Алсу мониторга текәлеп утырган җиреннән сагаеп башын күтәрде. Ашыга-ашыга компьютер төймәләре өстендә биегән бармаклар кинәт туктап калдылар. Әллә каян гына мандарин исе сизеп алды ул. Җиңелчә өрфия булып кергән исне югалтмаска тырышып, Алсу борыны белән сак кына эзләнә башлады. Хәтта күзләр дә йомылды. Ә теге сусыл, татлы мандариннар исе аны юри үртәгәндәй менә генә борын очына эләгә дә шундук юкка чыга. Яңа ел исе...
...Идән уртасындагы ап-ак өстәлдә зур пыяла савыт тора. Савыт тулы тәмледән-тәмле Марокко мандариннары. Бер-икесе савыт янына да тәгәрәп төшкән. Хәтта озын йонлы ак, йомшак келәм җәелгән идәндә дә тәгәрәшеп яталар. Ул ап-ак оеклардан гына атлап килә дә шул мандариннарга үрелә...
Мандарин исе авыз суларын китереп борынны кытыклап торды да тәмам югалды. Алсу көн буена мониторга карап утырганнан пыялаланган күзләрен ачканда, аларда икенче бер очкын уйный иде инде. Бүген ул, һичшиксез, күп итеп мандариннар алып кайтачак. Аның кинәттән генә кәефе күтәрелеп китте, кычкырып, тәмләп көләсе, төкселәнеп саннарга мөкиббән китеп утырган хезмәттәшләрен тотып селкетәсе, шаяртасы, хәтта ки берәрсен кызык итәсе килде.
Ул кәгазь бите алды да, йомарлап, каршында утырган Гөлиягә ыргытты. Кәгазь Гөлиянең алдына килеп төште. Тегесенең тырнагы да селкенмәде, ахры. Андый-мондый курку галәмәтләре чыгармады. Акрын гына борылды да битараф кына: «Нишлисең?» — диде. Аның бу сүзендә сораудан бигрәк канәгатьсезлек төсмере чагыла иде.
—Анекдот сөйлимме? — Алсу тәмләп сөйләргә дип авызын ачкан гына иде, тегесе коры гына:
—Юк, - диде.
—Барыбер сөйлим, — диде Алсу, кинәт кенә күтәрелеп киткән кәефен төшерәсе килмичә.
—Кызлар, эшегездән бүленмәгез, — дип кисәтергә ашыкты өлкән бухгалтер.
Алсу юри турсайгандай итте. «Барыбер минем кәефне төшерә алмаячаксыз, офис кортлары», — дип, үзен үзе программалаштырды да колакчыннар киеп җыр куйды. Юри усаллашасы килеп, Интернет битен ачты. «Эшли дип уйлагыз, минем эш бетте инде», — дип, эчтән генә телләшеп алды.
Кайтканда кибеткә мандариннар алырга керде. Кибетләрне Төркия, Абхазия, Хорватиядән кайтарылган мандариннар белән тутырганнар. Аңа нәкъ менә Мароккода өлгергәне кирәк иде. Анысы булмады. Иренмәде, арырак китеп икенчесенә керде.
—Мандариннарыгыз каян? — дип, сатучыдан кызыксынган иде, тегесе «Белмим, безгә китерәләр», — дип кенә җавап бирде. «Китерәләрдер инде, үзләре тәпиләп килмидер» дип, ачы теллеләнеп аласы килсә дә, Алсу тыелып калды. Чөнки мандариннар Марокконыкына охшамаган иде, шулай булгач, барыбер алмыйча чыгып китәсе.
Әнә теге кәттә супермаркетка кереп карыйм әле, булмаса, Абхазиядә үскәне дә ярап торыр дип, анда китте. Бар иде, тыгыз тәнле, кызгылт-сары мандариннар вак-вак кына булып киштәдә тезелешеп яталар әнә! Алсу берьюлы өч кило үлчәтте.
... Үзе дә ак халаттан. Ул үрелеп бер мандарин ала да иркен балконга чыга. Әкрен искән йомшак җилгә каршы басып, мандарин әрчи. Әллә каян гына ниндидер бер ят моң ишетелә. Урамда ят агачлар үсә. Кешеләр дә быдыр-быдыр икенче бер телдә сөйләшә-сөйләшә үтәләр. Барысы да ят, әмма рәхәт. Экзотика! Болай да яшәп була. Болай яшәү дә гөнаһлы түгел...
