СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Габдулла Галиев "Язмышларны сайлап алмыйлар"
Кыска гына тукталыш ясап, Сарапулны да үтеп китте, инде поезд Исхакның туган якларына якынлашып килә иде.
Кояш чыгып килгән вакыт. Бу мизгелләрдә табигатьтәге бар нәрсә дә үзгә күренә, алтынсу нурларда коенып утыручы чәчәкле болыннарны, яшел яфраклы шәл ябынган каенлыкны үткәндә, Исхакның күңеле әсәрләнде, хис-тойгылар дулкынында тибрәнде, шатлыгы тышка бәреп чыкты, иреннәр: «Исән-иминнәрме сез, туган якларым?!» — дип пышылдадылар. Әмма шул- вакытта йөрәге сызып кына сулкылдап алды. Монысы туган-яклары алдында үз гаебен танып уңайсызлануы һәм күңел нечкәрүе иде.
Исхак, җанына газиз бу урыннардан егерме елдан артык аерылып, читтә яшәргә мәҗбүр булды. Башта армия хезмәте, аннан кайда урнашырга белмичә бәрелеп- сугылып йөрүләр, ниһаять, шахта...
Исхак Кемерово шахталарында күмер чапты, гади шахтёрдан башта бригадир ярдәмчесе, соңрак бригадир дәрәҗәсенә кадәр үсте. Шунда өйләнеп гаилә корып җибәрде.
Аның уйларын бүлеп, проводница кыз, ул төшәсе станция исемен кабатлый-кабатлый, вагон буйлап үтте.
Исхак, шактый саллы чемоданын күтәреп, перрон буйлап вокзалга юнәлде. Хәзер, авылга кайтыр өчен, нәрсә булса да табарга кирәк иде. Ул шуларны уйлап атлаганда, кинәт кемдер якында гына:
— Абый кеше! Сез Исхак исемле абый түгелме? — дигән тавышка тукталып калды. Шул арада аның каршына, коңгырт чәчләрен купшы итеп бер якка чыгарып, модный шакмаклы кепка кигән, чаялыгы кыяфәтенә чыккан бер егет килеп басты.
— Әйе. Ул Исхак дигән кеше мин булам,—диде, чемоданын җиргә куеп.
— Исәнмесез, абый! — диде егет, тагын да киңрәк елмаеп. — Мин Айнур булам, әйдә, күрешик әле. — Егет, ике кулын сузып, Исхак белән күреште. — Сезне каршы алырга килдем. Миңлегали абзый җибәрде.
— Шулаймыни,—диде Исхак. — Рәхмәт... Әти һаман минем өчен борчыла икән. Әкренләп кайтып җитәр идем әле,—дигән булды. Үзенең шатлыгы йөзенә бәреп чыкты.
Егет, Исхакның чемоданын кулына алып:
— Киттек, алайса,—дип, Исхакны ияртеп, вокзал артындагы машиналар җыелган мәйданга алып китте. Алар шактый уңган зәңгәр төстәге «Жигули» кырыена килеп туктадылар.
— Минем «Мерседес»ым шушы була инде,—диде егет, аягы белән сырлары ашалып беткән машинасының тәгәрмәчләренә типкәләп. — Үзе карт булса да, күңеле шат әле аның. Юлда бер тапкыр да подводить иткәне юк,— дип шаркылдап көлде. Машинаның багажнигын ачып, чемоданны урнаштырдылар да кайтыр юлга кузгалдылар.
Асфальт юлдан Айнурның «Мерседес»ы элдерде генә. Исхакка станса белән авыл арасындагы юл малай вакытыннан ук таныш иде. Көзге яңгырларда арык атлар белән бу чокыр-чакырлы, сазламык юлларда кунып калган чаклары да булды аның. Исхак, сокланып, юл буйларын күзәтеп кайтты. Юлның ике яклап утыртылган яшел каеннар арасыннан кайту күңелгә рәхәтлек бирә иде.
Айнур Исхакның уйларын сизенгән шикелле:
— Бу юлларны шулай матур итеп нефтьчеләр салдылар, абый. Бөтен байлык алар кулында бит хәзер. Ярый әле, алар бар...
