СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Мәдинә Маликова “Ай сүрелгән чак иде”

Нигә ул һаман искә төшә икән?
Баштарак Дания моның сәбәбе хакында уйламый иде. Гомернең берәр тыныч чагында, үткәннәр һәм киләчәк турында ашыкмый гына уйланганда - безнең ашыгып- кабаланып яшәгән тормышыбызда да була бит андый минутлар! - бигрәк тә җыр тыңлаганда яки шигырь укыганда, җиңел сагышлы рәхәт чакта, кинәт күз алдына килә дә баса ул. Аның ямансу йөзе, торышы, башын алгарак сузып сөйләшүе, күз кабакларының тетрәнүе шулкадәр аермачык күзаллана, Дания аны әле кичә генә, юк, хәтта берничә сәгать элек кенә күргән сыман була. Аның күзләре җавап таләп иткәндәй карыйлар, һәм ул карашны күтәрү елдан-ел авырлаша бара. Күңелдә үкенү, кызгану кузгала, шул ук вакытта Даниягә аның язмышы белән үз язмышы арасында ниндидер уртаклык бардыр һәм ул уртаклык еллар үткән саен зурая барадыр кебек тоела.
Ләкин ни гаебе булсын Даниянең аның каршында? Нинди охшашлык булсын аларның язмышында? Аннары күпме гомер үтте, күпме яңа очрашулар булды, вакыт ераклыгында һәм яңа танышлыклар күләгәсендә әллә кайчан онытылырга тиеш иде бит инде ул.
Юк, онытылмый, торган саен үзәкне өзебрәк искә төшә. Кайчак Дания аның турында шулхәтле якын итеп уйлый, әгәр мөмкин булса, ерак дип тормас иде, янына барып кайтыр яки, һич булмаса, күңелендәген әйтеп хат язар иде.
Әмма хатлар бармый, юллар илтми торган җирдә шул инде ул...
Хезмәте буенча Даниягә күп йөрергә, күп кешеләр белән очрашырга туры килә - ул фәнни институтта эшли, халыкның тел хәзинәләрен җыю белән шөгыльләнә.
Шундый ук йомыш белән ул бер кышны бездән шактый еракта урнашкан бер шәһәргә барып чыккан иде. Хәер, нигә яшереп маташырга - Җаек шәһәре иде ул, кайчандыр Габдулла Тукай укыган, беренче шигырьләрен язган кала. Үз вазифаларына турыдан-туры кагылмаса да, Дания шагыйрь истәлегенә бәйле урыннарда булмый китә алмады. Кар баскан тын урамда кечкенә Габдулла яшәгән Госмановлар йортын эзләп тапты - асты таш, өсте агач ике катлы йортның стенасына Тукайның сурәте ясалган таш такта эленгән иде. Шәһәрнең типографиясенә дә Тукай исемен биргәннәр икән, аның директоры - өлкән яшьтәге ачык чырайлы рус апа - зур горурлык белән Даниягә гасыр башыннан калган басу станогын күрсәтте. Хәзергә кадәр эшләп ята, Тукай чордашларының оныклары язган сүзләрне баса. Кайда алар, аның тимер күкрәгенә беренче булып үзләренең кургашыннан коелган сүзләрен китереп салган кешеләр?.. Ай-һай ла кыска икән кеше гомере, бер машина ничә буынны күрә! Күрә, тик сөйли алмый, теле юк.
Дания Тукайның беренче укытучысы Мотыйгулла хәзрәтнең йортына да барды. Ике катлы кызыл кирпеч бина икән. Тар агач баскычтан икенче катка менде, караңгы коридордагы ишекләрнең кайсына орынырга белми аптырабрак калды: күрәсең, биредә берничә гаилә яшәп ята иде. Ул түрдәге ишекне шакыды, аңа каршы чыккан урта яшьләрдәге ир кеше татар икән. Әмма гасыр башында бу йортка бөек шагыйрьнең килеп йөргәнен, аның шушы йорт хуҗасыннан сабак алганын ул беренче булып Даниядән ишетте...
Шагыйрьнең үзен күргән-белгән кешеләрне очратасы килә иде Даниянең. Бу бик мөмкин иде шикелле, чөнки җитмеш-сиксәнгә җиткән кешеләр әзмени?
