Менә икенче тәүлек инде мин «С» шәһәренең аэропортында каңгырап утырам.. Мәскәү тарафыннан самолетлар очмый гына бит! Алма- Атага оча, Алтайга оча, тагын әллә кайларга оча, ә Мәскәүгә юк, Мәскәү кабул итми — анда тоташ болыт, куе томан диләр. Көзге һава җылы өеңдә телевизор карап яткан чагында гына әйбәт икән, әмма берәр ят шәһәрнең тап-такыр, шәрә аэропортына килеп эләксәң, аңардан да әшәкерәк урын юктыр, валлаһи!
Шушы бер тәүлек эчендә ялан хәтле аэровокзал бинасы халык белән шыгрым тулды, тыгылды, утырып торыр урын да калмады. Бу — Урал үзәге, бирегә кайсы яклардан гына очып килмиләр, һәр шуларның бик күбесе — Мәскәүтә узып баручылар. Нефтьче дә, кибетче дә, урман кисүче дә, алтын эзләүче дә, балалы хатын да, пенсионер карчыкта— барсы да пайтәхеткә ашыга! Чынлап та Мәскәү җирнең кендегенә әйләнгән икән. Хәтта менә мин дә, Казан кешесе, үземнең шәһәргә төшеп тә тормыйча, туп-гуры башкалага очарга тиешмен. Институттан шундый боерык алдым — тиз генә Мәскәүгә барып җитәргә кушканнар. Тиз генә!... Тиз генә туалетка барып килергә була, шуннан башкасы хәзергә әле алла кулында.
Мин инде көтү залыннан бер кая да чыкмыйча, мендәр сыярлык портфелемне кочаклап, ипле креслода гына утырып торам. Бөтен игътибарым түшәмдәге радиотапшыргычта— шуннан диспетчерның «Мәскәү!» дип кычкырганы ишетелмәсме дип көтәм. Хәер, көтә-көтә дә туеп беттем инде, еш кына ишетмичә дә калам, аннары күршеләрдән сорашырга тотынам. Борчылмагыз, Мәскәүне әйткәне юк, диләр.
Шул рәвешчә буфетка барып килергә дә куркып утырган чакта күршемдәге кресло бушады. Бушаган урынга шунда ук бер тере генә карт килеп утырды. Картның битен әйләндереп алган кыска ак төкләренә, очлы мыегына, куе кашларына һәм башындагы күн түбәле түгәрәк каракуль бүркенә бер карау белән аның кавказлы адәм булуын һич икеләнмичә танырга мөмкин иде. Ул креслоны, биләп алгач та, бер рәхәт җиңеллек татыгандай, йомшак хром итекле аякларын сузып җибәрде, бераз ботларын ышкып торды, аннары һич тартынып-нитеп тормыйча миңа да сүз катты:
— Бу ни тамаша? Кайдан бу кадәр халык?
— Мәскәү ягына самолетлар очмый бит,— дидем мин, картның соравына бераз гаҗәпләнеп.
— Күптәнме?
— Икенче тәүлек инде.
— Алай икән, кара син!
— Нигә, белми идегезмени?
— Юк,— диде карт, бернинди борчылу сиздермичә.— Без әле күптән түгел генә Норильскндан килеп төштек... Сез дә Мәскәүгәме?
— Әйе, китеп булса...
Карт әз генә дәшми торды, аннары тыныч кына әйтеп куйды:
— Иншалла, китәрбез!
Кавказлы картның салкын якларда ни эш бетереп йөрүен әзрәк чамаласам да сораган булдым:
— Норильскига нинди җилләр ташлады сезне? Әллә шунда торасыздамы?
— Алла сакласын!—диде карт.— Болай, эш белән генә..
Тагын сорыйсым килде, ләкин карт яратыр микән?.. Хәер, яратмаса, җавабы үзендә калыр.
— Ниндирәк эш белән инде,—дидем мин, сакланып кына,— әгәр дә сер булмаса?..
— Коммерция эше белән,— диде карт, ике дә уйламыйча.— Без мандарин илтеп саттык.
— Шундый ераккамы?
— Нигә исегез китә?.. Авиация заманы ич, көне белән илтеп җиткерә.
— Ансы шулай, ләкин бик кыйммәткә төшмиме соң?
