СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Дилә Гатина "Куян белән Аю дуслыгы"

Борын-борын заманда, куе урманда яшәгән, ди, бер Куян. Беркөнне, уйнап йөргәндә, аның янына хәйләкәр Төлке килеп чыккан. Ул аны үзенә кунакка чакырган. Төлкенең явыз ниятен белмичә, Куян ризалашкан. Төлкенең өенә барып җитсәләр, анда биш төлке баласы әниләренең ашарга алып кайтканын көтеп тора икән. Алар Куянны күреп бик шатланганнар. Аның йомшаклыгын һәм матурлыгын күреп, башта уйнаганнар, аннары бүлешергә теләп тавышлана башлаганнар. Шулвакыт аларны өй яныннан үтеп баручы Аю ишеткән. Куян баласын рәнҗеткәннәрен күреп кычкырып җибәргән. Төлке һәм аның балалары куркуларыннан чыгып качканнар. Ә Аю белән Куян мәңгегә дус һәм тату булып калганнар.
2025-08-04 13:14