Эзли-сораша торгач, ниһаять, бер оешмада, билгеле инде, русчалап:
- Адам Соломонович белән сөйләшегез, - диделәр. - Шигырьне бик ярата бит ул, Тукай дигән шагыйрьне теленнән төшерми. Белә ул, белә! О, аның белмәгән нәрсәсе юк!
Бу сүзләрдә Адам Соломоновичны олылау һәм ихтирам итү белән бергә аның сәерлегенә ишарә ясап көлемсерәү дә бар иде. Шул икеле-микеле көлемсерәү Даниянең кызыксынуын тагын да арттырып җибәрде. Адам Соломонович? Кем ул? Ни өчен ул Тукай белән мавыга? Юкка гына булмаска тиеш бу.
Дания турыдан-туры аның милләтен сорарга яхшысынмады. Читләтеп кенә шуны ачыклады: Адам Соломонович гомере буе шушы оешмада эшләгән икән, әле менә яше сиксәнгә җитеп килсә дә, бер генә дә җибәрәселәре килмәгән, тик үзе бик сорагач кына, күптән түгел зур хөрмәт белән пенсиягә - йомшартып әйткәндә, лаеклы ялга озатканнар.
Аның адресы язылган кәгазь Данияне каланың элеккедән калган тын урамына китерде.
Ашкынып-ярсып чапкан заман тормышыннан читтәрәк калган сыман иде бу урам. Ике якта, нык ихаталар эчендә йомылып утырган төзек йортлар да, аларның торбаларыннан аксыл күккә күтәрелгән күгелҗем төтен баганалары да, киң урта юлның ике ягына икешәр рәт булып тезелеп утырган, шәрәләнеп калган агачлар да, ап-ак карга төшкән карасу күләгәләр дә гасырлар буе үзгәрмәгән кебек тоела иде. Мөгаен, яшь шагыйрь ярсып атлап узганда да, бу урамнар шундый булгандыр, ул аяк баскан саен кар шыгырдап, уңган киленнәр юган тәрәзә пыялалары төсле чиста, үтә күренмәле салкын һава зыңгылдап куйгандыр. Шундый йортларга карап, бәлки, шагыйрь: «Ник йоклыйсың, мужик?» - дип язгандыр да әле! Керсез карны алсуландырып, әкрен генә түбәнәеп барган кояш та нәкъ шушындый булгандыр, бер ягы кителеп, юкарып калган сары йөзле карт ай да, инде миңа барыбер дигәндәй, вакытын-ниен санап тормыйча, кояш баеганны көтмичә, күккә менеп киткәндер...
Адам Соломоновичның кирпеч йорты урам чатында икән. Дания рус капканың боҗрасын каккалап торды, тавыш-тын булмагач, үрелеп тәрәзәгә чиертте, анда да кеше-кара күренмәгәч, аптырап, йортның икенче ягына чыкты.
- Нишләп йөрисез анда? Кем кирәк сезгә? - дигән тавышка сискәнеп борылды.
Урамнан аңа таба озын буйлы, төз сынлы берәү килә иде. Бүреген басып кигән, ике кулын кыска кара тунының кесәләренә ныклап батырган.
- Мин Адам Соломоновичны эзли идем, - диде Дания, үзе дә сизмәстән каушап.
- Мин ул.
- Сезме?
Абзый беренче карашка Даниягә ир уртасы чамасы гына булып күренгән иде. Дания, аның сиксәнгә җиткән бабай булуына бик ышанып җитмәсә дә, үзенең йомышын әйтте.
- Әйдәгез, - диде абзый, укучысына дәшкән укытучы шикелле итеп.
Дания, аңа ияреп, җыйнак кына ишегалды аша үтте, караңгы өйалдына барып керде. Абзый өй ишеген ачып җибәрде дә туктап калган Даниягә, саф татарча иттереп:
- Рәхим итегез! — диде.
- Ә мин аптыраган идем: нишләп Адам, ни өчен Соломонович! Әдһәм атлы мин. Әдһәм абыегыз булам.
- Сөләймановичмы?
- Әйе, Сөләйман углы. Салыгыз өстегезне. Кая, пальтогызны элеп куйыйм.
