Яратмыйм кайберәүләрнең туктаусыз сукранып торуларын.
Ишек ачып керер хәл юк: «Урамда йөргән аяк киемеңне ник өйгә сөйрисең?» — дип әни тиргәнә башлый. Нәрсәсе бар инде аның? Идәнне пычратасың, ди, сөртеп алып булмыймыни аны? Абзарга чыксаң: «Алган әйбереңне урынына куя белмисең, — дип, әти мыжгый. — Көрәгең — анда, сәнәгең монда аунап ята», — ди. Шуннан ни була инде? Берьюлы җыйнап куеп булмыймыни аны?
Әле йомыш белән күршегә кереп чыккан идем, Хәсбиҗамал карчык ачуланып калды. «Капканы ябып йөри белмисең», — ди. Үзенең кулы җитми микәнни?
Туктаусыз сукрану, туктаусыз тиргәнү...
Мәктәпкә барганда, Әбүзәр абыйлар яныннан үтәсе. Аларның урам якка караган бакчаларында җимешләре тулышкан чия куагы утыра. Рәшәткәгә килеп тотынуым булды, чыртлап сынды да. Әллә черек тактадан гына укмаштырганнар инде. Капкадан Әбүзәр абый күренгәнче, алай да берничә чия өзеп алырга өлгердем. «Тагын син икәнсең, малай актыгы!» — дип, теге рәшәткә башын минем арттан томырып калды. Нәрсәсе бар инде аның? Яңасын корып кую озакмы?
Техничка Хәбирә апаны әйткән дә юк. Керә-керешкә сукрана башлый. «Ишекне тибеп ачасың, күзең чыкканмы әллә, шулхәтле чапмасаң...» Мин аны тыңлап та тормыйм.
Класска атылып керүем булды, юлымны бүлгән Мәсгутнең башына портфелем белән менеп тә төштем. Баш селкенмәде дә, ник дисәң, портфельдә китап-фәлән юк бит, вак-төяк кенә. Аның каравы портфель үзе лапылдап идәнгә барып төште. Атылып китеп, эченнән теге вак-төяк коелды. Мәсгуттән үчемне кайтарырга ыргылуым булды, «аһ!» итешә-итешә, класстагылар минем портфель эченнән чыккан вак-төякне уратып алды. Галия үзенең линейкасын таныды, Вазыйх — көмеш саплы каләмен. Илдусның буяу карандашларын кичә генә салган идем, Гөлфиянең...
Шаккатып карап торалар. Алса, нәрсәсе бар инде аның? Урынлы-урынсыз калдырып йөрмәскә иде...
Шулай мыгырдана-мыгырдана ишеккә таба елыштым. Тиюен тимәсләр иде анысы. Шулай да, кем белә...
Теге әйберләр көне буена шулай чәчелгән килеш ятты. Тимәделәр. Уратып йөрделәр. Сүз куешканнардыр инде.
Партадаш малай бүтән урынга күчеп утырды. Яныма килеп берәү дә сүз катмады. Сорасам да, ишетмәмешкә салыштылар. Дәрес вакытында тегеләй ятып, болай утырып карадым, алда утырган кызның кычкыртып чәченнән тарттым. Арттагысының маңгаена чиерттем. Түзделәр. Укытучы да сизмәмешкә, ишетмәмешкә салышты.
Исем китте бик. Нәрсәсе бар аның, сөйләшмәсәгез тагын...
...Әти-әни үз кеше, тиргәрләр дә кайтып төшәрләр. Хәсбиҗамал карчыкның да капкасын икенче кергәндә ябып чыгармын. Әбүзәр абзыйның рәшәткәсен үзем рәтләшермен, эштән курыкмыйм ич мин. Менә болары белән нишләргә? Иртәгә дә сөйләшмәсәләр? Берсекөнгә дә? Аннары да?..
Әй, нәрсәсе... нәрсәсе...
Гомердә булмаганны... Әллә еламакчы булам инде...