Исхак аның сүзен бүлеп сорап куйды:
— Авылда хәлләр ничек соң?
— Дөресен әйткәндә, әйбәт түгел, абый. Колхозлар чәлпәрәмә килеп таралып бетте. Авылга инвестор дигән нәрсә килде. Халык өчен бер файдалары да юк. Авылдаэш булмагач, яшьләр шәһәргә тая. Иң хәтәре шул: эчәләр, абый. Хәер, кайткач, үзең дә күрерсең әле.
Айнур тагын шунысын да өстәп әйтеп куйды:
— Кышка суярга үгез сатып алдым, абый. Бер туган тиешле кешебез очсызга гына бирде. Хәзер менә шуның артыннан йөрим. Юк-юкта ипилек, чәйлек акча керә. Тракторист, комбайнёр бит мин, абый. Кулыма техника бирсәләр йөрер идемме шулай. Борылып та карамас идем, яшәргә кирәк бит, абый.
Авылга керделәр. Исхак һәр йортны игътибар белән карап узды. Рәхәтлектән күңеле ташыды. Бу бит — аның туган үскән авылы! Менә бит кичләрен гармунга кушылып җырлап үткән таныш урамнар! Йортлар алдындагы таныш тупыллар! Кибет алдындагы өянке дә җил-давылларга бирешмәгән әле, корыган ботаклары гына арткан! Исхакны татлы уйларыннан бүлеп, «Жигули» капка алдына килеп туктады. Ул арада өй тәрәзәсеннән машина туктаганын күреп алган Миңлегали карт юлчыларны каршы алырга ашыкты. Өстенә кар кебек ак күлмәк, караңгы яшькелт камзул кигән, түгәрәк сакал җибәргән, арыкланган гәүдәсен турайта төшеп капкадан чыкты ул.
— Миңлегали бабыкай, менә боерыгыңны үтәдем. Малаеңны миннән исән-сау кабул ит,—диде Айнур, картка авызын ерып.
— Рәхмәт, улым Айнур!—диде Миңлегали карт, үзен кочып алган Исхакның аркасыннан сөя-сөя. Улы белән әти кеше күрешеп туя алмадылар, икесенең дә күзләренә шатлык яше тыгылды. — Әниең генә күрә алмады бу көнне...
— Күрә алмады шул, әти...
Миңлегали карт сабыр гына күз яшьләрен кулындагы яулыгы белән сөртеп әйтте:
— Иртәгә иртән каберенә барырбыз. Аның белән дә күрешербез, Аллаһы боерса.
— Ярар, әти.
Исхак, куен кесәсеннән бумажнигын алып, Айнурга юл хакын сузды. Айнур, Исхак кулындагы биш йөзлекне күреп:
— Юк-юк, алай ук кирәкми, абый. Миңа шуның яртысы да бик җиткән,— дип каршы килде.
Исхак, аның сүзенә карамыйча, кулындагы акчасын егетнең түш кесәсенә салып:
— Син борчылма, энекәш. Мин шахтёр пенсиясе алам,—дигәч, Айнур каршы килеп маташмады. Пассажирының юмартлыгына күңеле булып, кат-кат рәхмәт әйтеп, машинасы артыннан газ исе калдырып китеп барды. Йортка кереп, утырып дога кылдылар.
Миңлегали карт, Исхакны кире китеп барыр дип шикләнепме:
— Улым, авылга бөтенләйгә кайткансыңдыр бит инде? — дип сорамыйча булдыра алмады.
— Әйе, әти,—диде Исхак. — Калган гомеремне синең яныңда... үткәрергә кайттым.
— Оныгым Нияз ни хәлдә калды?
— Шөкер генә, әти. Хатыны белән минем фатирымда яшәп калдылар.
—Алай икән. Сәфәрең алдыннан Сәлимәңнең каберенә барып дога кылдыңмы?
— Ике көн рәттән бардым, әти. Хушлашу бик авыр булды.
Исхак, күз яшьләрен сөртә-сөртә, уфылдап сулап куйды.