- Даниянең күңеле күтәрелеп китте: болай булгач, аның юлы уңуда шик юк иде. Ул борылып өй эчен күздән кичерде.
- Әле генә урамда, кичкә авышкан булса да, якты көн иде, әле генә бөтен дөнья саф иде, пакь иде. Караңгы өйалдында Дания гүяки көн белән кичне, яктылык белән караңгылыкны тоташтырган җөй аша атлап узды: монда эңгер-меңгер, күңелсезлек, караусызлык хөкем сөрә иде. Мич күптән агартылмаган; стенага ябыштырылган кәгазь урыны-урыны белән кубып, тастымал-тастымал булып салынып төшкән, идән каралган почмакларга пәрәвез сарган, һәр җирдән ятимлек, өметсезлек, сары сагыш саркып тора иде.
- Дания аптырап артына борылды һәм... Әдһәм абыйны танымады. Мәһабәт кыяфәтле ир уртасы кеше урынына аның каршында каз мамыгыдай ак юка чәчле, арык сынлы бабай кызарынган күз кабаклары арасыннан тонык зәңгәр күзләре белән мөлдерәп карап торы иде.
- Әйтерсең лә ул бөтен мәһабәтлеген, ныклыгын, кырыслыгын бүреге һәм кыска туны белән бергә салып, ишек янындагы агч чөйгә элеп куйган!
- - Рәхим итегез, утырыгыз!, - диде ул, өстәл янындагы артсыз урындыкка ишарәләп. Үзе Дания каршына утырды, сөякчел, авыр кулларын өстәлне каплаган иске клеенка өстенә кушырып салды да, ак башын иеп: - Минем Тукайны күргәнем булмады, - диде. Әкрен, ләкин шикләнергә урын калдырмаслык нык итеп әйтте: - Без бер калада егет булып җитешкәнбез, әмма төрле мәдрәсәләрдә укыганбыз. Булмаганны булды дия алмыйм, күрмәгәнне күрдем дия алмыйм.
Дания кузгалырга омтылыш ясады. Аның бу кешедә башка йомышы юк иде. Әдһәм абый, башын күтәреп, аңа таба сузыла төшеп, ялварулы тавыш белән:
- Ләкин мин аны бик яратам, мин аның шигырьләреннән башка яши алмыйм, - диде.
Бик яхшы, ләкинДания өчен Тукайны яраткан кешене эзләп Җаекка кадәр килүнең һич кирәге юк иде. Ул үзе дә Тукайны ярата, әнисе дә. Гомумән, аны яратмаган кеше бармыни?
Дания торып басты. Әдһәм абый да урыныннан кузгалды һәм урамдагыча нык тавыш белән:
- Туктагыз, ашыкмагыз әле, - диде. Хәзер чәй куям. Казан хәтле Казаннан килгән кешене чәй эчерми җибәрәмме соң!
Даниянең һәр минуты саналган-исәпләнгән, аның монда озаклап утырырга нияте юк иде. Шәһәрдә бик матур театр бар, бүген кич шунда барырга тиеш иде ул. Ләкин Әдһәм абыйның тавышында шундый ихласлык ярылып ята, шуның өстенә аның нидер әйтергә теләгәнлеге, бик мөһим сүзе барлыгы сизелеп тора иде. Шунлыктан Дания артыгын карыша алмады.
Әдһәм абый такта белән генә бүленеп куелган ишексез кече якка кереп керосинка кабызды, чәйнек куйды. Артсыз урындыкка басып, сузылып, биек кием шкафы остеннән өч литрлы банка белән варенье алды:
- Үзем кайнаткан идем, үзебезнең бакчаның кура җиләгеннән, - диде. Кече яктан кәгазьгә төрелгән бәлеш сыныклары алып чыкты: - Монысын өченчекөн генә бер туганымның хатыны пешереп китергән иде. Бәхетле авыз икәнсез, мул чакка туры килдегез.
Бәлеш сыныклары катып киткән, варенье ачыган иде. Әдһәм абый үзе моны сизми иде булса кирәк. Дания дә сер бирмәскә тырышты.
