СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Вәрис Гали “Җирән бәрәне”

Бер атна узгач, кичке аш янында әткәсе тагын:
— Ничек бер генә бәрәне булды икән соң ул көрән сарыкның? Корсагы тау кадәр иде бит, — дип сүз кузгатты.
Аның бер уена керсә, эзенә чыкмыйча өзми дә, куймый да. Килен булып төшкән чакларында сәеррәк тоела иде. Бер казанда кайнап, тормыш йөген бергә җигелеп тарта башласаң, барысына да ияләшәсең, җайлашасың, бер береңнең йөзенә карап та аңлый башлыйсың икән.
Харисы андый түгел аның. Күп нәрсәгә исе китми, бик тиз колак яныннан уздырып җибәрә. Хәер, эше дә тынгысыз. Агроном булгач, яз җитүгә, басудан кайтып кергәне юк. Чәчү, печән өсте, урак, көзге эшләр — берсе артыннан икенчесе ялганып кына бара. Кышка кергәч, орлыгын, ашламасын эзләп чабуларга тотыналар. Башкорт, Ижау якларына кадәр барып чыгалар. Төнлә кечкенә чемоданын култык астына кыстырып чыгып китә, икенче көн уртасында шуны ук күтәрен кайтып керә. Ике-өч көн кунып калганнары да булгалый.
— Чын чегән булдым инде, — дип шаярткаларга ярата үзе дә.
Бүген тагын Менделеев каласына чыгып киткәннәр иде. Анысы инде, якынрак булса да, һаман күренми. Балалар телевизор карап туйды да йокларга тәгәрәште. Олы малае быел беренчегә укырга барасы. Күзгә күренеп җитдиләнеп килә. Хәреф танырга да, әзрәк язгаларга да өйрәнде инде.
Берара аларның тыныч кына сулыш алып, дөньяларын онытып йоклауларына карап сокланып торды. Юрганнарын рәтләп куйды. Уйлары, балалары тирәсендә әйләнгәләп йөргәннән соң, яңадан әткәсе сүзләренә барып төртелде.
Көрән сарыклары төнлә бәрәнләгән. Бәрәнен сыер савып бетергәч кенә күрде. Сөт тулы чиләген күтәреп чыгып бара иде, сарыклар ягына күз салса, койрыгын болгый-болгый, әнисен имеп тора. Тегесе, ләззәтләнеп, бәләкәченең йоннарын ялый. Бәрәне әнисенә охшамаган, маңгаенда кара тап бар, бөтен гәүдәсе яңа яуган кардай ап-ак. Имүдән аерылып, әнисенә карый да нәзек тавышы белән мәэлдәп ала.
Чиләген өйалдында калдырды да көрән сарыкларының бәрәнләгәнен әнкәсенә кереп әйтте. Әткәсе күрше авылдагы туганнарына барырга әзерләнеп йөри иде. Бергәләп абзарга чыктылар.
— Нишләп моның бәрәне бер генә соң? — дип, шулчакны ук әйтеп куйды ул.
Рәйсә үзе дә, быел тагын ике бәрән китерер бу сарык, дип йөргән иде. Моңарчы бер белән генә калганы булмады.
Сарыклар арасында да, утлык астында да, бозаулар, сыер ягында да башка бәрән күренмәде. Шул бер бөтерчеге әнисенә сыенып тора. Алар дәррәү лапаска килеп кергәннәндер, нечкә аяклары да дер-дер килә.
Ул төнне дә Харисы соңарып кына Кукмарадан вагон бушатып кайткан иде. Өйдәгеләрне уятмаска тырышып, сак кына әнкәсе бер-ике тапкыр лапаска чыгып керде бугай. Берәрсе үле туып, тышка алып чыгып куймагандыр, аннан көндез берәрсенә үләт базына илтеп ташларга әйттермәгәндер бит инде!
Юктыр! Яшереп калдырмас иде. Яшереп калдырырга үз гаебе юк. Табигать бит, ике бәрәннең икесе дә үле туарга мөмкин. Берни эшли алмыйсың.
