СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Габделхәй Сабитов "Иң кадерле бүләк"
Менә инде ярты сәгать Зөлфия юыну бүлмәсендә бикләнеп утыра. Абыйсы Айдар, ике мәртәбә килеп, ишек шакыды, ә ул һаман ачмый да ачмый. Ак тәпиле мәче баласын күкрәгенә кыскан да тыела алмыйча елый:
- Нишләдең син, Актәпи, нишләдең?! - дип сулкылдый ул. - Әнигә нәрсә бүләк итәрмен инде хәзер?! Әллә белмисеңме, әниемнең туган көне бит бүген. Шундый матур рәсемне әрәм иткәнсең!..
Зөлфиянең әнисенә бүләккә дип ясаган рәсеме, чыннан да, искиткеч матур чыккан иде... Роза чәчәге таҗына сары сандугач баласы кунган. һавада өем-өем ак болытлар. Алар арасыннан кояш алтын нурларын сибә. Ә сандугач, шул нурларда коена- коена, өздереп сайрый.
Рәсемне күргәч, Зөлфиянең әтисе белән абыйсы аһ иттеләр.
- Кара инде, тере чәчәк бит! Хәтта хуш исе дә бөркелеп тора кебек! - диде әтисе.
- Ә мин сандугачның сайравын ишетәм, - диде абыйсы, сокланып.
Әтисе рәсемне кулларына алды һәм:
- Кызым, кызым! Кояшыңның нурлары кулны җылыта. Менә нинди зур бүләк әзерләгәнсең икән син әниеңә, - дип, кызның аркасыннан сөйде.
Зөлфиянең шатлыгы эченә сыймады.
Ә менә бүген, музыка мәктәбеннән кайтып керсә, ни күрсен!.. Ертылып, туракланып беткән рәсемнең вак-вак кисәкләре идәндә аунап ята. Тиктормас Актәпи, кәгазь кисәкләре белән уйнап, тере йомгактай тәгәрәп йөри. Бөтенләй ертып бетергән. Ничек табып алган диген?! Китап арасына яшереп куйган иде ләбаса! Инде яңасын ясарга вакыт та калмады...
Шул арада, шау-гөр килеп, әтисе белән әнисе кайтып керделәр. Зөлфия, ашыга-ашыга, битен-күзен юган арада, кунаклар да килеп җитте. Кәшиф абый белән Фәния апа... Алар һәр елны шулай, эштән кайтышлый, өйләренә дә кереп тормастан, Зөлфияләргә киләләр. Быел да гади генә, ләкин бик матур бүләкләр алып килгәннәр. Як-яктан әнисенең колагын тарта-тарта, көлешә-көлешә котладылар. Абыйсы агач тамырыннан юнып ясалган су анасы сынын бүләк итте. Әтисе күлмәк алган. Тик Зөлфиянең генә бүләге юк. Ул, нәрсә эшләргә белмичә, пианинога терәлеп, боегып утыра.
Кинәт әтисе аңа:
- Ә син, кызым, әниеңә берәр матур көй уйна әле, - диде.
Зөлфиядә җыр, музыка кайгысы юк иде бу минутта. Ләкин «әниеңә» дигәч карышып тормады. Тик нинди көй уйнарга?..
Зөлфия әкрен генә пианино телләренә басты. Бармаклары үзләреннән-үзләре «Һәрвакыт булсын кояш!» көен уйный башладылар. Бу көйне Зөлфия әле ныклап өйрәнергә өлгермәгән дә иде. Музыка укытучысы Хәмдия апа бүген генә уйнап күрсәтте. Ләкин әнисе өчен булгач... Аның бармаклары торган саен җитезрәк йөгерделәр. Музыка ышанычлырак, матуррак агылган саен, йөрәге ашкыныбрак типте.
Көй тынарга да өлгермәде, барысы да шаулатып кул чаптылар.
- Кара инде, кайчан болай матур итеп уйнарга өйрәндең әле син? - дип гаҗәпләнде Кәшиф
- Сандугач сайраган кебек! - диде Фәния апа.
- Ә мин, бу көйне тыңлаганда, бакчада роза чәчәге тирбәлгәнне күрәм! - дип елмайды әтисе. - Әйе, хәтта чәчәкләрнең исен дә тоям кебек.
- Рәхмәт сиңа, кызым! - дип кочып үпте әнисе Зөлфияне. - Синең бүләгең - минем өчен иң кадерле, иң кыйммәтле бүләк!
Кинәт кенә Зөлфиянең күз алдында кояш балкыгандай булды. Шундый якты, шундый нурлы, шундый олы кояш! Ул кояшның нурлары, назлап-иркәләп, биттән, маңгайдан сыйпый. Ул нурлар күңелне җылыта, күзләрне чагылдыра иде.
2023-10-17 14:45