— Зарар юк, анда халык акчалы, күпмегә сатсаң да ала, рәхәтләнеп ала!
Картның болай ачык сөйләшүе миңа ошап куйды. Әйтерсең, аның өчен мандарин сатып йөрүдән дә кызыграк һәм гаделрәк эш юк бу дөньяда! Ләкин безнең сүз бүленеп калды — карт янына яшь кенә бер егет килеп басты. Башында поднос шикелле түп-түгәрәк иләмсез зур кипкы, шуның астында тар гына озынча бит, карчыганыкыдай кәкерәеп килгән зур борын, ә борын төбендә бер чеметем генә кара мыек.
Карт белән егет арасында кыска, әмма бик мәгънәле генә сөйләшү булып алды.
— Я, күрдеңме?—дип сорады карт егеттән.
— Күрдем,— диде егет.
— Тапшырдыңмы?
— Тапшырдым.
— Нәрсә диде?
— Була диде.
— Молодед, Арсен!— диде карт, сабагын белгән малайны мактагандай.— Ә хәзер утырып ял ит инде, урын тапсаң...
— Юк, утырмыйм, барам әле,— диде егет, ни өчендер җәһәт кенә миңа күз ташлап.
— Кая тагын?
— Ну... шул тирәгәрәк.
— Ә-ә! Бар алайса, бар!
Егет тар чалбарлы нечкә сыйраклары белән идәндәге чемоданнар, төеннәр арасыннан акробат шикелле кыеклап кына үтеп киткәч, карт соклангандай әйтеп куйды:
— Ух, шайтан!
— Улыгызмы?
—Агамның улы. Пләмәнник. Бик тә уңган, чая егет! Менә коммерциягә өйрәтәм әле үзен.
— Коммерциягә?! Ни өчен?.. Аның укыр чагында...
Ләкин карт миңа әйтеп бетерергә дә ирек бирмәде:
— Ә укыганнар алар семьясында болай да күп. Бер абыйсы— галим, профессор, ике апасы — врачлар, тагын бер абыйсы инженер, ә сеңлесе консерваториядә укый. Җитмәгәнмени?.. Туганнар арасында бер коммерсант та булырга тиеш.
— Нигә бик кирәкмени ул шулай? — дидем мин, отыры гаҗәпләнеп.
— Кирәк!— диде карт, кырт кына өзеп.— Коммерция һәр заманда, һәр җирдә кирәк булачак. Мәсәлән, безнең бакчаларда мандарин үсә, ә Норильскида яки әнә Магаданда пока үсми әле. Аны кемдер илтеп сатарга тиеш бит!
— Ә нигә дәүләткә генә; тапшырмыйсыз?
— Хи-хи!—дип кеткелдәде Карт.— Дәүләт җыйганчы да төяп илткәнче мандариннар тирескә әйләнә ич!.. Ә мин үзем бүген җыйганны — бүген илтеп җиткерәм. Сәүдә эшенең бөтен сере — өлгерлектә!.. Шулай иптәш, кем... дип белик сезне?..
Мин бик теләмичә генә кем булуымны әйттем. Карт елмаеп кына:
— Алайса, сез дә галим икәнсез!—дип куйды.
Ул арада көтеп утыручылар арасында сизелерлек хәрәкәт— җанлану башланды. Мәскәүгә юл ачык, имеш, тиздән ул тарафка самолетлар оча башларга тиеш икән... Карт минем тез башына сугып алды:
— Әйттем ич, китәбез дип!
— Нигә, сез дә Мәскәүгәменн?—дидем мин, аптырабрак.
— Мәскәүгә инде, Мәскәүгә,.. Кайсы яктан гына кайтсак та безнең юлыбыз һәрвакыт Мәскәү аша... Анда дуслар бар. «Арагва» бар, табасы-аласы нәрсәләр бар. Шулай иптәш кем ... дидегез әле? Ә профессор!..
Мин дәшмәдем. Ул да булмый моның пләмәше, яшь коммерсант Арсен да чабып килеп җитте.
— Әйдә, кузгалдык! — диде ул, агасының дөнья гизгән таза чемоданына үрелеп.
— Хәзер үкмени?
— Әйдә, тиздән утырта башлыйлар.