Хәер, абый чәйне үзенә болай гына ясап куйган иде. Ул өстәл янына утыруга, кулына китап алды. Әкрен таныш белән укый башлады:
Күз карашымда хәзер үзгәрде әшьялар төсе;
Сизлә: үтте яшь вакытлар, җитте гомрем яртысы.
Күз тегеп баксам әгәр дә тормышымның күгенә,
Яшь Һилал урнында анда тулган айның яктысы...
Булмадың алтын ярым - салкын ярым, син дә минем
Бер тәбәссем берлә дә тормыш юлым яктырткычы...
Бу урынга җиткәч, Әдһәм абый туктады, башын сузыбрак, мине гаепләмисеңме мондый шигырь укыганга дигән сыман, Даниягә сынап һәм кыенсынып карады.
- Әдһәм абый, гафу итегез... Сез күптәнме шушылай... ялгыз яшисез?
Бу соравы белән Дания үзе дә сизмәстән картның күңел бикләрен берьюлы ачты да җибәрде. Әйе, Тукайның бу юлларыннан соң ул нәкъ менә шушы сорауны бирергә тиеш булган икән. Егерме җиде яшендә дөнья куйган шагыйрь даһи каләмен үзеннән соң бик күп еллар яшәп картаячак кешенең хисләренә, хәсрәт-сагышларына манып язган булган икән бу шигырен...
Ике авыз сүз белән хәлен аңлатып бирде Әдһәм абый: моннан ике ел элек аның хәләл җефете дөнья куйган.
Ә бердәнбер кызы каядыр Себердә ире һәм ике баласы белән яшәп ята. Карт кулындагы китапны сыйпап куйды, әйтерсең лә калганын менә шушыннан белергә була диюе булды.
Дания һәр почмагына ятимлек һәм өметсезлек кереп оялаган өй эчен тагын бер кат күздән кичерде, караңгыланган саен әйтерсең лә бирегә гүр салкыны иңә бара иде.
- Өйләнергә кирәк сезгә, Әдһәм абый. Үлгән артыннан гүргә кереп булмый. Исән кеше яшәү турында уйлый. Бергә-бергә күңеллерәк булыр.
Әдһәм абыйның кызарган күз кабаклары ачыла алган кадәр ачылды, күзләре, Даниянең җанын актарырга теләгәндәй, аңа текәлделәр. Дания аның эчендә ни кайнаганын аңлап бетерә алмады, әмма ниндидер зур газап бар иде картның күңелендә, зур шик бар иде.
- Әллә соң үзегезгә ошаганын таба алмыйсызмы? Хәзер тол апалар күп бит югыйсә. Теләгәнне сайлап ала аласыз.
Әдһәм абый тамагына утырган төерне йотып җибәргәндәй итте дә, башын иеп, әкрен генә:
- Анысы мин артык сайланмас идем, - диде. - Мин бит күпне таләп итмим. Бөтенесен үзем эшләр идем, өен караумы, чәен куюмы. Әле менә ихатада йөзем куаклары бар, аларны да үзем карар идем. Каршыма утырып чәй эчсә, шигырь укыганымны тыңласа, сөйләшеп утырса, шул җитә миңа. Янымда бер тере кеше сулап кына торса да җанга ял булыр сыман.
- Соң, өйләнегез алайса!
- Сез менә шулай дисез дә бит... Минем кыз башкача уйлый шул. Инде шул яшькә җиткәч, өйләнеп йөрсә оят булыр дип, кеше аркылы сүз ишеттерде. Яхшы түгелдер, шулайдыр...
- Олыгайган кешегә тормыш иптәше бигрәк тә кирәк, Әдһәм абый! Авырсагыз кем карар да күңелегез төшенке чакларда кем юатыр! Ә бәлки, кызыгыздан сорап та тормаскадыр? Өйләнергә дә куярга. Соңыннан бер сүз дә әйтмәс әле, мөгаен.
- Алай булмый ул. Булмый... Ул минем балам бит. Әгәр аның күңеле кабул итми икән, ояты ни тора!
Әдһәм абыйның күзләре шундый сагыш һәм сафлык белән өздереп карады, Дания тетрәнеп китте.
- Ни ояты булсын аның, Әдһәм абый! Сездән генә калмаган лабаса!
