ОЧРАШУ
—Нияз! — Үз исемен ишетеп, машинасына таба атлаган егет бер мәлгә каушап калды һәм ирексездән тавыш килгән якка борылды. Аңа таба бөтенләй таныш булмаган егег йөгерә иде. — Нияз! Син Нияз бит, әйеме? — диде әлеге егет, Ниязны кочагына алып. — Ниһаять, мин сине таптым!..
—Сез кем? — Таныш түгел кешенең үзен болай тотуы Ниязны тәмам аптырашта калдырды.
—Мин — Ильяс, — диде егет. Аның карашында шатлыклы очкыннар биеште. — Синең бертуган абыең. Эх, Нпяз, белсәң иде минем сине күпме эзләгәнне. Кайларга гына бармадым мин сине эзләп, энекәш...
—Тукта әле, Ильяс... Минем бернинди абыем да юк... Апам гына...
—Димәк... син берни дә белмисең... — Ильяс кесәсеннән кечкенә генә фото чыгарды. Сурәттән җитди карашлы ун-унбер яшьлек малай карап тора иде. —Менә кара, бу син бит? Ә менә бу — мин. — Егет тагын бер сурәт чыгарды. — Яхшылабрак кара. Безнең борыннар, хәтта күз карашларыбыз да охшаш... Әйдә, энекәш, берәр кафега кереп утырыйк. Мин сиңа барысын да сөйләрмен.
Таныш булмаган егетнең сүзләренә ышанычы аз булса да, Нияз аның артыннан атлады.
—Минем язмыш синекеннән күпкә катлаулырак булды, энекәш, — дип, сүзен башлады Ильяс. — Сине үзеңнеке булмаса да, әти-әниең тәрбияләсә, мин балалар йортында үстем. Кечкенә чагымда мин гаилә, туганнар турында уйланмадым да, шулай булырга тиеш дип фикер йөрттем. Тик көннәрдән бер көнне безнең белән бер бүлмәдә яшәүче Булат исемле малайны алырга әнисе килде. Үз әнисе. Мин очраклы гына тәрбиячеләр сөйләгәнне тыңлап тордым. «Яшь чагында ире ташлагач, тәрбияли алмыйм дип калдырып киткән әнисе, еллар үткәч, үз хатасын аңлаган, улын кире кайтарырга булган», — дип сөйләде алар. Шул чагында мин дә уйлана башладым. Булатның әнисе булгач, минеке дә кая да булса бардыр бит! Бәлки, ул да яшь чагында ялгышкандыр һәм көннәрдән бер көнне мине килеп алыр. Балалар йортыннан киткәннән соң, Булат безгә хатлар язып торды, фотолар җибәрде. Бик бәхетле иде ул әнисе табылуга. Аның өчен шатлансак та, эчтән генә барыбыз да аннан көнләшә, үзебезне килеп алучы булмаганга үпкәли идек. Әниемнең кайдалыгын тәрбиячеләрдән сорашу да ярдәм итмәде. «Синең әниең юк» — җавап һәрчак әнә шундый иде. Тик мин бу җавап белән килешергә теләмәдем. Ничек инде җир йөзендәге барлык кешеләрнең дә әнисе бар, ә минеке юк? Үскән саен, әлеге сорау минем күңелемне ешрак телгәләде. Тик аңа җавап бирүче генә табылмады...
Синең яныңа зарланырга килгән дип уйлама. Балалар йортында үскән ятим малай булсам да, тормышта үз юлымны таба алдым мин. Хәзер инде минем үз бизнесым, гаиләм, ике улым бар. Тик барыбер әниемнең кем булуын белү теләге тамчы гына да кимемәде, һич югы, күзләренә бер тутырып карыйсым килә. Син мине аңлыйсыңмы, Нияз?
—Дөресен генә әйткәндә, мин бу сүзләргә бик ышанып бетә алмыйм. Мин...
—Әйе, син аңламыйсың... Синең әти-әниең бар. Сине тапмасалар да, алар сине үзләренең улларыдай тәрбияләп үстергәннәр. Ә мин... Тәрәзәдән бушлыкка төбәлеп, төннәр буе мине кемнең дә булса килеп алуын ничек көткәнемне син аңлый алмыйсың!..
