СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Болгар халык әкияте "Өч туган һәм Ламия" (Рәшит Гариф тәрҗемәсе)
Бер авылда өч туган яшәгән. Олы туганнар бик көязләр, елгырлар икән, ә кече туган тыйнак булган, ди. Олы туганнар аның белән бервакытта да исәпләшеп тормаганнар.
— Эх син, беркатлы Кельчо! — дип көлгәннәр алар аннан.
Әгәр беләсегез килсә, бездә һәрбер беркатлы кешене Келеш, Кельчо дип атыйлар.
Менә шул җирләрдә коточкыч бернәрсә — Ламия йөри икән. Аның башы этнеке шикелле, койрыгы елан койрыгы шикелле икән. Ул кешеләргә бик күп явызлыклар эшләгән: сарыкларны ашаган, үгезләрне алып киткән, атларны ашаган, хәтта кешеләрне дә кызганып тормаган. Ламия белән сугышырга бик күп баһадирлар барганнар, ләкин берсе дә аны җиңә алмаган.
Бу коточкыч нәрсә турында өч туган да ишеткән. Шул чакны олысы:
—Ламияне миннән башка беркем дә үтерә алмаячак! Барыйм әле аның белән сугышырга! — дигән.
Зур күсәк алган да чыгып киткән бу. Юлда ул ипи сатып йөрүче бер кешегә очраган һәм аңа:
— Исәнмесез! — дигән.
— Юлың уң булсын, батыр егет! — дип җавап биргән теге кеше. — Кая барасың?
— Ламия белән сугышырга барам!
Теге кеше башын чайкап куйган.
— Һей, синең кебек кенә егетләр барды инде анда, Ламия һәммәсен дә үтереп бетерде. Сиңамы соң аны үтерү?!
— Ни булса, шул булыр, барам!
Шул чакны теге кеше:
— Шушы ипиләрне ашап бетерсәң, Ламияне үтерергә көчең җитәр! — дигән.
Олы туган тотынган ашарга, ашаган, ашаган, барыбер ашап бетерә алмаган.
— Ламияне үтерә алмыйсың! — дигән теге кеше.
Ләкин олы туган юлын дәвам иткән. Бара торгач, сөт, май сатып йөрүче бер көтүчене очраткан һәм аңа:
— Исәнмесез! — дигән.
— Юлың уң булсын, батыр егет. Кая киттең?
— Ламия белән сугышырга барам!
— Һей, Ламия белән сугышырга синең кебекләр генә барды, һәммәсен үтереп бетерде! Сиңа тагын аны җиңү!
— Ни булса, шул булыр, барам!
Шул чакны көтүче:
— Шушы майны ашап, сөтне эчеп бетерсәң, Ламияне үтерергә көчең җитәр! — дигән.
Олы туган тотынган ашарга да эчәргә; ашаган, ашаган, эчкән, эчкән — барыбер ашап-эчеп бетерә алмаган.
— Ламияне үтерә алмыйсың! — дигән көтүче.
Ләкин олы туган юлын дәвам иткән. Бара торгач, ниһаять, күпер янына килеп җиткән. Ә күпер янында алмалар, грушалар, сливалар үсә торган зур бер бакча бар икән. Бакчага кергән дә алмалар өзә башлаган бу. Ләкин ул Ламиянең йорты нәкъ шушы бакча артында икәнлекне белмәгән. Ә Ламиянең бер малае бар икән. Күпердә берәр кеше күренсә, әнисенә әйтер өчен ул көннәр буе тәрәзә төбендә утыра икән.
Олы туган, күпердән чыгып, алмалар өзә башлаган, теге малай аны күреп алган да әнисенә:
— Монда кулларына күсәк тоткан коточкыч бер баһадир килә! — дигән. — Әле алма ашый.
— Карале, улым, тизрәк, алманы ничек ашый: сабы беләнме, әллә алмасын гынамы?
— Алмасын гына.
— Килә бирсен алайса.
Олы туган өй янына килеп җиткән һәм эчкә кереп:
— Исәнмесез! —- дигән.