Шулай да иртәгесен аскы урамдагы чүплек башыннан әйләнеп менәргә булды. Күңелгә бер шик керсә, корт кебек тынгы бирми кимереп тора бит.
Төш туры узганнан соң төште ул Алмагач чишмәсенә бара торган сукмак читендәге чүплеккә. Аны күргәч, тауда чана шуучы күрше малайлар:
- Рәйсә апа, Хамис абый кичә төшеп караштырып йөргән иде бит инде. Әллә берәр нәрсәгезне ялгыш чыгарып ташладыгызмы? — дип йөгерешеп килеп тә җиттеләр.
Март уртасы бит. Салкыннар узды. Көннәр акрынлап җылытуга бара. Шулай да яңаклары алсуланган, бүрекләрен баш артына ук этеп куйганнар. Үзләре әлсерәүдән еш-еш сулыйлар.
Тауда бөтен урам бала-чагасы чыр-чу килә. Алар үскәндә күбрәк тә булганнардыр. Ат чанасына кадәр өстерәп төшәләр иде. Алар — алтау, Харислар дүртәү үсте. Хәзер шәһәрчә, бер-ике бала белән генә яшиселәре килә, бәби алып кайту азайды шул.
— Кирәкле бер әйбер чүп белән түгелгән бугай. Сез борчылмагыз, наныйларым. Үзем генә караштырып чыгармын, — дип, ягымлы гына эндәште ул үзе янына килеп баскан малайларга.
Барысы да, шуны гына көткәндәй, яңадан чаналарына утырып, таудан дәррәү төшеп киттеләр.
Чүплеккә текәлебрәк караган иде, үз күзләренә үзе ышанмыйча торды. Йа Хода! Ниләр генә китереп ташламаганнар монда! Төбе төшкән чиләкләр, тишелеп беткән тагарак-тазыяклар, тәлинкә-җәйләү ватыклары, кыршылып, ертылып беткән ботинкалар, ярылмаган, ботаклы-чатаклы утын пүләннәре, яртылаш кар каплаган тирес таучыклары. Алары бер хәл! Ул тиресне бакчага да түгәргә була бит. Этләр кимереп бетергән сөякләргә, мәче, тавык үләксәләренә, тире кисәкләренә кадәр аунап ята. Алардан укшыткыч ис тарала. Бу тирәдә озаклап йөри торган да түгел. Сасып-череп ятканга күрә, авылның иясез этләре дә якын килми торгандыр монда. Ул тавыкларны күптән ботарлап, сөягенә кадәр ашап бетерерләр иде. Кемнәрнең кулы бара икән шул үләксәләрне балалар уйный торган җиргә чыгарып ташларга?! Халык чишмәгә суга йөргәндә, мондый хәлнең гомер булганы юк иде бит. Өйләргә колонка суы кергәч, бу якларга сукмак онытылды шул. Бала-чага гына, мәктәптән кайтуга, тауга чана чаңгы шуарга йөгерә. Бала-чага уйный торган җиргә шушындый шакшы нәрсәләр чыгарып түкмәсәләр!
Җаны тупаслана, корымлана бара, ахры, авыл халкының. Торган саен үз эченә күбрәк бикләнә бугай кеше.
Нәрсәгә дип төште инде ул монда?
Тумаган бәрәннең булмаган үләксәсен эзләп йөрмәсә!
Җәһәт кенә борылды да кайтып кнтте. Көннең матурлыгы, язгы кояшның җылы нурларында кар өстенең җемелдәп торуы да төссезләнеп калгандай булды. Күңел күген авыр болыт каплады.
Югары даирәләрдә эшләүче олы кешеләр чыкса да, бераз сәеррәк аларның Нурлы Алан авылы халкы. Бер- берсе белән җылы мөгамәләдә, җиңел аралашып яшәсәләр дә, күбесенең йөрәгендә чын ихласлык юк. Мәктәп бетереп, Казанда яши башлагач сизде ул моны. Үз казанында гына кайнарга яратучылар байтак бугай авылда. Андыйларга син дә, башкасы да кирәкми.
