СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Болгар халык әкияте "Ай-кыз" (Рәшит Гариф тәрҗемәсе)

Яшәгән ди фәкыйрь генә бер кыз. Аның чәчләре аксыл, йөрәге шәфкатьле, күңеле шат булган. Нинди генә эшкә тотынса да, кулыннан килгән. Җеп эрләргә утырса — җырлап җибәрә икән дә эшенең ничек беткәнен дә сизми кала икән.
Хуҗаларында ул бик кыенлыкта яшәгән. Аны кызганучы булмаган, әтисе дә, әнисе дә күптән инде үлгән булганнар. Байлар аны иң авыр эшләрне эшләргә мәҗбүр иткәннәр: ерак коедан су да ташытканнар. идән дә юдырганнар, ишегалдын да себерткәннәр. Ялчы кызны кем кызгансын соң? Ләкин ул үзе һич тә кайгырмаган, эшләгән саен матурая гына барган.
Хуҗаның усал хатыны бу кызны яратмаган, бигрәк тә аның матур, шат күңелле булуы өчен ачуы килгән, аның янында хуҗаның үз кызы тагын да ямьсезрәк булып күренгән. Хуҗаның кызын кияүгә бирер вакыт җиткән, ләкин андый усал, ямьсез кызны кем алсын? Ә ул: чыннан да шөпшә кебек бик усал булган. Җитмәсә ялкау да икән.Төш вакытына кадәр урыныннан тормаган, ә торгач, көзге каршына килеп, көннәр буе төзәтенеп, бизәнеп утырган.
—Аны бир, моны бир! — дип кенә утырган ул ялчы кызга. Әгәр ялчы кыз озаграк китерми торса, чәченнән генә тарта икән тегенең.
Бер заман хатын үзенең иренә:
—Күрәсеңме син безнең ялчыны, көннән-көн матурлана, көннән- көн сөйкемлеләнә бара? Өебезгә кем килсә дә аңа карый, ә үзебезнең кызыбызга күз салучы да юк. Әгәр ул бездә яшәсә, безнең кызыбызны беркем дә алмас! — дигән.
—Дөрес әйтәсең, — дигән аның ире.
Һәм алар мескен кызны харап итәргә булганнар. Хуҗа хатыны кукуруз оныннан түгәрәк ипи пешергән дә кәрҗингә салган. Хуҗа ипиле кәрҗинне алган да кызны урманга алып киткән. Ул аны иң куе җиргә алып кергән. Тәбәнәгрәк бер калкулыкка менгәч, хуҗа кәрҗиннән ипине алган һәм таудан тәгәрәтеп төшереп җибәргән. Үзе кызга:
—Яле, ипинең артыннан куып җит тә ашап бетер! — дигән.
Кыз ипи артыннан йөгерергә тотынган. Йөгергән, йөгергән, ипи куаклар арасына барып кергәнче барыбер аны тота алмаган. Тотып алган да:
—Тоттым, абый! Абый, син кайда? — дип кычкырган. Ләкин юкка гына кычкырган ул — аның тавышын берәү дә ишетмәгән. Калкулык башына менсә, анда беркем дә юк, ди. Кинәт аңа куркыныч булып, күңелсез булып киткән, күзеннән яшьләр атылып чыккан. Шуннан соң ул юл эзли башлаган. Әле бер якка, әле икенче якка йөгергән — ә юл юк, бөтен тирә-як кап-кара урман икән. Көн буе шулай йөргән кыз. Кояш агачлар артына төшеп баегач һәм урман караңгылангач, аңа бик куркыныч булып киткән, үксеп-үксеп еларга тотынган бу.
Ә ул урманда кечкенә генә бер өйдә бер карчык яши икән. Кеше тавышын ишетеп, ул өеннән чыккан да:
—Кем елый анда? Кызмы, егетме? Әгәр кыз булсаң, кил монда, мин синең әбиең булырмын! Әгәр егет булсаң, үз юлыңа кит, күземә күренмә, — дигән.
—Киләм, әбкәй, киләм! — дип шатланган кыз.Өй янына килгән дә:
—Ә нигә син егетләрне яратмыйсың, әбкәй? — дип сораган кыз.
—Миңа хуҗачыл кешеләр кирәк, ә егетләр хуҗалык итә белми лә Алар өйгә кергәннәр. Карчык кызны ашаткан-эчерткән. Ә кыз аңа үзе турында бөтенесен сөйләп биргән.