Сәлимә Исхакның Прокопьевскида вафат булып калган хатыны иде. Икәүләп тагын бер тапкыр Сәлимәнең рухына дога кылып алдылар.
Чәй янында авыл хәлләрен сөйләшеп утырдылар. Улы кызыксынып биргән сорауларга Миңлегали карт канәгатьләндерерлек итеп җавап биреп барды.
Төштән соң Исхак, өй каршыларындагы колонкадан су ташып, мунча ягып җибәрде. Күптән кул тимәгән мунча эчен, чарачасын җыештырды, бер уңайдан ишегалдын себерде, ишелә башлаган утын әрдәнәсен өеп куйды. Көн кичкә авышып, мунча әзер булгач, Миңлегали карт Исхакның кулына ямь-яшел каен себеркесе тоттырып мунчага җибәрде. Юынырга керешкәнче, Исхак, мунча ташына җиңелчә эссе җибәреп, кулындагы себеркесен пешерде. Мунча эче җылы пар, каен, карлыган исе белән тулды. Исхак, мунча ләүкәсенә менеп утырып, бераз тирләп алгач, тагын эссе җибәрде һәм чарачага чыгып хәл ала-ала, кереп кат-кат чабынды. Тәне рәхәтлектән изрәде, буыннары камыр кебек йомшардылар, гәүдәсе өстеннән авыр йөк төшкән шикелле җиңеләеп калды. Сагынылган, бик нык сагынылган икән авыл мунчасы! Хәер, Прокопьевскида яшәгәндә дә аннан аерылмады, шәһәр мунчасына йөрде ул, ләкин авылныкы белән һич гә чагыштырып булмый инде. Авыл мунчасында син үзең хуҗа, үзең баш. Кирәк икән, күпме кирәк эссе сал, кирәк икән, җылы парда тәнеңә борчак-борчак тир бәреп чыкканчы рәхәтләнеп сузылып ягып тор. Әнә шундый инде ул мең авыруга сихәт бирүче авыл мунчасы!
Исхак, мунчадан кайтканда, авылның югары очыннан сузып кына әйтелгән азан тавышын ишетеп туктап калды. Азан тәмамында дога кылгач, ашыгып өйгә керде. Миңлегали карт намазга әзерләнә иде.
—Әти! — диде ул, гаҗәпләнүен яшермичә. — Безнең авылда мәчет бармыни?
—Бар, улым, бар. Бөтен авылыбыз белән төзедек. Соңрак сөйләрмен. Ә хәзер тизрәк сөртен дә минем белән намазга бас!
— Хәзер, әти.
Алар беренче тапкыр, әтиле-уллы янәшә басып, ахшам намазы укыдылар.
Намаздан соң әтисе авылдагы яңалыкларны сөйләде. Мәчет төзүдә читтә яшәүче авылдашлары бик күп ярдәм иткән икән.
Исхак та бу изге эштә читтә калмасын уйлап, күңеленә беркетеп куйды.
Иртән икесе дә, тәһарәт алып, зиратка киттеләр. Зират капкасыннан кергәч, тукталып, кабер әһелләренә сәлам биреп дога кылгач, Исхакның әнисе каберенә юнәлделәр. Кыйбла турысына карап тезләнеп, Миңлегали карт, «Ясин» сүрәсе укып, озак итеп дога кылды.
Икесенең дә күңелләре тулса да, биредә еларга ярамаганын исләренә төшереп, җиң очлары белән яшьләрен сөрттеләр. Авыз эчләреннән Коръән аятьләрен кабатлый - кабатлый, зират капкасын ябып кайтырга чыктылар.
Авыл башына кергәч, әтисеннән рөхсәт сорап, Исхак аннан аерылды. Аның яшьлеге үткән, читтә яшәгәндә дә һич тә онытылмый төшләренә кереп йөдәткән таныш урыннарны күреп бер урап кайтасы килде.
