СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Рифә Рахман "Шәһәрский тормыш"
Шәһәрдә яшәү Кәүсәриянең балачактан килгән бер хыялы иде. Кардан өй ясасалар - аныкы кала өе булыр. Мәктәптә ирекле рәсем бирсәләр - ул үзен шәһәр автобусыннан бөдрә йонлы әт ияртеп төшеп килгән бер кызчык итеп сурәтләр. Курчак киендерсәләр - анысына марҗа исеме кушар, тырнакларына кына йөгертер, битләренә кершән ягар. Кызчык тудырган хыялда берни эшләмәгән, рәхәтлектә генә яшәгән шәһәр хатыннары да, баскыч төбендә гайбәт кенә сөйләшеп утырган карт-коры да, тырай типкән, матур киенгән кызлар иде. Ул бу хыялны җәй саен Казанда яшәгән ераграк бер туганнарына барып ныгытты, кинолар карап матурайтты, үзеннән яңа бизәкләр өстәп чуарлатты...
Шәһәрдә торса... Шәһәрдә торсамы?! Шәһәрский тормыш була инде, билгеле! Җәяү йөрмисең, ашарга пешермисең, керне дә машина гына юа, капка төбен дә дворник кына себерә... Сиңа урам тутырык малайлар күз елтыратып кала, ишегалдындагылар, күршедәгеләре «бөдрә йонлы көчегеңне бер тоттыр әле» дип йөдәтәләр. Көндезләрен һава суларга чыккан саен, мороженое алып ашыйсың. И-и-и, аның шәһәрдә башкасы да җитәрлек! Пляжга барып купальниктан йөрсәң дә, беркем көлми, кыска итәк киеп уйнасаң да, беркем гаепләми!
Әле сигезенче-тугызынчыларда укып йөргәндә, Кәүсәрия йокыдан уянган вакытларда, үзен затлы чүпрәкләргә төрелгән бер бүлмәле фатирның капрон чыбылдыклары эчендә яткан итеп күз алдына китерергә, киң аркалы караватының атлас юрганнары өстендә иркәләнүне сузарга теләп тормыйча ятарга гадәтләнде. Андый чакларда кырыс холыклы әнисенең чәрелдегрәк тавышы барыбер чыбылдык капроннарын ертып керә...
- Үзең җиткән кыз, тиздән килен булып барасы, үзең төшкә кадәр йокы бүсәсең! Торасыңмы син, кызый, юкмы?!
Бу әнисен әйтер иең инде. Шәһәрчә яшәргә һич теләми. Кызылга буяган иреннәрен сузып, йомшак башмакларының очларында гына килеп, алма кебек битләренең уртасыннан, бөгелеп үскән керфекләренең очыннан гына үбеп аласы да югыйсә! Авыл инде, авыл. Миңсылу апаның бар белгәне - ашау-эчү, утын юнәтү, мал асрау кайгысы. Иртән - сыер. Кич - сыер. Җәен ничек печән әзерлим дип баш вата, кышын әзерләгәнен ничек җиткерергә белми. Чыккан бәбкәңне тилгән сагалый, үстергән тавыгыңны күршеңнең явыз овчаркасы бугазлый.
Шәһәрдә барысы да бар. Шәһәрдә барысы да башкача. Үстермәсәң дә, ач тормыйсың. Азрак ашасаң, күбрәк йоклыйсың да - вәссәлам. Йоклаган тәннән ит качмый ул! Уйламаган баштан чәч коелмый! Кәүсәрия гел шулай фикер йөртте. Арка турайтмый бөкресе чыккан әнисенә генә шәһәрский тормышның рәхәтлеген аңлата алмады.
Әнә шул хыялны тагын да үстерәсе, зурайтасы, бер шәһәр баеның ахмаграк малаена кияүгә чыгып, тормышка гына ашырасы иде дә бит, тагын да шул үзсүзле әнисе моңа ирек куймады. Сигезенчене бетереп, аттестат алып кайткан көндә, үз теләген дә сорамый-нитми:
-Укытучылыкка китәсең! - дип кырт кисте.