Ә үләксәләрен бала-чага уйный торган җиргә чыгарып ташлаучыларны ничек атарга? Мондый кыргый җанлыларга сүз дә табып булмый бит!
Үзе атлый, үзенең башында мең төрле уйлар өермәсе. Аяк баскан саен, кар кетер-кетер килә. Юл кырыена коелып калган салам учмалары арасында чыпчыклар чыркылдаша. Кара каргалар да кайтып җиткән икән инде. Һәркемнең өе каршына утыртылган каен башларына кунаклаганнар. Сыерчыклар да озакламас болай булгач. Аларның каенындагы ояда да ел саен бала чыгармый калмыйлар иде. Күңелен биләп алган авыр тойгыны куып, әнә шулар турында уйларга тырышты ул.
Капка төпләрендә әткәсенең җиңел машинасы тора.
Харисы да өйдә икән. Кичә соң кайткач, рәисләреннән бүген төштән соң ял сораган.
— Әткәй кичә тагын теге сарык турында искә алды, — дип сүз катты ул иренә.
— һаман икенче бәрәнен эзлимени әле?
— Чүплеккә дә төшеп менгән.
— Анысын кем әйтте?
— Күрше малайлары.
— Олыгая бугай. Әллә нәрсәләр уйлап чыгара.
— Әнкәй белән бездән шикләнгәндәй итә. Теле белән әйткәне генә юк.
— Үлгәч, кешегә күрсәтмичә генә, икегез чыгарып атканыгыздыр әле. Хатын-кызныкын белмәссең, — дип, сүзне шаяртуга күчерде ире.
Аңа да:
— Синең шул булыр инде, — дип, сүзне өзүдән башка чара калмады.
Белә, шикләнми аннан Харисы. Инде ничә ел бергә торалар: бер-берсенең холык-фигылен, гадәтләрен яхшы аңлап бетерделәр. Шулай шаяртып алырга, җитди сөйләшүне дә уенга борып җибәрергә ярата ул. Үзе эшлекле генә кеше югыйсә, һәркемгә сүзе үтә. Нәрсәгә тотынса, шуңа кулы ята. Телгә шомалыгы гына җитдилеген бераз киметә төшә.
Сарык бәрәне мәсьәләсе аңа да тынгылык бирми башладымы, ире уйчанланып калгандай булды.
Табак-савыт юган суны алып, сыерга эчерергә чыгып китте ул. Малларга печән кертеп салырга да вакыт җитеп килә. Бу арада күзләренә бик чалынмый иде, ишегалдына чыгуга, койрыгын болгый-болгый уйнаклап, аякларына Җирән килеп сарылды.
— Кая йөрдең, үзеңә иптәш таптың мәллә? — дип, ягымлы гына эндәште аңа Рәйсә.
Эт, аны аңлагандай, тагын койрыгын болгап куйды да артына утырды һәм, күзләрен мөлдерәтеп, аңа төбәлде.
Тамагы кипкәндер моның дип уйлап, чиләген аның алдына куйды. Җирән йотлыгып эчәргә кереште. Су арты чиләк кенә калгач туйды бугай, яңадан койрыгын болгап, үзенчә нидер чинап алды да лапас артына чыгып китте.
Калган суын сыер тагарагына кертеп салды да чыгышлый сарыклар ягына күз ташлады. Көрәннең бәрәне, утлыкка килеп, печән калдыклары да чемченә башлаган. Мал тиз үсә шул. Адәм баласына гына еллар кирәк.
Тукта әле, бу эт ник тиз генә лапас артына чыгып йөгерде икән? Күрше бурзайлары көтеп тормыйдыр бит.
Чиләген ишек басмачасында калдырып, абзар артына чыкты. Бер эт тә күренми. Тирә-ягын караштырып ялганнан соң, кире борылыйм дигән иде, бакча уртагына черетергә чыгарып өелгән тирескә кадәр сузылган эт эзләренә күзе төште. Сукмак салып, тап-такыр итеп бетергәннәр.
Нишләп йөри икән ул тирәдә? Карны таптап сукмак салгач, юктан гына түгелдер.