Карт ашыкмыйча гына урыныннан торды, аеруча бер канәгатьләнү белән очлы мыекларын сыпыргалап куйды. Мин тагын, ангыра сарык шикелле, аптырап сорамыйча булдыра алмадым:
— Сезнең ничәнче рейс соң?
— Ә безгә кайсысы да ярый,— диде карт, ваемсыз гына,— тик илтеп кенә җиткерсен!. Я, хуш иттек, иптәш кем... Танышуыбызга бик шатмын. Сезгә дә монда озак утырырга туры килмәсен.
Шулай диде дә, чемоданын күтәргән пләмәше артыннан генерал сыман ашыкмыйча эре генә китеп барды. Ә миңа алардан соң тагын дүрт сәгать көтеп утырырга туры килде әле. Кайчагында аңлавы бик читен бу дөньяны!
Ниһаять, менә мин дә Мәскәүдә! Иң зур, иң шәп гостиницаның холласында әлеге шул бичара күндәм портфелемне кочаклап, бик күпләр белән бер рәттән номер көтеп утырам. Вакыт — кичке тугыз. Баръер артында тезелешеп утырган мәгърур купшы ханымнарга кат-кат мөрәҗәгать итеп карауның хәзергә әле һич нәтиҗәсе булмады. Барып сораган саен аларның кирпечтәй кызыл авызларыннан ук шикелле бары бер генә сүз атылып чыга: «Урын юк! Юк!..» Әмма бу сүзне бик тыныч кабул итәргә кирәк. Монда дәгьвәләшеп, нидер исбат итеп маташырга һич тә ярамый. Монда, әфәндем, сабырлык кирәк, бары сабырлык аркасында гына «биек» максатка ирешү мөмкин.
Әнә шундый акыллы фикерләргә батып, оеп утырганда каршыдагы киң баскычтан ашыкмыйча гына төшеп килгән берәү, күземә чалынды. Өстендә өф иткән чем-кара костюм, аякларында кара лаклы туфлиләр. Ак чәч, ак сакал, кара кашлар. Бу нинди академик төшеп килә дисәм, ул теге миннән алда китеп барган мандарин сатучы икән ләбаса!.. Исем-акылым китте. Ул да мине танып алды.
— Ә сез дә килеп җиттегезмени?— диде ул, туктала биреп.
— Әйе,— дидем мин, кыюсыз гына. Гаҗәп, шушы минутта мин үземне чынлап та аңардан шактый түбән торган бер кеше итеп сизгәндәй булдым.
— Номер көтәсезме?
— Әйе, көтәм... Ә сез... Сез урнаштыгыз дамыни?
— Килеп төшү белән?
— Ничек соң ул алай?
Карт авызын ачарга өлгермәде, кабыргасыннан яралгандай, кинәт каяндыр теге нечкә сыйрак пләмәше килеп чыкты. Анысы да бай ресторанның официанты сыман шәп костюм, ак яка, кара «бабочкадан» иде.
— Ага, өстәл әзер!-—диде ул, картның колагына үрелеп.
— Шулаймы?.. Кунаклар җыелдылармы соң?
— Барсы да... Сезне генә көтәләр.
— Дора Владимировна да килдеме?
— Килде, ага, килде!
— Үзе генәме?
— Әйе, үзе генә.
— Ә шампанскийны бозга куярга куштыңмы?
— Барсын да нәкъ сез кушканча эшләттем!
—Яхшы, барам,— диде карт, ләкин китә башлагач кына кире туктады.
— Да, сез миннән нидер сорадыгыз шикелле, иптәш... ученый?
Әлбәттә, сорап торуның хаҗәте дә юк иде, әмма үзе махсус тукталгач, кабатларга туры килде:
— Мин сездән, ничек болай бик тиз номерга керә алдыгыз, дип кенә сорамакчы идем.
— Ә-ә!— диде карт, мәгънәле генә елмаеп.— Аңа һич тә исегез китмәсен! Беләсез ич, хәзер безнең кебек (ул моңа аеруча басым ясап әйтте) гади кешеләргә бөтен җирдә дә юл ачык, хөрмәтлем!
Шулай диде дә карт, пләмәшен ияртеп, ресторанның киң ишегенә таба атлады. Билгеле, ул моны миннән көлеп, мине үртәп әйтте, әмма бәхәскә урын калдырмаслык итеп әйтте, мөртәт!..