СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Кави Латыйп "Фатыйма"

Чиләк тотып Фатыйма сыер саварга дип чыкты. Төнге буран абзарга кар тутырган иде. Кар көртен агач көрәк белән көрәде дә, Фатыйма аран ишеген ачты һәм салам өстендә яткан бер ир кешене күрде. Аның өстендә шинель, башында йолдызлы солдат бүреге, аякларында тар чолгаулар һәм ботинкалар булса, йөзен ул шинель якасы белән каплап, чалкан яткан иде.
—һай, кем син? — диде Фатыйма, аран эченә керергә шикләнеп.
Бу авазга сыер да, улак ялаудан тукталып, сискәнеп китте.
—Мин-н-н! — дип җавап бирде теге кеше, башын күтәреп.
Чиләген ташлап, Фатыйма аранга атылды. Бу аның ире Борһан иде. Ир белән хатын, йөзгә-йөз очрашып, каты итеп кочыштылар.
—Кайдан син? Ничек? Нигә син монда? Уң кулың яралымы әллә? Бик кысып бәйләгәннәр түгелме? Авыртадыр?.. Бик сагындым мин сине, Борһан! Саргаеп үләргә җиттем. Синнән хат юкка җиде ай бит инде. Ник язмадың? Бабай булгансың ич. Үзеңне сакал-мыек баскан!
—Фатыйма, акыллым, кычкырып сөйләмә, зинһар. Диварның да колагы бар, диләр.
Борһанның Фатыйма авызын таза кулы белән каплап: «Акрынрак, тавыш-тынсыз гына гәп-әңгәмә кыл, харап итәсең!» — дип әйтәсе килгән иде, ләкин ул тотлыгып калды.
—Әйдә, җаным, тизрәк өйгә керик. Нәниең Нурданияне күрсәтәм.
—Өйдә чит кеше юкмы?
—Ни дип шикләнәсең?
—Болай гына.
Өйдә Борһан бишектә йоклап яткан сабыйның башыннан сыйпады. Аннары хатынына, чыгып, тәрәзә капкачларын ябарга кушты. Шул арада сыер да савылды. Җырлап утырган самавыр янына, хуҗабикә җылы сөт, каймак, тозлаган кыяр, бер каравай арыш икмәген китереп куеп, иренең сәламәт кулына ярты литрлы бер шешә аракы һәм кырлы стакан тоттырды. Борһан, стаканга самавыр борыныннан ике-өч тамчы кайнар су тамызып, аракыны җылытты да күрешү хөрмәтенә эчеп җибәрде. Аракы эчкәч, Борһанның эченә, аяк буыннарына җылы кергәндәй булды.
—Фатыйма, алтыным, яныма утыр әле. Сиңа мин бер сер ачам.
—Нинди сер ул?
—Фронттан мин качып кайттым, уң кулым да яралы түгел...
Бу сүзләрдән Фатыйманың башы әйләнеп, күз аллары караңгыланып китте...
—Кеше күзенә күренә күрмә, үзеңне харап итәрләр! — диде ул, авыр сулап.
Кышкы көн кыска булды, йокы вакыты да җитте. Чаршау корып, Борһанга Фатыйма мич башына урын җәйде. Ә үзе сәкедә йокларга ятты. Ун-унбиш минут ялгызы гына уйланып яткач, Фатыйма түзмәде, мич башына менде.
—Сине мин беркемгә дә бирмим, син минеке! — диде хатыны, Борһанга сарылып.
Фатыйманың битләрен иренең каты кара сакалы чәнечте.
Ничәнче көн инде Фатыйма йортының тәрәзә капкачлары ябык килеш тора...
Чәй суыннан кайтышлый Бибиҗамал апа килененең хәл- әхвәлен белеп чыгарга ният кылды. Ул сулы чиләкләрен җир өстенә куйды да, бәләкәй капканың келәсеннән тартты. Келә күтәрелсә дә, капка ачылмады. Капка эчтән бикле иде. Бибиҗамал чыбык белән бикне төшерергә маташса да, булдыра алмады. Аптырагач, ул тәрәзәне шакыды. Капка артыннан:
—Кем ул анда? — дигән тавыш ишетелде.
—Мин, килен.
—Әнкәй, хәзер ачам, сабыр ит. Хәзер...
Ләкин килененең «Хәзер»,— дигәне озаккарак сузылгангамы, Бибиҗамал түти, үзалдына сөйләнеп, болай диде:
—Көпә-көндез бикләнеп ята, сава торган сыерын урлап чыгарлар дип шикләнәме әллә?
Өйгә кергәч, Бибиҗамал, ялгызы булса да, килененең матур яшәвенә куанып куйды: «Җиһазы бар, ашарына да, Аллага шөкер, аптырамый, чиста, кышкы каты суык булуына карамастан, өе җылы...»
—Әйдүк, әнкәй... Хуш киләсең. Икмәк салган идем, кабартма да пешердем. Кунак бул, әнкәй, тартынма. Бүген Нурданиянең туган көне. Нәкъ бер яшь тулды.
—һем-м-м, шулаймыни? Гомер-дәрья ага диген, ә? Димәк, Борһан улым солдатка алынганга да бер ел тулып өченче ай китте.
—Ул солдатка киткәндә, минем биш айлык йөгем бар иде.
—Минем санавымча да шулай... Кош теледәй хаты юк, ичмасам, шул бәгырьне телә,— диде Бибиҗамал, башъяулыгының чите белән күз яшен сөртеп.
