күз карашы белән иркәләделәр.
Нинди хикмәт соң бу? Нишләп өчебезнең төшенә дә бүген нәкъ әниләр кергән?
Бу вакыйгадан соң инде кырык ел гомер узган. Ә күңелдә һаман Федорның «Мама сказала... мама сказала» дигән сүзләре яңгырый.
Кырык ел буена җавап таба алмыйм: нишләп ул төндә өчебез дә әниләрне күргәнбез соң?