Аяклары үзләреннән-үзләре шунда таба кузгалды.
Тирес янып, өстеннән буы күтәрелеп тора. Арткы ягына чыккан иде, куыш ясап, уртасына тишеп кергәннәр. Аның авызыннан да пар чыга. Иелеп эчкә карагач, авып китә язды. Эчтә ике очкын ялтырый. Өннән калды. Башыннан яшендәй мең төрле уй узды.
Тишек авызында Җирәннең башы күренгәч кенә аякларына хәл кергәндәй булды. Шулай да урыныннан кымшанырлык рәте юк иде әле.
Ул арада куыштан килеп тә чыкты ул. Аның артыннан тагын бер кечкенә генә көчек башы күренде.
Монда куыш ясап балалаган түгелме соң бу?!
Якынрак килеп, яңадан тишеккә күз салды. «Берәү, икәү, өчәү. Матурлар. Абау! Берсе ап-ак инде әллә? Чү! Көчек түгел бит бу! Олырак. Сарык бәрәненә охшаган. Сарык бәрәне... сарык бәрәне бит бу! Монда ничек килеп кергән ул?!»
Рәисә, кабалана-кабалана, өйләренә йөгерде.
— Әйдәгез әле! Анда, тирес эчендә, сарык бәрәне ята, — дип, сулышы кабып керде ул.
Барысы да, сәерсенеп, аңа төбәлделәр.
— Кайда? Кайда дисең? Нинди тирес эчендә? — дип, авызын ерды Харис. — Күзеңә күренгәндер әле.
Рәйсә ничек итеп эт артыннан чыгуын, аның тирескә куыш ясап балалавын, көчекләр янында сарык бәрәне ятуын, башта аны ак көчек дип уйлавын — барысын да тиз-тиз сөйләп бирде. Дәррәү бакчага чыгып йөгерделәр.
Күз өсләрендә ике саргылт тамгасы булган йомры бер эт баласы тышка тәгәрәп төшкән иде. Алар йөгерешеп килеп җиткәч, Җирән бераз артка чигенде. Эчкә күз салганнар иде, дөрестән дә, яшь бәрән шәйләнә. Әткәсе тиз генә тартып чыгармакчы булып кулын эчкә тыккач, эт ырылдап куйды.
— Җирән, фу! — дпп, Харис аны урынына утыртты.
Тирес уртасындагы куыштан җып-җылы тере бәрән тартып алдылар. Ул өркеп мәэлди, аяклары белән тибенә дә башлады.
Ни тамаша соң бу?! Каян килеп эләккән монда?
— И матурым! Менә кая булгансың син, — дип, бәрәннең колак артларыннан сыпыра башлады әткәсе.
Барысы да аптырашта. Башка сыярлык хәл түгел!
Күтәреп, абзарга кертеп куйдылар. Эт тә аларга ияреп килде. Бәрәнне көрән сарык янына китереп, җилененә кушып карыйлар, китә дә бара. Берничә тапкыр шулай итеп азаплансалар да, имезергә теләмәде.
— Аның бәрәне түгелдер әле, — дип куйды Рәйсә.
— Кемнеке соң, алайса? — дип, ачу белән күтәрелеп карады әткәсе.
— Аптыраганнан әйтүем инде, — дип, телен тешләргә мәҗбүр булды ул.
— Шуныкы гына. Ел саен икешәр бәрән китереп, быел гына калмагандыр.
Әткәсе белән әнкәсе, ни чара кылырга белмичә, сарык белән бәрән арасында мәш киләләр. Җирән дә алгы аяк- чары белән сарыклар ягының тәбәнәк кенә бүлем коймагына баскан да шыңшый-шыңшый аларны күзәтә.
Тәки бәрәнне имезә алмадылар. Рәйсә шешә белән сөт алып чыгарга өйгә йөгерде. Шешә башына балалар имезлеге киертеп авызына каптыргач эчте тагын үзе.