— Юлың уң булсын, баһадир! Утыр, ял итеп ал, — дигән аңа Ламия, мендәр китереп.
Аннары кунакны сыйлау өчен ашамлыклар пешерергә хәзерләнә башлаган. Ипи пешерә торган балчык чүлмәкне утка куйган да учактагы утны ныграк дөрләткән, бөтен өйне әче төтен белән тутырган. Камыр баскан шикелле кыланып:
— Баһадир, кил әле монда! -— дип кычкырган. -— Мин сиңа бер эш кушарга телим: иелеп кенә утны дөрләтеп җибәр әле. Ләкин кара, төтен чыгарма!
Олы туган иелгәч кенә Ламия аны эләктереп алган да бөтен килеш йотып та җибәргән.
Уртанчы туганнары көткән дә көткән, тик олы туган һаман кайтмаган. «Ахры берәр бәла-казага очрагандыр», — дип уйлаган ул, һәм: «Хәзер Ламия белән сугышырга үзем барам инде», — дигән.
Саплы күсәк алган да киткән бу. Юлда шул ук ипи сатып йөрүчене очраткан, һәм аңа:
— Исәнмесез! — дигән.
— Юлыгыз уң булсын, баһадир! — дигән теге кеше. — Кая барасың?
— Ламия белән сугышырга барам!
Теге кеше башын селкеп куйган.
— Һей, Ламия белән сугышырга синең кебекләр генә барды, һәммәсен дә үтереп бетерде! Сиңа тагын аны җиңәргә! — дигән.
—Ни булса, шул булыр, барам!
Шул чакны теге кеше әйткән:
— Шушы ипиләрне ашап бетерсәң, Ламияне үтерергә көчең җитәр! — дигән.
Уртанчы туган тотынган ашарга, ашаган, ашаган, ләкин ашап бетерә алмаган.
—Ламияне үтерә алмыйсың! — дигән теге кеше.
Ләкин уртанчы туган барыбер киткән. Бара торгач, май, сөт белән сату итүче көтүчене очраткан һәм аңа:
— Исәнмесез! — дигән.
— Юлың уң булсын, баһадир! Кая таба барасың?
— Ламия белән сугышырга барам.
—Һей, Ламия белән сугышырга синең кебек егетләр генә барды инде, Ламия барысын да үтереп бетерде! Сиңа тагын аны җиңәргә!
— Ни булса, шул булыр, барам!
Шул чакны көтүче аңа:
— Шушы майны бөтенләй ашап бетерсәң, сөтне бөтенләй эчеп бетерсәң, Ламияне үтерергә көчең җитәр,— дигән.
Тотынган ашарга уртанчы туган; ашаган, ашаган, эчкән, эчкән, ләкин ашап та, эчеп тә бетерә алмаган.
— Ламияне үтерә алмыйсың! — дигән көтүче.
Ләкин уртанчы туган юлын дәвам иткән.
Бара торгач, ниһаять, Ламиянең өе тора торган күпер янына килеп җиткән. Ламиянең малае аны күргән дә әнисенә:
— Монда кулына зур күсәк тоткан бер коточкыч баһадир килә! Әле алма ашый! — дигән.
— Карале тизрәк, улым, ничек ашый: сабы беләнме, алмасын гынамы?
— Алмасын гына.
— Килә бирсен алайса!
Уртанчы туган өйгә кергән дә:
— Исәнмесез! — дигән.
— Юлың уң булсын, баһадир!
Утыр, ял итеп ал, — дигән аңа Ламия, мендәр биреп.
Аннары кунакны сыйлар өчен ашамлыклар пешерергә хәзерләнә башлаган. Ипи пешерә торган балчык чүлмәкне утка куйган да утны ныграк дөрләткән, бөтен өйне төтен белән тутырган. Камыр баскан шикелле кыланып:
— Баһадир, кил әле монда! Мин сиңа бер эш кушарга телим: Иелеп кенә утны дөрләтеп җибәр әле. Ләкин кара аны, төтен чыгарма! — дигән.
