Иртәнге мәшәкатьләре бетеп, киеренке хезмәттән соң хәл алырга туктаган кеше сыман, авылның бушанып калган бер мизгеле була. Чыгасы кеше юлына чыккан, авылда каласысы эшенә киткән. Башка чакны кеше өзелми торган идарә алдында бу вакытта кемне дә булса очратуы авыр.
Июнь көннәренең берсендә, нәкъ әнә шундый тын иртәдә «Родина» колхозы идарәсе каршында басып торабыз. Җәйнең беренче ае үз вазифасына ныклап тотынган: яшеллеккә чумган табигатькә иш килердәй йомшак һава; җилнең әсәре дә юк, һаман өскә күтәрелә барган кояш отыры ныграк кыздыра бара.
Идарә алды буш булса да, олы юл буенда урнашканга күрә, аның яныннан йөк машиналары да, җиңеле дә, мотоцикллары да үтеп кенә тора. Әнә тагын бер мотоцикл күренде. Кара төсе, аның яңа икәнлеген раслап, әллә кайдан ялтырый. Менә ул идарәдән берничә өй аша булган авыл советы бинасы каршына килеп туктады.
Космик корабльләр шаккатырмаган заманда әлеге «Днепр»га гына безнең дә исебез китмәде, әлбәттә. Тик менә мотоциклдан төшүченең, арбасыннан кул таягы алып, шуңа таяна-таяна авыл советына кереп китүе беребезне дә битараф калдырмады.
Тәлгатьнең «Днепр»ы әле кичә генә «йөрергә» өйрәнә иде. Бүген инде әнә җил уйната, - диде безнең янга килеп туктаган абзый.
- Сез Тәлгать Сабирҗанов турында әйтәсезме?
- Нәкъ үзе. Хәзер ул халыктан сөт җыя. Мотоциклны аңа яхшы эшләгән өчен бирделәр.
Соравыма шундый җавап алгач, бу кеше хакында белгәннәрем, ишеткәннәрем кылт итеп исемә төште. Төрле елларда, төрле урыннарда сүз уңаеннан аның турында «атлап йөрергә өйрәнә», «велосипедта йөрергә өйрәнә», «яңадан комбайнда эшли башлады» кебек сүзләрне еш ишетергә туры килгән иде. һәм менә хәзер аның мотоциклда йөрергә өйрәнүе...
Моннан егерме еллар элек бәхетсезлеккә дучар булып, әмма төшенкелекнең нәрсә икәнен белмичә, киресенчә, тормышның бөтен авырлыкларын җиңеп, авылдашлары белән бүген дә бер сафта атлаучы Тәлгать Мөбәрәк улы Сабирҗанов турында күбрәк белү теләге мине Көчек авыл советы урнашкан бинага алып керде.
Халык депутатларының авыл советы башкарма комитеты рәисе Сәгыйрь Хуҗин кабинетында да иртәнге тынлык сизелә. Биредә рәис белән Тәлгать Мөбәрәковичтан башка кеше юк иде. Күрешүебез табигый һәм җылы килеп чыкты.
- Эшләрегез яхшы бара дип ишеттем. Халыктан сөтне шактый күп җыясыз икән, - дип сүз башладым мин, чөнки Тәлгать Сабирҗанов - Көчек авыл советы территориясенә кергән авыллардагы өч сөт җыючының берсе һәм иң алдынгысы дип ишетә белә идем.
...Эш көне башланган гына булганлыктан, кичке савымга кадәр әле бик ерак иде. Димәк, иркенләп сөйләшеп утырырга әле вакыт бар. Шуңа күрә Тәлгать Мөбәрәкович үзләренә кайтырга тәкъдим итте. Күп тә үтмәде, без аларның җиләк-җимеш бакчасында, авылдагыча әйтсәк, «бәләкәй бакча»да утыра идек инде.
Шушы якларда үсүче алмагач, карлыган, шомырт кебек агачлардан тыш, груша белән слива да урын алган бу бакчаның кайсы гына куагына күз салсаң да, кайгыртучан хуҗа кулын тоймый калмыйсың.
Уртача буйлы, мөлаем йөзле, маңгай сырлары күзгә ташланып торган бу тырыш, тәвәккәл кешегә карыйсың да ирексездән сокланып куясың. Күз алдыңа, җанлы булып, аның бай һәм үзенчәлекле тормыш юлы килеп баса.