Иң беренче итеп малай вакыты истәлекләрен яңартырга атлар абзарына юнәлде. Үзе белән бергә юлгазаплары күргән кашка бия Карлыгачны күз алдына китерде. Әлбәттә, Карлыгач юк инде, бәлки әле, аннан туган икенче карлыгачлар бардыр, нәсел чылбыры өзелеп бетми бит, дәвам итә. Шулай уйланып атлаганда, кинәт колагына Карлыгачның кешнәгән тавышы ишетелгән кебек булды. Исхакның йөрәге дертләп, сулкылдап куйды. Бәхил бул инде, Карлыгач, әйбәт кашка идең син!
Исхак элек шушы урында торган ат абзары янына килеп туктады. Ни гаҗәп, абзар урынында, бульдозер белән эттереп, тау кадәр өелгән тирес, черек бүрәнәләр өеменнән башка берни дә күрмәде.
Шулай аптырап ни әйтергә белми торганда, аның яныннан аркайларга бозау ияртеп баручы кара-кучкыл йөзле, ун-унбер яшьләр тирәсендәге малайны туктатып сорыйсы итте:
— Кара әле, улым, менә бу урында элек ат абзары бар иде.
— Аны узган ел сүттеләр, абый,—диде малай, тиктормас бозавының муенына ураган бавын үзенә таба тартып.
— Хәзер атлар кайда соң?
— Ал арны куып алып киттеләр.
— Хәзер авылда бер ат та калмадымыни?
— Скотникларда бер-ике ат бар бугай.
— Авылның яме беткән икән.
— Бетте шул, абый. Ялларыннан сыйпап сөяргә колынкайлар да юк.
Исхакка малай әнә шундый күңелсез хәбәр әйтеп китеп барды. Исхак якында гына тагын берничә ярым җимерек биналар күреп, кызыксынып шунда таба атлады.
Ферма биналары икән. Күрәсең, боларын Исхак киткәч төзегәннәр. Исхак фермада эшләп йөргәндә, мондый биналар юк иде әле. Ул, якынрак барып, биредәге күренешкә исе китеп, башын селкеп карап йөрде: тәрәзә-ишекләрен, тупсалары белән кубарып алып, каядыр алып киткәннәр, инде кемнәрдер хәтта түбә ши ферларын сүтеп ала башлаганнар. Бина кырыйларында оем-өем шифер калдыклары, тәрәзә ватыклары. Читтән караганда моннан бик хәтәр җил-давыл, гарасат үткән диярсең.
Бу рәхимсез рәвештә таланган биналарның кайсына гына күз салмасын, Исхакның күңелендә авыр бушлык, рәнҗү хисе барлыкка килде. Бичаракайлар, җан ияләре шикелле: «Кара инде, абзыйкай, нинди хәлгә калдырдылар безне»,— дигән кебек сыкрап-ыңгырашып торалар. Исхак тагын бер тапкыр барысына да күз төшереп алгач, авыр сулап куйды да биредән китәргә ашыкты.
Исхак кайда гына барып чыкса да, коточкыч хәлләргә тап булды. Элек авыл халкы хуҗалыгындагы аз- маз агачын ярдырып файда күрә торган пилораманың электр чыбыклары өзелгән очлары җилдә тибрәлеп торалар. Пилорамадан якында гына урнашкан тегермәннең түгәрәк ташларын сүтеп алганнар, җирдә тәгәрәп яталар. Күрәсең әле, анысын алып китәргә җитешә алмаганнар.
Исхак эченнән: «Анда ни хәлләр бар икән?» — диеп, трактор паркына да кагылып чыгарга булды.
Биредә дә шундый ук хәл икән. Гөр килеп эшләп торган трактор паркы да, мәет чыккан йорт кебек, тынлык эчендә.
Исхак биредән дә күңелсез уйлар белән китеп барды. Кайтып барганда, олы урам чатындагы кибет алдында, ниндидер тамаша карарга килгән кебек, берничә хатын-кыз басып торганын күрен тукталып калды. Аларга каршы кибет коймасына сөялеп утырган өлкән яшьтәге бер хатын-кыз карлыккан тупас тавыш белән кемнедер сүгә иде:
— Бигрәк әллә кем булдыгыз, ә? Сөйләшергә дә теләмисез, ә? Безне диванага саныйсыз инде, ә? Ничек кибетле булганыгызны белмиләр дисезме? Беләбез. Бик яхшы беләбез. Борыныгызны алай күккә чөймәгез. Кеше хакы бер тотмаса, бер тотар әле!