—Туктагыз әле, Ильяс... Берничә минут элек кенә танышкан кешене сезнең тормышны аңламауда гаепләргә ашыкмагыз. Бәлки, сез мине кем беләндер бутыйсыздыр. Егерме ел эчендә әти-әниемнең чит кешеләр булуын ничек тә булса сизенгән булыр идем. Әгәр сезнең сүзләр хак булса...
—Гафу ит, энекәш. Дөрес әйтәсең, мин кызып киттем. Син курыкма, миңа синнән берни дә кирәк түгел. Бары тик туганымның яшәвен белү, кайбер чакта киңәшләшү, үземнең бу дөньяда ялгыз булмавымны белү генә кирәк миңа... Мин әнине озак эзләдем. Сораша торгач, аның мине башка балалар йортында калдыруын, соңрак мине башка урынга күчерүләрен белдем. Элекке балалар йортында аның хакында аз гына мәгълүмат бирделәр. Берничә ел эзләгәннән соң, мин аның кайда яшәвен ачыкладым. Тик... ничә ел омтылган максатыма инде ирештем дигәч... куркып калдым. Синең хакта да мин узган ел ук белдем. Берничә тапкыр өегез янына килдем. Тик сиңа барысын да сөйләргә кыймадым. Синең язмышыңны җимерермен дип курыктым. Ә хәзер... белмим... Минем барысына да ачыклык кертәсем килә. Мин сиңа тормышыңны үзгәртергә кушмыйм. Барысы да элеккечә калачак. Тик... Әйдә, әни янына бергәләп барыйк. Язмышның ни өчен безне аерганын, әниебезнең ни өчен безне ташлавын аңларга тырышыйк.
— Ильяс, бәлки, сезнең, чыннан да, Нияз исемле энегез бардыр. Тик ул мин түгел. Сезнең сүзләр хак булган очракта да, үземне ташлап калдырган кеше белән мин очрашырга теләмим! — Нияз, кисәк кенә урыныннан торып, ишеккә таба атлады. Ильяс аны туктатмады, моның шулай булачагын алдан ук сизенгәндәй, уйчан караш белән егетне озатып калды.
НИЯЗ
Кафеда булган хәлләрне сөйләү өйдәге тынычлыкны бозды. Әнисе шунда ук елап җибәрде.
—Мин моның шулай булачагын белдем. Ике айлык чагыңнан алып тәрбияләгәнгә шулмы рәхмәтең?! Сине үз улымдай күрдем, — диде ул, үпкәсен белдереп.
Әтисе исә сүзсез генә балконга тәмәке көйрәтергә чыгып китте. Тартуын ташлавына берничә ел үтүгә карамастан, борчылган вакытларында ул һәрчак шулай эшли.
—Әнием, мин бит сиңа бер начар сүз дә әйтмәдем. Ни генә булуга карамастан, сине барыбер элеккечә яратырмын. Мин бары гик дөресен белергә телим.
—Алайса, тыңла, — дип, сүзен башлады әнисе. — Мин моны күптән сөйләгән булыр идем. Синең күңелеңне яраларга гына теләмәдем. Чөнки... чөнки синең әниең — үтерүче!..
Син безгә алай ук чит кеше түгел, улым. Мин — синең әтиеңнең бертуган апасы. Әниең... Ни өчендер әниең әтиеңне бик яратып бетермәде. Әллә нигә бер салып кайтканда да, тавыш чыгара торган иде. Шундый көннәрнең берсендә ул... әтиеңне... шешә белән башына сугып үтерде... Миңа боларны сөйләве бик авыр, улым. Дөрес, аракы эчү яхшы гадәт түгел. Тик эчкән өчен кешене үтермиләр... Син ул вакытта бишектәге сабый гына идең әле. Шуңа берни дә хәтерләмисең. Әниеңне төрмәгә утырткач, без сине тәрбияләргә үз гаиләбезгә алдык. Башкача бу турыда искә төшермәскә тырыштык, үз әниеңнең үтерүче булуын белүеңне теләмәдек...
—Ә абый? Аны нишләп үзегезгә алмадыгыз?
—Ул вакытта без кечкенә генә фатирда яши идек. Апаң да кечкенә иде әле. Акча юк вакыт. Өч баланы тәрбияләрлек мөмкинлек юк иде, улым... Шулай килеп чыкты инде... Әниегез, төрмәдән чыкканнан соң да, сезнең барлыгыгыз турында исенә төшермәде. Инде менә үсеп беткәч... кирәгегез чыккандыр шул хәзер...