* * *
1950 елларның башы. Зоотехник һөнәре алган Тәлгать туган колхозында эшкә керешә. Беренче карашка бар да әйбәт: ташып торган яшьлек, даими хезмәт урыны. Ферма коллективы белән бер гаилә кебек яшисең, барына куанасың, югына сызланасың. Әмма егетнең күңелендә бер теләк һаман ныгыганнан-ныгый, торган саен тамырын тирәнгәрәк җибәрә бара. Механизатор буласы, машина яки комбайн иярлисе килә аның. Әнә шул теләге Биектау районының Усад училищесына алып килә егетне.
Укуны тәмамлап кайткач, «С-6» комбайнына утыра. Кайчандыр кул белән урудан башканы белмәгән карт-корыны гына түгел, механизатор яшьләрне дә шаккатырган үзйөрешле бу комбайнда ашлык диңгезен гизгәндә ничек шатланган иде ул. Шатланмаска мөмкинме соң?! Хыялындагы - күз алдында, үз кулында аның хәзер. Сынатма гына! һәм сынатмады Тәлгать. Әнә шуңа күрә яшь егетне бик тиз күреп алдылар: Тирсә МТСына кайткан беренче кукуруз комбайнын аңа ышанып тапшырдылар. МТС директоры Ш.Садыйков белән районның шул вакыттагы җитәкчеләре үзләре килгән иде Тәлгать янына. Егет кукуруз комбайнында эшләргә дә бик теләп алынды. Тик бу бәхетле көннәре генә озакка сузылмады аның...
Ул елны кукуруз каерып алгысыз булып уңган иде. Бу якларда әле яңарак кына игелә башлаган кукуруз гүя үзен күрсәтергә уйлаган. Диңгездәй җәйрәп яткан басуга килеп кердеңме - үзеңне урман эчендә калгандай хис итәсең. Кешедән биегрәк булып үскән кукурузның яшел массасын ташып бетерерлек түгел. Теләсәң-теләмәсәң, бу сусыл азыкны төяп киткән йөк машиналарының килүен көтәргә мәҗбүр буласың. Ә Тәлгать вакытны бушка уздырырга күнекмәгән. Менә ул трактор туктап торган арада комбайнның транспортер планкаларын ныгыта башлый. Бу вакытта йөк машинасының агрегат янына килү ихтималын күз алдында тотса да, тракторчының кисәтми-нитми барабанны хәрәкәткә китерә башлавын уена да китермәде ул. Ә китергәндә соң иде инде - комбайн барабаны аның ике аягын да эләктереп алган иде.
Тракторны туктаткач та, аннан соң да Тәлгать аңында булды. Алай гына да түгел, ярадан аккан канны ничек туктатырга киңәшләр дә бирде әле ул. Әмма участок больницасына озак бару үзенекен итте - ул һушын югалтты.
Менә Тәлгать күзен ача. Тирә-як - ап-ак. Шылт иткән тавыш та ишетелми. Мин кайда? Яшен тизлеге белән шул сорау уза аның башыннан. Кыймылдарга, аякларын селкетергә итә. Юк, селкетеп булмый. Бармак очларына кадәр сизгәндәй итә үзе, тик күтәреп тә, як-якка да алып куярлык түгел. Менә шунда инде ул үзе белән ни булганын аңлый.
Шушы яшьтән ике аяксыз калу... Ничек яшәр ул? Гаилә белән ни булыр? Бала бар, аңа да әле нибары биш кенә ай...
Бу сорауларга иң элек аның хатыны Зәмзәмия җавап бирде.
- Тәнемдә җаным барында сине ташлаячагым юк, син кайда - мин шунда, - диде ул.
Ул көннәрдә больница коллективы Зәмзәмияне «батыр йөрәкле хатын» дип йөртте, һәм моңа лаек иде ул. Ирен саклап ничәмә-ничә төннәрен палатада уздырды, иң авыр минутларда аны юатты, хәсрәтен уртаклашты Зәмзәмия.
Участок больницасында өч, Казанда сигез ай ятып кайтты Тәлгать. Протез аякларда тәүге адымнарын ясап, урамда йөрерлек булганчы тагын бер ел вакыт үтеп китте. Хәзер инде ул бәхетсезлеккә юлыккан беренче көннәрдәге Тәлгать түгел. Протез булса да, аягы бар аның.