Исхак түзмәде:
— Кемне сүгә ул? — дип сорады.
Янәшәсендәге хатын:
— Башын төзәтергә салып бирмәгән өчен, кибет хуҗасын әрли ул,—диде.
Исхакка сукранучы хатынның тавышы таныш кебек тоелды. Ул, берничә адым алга атлап, хатынга якынлашты. Керләнеп беткән күлмәк, кофта кигән, кояшта уңып беткән косынкасы эченнән бүселеп чыккан чаларган чәчле, күз кабаклары шешенгән, иреннәренә бөрлегән күгелҗемлеге кергән бу хатын аңа кемнедер хәтерләтә иде. Исхакның күзе хатынның кулларына төште. Куллары йомарланган йодрык кебек, бармаклары юк иде.
Исхак, үзен танып алган, кибет ишегеннән чыгып килүче Нәгыймә исемле хатын белән күрешкәч, ашыгып сорап куйды:
— Әйтче, зинһар, кем бу?
— И-и Ходаем, кем булсын инде. Авылыбызның бер имгәге — Рәхилә. Эчүгә сабышып бетте, явыз. Көннән- көн бер гыйбрәткә әйләнә бара.
Рәхилә?.. Чынмы бу сүз? Исхак тагын бер тапкыр кибет алдында аунаучы шул карчыкка күз төшереп алды. Иа Хода, шушы адәм Рәхиләме? Әйе, шул бу, ул. Кайчандыр Исхакның яшьлек мәхәббәте булган, соңрак аның саф мәхәббәтенә төкергән, Исхакны туган авылын ташлап китәргә мәҗбүр иткән Рәхилә?! Бу мизгелләрдә Исхакның күңеле тантана итте. Кара, нинди көнгә калган, хәер, шул кирәк аңа. Рәнҗеш бер кайта икән ул, кайта икән. Әллә, барып, өстенә лач итеп төкереп килимме? Бары шуңа гына лаек бит ул — карачкы.
Җирәнгеч хатын. Исхак, уйлаганын үтәргә теләп, алга таба талпынып куйды, тик аяклары аны тыңламады. Чү! Тукта! Шулай бик тиз генә ашыгып карар чыгармыйсыңмы, Исхак? Юк, алай ярамый, яшәешебездә «язмыштан узмыш юк» дигән нәрсә бар бит әле.
Исхак Рәхиләгә якынрак килеп туктады, бераз аңа таба иелә төшеп:
— Исәнме, Рәхилә! — диде.
Рәхиләнең гәүдәсе кинәт калтыранып куйды. Сискәнеп, шешенке күз кабакларын күтәреп, үзенә игътибар итүче ир-атка төбәлде. Аның томанлы зиһене, кабаланып, бер сорауга җавап эзләде. Кем соң әле бу? Кем? Чү... тавышы да таныш кебек сыман...
— Минем Рәхилә икәнемне каян беләсең?.. Син үзең кем соң әле?
— Мине танымыйсыңмыни?
— Юк, танымыйм.
— Исхак мин. Исхак.
— ...Исхак? Кайсы Исхак?
Бу мизгелдә Рәхиләнең сәрхушлыктан миңгерәүләнгән баш мие күзәнәкләре Исхак исемле берәүне хәтерләргә тырышып җәфаланды.
— ...Исхак? Ә-ә, Исхакмыни?
— Әйе, Исхак мин. Исәнме!
— Исән булмасам ни булган?! Сиңа барыбер түгелмени?..
— Әкрен. Алай тупас сөйләшергә ярамый.
— Тупас булмаганы нинди була соң аның?
Рәхилә сәрхушларга хас тавыш белән хихылдап көлде. Ул Исхакның күзләре бармаксыз кулларына төшкәнен күреп, аларны күлмәге кесәсенә яшерергә ашыкты.
— Анысы кешеләрчә була,—диде Исхак.
— Сезнең кебек затлы адәмнәр кебек инде ягъни...