— Ярый, әни, борчылма, — дип, әнисен кочагына алды Нияз. — Мин барысын да аңладым. Мин сине беркайчан да ташламам. Мин сине бик нык яратам, әнием...
ӘНИ
Әнисе белән сөйләшкәннән соң, башкача бу турыда уйламаска үзенә сүз бирсә дә, күңел тынычлыгын җуйды Нияз. Кайчан гына әле ул бер борчусыз, тыныч кына яши, укый иде. Баксаң, аның язмышы бөтенләй башкача борылыш алырга да мөмкин булган икән. Аның кебек үк бәхеткә лаек абыйсына әнә нинди авыр тормыш юлы үтәргә туры килгән. Ни өчен нәкъ алар белән булган бу хәл? Ни өчен әниләре әтиләренең язмышына кул салган? Бу сораулар һич кенә дә тынгы бирмәде Ниязның күңеленә. Абыйсына карата артык кискен булуына үкенде ул. Син миңа беркем түгел, дип, иң якын кешесен үпкәләтте бит.
Ильяс исә бер генә тамчы да үпкәләмәде энекәшенә. Бу очрашуның җиңел булмаячагын ул алдан ук чамалады. Шуңа берничә көн узгач, Ниязны яңадан эзләп тапты да, берни булмагандай, хәлләрен сорашты.
—Абый! — диде Нияз, Ильясның җилкәсеннән кагып. — Мин әни белән очрашырга риза. Тик миңа уңайлырак вакыт сайларга кирәк. Әти-әнинең бу хакта белүен, кайгыруларын теләмим.
— Рәхмәт, энекәш. Мин көтәм, — дип, Ниязның учына визиткасын салды абыйсы һәм елмаеп китеп барды.
...Һәм менә алар юлда. Әниләре шәһәрдән шактый еракта урнашкан бер авылда яши. Юл озын булса да, сүзләре бәйләнмәде туганнарның. Икесе дә эчтән генә уйланып барды. Ә өй янына килеп туктагач, карашлары тагын да моңсуланды. Түбәсе җимерек, бер якка кыйшайган кечкенә генә иске йорт иде ул. Ничәмә еллар күрмәгән әниләренә ашкынган егетләр кинәт туктап калды. Әйтерсең лә аякларына тимер богау салынган иде аларның. Кыюсызланып күпме басып торган булырлар иде, билгесез, шулчак ишек шыгырдап ачылып китте, һәм аннан ак чәчле чандыр хатын килеп чыкты.
—Исәнмесез, балакайлар? Адашып килеп чыктыгызмы бу йортка? Әйдәгез, узыгыз, чәй эчеп чыгарсыз. Юлчыларны кунак итәргә бик яратабыз без.
—Безгә Наилә... апа кирәк иде. Ул шушы йортта яшәргә тиеш.
—Мин — Наилә. Сез кемнәр соң? Бәлки, бутый торгансыздыр. Минем беркемем дә юк... Беркемем дә калмады.
—Без — Ильяс белән Нияз, — диде Ильяс, энекәшен иңеннән кочып. — Әниебезне эзләп килгән идек.
Карчык нидер әйтергә теләп авызын ачты да һушын югалтып егылды...
Аңына китереп, дарулар биреп калдырган шәфкать туташы киткәннән соң да, карчык күпмедер вакыт телсез кешедәй сүзсез генә егетләргә карап утырды.
—Булмастыр ла, улкайларым, — дип, шулвакыт кычкырып елап җибәрде ул. Үзе янына килеп утырган улларының чәчләреннән, битләреннән сыйпады. — Нияз улым, синең исәнлегеңне белә идем. Ә Ильяс... Мине бит сиңа... Сез ничек үскәнсез, үзгәргәнсез... Күз карашларыгыз гына... И улкайларым... Сез мине беркайчан да кичерә алмассыз инде. Сезнең каршыгызда гөнаһым зур шул минем...
—Наилә апа... без... — Ильяс сүзләр таба алмыйча тукталып калды. — Кичерегез, «әни» дип дәшә алмыйм. Ул сүзне үземне белә башлаганнан бирле әйткәнем булмады...
—И улым, ни өчен язмыш шулай кыйнады икән соң безне? Мин, ярар инде, гөнаһларым өчен җавап тоттым. Ә сез? Бер гөнаһсыз балалар...