Кеше гомерендә хәтергә уелып калган вакыйгалар аз булмый. Тәлгать Сабирҗановта да аз түгел алар. Шундыйларның берсе - аңа ышаныч алып килде, алай гына да түгел, тормышта кискен борылыш ясарга сәбәпче булды. Шулай таяк ярдәмендә протез аяклар белән матур гына атлап йөри башлагач, аның янына күршесе Гомәр керде. «Әйдә әле, - диде ул, - велосипедта йөрергә өйрән. Куркып торма, әнә бит «тәпи-тәпи» йөрергә өйрәндең».
Озак азапландылар алар ул көнне. Нәтиҗәсе дә куанычлы булды. Тәлгать велосипедка үзе утырып китә, үзе төшә башлады. Сабый балаларча сөенде шул чакта, гүя үткәндәге барлык яралары төзәлде аның. Әйтергә генә ансат - Тәлгатьнең карамагында таяк белән протез аяк кына түгел, ул үлеп яраткан техника казанышларының берсе - ике тәгәрмәчлесе бар хәзер. Менә шул көнне яңадан тугандай булды ул. Коңгырт күзләрендә яңадан өмет чаткысы кабынды аның. Ә авылда: «Кара әле, Тәлгать теттереп тә велосипедта йөри икән!» - дигән сүз таралды.
Күп тә үтми авылдашлары аны трактор паркында күрделәр. Механик Шәйхи Камалиев белән паркны әйләнеп чыкканнан соң ул якындагы ындыр табагына узды. Биредәге мәйданның зурлыгы чамалырак булгангамы, әллә бар техника бер генә төшкә туплангангамы - ындыр табагы төрле машинага баерак төсле күренде аңа.
- Менә бу «Кузбасс» ашлык киптерәчәк. Аның үзенә бер кеше кирәк, - диде механик.
Аның шулай дип әйтүеннән соң, Тәлгать бермәлгә сүзсез калды. «Кузбасс»ка кеше кирәк. Үзе алынып караса, ничек булыр икән? Бирегә ул рәхәтләнеп велосипедта да килә ала. Тиздән инвалидларга бирелә торган мотоколясканы да вәгъдә итәләр. Әнә шундый уйлар бөтерелде аның башында.
Тәлгатьнең теләге өйдәгеләр тарафыннан да хупланды.
- Эшләп кара, авыр булса күз күрер тагын,- Зәмзәмиянең җавабы әнә шундый булды.
Көтелгәнчә, игеннәрнең уңышы мул булу өстенә, ул елның урагы яңгырлы килде. Дүрт машина суырып торган ашлыкны киптереп өлгерер хәл юк. Көн-төн эшләгән «Кузбасс»ны бер генә минутка да калдырырга ярамый. Утын ягып 200 градуска җиткергән температураны киметә калсаң, салынган ашлык кибеп җитми, һаман-һаман күпләп яга торгач, ут чыгу ихтималы да юк түгел.
Эштән тәмам арып-талып кайткан, җеп өзәр хәле калмаган көннәре аз булмады Тәлгатьнең. Бу тамашаны күрү генә түгел, үзе шуның эчендә кайнаган ындыр табагы мөдире Билал Гайнетдинов:
- Әллә туктыйсыңмы соң, авылдаш, кыенга туры килә бит болай, - дип караса да, Тәлгать чигенмәде.
Мең мәшәкатьләр тудырган урак өсте тәмамланганда Тәлгатьне канәгатьләнү хисенең зурысы - киләчәккә ышанычны тагын да арттыра торганы биләп алган иде. Шулай булмыйча мөмкинме соң? һәр елдагы кебек, ул елны да колхоз дәүләткә ашлык сату планын арттырып үтәде, таләп ителгән күләмдә орлыгын да салып куйды. Боларда Тәлгать Сабирҗановның да өлеше бар иде. Ә мондый зур эштә катнашуны тою, кылны кырыкка ярырдай көннәрдә халык белән бергә булу - үзе бер бәхет. Эшләячәк Тәлгать, моннан соң да эшләячәк. Үзен дә, башкаларны да шатландырачак әле ул!
Алдагы урак өстендә дә шушы вазифаны аерым бер күтәренкелек белән башкарды ул. Еллар шулай бер-бер артлы үтә торды. Авылдашлары Тәлгать Сабирҗановны нинди генә эштә күрсәләр дә, гаҗәпләнми башладылар. Әмма аның күңеле тыныч түгел иде. Әйтерсең иң кадерле әйберен җуйган да шуны таба алмый аптырап йөри. Озакламый аңа ул «әйберен» табарга да җай чыкты.