— Дөрес. «Адәм балалары бер-берсенә йомшак мөнәсәбәтле, дус, иптәш булырга, ярдәм итәргә тиеш» дигән пәйгамбәребез Рәсүлуллаһ.
— Бигрәк матур сайрыйсың. Акыл иясе дә икәнсең. Менә син, кешеләр бер-берсенә ярдәм итәргә тиеш, дидең. — Рәхиләнең йөзе, эзләгәнен тапкан кебек, кинәт ачылып китте. — Менә син... — диде ул, сүзен дәвам итеп. — Кешеләргә ярдәм иткәнең бармы?
— Нигә булмасын.
— Ярый, менә хәзер син миңа ярдәм итә алыр идеңме?
— Нинди ярдәм кирәктер бит.
— Нинди булса да барыбер түгелмени. Менә хәзер миңа бер яртылык акча кирәк.
— Бер яртылык?
— Әйе, курыкма. Акчам булу белән кайтарырмын...
— Эш анда түгел. Син бит акчаны эчәргә сорыйсың.
— Эчәргә түгел. Баш төзәтергә генә...
— Барыбер түгелмени?
— Түгел, Исхак.
— Димәк, минем Исхак икәнемне хәтереңә төшердең?
— Әйе. Хәлемне күреп торасың, Исхак. Үтермә. Башым ярылырга җитеп чатный. Кызган.
— Юк, исерекләрне кызганмыйм.
— Инде фикерең үзгәрергә дә өлгердеме? Менә бит нинди сез. Әле генә бик матур итеп ярдәм турында сайрый идең. Йә, нигә ярдәм итмисең? Кесәңдәге акчаңны кызганасыңмы ?
— Сине кызганам.
— Мине? — Рәхилә хихылдап көлде. Аннан кисәк кенә җитдиләнеп китеп әйтте: — Җенем сөйми мине кызганган булып кыланучыларны.
— Их, Рәхилә! Мин сине мондый хәлдә очратырмын дип уйламаган идем.
— Сиңа куанычмы? Шатланасыңмы?
— Юк, шатланмыйм.
— Алайса, күрсәт егетлегеңне. Кайчандыр Рәхилә өчен җанын бирердәй булып йөргән Исхак икәнлегеңне... хәлемне аңла, үтермә, Исхак.
Рәхилә, яшьләнгән күзләрен мөлдерәтеп, Исхакка төбәлде.
Исхакның каршы торырлык көче бетте, куен кесәсеннән бумажнигын алып, йөзлек тартып алды да Рәхиләгә сузды. Рәхилә, сөялеп утырган җиреннән торып, кулындагы йөзлеген әйләндереп карагач, тере кош тоткандай куанып, кибеткә кереп бер шешә аракы, консервы, арыш икмәге алып чыкты.
— Рәхмәт! — диде ул хәмерчеләргә генә хас ялагай елмаю белән. — Үпкәләмә, бүген сине кунакка чакыра алмыйм. Чөнки өемдә биспүрәдек. — Рәхилә әледән-әле кесәсендәге аракыга күз ташлап ала, тәкатьсез эчәсе килгәне аның әллә кайдан сизелеп тора. — Хуш әле хә зергә! — диде дә ашыгып китеп барды.
Боларны күзәтеп торучы хатыннарның берсе Исхак янына килде.
— Суфия апаң әле бу. Исән генә кайттыңмы, Исхак?! — дип кул биреп күрешкәч, Рәхилә артыннан: — И-и Исхак, нишләдең син? Шуңа акча биреп тордыңмы? Үзеңне хур иткән шул исерек җирәнгечкә?
—Бирдем шул. Бигрәк кызганыч хәлгә калган бит. — Исхак авыр сулап куйды да өстәп әйтте: — Бәлки, бер уйланыр, туры юлга басар әле.
— Булмас. Кояшның кире яктан чыгарына ышанам. Әмма бу әлкәшнең кеше булуына ышанмыйм,—диде Суфия һәм, өметен өзеп, кулын селтәп китеп барды.
Исхак та, Рәхилә турында уйлана-уйлана, өйләренә таба атлады.
(Дәвамы бар)
2025-07-01 08:08