—Без сезне гаепләргә килмәдек. Бары тик дөреслекне белергә телибез. Ни өчен ташладың син безне язмыш кочагына? Ни өчен соңыннан эзләмәдең? Улкайларым, дисең... Гафу үтенәсең... Ә үзең... Теләгән булсаң, без сине түгел, син үзең безне таба алыр идең...
— Мин сезгә барысын да сөйләрмен... Барысын да. Ничек башларга гына белмим. Сезне эзләмәдем шул. Әйе, монысына да үзем гаепле... Тик мин... Әйе, ничек дип аклансам да, гөнаһым кичерерлек түгел шул минем. Инде менә хәзер... Кичерә алмасагыз да, исәнлегегезне белдереп, мине эзләп табуыгызга мең рәхмәт сезгә, улларым. Инде хәзер тынычлап үлә алам...
...Әтиегезне яратып кияүгә чыктым мин. Башта бик матур гына яшәдек. Әйбәт кеше иде, мәрхүм. Тик бер начар гадәте бар иде. Эчсә, җен алыштыргандай була. Кул күтәрүдән дә тайчанмый. Син күбрәк миңа охшагансың бит, Ильяс улым, Нияз — әтисенә. Шуңа күрә әтиең сине яратып бетермәде. Аз гына шуклансаң да кызып китә иде. Төн уртасында өйдән качып чыгып, күршеләр ишеген каккан чакларыбыз да күп булды. Шундый көннәрнең берсе безнең тормышыбызның астын өскә китерде.
Әтиегез кызмача кайтып кергәндә, мин ике айлык Ниязны юындыра идем. Урамда — зәмһәрир суык. Әле генә юындырган күкрәк баласын күтәреп урамга чыгып чабып булмый. Аны, юрганга төреп, караватка салган арада, Ильясның өзгәләнеп кычкырган тавышы яңгырады. Мин тизрәк аш бүлмәсенә — сезнең янга йөгердем. Ә анда... Ильяс ялгыш әтисенең рюмкасын төшереп ваткан да, куркуыннан чатка чүмәшеп, ике кулы белән башын каплаган. Әтиең сиңа суккан иде, күрәмсең. Синең елавың әтиегезне тагын да ныграк ярсытты. Ул яртылаш эчелгән шешәсе белән сиңа кизәнде. Калганын мин анык кына хәтерләмим. Кай арада кулыннан шешәсен тартып алганмын да әтиегезгә сукканмын. Ни эшләгәнемне абайлаганда соң иде инде. Шешә белән башына сугудан идәнгә ауган әтиегез сулыш алмый иде... Әйе, балалар, мин сезнең әтиегезне үтердем. Үзем теләп эшләмәсәм дә, кеше җанын кыйдым.
Алга таба тормышым иң күңелсез кинодагыдай булды. Кеше үтерүчеләргә юл бер генә — төрмә. Мине сезнең янга якын җибәрмәделәр. Ниязны әтиегезнең апасы үзенә алды. Тик бер шарт куйды. «Төрмәдән чыкканнан соң да, улыңны күрмәячәксең, бөтенләйгә баш тартсаң гына, үзебезгә алабыз», — диделәр. Син бик бәләкәй идең, Нияз. Ә мине бик күп еллар төрмә көтә иде. Мин ризалаштым. Синең балалар йортында үсүеңне теләмәдем. Башка беркайчан да күрә алмавымны белеп торсам да, гаиләдә син бәхетле булырсың дип уйладым. Хәер, уйларга вакытым да, аңым да юк иде минем ул вакытта. Барысы да мизгел эчендә хәл ителде. Ә Ильяс... Син аларга бу хәлнең ничек булуын үзең сөйләдең, мине якларга теләдең. Әтиегезнең гаиләсе мине генә түгел, сине дә үтерүчегә санады. Күпме генә ялварсам да, сине үзләренә алудан баш тарттылар...
Төрмәдән мин сиңа хатлар яздым. Син бик бәләкәй, хат укырлык яшьтә түгел идең әле. Балалар йортындагы бер мәрхәмәтле тәрбияче миңа, синең тормышыңны сөйләп, җаваплар юллады. Мин җибәргән акчаларга күчтәнәчләр алдым диде. Шул хатлар миңа яшәргә көч бирде. Әгәр ул хатлар булмаса, мин, бәлки, үземә кул да салган булыр идем. Ә мин яшәдем. Чөнки төрмәдән чыккач, сине эзләп табачагыма, балалар йортыннан алачагыма өметләндем.