- Сез менә минем кызым белән бер яшь тирәсе. Әйтегез әле, минем кызым урынында булсагыз, ни әйтер идегез?
Аны юатыр өчен, «нәкъ менә хәзергечә әйтер идем!» димәкче булып авызын ачкан иде инде Дания. Ләкин Әдһәм абыйның саф күзләренә карап алай дисә, алдаячагын аңлап башын иде.
Даниянең әтисе моннан берничә ел элек үлде, әнисе тол калды. Кече улы белән бергә яши, балалар үстерешә. Әгәр көннәрдән бер көнне ул кияүгә чыгам дисә? Даниягә бу бик көлке, сәер һәм хәтта мәгънәсез тоелмас идемени? Ул үзенең әнисен кем белән булса да янәшә күз алдына да китерә алмый. Әтисе урынына җиде ят агайны утыртыргамы? Юк, бу һич мөмкин эш түгел, аның әнисе Даниянең әтисенә, аның истәлегенә берничек тә хыянәт итә алмас иде. Хыянәт? Ә соң Әдһәм абыйның кызы өчен дә башка бер ят карчыкның бу өйгә, ул туган-үскән йортка хуҗа булып кереп утыруы гайре табигый эш булып, әтисенең хыянәте булып тоелмас идемени?
Ләкин аңлыймы соң ул ялгыз картның хәлен?
Ничек итеп, ни рәвешле аңлата алсын бу инсафлы карт үз хәлен гомеренең яртысына җитеп кенә килгән баласына?
Без яшь чакта хисләрнең тирәнлеген дә, кайгыларның ачылыгын да үз чамабыз белән үлчибез. Ләкин олыгайгач чамалар башка, бөтенләй икенче була, күрәсең. Яшьлекнең иң авыр кайгыларын да картлык сагышлары белән чагыштырып булмый. Яшьлек бәхет, тигезлек, мәхәббәт таләп итәргә үзен хаклы саный, әмма картлыкны бу хокуклардан мәхрүм итә. Яшьлек үз хокукларын аяк терәп аклый, ә картлык тыйнак, саф, оялчан була икән. Ничек җәлеп итсен ул үзенә игътибарны? Яшьлекнең үз хәленә игътибарны җәлеп итү өчен бик зур чарасы - киләчәккә өметләре бар. Ул ачу итеп, ярсып, өметләрен аклый яки, көче җитмәсә, өметләрен үз кулы белән кисеп, язмыштан шулай үч ала. Ә картлыкның куллары буш, аның өметләре беткән, югалтыр әйберсе дә, үч алыр чарасы да юк.
- Әллә соң мин кызыгызга барын да аңлатып хат язып карыйммы? - диде Дания.
- Юк, ярамый алай. Сезгә сер сыяр, сездән чыкмас дип кенә сөйләшүем, шуңа гына иң эчке уйларымны ачуым. Әгәр кызыма ирешсә, күңеле тагын рәнҗер, ярамас.
Әдһәм абый, күзләреннән мөлдерәп тамган яшьләрен күрсәтмәс өчен, башын читкә борды. Әле һаман кулыннан төшермәгән зәңгәрсу тышлы китапны күрсәтеп:
- Укымыйлар бит Тукайны, укымыйлар, белмиләр, - диде. - Мин аңа китапны җибәргән идем, кайбер урыннарына каләм белән сызып та куйган идем. Айлар узды инде, һаман ул хакта бер сүз язмый...
Дания, аңларга тиеш иде ул... ә бәлки, аңлар әле, дип нәрсәдер әйтергә тырышса да, картны юатырлык бер сүз дә әйтә алмасын төшенеп, тынып калды.
Ул урамга чыкканда, җирне төн караңгылыгы баскан, китек ай күтәрелеп, бирешмим әле дигән сыман дөньяны яктыртырга тырыша, ләкин аның нурлары күңелне яктыртмый, киресенчә, сагышландыра гына иде.
Даниянең хәтеренә:
Күз тегеп баксам әгәр дә тормышымның күгенә,
Яшь Һилал урнында анда тулган айның яктысы, -
дигән юллар килде. Тулган ай түгел шул инде, сары йөзле китек ай, сүрелеп барган ай иде Әдһәм абыйның тормыш күгендә!