1970 елның июнь ае иде. «Родина» колхозы механизаторларының җыелышы бара. Көн тәртибе: «Агымдагы елның уңышын җыеп алуда колхоз идарәсе алдында торган бурычлар». Колхоз рәисе Әмирулла Әһли улы Төхфәтуллин бу мәсьәләгә җентекләп тукталганнан соң, хуҗалыкта механизатор кадрларның җитмәвен, шул сәбәпле уракка әзерләнүдә авырлыклар булуын әйтте. «Тукта әле, ник миңа комбайнда эшләп карамаска? Әнә «Чын кеше» повестеның герое Алексей Мересьев протез аяклар белән самолетта да очкан, алай гына да түгел, фашистларны дөмбәсләвен дәвам иткән», - дип уйлады ул. һәм, тәвәккәлләп, җыелыштагыларга үз фикерен әйтте.
Залдагылар бер мәлгә сагаеп калдылар. Сагаерлык та шул. Сүз бер генә көн эшләү турында бармый бит. Ә эше нинди: иртә таңнан күз бәйләнгәнче кырда булырга кирәк. Нинди генә хәлләрдә калырга туры килми комбайнчыга.
Тынлыкны Тәлгать Сабирҗановның бертуган энесе Рифкать бозды.
- Идарә членнары каршы килмәсә, абый белән бергә эшләр идек, - диде ул. Энесе белән алдан сөйләшеп куелмаса да, туганының сүзләре Тәлгатьнең күңеленә хуш килде. Үз туганың - үзеңнеке инде ул. Өйләр дә рәттән генә. Эшкә бергә китәргә, басудан бергә кайтырга җайлы булачак. Ә энесе белән эш хакында сөйләшмәвенең сәбәбе бер генә: туганына исәп тота икән бу дигән фикер беркемнең дә күңеленә килмәсен. Шул вакытта гына вөҗданы тыныч булачак аның...
Беренче тапкыр «СК-4»нең баскычыннан күтәрелгәндә кичергән дулкынлануын һич онытасы юк Тәлгатьнең. Нинди генә эштә булмасын, башкаларга караганда алданрак йөрү канына сеңгәнлектән, икенче көнне паркка бик иртә килде ул. Максаты: кеше юк чактарак комбайн баскычыннан менеп-төшеп карау иде. Дөрес, сирәк булса да, абзар түбәсеннән мал-туарга печән төшергәне бар аның. Әмма анда мондый текә, вертикаль баскыч түгел бит. Берничә тапкыр менеп-төшеп караганнан соң Тәлгать шуны аңлады: кыен булса да, кеше ярдәменнән башка менә дә, төшә дә ала ул. Ә бу аның өчен иң мөһим моментларның берсе.
Басуга алар «ЖБН-6» ургычы тагып чыктылар. Колхоз күләмендә игеннәрне теземнәргә ике комбайн салса, аның берсе бертуган Сабирҗановларныкы иде.
Дистәдән артык комбайны булган хуҗалыкта бу эшне ике генә агрегатка тапшыруны ничек аңларга? Моңа ике төрле җавап бирергә мөмкин иде. Беренчесе - игеннәрне теземнәргә салу ысулы практикада үзен акласа да, һава шартларына ышанып бетеп булмый. Шуның өчен теземнәргә салу белән артык мавыгырга ярамый. Икенчесе - егетләр сынатмый эшләсәләр, җыеп суктыручы комбайннарга мәйданны әзерләп өлгерәчәкләр.
Җитәкчеләрнең әлеге икенче ысулга исәп тотканын алар беренче өчкөнлектән соң ук аңладылар. Бүләк тапшырырга килгән колхоз рәисе урынбасары Равил Низамбиев:
- Нормада каралган 51 гектар урынына өч көнгә 114 гектарда игенне теземнәргә салгансыз. Болай эшләсәгез, башка комбайннарга ургыч тактыруның хаҗәте калмаячак, - диде.
Хезмәтләре бүләк белән билгеләнгән бертуган Сабирҗановлар тагын да дәртләнебрәк эшли башлады. Төшке ашны да алар чиратлап кына уздырдылар. Тәлгать, тамак ялгап утырганда, Рифкатьнең кинәт туктап калганын күрде. Аптырап торган энесе ягына килгәч караса - ургычның авыш транспортеры өзелгән икән. Нишләргә? Басуда түгел, колхоз мастерскоена кайтып та чишәрлек түгел бу мәсьәләне. Чөнки запас транспортерның юклыгы билгеле. Уйлашканнан соң, өлкән Сабирҗанов үзенең мотоколяскасында Тирсәгә - сельхозтехника бүлекчәсенә барырга булды. Ә Рифкать колхоз җитәкчеләре ярдәмендә транспортерны табу чарасын күрәчәк.