Тик тормыш мин уйлаганнан да катлаулырак булып чыкты. Бервакыт минем хатларым җавапсыз кала башлады. Ике айдан артык көтеп тә җавап килмәгәч, мин, телефон номерын табып, төрмә җитәкчесенә ялварып, балалар йортына шалтыраттым. Ә анда миңа, сез сөйләгән тәрбияче башкача бездә эшләми, улыгыз авырып үлде, диделәр. Бу сүзләрне ишеткәннән соң, минем күз алларым караңгыланды. Алга таба инде мин яшәмәдем, җан гына асрадым.
Төрмәдән чыгуга, Ниязны эзләп таптым мин. Сине тәрбияләп үстергән әниең белән сөйләштем. Тик ул минем сиңа якынаюыма каршы иде. Синең фотоларыңны күрсәтте, уңышларың турында сөйләде. «Улыңның тормышын җимерергә теләмәсәң, безнең тормыштан югал», — диде. Аның сүзләрендә хаклык бар иде. Мин — төрмәдә утырып чыккан үтерүче хатын. Яшәргә —урыным, эшләргә эшем юк. Төрмәдән чыккан кешене беркайда да колач җәеп каршы алмыйлар. Ни бирә ала идем соң сиңа? Минем белән юклыкта интегеп яшәвеңне, ул чактагы матур тормышың җимерелүен теләмәдем, моңа хакым юк иде...
Ә Ильяс... Бүгенге көнгә чаклы синең исән булуың хакында белмәдем шул. Әйе, мин юләр булганмын. Яңадан эзләп карамадым, балалар йортының юлын таптамадым. Әгәр белгән булсам... Ышандым шул. Шул бер сүзгә ышанып, бөтен тормышымны сызып ташладым. Бәлки, ялгышып, сине үлгән дигәннәрдер, бәлки, төрмәдә утыручы хатынның үзләренә шалтыратуларын теләмәгәннәрдер... Кем белсен... Кичерегез мине, балакайларым... Үлгәнче сезнең белән очраштырганы өчен, Ходай Тәгаләгә мең рәхмәт! Бәхиллегегезне дә ала алсам...
—Ә синең бүләкләреңне хәтерлим бит, әни, — диде шулчак Ильяс, елмаеп. — Тәрбияче Тәслимә апа бирә иде аларны миңа. «Әниең сине бик ярата, тиздән килеп алачак», — ди иде. Тик үсә төшкәч онытылган гына, менә хәзер искә төште. Мине ул чакта башка балалар йортына күчергәннәр. Моны үзем дә соңрак кына белдем. Анда инде миңа «синең әниең юк»тан башка сүз әйтүче булмады. Бер малай әнисен эзлим дип чыгып качкан иде. Бәлки, шул да сәбәп булгандыр...
—Кичерегез мине, балакайларым. — Ана, күз яшьләренә буылып, уллары каршына тезләнде.
—Тор, әни, — дип кочаклап алды аны Ильяс. — Синең бер гаебең дә юк. Язмышыбыз шундый булгандыр, күрәмсең... Болай да бик күпне күргәнсең. Уйлап карасаң, син бит бу авырлыкларны минем тормышымны саклап калу хакына кичергәнсең. Хәзер инде барысы да артта калды. Ниһаять, табыштык менә. Мин бит әнисез үсүдән бигрәк үземнең ташландык бала, әти- әниемә кирәксез булуымнан гарьләнә идем... Их, әгәр язмыш безне алданрак очраштырган булса... Хәзер барысы да башкача булачак, әнием. Синең ике улың гына түгел, киленең һәм ике оныгың да бар. Әйдә, тиз генә киемнәреңне җый, әнием. Хәзер инде син ялгыз яшәмәссең. Нияз безгә кунакка килеп йөрер. Шулаймы, энекәш?
Нияз, елмаеп, баш какты.
Соңгы чирек гасыр гомерендә тамчы гына да бәхет күрмәгән, бары тик үлем көтеп яшәгән ана, бу хәлләрнең чынбарлыкта булуына ышанып бетә алмыйча, гомерендә беренче тапкыр шатлыктан елый иде...