Себер ягындагы калада яшәүче хатын, Әдһәм абыйның кызы, күрә иде микән бу айны?
Ике баласы, ире бар, эшлидер дә әле үзе. Шәһәрдә кайчан гына күккә күтәрелеп карый да кайчан гына ай яктысын күрә икән ул? Әйтик, менә хәзерге минутларда нишли икән? Эштән соң кибетләрдә чират торып арып-талып кайткандыр. Бәлки әле, берәр баласын бакчадан- фәлән кереп алгандыр. Ашыгып ашарга пешергәндер, балаларын көйлидер, эшем күп дип зарланадыр. Ләкин ал син аннан шул мәшәкатьләрне, шул ваемнардан азат ит, аның өчен яшәүнең бер кызыгы да калмас, аның көннәре дә сары сагышларга уралыр. Ләкин менә әтисе турында бер утырып уйларга, ул җибәргән шигырь китабын алып укырга вакыты бар микән аның? Шигырь юлларыннан газиз әткәсе әйтергә теләгәнне төшенеп утырырга зирәклеге җитә микән? Ай-һай ла, юктыр, мөгаен, юктыр.
«Күз тегеп баксам әгәр дә тормышымның күгенә» дигән юлын укыса да, әтисенең хәлен белә алмастыр ул, Әдһәм абый юкка гына көтәдер...
...Шул очрашудан соң Дания Әдһәм абыйны башка күрмәде. Берәр айдан соң яшь бер галим, аны институт коридорында туктатып:
- Сиңа Әдһәм абыйдан сәлам, - диде.
- Сез аны беләсезмени?
- Безнең туганнар бар бит Җаекта, шулар белә икән.
- Өйләнмәде микән әле ул?
- Анысы белән бер дә кызыксынган юк иде. Хат аша сорашып язарга була.
- Миннән сәлам әйтегез, зинһар.
Дания башка әйтер сүз тапмыйча китеп барды, яшь галим аның артыннан карап калды.
Тагын бер-ике айдан соң теге яшь галим, коридорда очрап:
- Сез ишеттегезме, Әдһәм абый үлгән бит, - диде.
- Шулаймыни?! Белмисезме, өйләнгән булды микән?
- Юк дип язганнар иде туганнар.
- Ә нидән үлде икән? Нык күренә иде бит әле ул. Йөземнәр үстерә иде. Йөзем өлгергәнен күрә алмаган икән...
Яшь галим иңнәрен генә сикертеп куйды: ул Әдһәм абыйның нинди чирдән үлүен белми иде. Хәер, аның әйтүе нигә, Дания үзе дә бик яхшы белә иде бит: ялгызлыктан үлгәндер Әдһәм абый, мөгаен. Дания бар почмакларыннан сары сагыш саркыган ятим йортны күз алдына китерде. Үлгәндә иреннәрен чылатучы булды микән?
Дания тагын нидер сорамакчы иде. Ләкин яшь галим аны ялгыз калдырып китеп барган иде инде.
Бу хәлләрдән соң шактый еллар үтте. Вакыт узгач кына Дания шагыйрь Тукай турында, гомумән, шигърият турында беркем сөйли алмаслыкны Әдһәм абыйдан ишеткәнен аңлады. Тора торып Әдһәм абыйны ешрак искә төшерә башлагач, шигъриятнең зур бер сере ачылып киткәндәй булды аңа. Хәзер җыр тыңлаганда да, шигырь укыганда да аның күңеле кузгалып, зиһене сизгерләнеп китә. Ул җырда, ул шигырьдә Даниянең ярдәменә, ә бәлки, җылы сүзенә мохтаҗ берәр кешенең тел белән әйтеп биреп булмый торган күңел серләре яшеренгәндер кебек тоела.
Ләкин аңа берничек тә ярдәм итеп булмый бит инде. Гомер юлында бары бер генә тапкыр очрашып сөйләшкән башка бүтәннәр шикелле үк, ул да хәтер түрендә әкренләп томанга уралырга, онытыла барырга тиеш иде кебек. Нигә соң ул һаман, үзәкләрне өзеп, искә төшә икән?