Бер заман болар йокларга ятканнар. Кыз иртә белән карчыктан , иртә торып идәнне себергән, бөтен өйне җыештырган, су китереп куйган. Карчык торгач кызның ничек эшләгәнен күреп шатланган, елмаеп куйган, ләкин берни дә әйтмәгән. Аннан соң бәйрәмдәгечә киенгән дә кызга:
— Мин кунакка барам. Ә син оныкларымны юындырып, тамакларын туйдырып куй, - дигән.
Карчык кызны иң түрдәге бүлмәләрнең берсенә алып кергә: Кыз ни күзе белән күрсен тирә-ягында төрле хәшәрәтләр еланнар, кәлтә еланнары, ташбакалар, бакалар шуышып, үрмәләп сикергәләп йөриләр икән. Кызга бик куркыныч булып киткән, ләкин карчыкның әйтеп калдырган сүзләре исенә төшкәч, көрпә пешереп суыткан, бөтен хайваннарның да тамагын туйдырган.
Эше беткәч, муенсалар тезеп, аларны еланнарның, ташбакаларның муеннарына таккан.
Төш вакытында карчык кайтып җиткән. Ә ерткычлар аңа :
— Карале, әбкәй безнең нинди муенсаларыбыз бар! Аларны безгә менә шушы ыз такты! Бик тәмле итеп ашатты ул безне, — дигәннәр.
Карчык берни дә әйтмәгән, бары елмаеп кына куйган.
Шулай итеп, күпмедер көннәр үткән, һәр көнне карчык кунакка киткән, ә кыз өйдә барлык хайваннарны тәрбияләргә калган. Көннәрдән бер көнне карчык кызны үзе белән ияртеп киткән. Алар урман эченнән ага торган елга янына килеп җиткәннәр. Беләсегез килсә, бу гади елга түгел, тылсымлы елга икән, сәгать саен ул үзенең төсен үзгәртеп торган. Карчык чирәмгә яткан да кызга:
—Җырла әле миңа берәр җырыңны, сөеклем, мин җырсыз йоклый алмыйм, — дигән.
Кыз, карчык янына утырып, ягымлы тавыш белән әкрен генә җырларга тотынган. Ә карчык аңа тагын:
— Син җырла да, суга да карап тор, — дигән. — Башта су зәңгәр төскә керер. Аннан кызыл төскә керер, кызыл төстән соң кара төскә керер, ә соңыннан сары төскә керер. Су сары төскә кергәч, мине уятырсың. Кара аны, онытма!
Карчык йокымсырый башлаган. Кыз җырлый-җырлый суга карап торган. Елга суы сарылангач, карчыкны уяткан. Карчык торган да кинәт сары елгага ташланган. Кыз аңа:
—Нишлисең, әбкәй? Батасың бит! — дип кычкырган.
Карчык су астына чумган, шунда ук сары сандык алып чыккан.
—Нәрсә бу? — дип гаҗәпләнгән кыз.
—Бу синең яхшы хезмәт итүең өчен, яхшы күңелле булуың өчен бүләк. Менә сиңа ачкыч, өйгә кайткач ачарсың да нәрсә барын шунда күрерсең.
— Ә кайта торган юлны каян табармын соң мин? — дигән кыз.
— Син менә шушы сукмактан кайт. Ул сине алып кайтып җиткерер.
Кыз сары сандыкны кулына алуга, гаҗәп бер могҗиза булган: сары сандык үзе дә, кызның бөтен киемнәре дә алтынга әйләнгән. Кыз, карчыкка рәхмәт әйтеп, сукмак буйлата өенә кайтып киткән.
Сукмак кызны өйгә кадәр алып кайткан. Бай хуҗалар кызның алтын күлмәкләрен, сандыгын күреп, аптырашта калганнар, аларны кайдан алуы турында сораштыра башлаганнар. Кыз сандыкны ачып җибәрсә, анда туп-тулы алтын акча икән. Моны күргәч, саран хуҗалар, аларның усал кызы чак-чак кына сукыраймаганнар. — Кайдан алдың син аны? — дип сораштыра башлаганнар алар кыздан. Кыз барысын да сөйләп биргән.
— Тизрәк җыен, шул урманга кызыбызны илтеп кайт, — дигән комсыз хатын иренә.
Шундый ук түгәрәк ипи эшергән хатын, һәм әтисе кызны урманга алып иткән. Калкулыкка барып җиткәч, әтисе ипине тәгәрәтеп җибәргән, кыз аның артыннан йөгерергә тотынган, ипине тоткач, артына әйләнеп караса, әтисеннән җилләр искән.