Алар җыйнаулашып өйгә кереп киткәнче, Җирән яннарыннан кузгалмады. Аны абзардан куып диярлек чыгарырга туры килде. Ишеген яхшылап ябып, таяк белән терәп куйдылар.
Барысын да һаман бер үк сорау пошаманга төшергән иде: «Ничек болай килеп чыккан?»
Өйгә кергәч, өстәл кырыена тезелешеп, сүз башладылар:
— Җирән ел саен абзарда балалый торган иде. Быел да шунда балалап, без күрмәгәндә генә балаларын ташып бетермәде микән. Сарык бәрәнен дә беррәттән эләктергәндер, — дип, үз фикерен тезеп китте әткәсе.
— Бик булырга мөмкин, — дип, аның белән килеште Харис.
Башка аңлатма табуы да, бүтәнчә булуы да мөмкин гүгел. Кеше бәрәнен күтәреп чыккан булса, күптән сөрән салырлар иде. Авылның бер башында пышылдап кына әйтелгән сүз дә икенче очында, кырыкка төрләнеп, давылга әйләнә.
— Төнлә ничек катып үлмәгәннәр, — дип, сүзгә кушылды әнкәсе.
Әткәсенең моңа да җавабы әзер иде инде:
— Чери торган тирес эчендә җылы бит. Көчекләре белән бергә сарык бәрәнен дә имезгәндер.
— Дөньяда булса да була икән хәлләр.
Әнисенең бу сүзләрен Харис дәвам итеп китте:
— Кешене бүреләр үстерүе турында да күпме яздылар бит. Әле беркөнне генә гәзиттә Африкада шундый бер малай табулары турында мәкалә бар иде. Чәчләре тезенә кадәр җиткән, ди. Чәче белән агачта асылынып тора икән. Ботактан ботакка очып йөргән. Тугач та, маймыллар урлап киткән булган.
Ире монысын әллә алдап әйтте, әллә чын. Ышанмас идең, бүгенге хәлләрдән соң...
Радиодан ятим балалар турында тапшыру бара икән. Казанда чүп савытына яңа туган бер баланы чыгарып шулары турында сөйли башладылар. Барысы да колакларын торгызды.
Тугыз ай буе күтәреп йөргән газиз балаңны, нарасыеңны, ничек алай үз кулларың белән чүплеккә томырырга мөмкиндер? Кеше шуңа барсын әле! Кыргыйлык кына түгел, вөҗдансызлык, кешелексезлек, кабахәтлек бу!
Иртәгесен абзарга чыгуы булды, артыннан ияргән Җирән сарыклар янына сикереп керде дә теге бәрәнне имезә башлады. Куркытмаска булды. Атнадан артык имезеп үстергән бит инде. Сыер савып утырганда нәрсәдәндер шикләнеп борылып караса, эт бәрәнне, көчеге кебек, сыртыннан кабып чыгып бара.
Эшен бетергәннән соң, чиләген кертеп куеп, бакча ягына чыккан иде, бәрән тирес өстенә менеп баскан, янында көчекләр уйнап йөри. Өемнең бер почмагына Җирән сузылып яткан.
Бәрәнне, күтәреп, яңадан сарыклар янына кертеп куйды ул. Артыннан ияреп килгән эткә:
— Башка тиясе түгел, ишетсен колагың! — дип, бармак янады.
Хәзер инде әткәсенең фаразлавы рас килә. Күңеле барыбер сизенгән икән. Өлкәннәр тормыш тәҗрибәләреннән чыгып фикер йөртә шул. Шунлыктан аларның үзсүзләнүләренә аптырарга да, рәнҗергә дә кирәкмидер.
Җирәннең бәрәнне бүтән күтәреп чыгын киткәне булмады. Рәйсә шешәдән сөт эчертеп үстерде аны. Кеше күрмәгәндә, кача-поса гына, Җирән дә имезгәләп йөрде бугай. Җәй җитеп, малларны болынга куа башлагач та, көтүгә озатып кала, авыл башына ук барып каршы ала иде ул аны...
Бу — авылыбызның яңа яуган кардай сафрак чагы, узган гасырның сиксәненче еллар уртасы иде.