СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Хәлил Шәриф "Алдакчы аю"

Алар бер язны тудылар. Иң башта тиен баласы белән куян баласы дуслашты. Кызык кына булды бу. Куян баласы уйнарга чыккан иде. Карт нарат яныннан үтеп барганда, шап итеп моның алдына нидер килеп төшмәсенме! Куянкай куркуыннан һавага сикерде, җан-фәрманга чабып китәргә дә күп калмаган иде. Әмма шул мәлне югарыдан ишетелгән ягымлы тавыш аны туктатып калды: «Курыкма, минем тәпидән ычкынган күркә генә ул».
Куян күтәрелеп караса — юан ботакта күпертмә койрыклы тиен баласы утыра. «Нишләп анда утырасың, төш әйдә, сикерешеп уйныйбыз», — диде куян, куркуын җиңеп. Тиен баласы шундук риза булды. Алар көнозын уйнадылар, сикерештеләр, әниләре өйләренә чакыргач кына аерылыштылар.
Икенче, өченче көнне дә... Берчак тиен куянга: «Аю килсә, курыкма, яме. Без аның белән дус, ул булганда агачка менә-төшә уйнап арып бетәбез»,— дип серен дә ачты.
Куян курыкмаска булды, һәм беркөнне йөнтәс аю баласы, чыннан да, көтмәгәндә куаклар арасыннан килеп тә чыкты. Ул әнисе белән ерак аланнарда йөргән икән, туйганчы җиләк белән сыйланганнар.
Аю белән тиен шундук карт наратка үрмәләп уйный башлаганнар иде, куянның агачка менә алмавын күреп туктадылар. Йөгерешеп, сикерешеп кенә уйный торган булдылар.
Көн артыннан көн үтте. Менә көз дә җитте. Беркөнне иртән куян баласы яңа хәбәр алып килде.
— Озакламый кыш була,— диде ул. — Әни шулай диде бүген. Мине ул чакны танымассыз да әле — ап-ак булачакмын икән. Аннары кар да явачак, ди. Күбәләк кебек очачак ул.
— Ай-яй, мин аны тотып уйнаячакмын,— дип шатланды күпертмә койрык тиен.
— Мин дә, — диде аю баласы. — Бер кочак җыеп китерәм мин сезгә кар бөртекләрен, әгәр кирәк дисәгез. Күрерсез әле менә.
— Кирәк, кирәк,— дип шатланыштылар тиен белән куян.
Өч дус көн дә кар бөртекләре белән ничек уйнаячаклары турында сөйләшә торган булдылар, һәм, ниһаять, бер иртә тиен белән куян, һавада күбәләкләр очуын күреп, шатлыктан ни эшләргә белмичә, сикерә-уйный башладылар: «Кар ява! Кар ява!»
— Ә аю кайда соң? — диде шунда куян, аптырап.
— Әй, чыннан да. Мин бит аны инде берничә көн күрмәдем,— диде тиен.
Кар бөртекләре исә очалар да очалар. Кайберсе эреп юкка да чыга. Аю бит аларны бер кочак җыймакчы иде. Тизрәк табарга кирәк үзен.
Тиен белән куян аюны чакырып кычкыра башладылар. Ә урман тып-тын, ичмасам, бер тавыш булсын.
Юк аю, әйтерсең җир тишегенә төшеп киткән.
— Менә алдакчы,— диде куян, авызын турсайтып.
— Ышан син аның сүзенә, кар бөртекләрен бергә тотабыз, имеш,— диде тиен, ачуланып.
Кар исә яуды да яуды. Ә аю баласы барыбер күренмәде. Тиен белән куянкай кыш буе рәхәтләнделәр уйнап: әле карда әүмәкләштеләр, әле таудан шуып төштеләр. Хәтта уйный-уйный аю баласын онытып җибәргән чаклары да булды.
Шулай итеп, кыш үтте, яз җитте. Карлар үзәннәрдә генә яшеренеп калды, калку урыннарда умырзаялар баш калкытты. Шундый бер көнне карт нарат янына аю баласы килеп чыкмасынмы! Нәкъ менә төштәге кебек инде.
— Әй, куянкай, тиен, сез кайда? — дип кычкырды ул, аланнан кичә генә киткән кебек.
Тиен белән куян аптырауларыннан бер мәлгә телсез калдылар, күзләрен тәпиләре белән уып та алдылар.
— Бәй, син кайдан? — диде тиен, ниһаять, телгә килеп. — Кая югалган идең соң син, йөнтәс?
— Алдакчы, кар бөртекләрен тотарга ник килмәдең? — диде куян да, кур куын баса төшеп.
Аю арт аякларына утырды да, күптәнге бер хәлне хәтерләргә тырышкан кебек, бераз уйланып, аптырап торды. Аннары:
— Нинди кар бөртеге, кар әнә бит үзәндә ята лабаса, — дип акланмакчы булды.
— Ха-ха-ха... Карның ничек яуганын күрмәгәнсең син, алай булгач,— дип көлештеләр тиен белән куян. — Кайда булдың соң син шул кадәр вакыт?
— Йокладым,— диде аю басынкы гына.
— Йокладың? Менә кызык. Шул кадәр озакмы? Шундый матур кышны ничек йоклап үткәрмәк кирәк? Җаның юктыр синең! — диделәр бертавыштан тиен белән куян.
— Мин бит берни ишетмәдем,— дип куйды аю баласы, уфтанып.— Ишеткән булсам, уяныр идем.
Һәм алар киләсе кышны инде ничек тә бергә каршыларга булып яңадан татулаштылар. Әмма көз җитеп, беренче кар бөртекләре күренүгә, аю баласы дусларын кабат алдады — шул вакытны тагын юкка чыкты. Ул бу чакны яңадан үз өнендә тыныч кына йоклый иде шул инде.