Кыз көн буе урманда йөргән, ә караңгы төшкәч, аңа бик куркыныч булган һәм ул кычкырып еларга тотынган.
Карчык, аны ишетеп:
—Кыз булсаң, минем яныма кил, әгәр егет булсаң, үз юлыңда бул! —дигән
—Кыз мин, кыз! — дигән теге һәм өйгә таба килгән.
Урман карчыгы кызны бик җылы каршылаган: өйгә алып кергән, йокларга яткырган.
Таң атып, кояш күтәрелгәч, карчык торып йорт эшләрен караштыра башлаган. Ә кыз һаман йоклап ята икән. Карчыкның кашлары җыерылган, ләкин ул берни дә әйтмәгән. Кызны уяткан да:
—Мин кунакка барам, ә син өйне җыештыр, су китер, көрпә пешереп оныкларымның тамагын туйдырып куй. Курыкма, алар сиңа тимәсләр, — дигән.
Кыз урыныннан торган да себерке алып идәнне себерә башлаган. Ләкин себеркегә су бөркергә иренгән, бөтен өй эчен тузан белән тутырган. Аннары көрпә пешереп аны еланнарга, кәлтәләргә, ташбакаларга ашаткан. Алар кайнар көрпәне ашаганда авызларын пешергәннәр. Төш вакыты җитеп, карчык кайткач, ерткычлар аңа зарлана башлаганнар.
—Безнең тамакларыбыз пеште, әбкәй! Шундый нык пеште! Бик авырта, әбкәй!
Карчык берни дә әйтмәгән, кашын гына җыерган да кызны тылсымлы елга буена алып киткән.
—Мин монда черем итем алам, ә син елгага карап тор: су зәңгәр төскә кергәч тә, кызыл төскә кергәч тә уятма, кара төскә кергәч уятырсың. Инде миңа йокыга китәрлек итеп матур җыр җырла.
Кыз шундый каты кычкырып, ямьсез итеп җырларга тотынган, карчык:
—Тукта тизрәк! Мондый җыр белән кем йокыга китсен? — дигән.
Кыз дәшмәгән. Су кара төскә кергәч, ул карчыкны уяткан.
Карчык суга ташланган да кара сандык алып чыккан.
—Мә, хезмәтең өчен бүләк! — дигән урман карчыгы, кызга кара сандыкны сузып.
Теге кыз кара сандыкны алган да шунда ук аның бөтен күлмәкләре кара төскә кергән. Ул сукмак буйлап өйгә кайтып киткән. Әти-әниләре аны күреп көенгәннәр генә: кызның кулында алтын түгел, ә кара сандык икән, өстендәге киемнәре дә чем-чем-кара икән. Сандыкны ачып җибәрсәләр — аннан төрле еланнар, кәлтәләр, гөберле бакалар чыга башлаганнар. Хуҗалар бик курыкканнар һәм бүлмәдән качып чыгып киткәннәр. Шул чакны хатын ирен ачулана башлаган.
—Син кызыбызны икенче урманга алып киткәнсеңдер, ялчы кыз алтын сандык алып кайтты, ә безнең кызыбыз кара сандык белән кайткан. Ялчы кызның сандыгында алтын, ә безнең кызның сандыгында еланнар, төрле хәшәрәтләр генә.
Хатын үзенең ирен бик озак орышкан, соңыннан хезмәтче кызнын алтын сандыгын яшерергә, алтын күлмәкләрен алып үз кызын киендерергә кушкан.
Мескен кыз моны ишеткәч, усал хуҗаларыннан качарга булган. Капка төбенә чыккан да туп-туры урманга йөгергән.
Хуҗа аны куарга тотынган, менә тотам, менә тотам дип кенә килә икән. Шул чакны кыз кулларын югары күтәргән дә кинәт кош кебек очып та киткән. Бик югарыга — өйләр, бакчалар, шәһәрләр өстенә күтәрелгән һәм алтын айга әверелгән.
Ә бай, гаҗәпләнеп, авызын ачкан килеш, җирдә басып калган: беркайчан да аның мондый могҗизаны күргәне булмаган.
Шул көннән башлап, һәр көнне кич белән зәңгәр күктә ай-кыз чыга икән. Ул бөтен җир йөзен яктыртып төн буе бик озак түбәнгә карап тора, һаман үзенең кадерле туган ягын күзәтә, ди.
2025-04-17 15:29