Алсу, кәефенең үтә дә яхшы булуын белгертергә теләгәндәй, көлә-көлә кайтып керде. Хәтта Булат аптырап калгандай итте, сынап-сынап карап торды. Иренең аптыравын аңлый иде Алсу, хәтта шул да аңа кызык тоелды, ул тагын көлеп җибәрде.
—Менә мандариннар алдым, Мароккода үскәнен, мә, кухняга чыгар, — дип, кулындагы өч килолы пакет-майканы тоттырды да үзе аны кочаклап үбеп алды.
Хатынының ташып торуын күрсә дә, Булат әллә ни җанланып китмәде. Мандариннарны кухня өстәленә чыгарып куйды һәм тагын телевизор каршына килеп чүмәште.
—Нигә соңга калдың дип тә сорамыйсыңмы? — дип үртәште Алсу, өстенә өй киемнәрен кия-кия. Булат дәшмәде. — Мандариннар эзләп йөрдем. Бер кибеткә кердем, икенчесенә... Өченчесендә генә үземә ошаганнарын таптым, — дип сөйләнә-сөйләнә кухняга чыгып китте.
—Булат, әйдә минем янга чыгып утырып тор әле, берүземә күңелсез, — дип кычкырып иренә дәште.
Тегесе:
—Телевизорыңны кабыз! — дип кенә котылды.
Алсу, тиз генә ашарга пешереп, өстәл әзерләде дә Булатны дәште.
—Монда гына чыгар әле, — диде ир заты.
Алсу үзе дә кичке ашны үзенчәлеклерәк итеп ашарга тели иде, өстәлне залга көйләргә булды. Идәнгә ашъяулык җәйде, ризыкларны шунда ташыды, һәм күп итеп мандариннар алып чыкты. Ул аларны зур пыяла савытка да тутырып салды, ашъяулыкка да төрле урынга тәгәрәтте. Өстәвенә кечкенә генә түгәрәк шәмнәр кабызды.
Алсуның мәш килеп йөрүен Булат сүзсез генә күзәтте. Иренең сораулы карашына елмаеп җавап бирде:
—Яңа ел якынлаша бит.
—Шуннан?
—Син сизмисеңме әллә?
—Мин бала-чага түгел.
—Дәү үскән икән берәү. Егерме бишең бармы соң әле?
—Яшьтә түгел хикмәт, ә акылда, кайберәүләргә әнә һаман сикергәлән йөрергә булсын, — дип төрттереп алырга булды Булат.
—Бүген бөтен кеше дә артык җитди... — дип, үзалдына гына әйтеп куйды Алсу.
Шулчак ишектә кыңгырау төймәсе шалтырады. Күрше апа челтәрле маркетинг белән шөгыльләнә. Яңа каталог калдырып чыгып китте. Алсу аны күрүенә сөенеп кичке ашка чакырса да, тегесе калмады. «Иртәгә иртән иртүк эшкә барасы, кунакка йөрер вакыт юк әле, карап чык та, каталогны иртәгә кереп алырмын», — дпп ашыкты. Алсу аның кесәсенә берничә мандарин салырга гына өлгерен калды.
Булат белән артык сөйләшмичә, телевизор карый- карый, тәгам җыйдылар. Алсу десерт урынына күп итеп мандариннар әрчеде. Кыстый-кыстый Булатка да бер-икене ашатты. Үзе дә рәхәтләнеп, ләззәтләнеп, күп итеп ашады.
...Әллә төш, әллә өн шушы. Алсу еш кына үзе бер тапкыр да күрмәгән урыннарны, татып карамаган тәмнәрне, ишетмәгән моңнарны сагына. Әллә нинди экзотика тарта аны. Күңеленең әллә кайсы бер кылы чит-ят моңны көйли кебек. Кайчакларда уйламаганда-көтмәгәндә шул кыл соң чиккә җитеп тартыла да күңелне рәхәт бер сагыш биләп ала. Бүген дә каяндыр адашып килеп кергән мандарин исе, аның күңелен иләс-миләсләндереп, көн саен кабатланган һәм мәңгегә дә үзгәрмичә кабатланырга тиешле эш режимыннан тайпылдырып куйды. Тәртәләреннән чыгын туарыла язды, ярый әле хезмәттәшләре, ире, хәтта кибеттәге сатучы белән күрше апа шул кысаларда тотып кала алды, пычагым кергере...
Алсу тиз генә өстәлне җыештырып алды да ваннага кереп юынып чыкты, һәм шкафтан йомшак ак оекларын, йомшак ак халатын алып киде, һәм ире янына килеп, аның куенына сыенды.
Иртән зур пыяла савытның төбендә кызгылт-сары кабыклар арасында нибары бер мандарин ята иде...