СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Фирдәвес Әһлия “Торна малай”

Кояш чыгышы тарафларында яшәүче бер малай күккә карап торырга ярата иде. Менә бүген дә ул, күзләрен күккә текәп, ак торналарның килүен көтә. Кошчыкларын чыгарган салкын яклардан күптән әйләнеп кайтырга тиеш бит инде алар.
Торналарны бик тә ярата ул. Дөресрәге, алардан башка яши алмый. Торналар белән күрешмичә яшәгән көн аның өчен әрәмгә үткән көн булып тоела.
Малай инде җиде яшендә, һәм ул мәктәпкә йөри алмый. Өйләре авылдан еракта, Торналы күл буенда булганга, малай бар нәрсәгә ак торналардан өйрәнә.
Ул көн дә иртән кояш белән бергә уяна. Кояш, сары кимоно кигән әнисе сыман, шундый ук җылы һәм ягымлы.
Кояш белән әнисеннән башка малайның таныш торналары да бар. Ул аларның күл буенда биегәннәрен карап торырга, кур-кур дип үзара сөйләшкәннәрен тыңларга ярата. Кайвакыт аңа хәтта торналарның нәрсә сөйләшкәнен аңлаган, ул үзе дә торналарның берсе кебек тоела башлый. Аның да, торналар сыман югары күтәрелеп, алар белән янәшә очасы килә башлый.
Әмма аның өчен мөмкин булмастай нәрсә бу, чөнки, кошлар янына барыр өчен, аякка басарга кирәк, ә малайның аяклары йөрми. Аның көннән-көн юкара, җиңеләя барган гәүдәсен ике култык таягы гына тотып тора.
Бервакыт малайга өнгә охшаган сәер бер төш керде. Кайдадыр еракта-еракта, ак карлы салкын якларда, әкияттәге сыман куе, кара урман уртасында бик тирән матур бер күл бар, имеш. Һәр язны, аларның кояш калка торган илләрендә сакура дип аталган чия агачы чәчәк аткан вакытта, ак торналар әнә шул күл буена очып китәләр. Алар анда бала чыгаралар, кошчыкларын үстерәләр, очарга өйрәтәләр, аннары өйләренә, кояш чыгышы иленә әйләнеп кайталар.
Кара урман уртасында яшеренеп яткан әнә шул күл буенда бер оя ак торна тоткарланып калган икән. Малай хәтта аларның моңсу күзләрен күргән, хәвефле тавышларын ишеткән кебек була:
- Бәлагә юлыктык бит, безне ияртеп алдан оча торган җитәкчебезне ерткыч җанвар харап итте. Хәзер безгә кем юл күрсәтеп барыр? Озакламый салкыннар җитә, аннары кар-бураннар башланыр, һәм без инде беркайчан да җылы якларга китә алмабыз...
Малай бик иртә, кояш чыкканчы ук уянып, әнисеннән биек тау башына озатуын үтенде. Югарыда ул күкрәк тутырып саф һава сулады да «их, дельтапланым булса икән!» дип ачынып уйлап куйды. «Ул чагында мин, һич икеләнмичә, салкын якларга, теге ак торналар янына очып китәр идем дә артымнан ияртеп алып кайтыр идем. Аларның телен беләм бит мин, бәлагә юлыккан кошларны, һичшиксез, коткарыр идем».
Нәкъ шул мизгелдә ул бөтен гәүдәсендә гаҗәеп бер җиңеллек сизде, ул гына да түгел, ниндидер бер могҗиза белән аның аркасында бер пар көчле ак канатлар үсеп чыкты, аннары аяклары җиңел генә, үзеннән-үзе җирдән аерылды да, юл уңаеннан искән җил аны салкын якларга, ак торналар янына очыртып алып китте.
Торна малай, күл турысына җиткәч, түбәнгәрәк төште һәм күзләренә яшь тулган, борчылышып нәрсәдер көткән торналарны күрде.
Күл өстендә берничә кат талгын гына әйләнгәннән соң, ул бар көченә кычкырып җибәрде. Үз артыннан башка кошларны ияртергә әзерләнгән җитәкче тавышы иде бу.
Күл өстендәге торналар талпынып куйдылар, үзләрен чакырган авазга җавап итеп, бөтенесе бер булып, канатларын кактылар.
Торна малай кабат югарыга омтылуга, күл өстендәге кошлар да дәррәү аның артыннан күтәрелделәр һәм, иртәнге кояшның алсу нурларында коенып, җылы якларга юл алдылар.