—Елама, әнкәй, елап ни файда, күзләреңне генә бетерәсең.
—Борчылам, килен, бик борчылам. Бернинди хәбәр-хәтер юк бит. Каты яраландымы? Әллә плен-фәләнгә төштеме?
—Белмим шул, әнкәй, белсәм, тәгаен әйтер идем.
—Ярый, килен, мин үз өемә кайтып китим, килендәшең көтәдер. Бу соңгы көннәрдә сырхауланып тора ул. Шул сәбәпле чишмәгә чәй суына көянтәләп үзем барган идем.
—Белмәдем, чишмә суын үзем алып кайткан булыр идем.
—Зарар юк, килен. Борһан улымнан хәбәр-хәтер юк микән дип, судан кайтышлый гына, сиңа сугылган идем. Кабартмаң өчен рәхмәт, бик тәмле пешергәнсең. Борһан сугыштан, башы сау булып, әйләнеп кайтса, менә дигән итеп яшәрсез әле. Син аңар тәүфыйк телә, тәүфыйклы булса, бәхет таш яра...
Бибиҗамал апа улы Борһаннан хәбәр-хәтер юклыгына уфтанып йөрде. Тамагына ризык үтмәде, йокларга ятса, күзенә йокы кермәде. Килене Фатыймага: «Командирыннан сорап хат язар идең»,— дип тә әйткәләде.— Үзем яза белмим, Микола патша без-татар хатын-кызларын күзле сукыр ясады. Үземдә дә гаеп бар, әлбәттә. Мин бит унбиш яшьтән кияүгә чыктым. Унҗиде бала таптым. Шулардан ике ир бала исән калды. Алар икесе дә сугыш кырында...» Бибиҗамал Борһан улыннан һаман да хат-хәбәр көтте. Почтага барса: «Борһан улымнан хат юкмы?» — дип, ул гел бер сорауны кабатлады.
Борһан идән астында яшәде. Төнен ай һәм йолдызларны карарга чыкса, көндезен кояшны күрмәде. Төннәрдән битәр, ул якты көннәрне хафа чигеп уздырды. Өстәмәгә тагын аны эч китүе тилмертте. Ул солдатта чакта шул чир белән санитар бүлеккә эләккән иде. Эч китүе белән ул армиядән бөтенләйгә яраксыз булып кайтырга ниятләгән иде. Ләкин табиблар аның бу авыруын җитди түгел, диделәр. Бу барып чыкмагач, ул йөткерә башлады, әмма үпкәсен рентген белән карагач, Борһанның тәмәке суы эчкәнлеге беленде. Әлеге хәйлә дә тормышка ашырылмагач, аның башына кулны яраларга дигән фикер керде. Бәдрәфкә бикләнеп, шуны башкарырга җыенганда, рота старшинасы Борһанны фаш итте. Үзен яралау юлына баскан солдат Борһан Ихсановны хәрби трибунал штрафбатка хөкем иткән иде...
Май ае азагында Борһан урманга күчеп, кеше керә алмаслык сазлыкта куыш ясады. Сазлык күл уртасында булып, аның тирәсен куе таллык урап алган иде. Ул гел куркып яшәде. Аны хәтта кошлар тавышы да шикләндерде. Дошмандыр дип, һәр очкан кошка мылтыктан атарга әзер торды, һәр агач аңар милиционер булып күренде. Урман да: «Син-качкынны тотар- лар-лар-лар!» — дигәндәй шаулады.
Фатыйманың дүрт айлык көмәне бар: «Харап булдым, кеше мәсхәрәсенә калам. «Уйнашчы хатын!» — дисәләр, нишләрмен?» Таң белән Фатыйма үзе генә белгән урман сукмагыннан ире янына юл тотты. Менә ул күл буенда ире белән очрашты, Борһан учак кабызып маташа иде. Фатыйманың сизгер борынына, төтен белән бергә, ит исе килде.
—Карчык, мактап йөрисең,— диде Борһан, елмаеп.
—Казанда нинди ит ул?
—Сарык ите.
—Кайдан алдың?
—Күктән төште.
Кичә генә авылда сарык югалганлыгы исенә төшкәч, Фатыйма йөрәген тотып, түмгәккә килеп утырды. Ул ни кылырга да белмәде, гүя аның җаны уч төбендә иде.
—Кеше сарыгын чалганчы, үзебезнекен чалырга иде,— диде Фатыйма, акрын гына.
—Анысын сугыш беткәч,— диде ире.— Бер бетәчәк ул, кемдер җиңәргә, кемдер җиңелергә тиеш. Иң мөһиме — мин исән...
—Син исән,— диде Фатыйма,— ә мин йә үле бала табармын, йә үзем үләрмен. Йөрәгем тәмам телгәләнеп бетте, күңелем сизә, бу безнең соңгы очрашуыбыз булуы ихтимал...
Бала тапканда Фатыйма вафат булды. Аны җирләүче авылдашлары арасында ире Борһан күренмәде. Ә сугыш бетеп, сигез ел узганнан соң, ул туган авылына марҗа ияртеп кайтты. Марҗалы ирне берәү дә каршы алмады, әнисе Бибиҗамал апа да теге дөньяда иде инде. Аңа әйтеләчәк нәләтләрне, Борһан үз әнисеннән түгел, авылдашларыннан ишетәчәк иде...