Уртанчы туган иелгәч кенә, Ламия аны эләктереп алган да бөтен килеш йотып та җибәргән.
Уртанчы туганны кече туганы Кельчо көткән, көткән, ләкин көтә-көтә түземлеге беткән. «Нәрсәдер бар, — дип уйлаган ул. — Ахры Ламия ашагандыр аларны. Ярый, аның белән сугышырга хәзер мин барам!»
Күсәк алган да киткән бу. Бара торгач, ипи белән сату итеп йөрүчене очраткан.
—Исәнмесез! — дигән ул аңа.
—Уңышлыклар телим, баһадир! Кая барасың?
—Ламия белән сугышырга барам!
— Их сине, Келеш! Ламия белән сугышырга синнән көчлерәк баһадирлар да барды, алар да җиңә алмадылар. Сиңа тагын аны җиңү!
—Ни булса, шул булыр, барам!
Шул чакны теге кеше:
— Шушы ипине ашап бетерсәң, Ламияне үтерергә көчең җитәр! — дигән.
Тотынган кече туган ипине ашарга, барысын да ашап бетергән, җитмәгәч, тагын сораган бу.
—Оһо, Ламияне үтерерсең, ахры, син! — дигән теге кеше, гаҗәпләнеп. Кече туган юлын дәвам иткән. Бара торгач, сөт, май сатып йөрүче бер көтүчене очраткан һәм аңа:
—Исәнмесез! — дигән.
—Юлың уң булсын, батыр егет. Кая таба киттең?
—Ламия белән сугышырга барам!
— Их син, Келеш! Ламияне синнән көчлерәк баһадирлар да үтерә алмады. Сиңа тагын аны җиңәргә!
—Ни булса, шул булыр, барам!
Шул чакны көтүче аңа:
— Шушы майны ашап, сөтне эчеп бетерсәң, Ламияне үтерергә көчең җитәр! — дигән.
Тотынган кече туган май белән сөткә, бөтенесен ашап-эчеп бетергән, җитмәгәч, тагын сораган.
—Оһо, Ламияне үтерерсең, ахры, син! — дигән көтүче, гаҗәпләнеп. Кече туган юлын дәвам иткән. Бара торгач, күпергә килеп җиткән.
Аны Ламиянең малае күреп алган да әнисенә:
— Кулына зур күсәк тотып коточкыч бер баһадир килә! Әле алма ашый, — дигән.
— Бар әле, улым, тизрәк кара, ничек ашый: сабы беләнме, алмасын гынамы?
— Сабы белән!
— Хәерлегә түгел бу! — дигән Ламия, куркынып.
Кече туган өйгә кергән дә:
— Исәнмесез! — дигән.
— Юлың уң булсын, баһадир! Утыр, ял итеп ал, — дигән Ламия һәм аңа мендәр китереп биргән.
Аннан ул кунакны сыйларга хәзерләнү өчен тизрәк өенә кереп киткән. Ипи пешерә торган балчык чүлмәкне учакка куйган да, утны тагын да ныграк дөрләтеп, бөтен өйне әче төтен белән тутырган. Камыр баскан шикелле кыланып:
— Баһадир, кил әле монда! Мин сиңа бер эш кушарга телим: иелеп кенә утны дөрләтеп җибәр әле. Ләкин кара аны, төтен чыгарма! — дигән.
— Мин синең хезмәтчең түгел, кунагың! — дип җавап биргән кыю баһадир, ә үзе күсәген тагын да кысып тоткан.
Ламия, баһадирны хәйлә белән җиңеп булмаячагын күргәч, шундук аның өстенә ташланган. Ләкин баһадир да аптырап калмаган, кундырган тегенең сыртына. Ламия икегә аерылган. Ә аның эченнән, исән-сау килеш, ике туган килеп чыкканнар. Тотынганнар алар кече туганнарын кочаклап үбәргә, ә ул аларга:
— Шулай була ул, без көчле дә без акыллы дип икенче мактанмассыз! — дигән.
2025-05-27 15:39