Запас частьны табу, чыннан да, Тәлгать өлешенә төшкән булып чыкты. Энесе басуга әйләнеп килгәндә ул яңа транспортерны куеп ята иде инде. Ә көн тәмамланганда туганнарның эш нормасы, гадәттәгечә, арттырып үтәлгән иде.
Киеренке хезмәттә көннәр үтә торды. Уракка төшкәннәренә тугыз көн дигәндә 355 гектар мәйданның игенен теземнәргә салганнар иде инде. Бу - комбайнчыларның эш нормасы 230 процентка үтәлгән дигән сүз. Аннан сон, башкалар кебек, Сабирҗановлар комбайны да җыеп суктыруга күчте.
Бер килүендә идарә рәисе Әмирулла Төхфәтуллин:
- Эшегез болай барса, беренчелекне аласыз, егетләр, - дигәч, Тәлгать башта ышанмады. Ундүрт комбайнчы арасында Мидхәт Таҗиев, Рәис Садыйков кебек атаклы механизаторлар бар. Алар белән ярышу - уен эш түгел.
Дөньяда могҗизалар булмый, диләр. Була икән. «Родина» колхозы кешеләре аны протез аяклы комбайнчы батырлыгында күрделәр. Ул батырлык бертуган Сабирҗановларның өч йөз илле биш гектарда ашлыкны теземнәргә салу өстенә, 3200 центнердан артык бөртек суктырып, ярышта беренче урынны алуында гына түгел, ул батырлык Тәлгать Сабирҗановның авырлыкларны җиңә-җиңә, еллар аша үз постына кайтуында иде. Шул сыйфатына сокландылар, шул турыда күп сөйләделәр ул елны. Өлкән Сабирҗановның бу батырлыгын район һәм республика газеталары да язып чыкты.
Яз ясарга кайткан карлыгач сыман, авылдашларына күренеп алыр өчен генә утырмаган икән Тәлгать комбайнга. Моңа родиналылар тагын ике ел шаһит булдылар. 1971 елның урагын да ике туган бергә уздырды. Ә аннары Тәлгатьне улы Сирень алыштырды. Сирень - әлеге күңелсез вакыйгадан соң туган бала. Әтисе кебек техника җене кагылган үзенә. Сигезенче класста укыганда ук комбайнчы Искәндәр Гатауллинга ярдәмче булып кул арасына керде.
***
Ачылып сөйләшкәндә Тәлгатьнең коңгырт күзләре тагын да нурланыбрак китә. Эшне яхшыга, начарга аера белмәгән, ниндиенә генә тотынса да, аны җиренә җиткереп үтәүче бу кешегә соклануың артарак төшә. Бакча күләгәсендә без байтак әңгәмә корып утырдык. Аерылышыр вакыт җиткәч, Тәлгатькә соңгы сүзем итеп күңелдә әллә кайчан өлгергән соравымны бирдем:
- Сөт җыю эшенә алынуыгызны ничек аңларга? Бәлки бухгалтериядә, йә шуның кебек башка урында үзегезгә җиңелрәк булыр иде.
Әңгәмәдәшем бермәлгә сүзсез калды, аның йөзе җитдиләнә, маңгаендагы сырлары тагын да тирәнәя төште. Аннары уйчан карашын еракка, бәрәңге бакчасы артындагы басуга төбәп болай диде:
- Комбайнчы хезмәте авырга туры килә башлагач, мин чыннан да, берничә ел сельпо бухгалтериясендә эшләп алдым. Ни өчен сөт җыючы булып киттемме? Сөт җыю белән комбайнчы хезмәте арасында уртаклык күрәм мин. Чөнки алар икесе дә хезмәтнең мул җимешен җыя, ил табыны өчен ризык хәзерләшә.
Бу йорттан киткәндә мин Тәлгать Сабирҗановның өч бала атасы икәнен белдем. Олы кызлары Гөлфирә Казан фабрикаларының берсендә тегүче, уртанчы уллары Сирень үз колхозларында шофер булып эшли икән. Төпчекләре Ирек - әлегә урта мәктәп укучысы. Балаларның да тормыш дулкыннарына бирешмичә алга барачагына шикләнмисең. Чөнки гаиләдә нык ихтыяр көченә ия булган, нинди генә шартларда да күңел төшенкелеген белмәүче, җаваплылыктан курыкмаучы үрнәк ата бар.