Борыны да кипмәгән малайлардан кеше ясау Кәүсәрия тудырган хыялда бөтенләй юк иде. Шәһәрдә торсын да, баш катырып, акыл сатып йөрсен, имеш! Үзе дуңгыз фермасыннан башканы күрмәгән әнисе генә Алла ясый ич алардан. Укытучының ни акчасы, ни букчасы дигәндәй. Анысына инде ни авылда, ни шәһәрдә көн юк. Хет башка бер һөнәр дисә иде, ичмаса!
Алай да Кәүсәрия күнде. Ризалашмаса, икенче көнне үк әнә шул дуңгызлар арасында йөрисен уйлап каршы төшмәде. Бер караганда, укытучылыкка уку аны ике елга булса да авылның чын тормышыннан ерагайтачак иде. Бәрәңге казырга, идән юарга кайтуга гына чыдар. Тик укытучылар әзерләү йорты әллә ни ерак түгел икән — үзенең дә авылныкыннан артык җире булмаган район үзәгендә генә.
Педучилигценың иң яхшы укучысы булды Кәүсәрия. Башын бәрә-бәрә укырга, кеше булырга сүз биреп чыгып киткән иде ул туган нигезеннән. Хатын-кыз гына караган ярым җимерек йорт күңелендә йөрмәсен өчен, әнисе белән хушлашканнан соң, борылып та карамады. Тегесе, кызының үсүенә, инде үз юлыннан китеп баруына моңаеп, капка баганасына терәлеп калган иде югыйсә. Миңсылу апа бушаган, шыксыз йортына туры гына керә дә алмады, күршеләр бакчасы аркылы узды. Башта, хәл белешкән булып, Бибигөлсемнәргә сугылды, чәйләп тә утырды әле.
Күрше хатыны Кәүсәрия күңелендәге хыялны кызның үз авызыннан ук мең ишеткән, шуңадырмы Миңсылуның өзгәләнгәннәренә әллә ни әһәмият бирми иде. Аны ыкы- мыкы килүдән ярты юлда ук туктатты да:
-Мәңгегә киткән шикелле бик өзгәләнмә әле. Алла боерса, икенче ялга ук кайтыр. Көндәлек эшеңә килен дә булышырга гына тора. Авылда яшисе килмәвенә дә кайгырасы юк. Укып бетерер дә кайтыр. Сине шәһәргә алып китәргә кайтыр. Инде тел ачкычлары язсын да, йөргән җирләрендә сүзе үтеп, кеше арасына керсен, - дип фикерен бетерде.
Кәүсәрия киткән атнасында да, икенчесендә дә кайтмады. Барлы-юклы стипендиясенә киез беретка алып кигәч, чәчләрен кистереп бөдрәләтеп җибәргәч кенә, күтүмкәсен асып, Миңсылу апа янына кайтып төште. Артык сүз сөйләшмәде, зарланмады, мактанмады, эшендә ярдәмләшеп алды да, үкчәле прощайкаларында терт-терт басып, район үзәгенә китеп тә барды. Шул ике көндә дә инде ияләшеп беткән дусларын, хуҗабикәсе мич түрендә балчык чүлмәкләрдә тары ярмасыннан ботка пешереп көткән мичле фатирын сагынып өлгергән иде.
Кәүсәрия яшәгән поселок Казан түгел дә түгелен, иллә мәгәр соңгы вакытларда таңнан күз ертып чыгып, үзе сава башлаган сыер ул яшәгән хуҗабикә ихатасында юк иде. Суы да якындагы колонкада гына, авылның икенче башына көянтә-чиләк күтәреп йөрергә кирәк түгел. Керне дә алкын сулы улакларда чайкамыйлар, ишегалдында тезелешеп утырган цинклы ләгәннәрдә чуптырдаталар. Авыл түгел инде, ди иде һәр көнне уянганда Кәүсәрия бистәнең үзе үскән Чирәмлектән әллә ни артыгы булмаса да.
Кәүсәрия тәки тырышты. Исеме - гел мактаулылар арасында булып, рәсеме почет тактасыннан төшмәде. Бердәнбер ирекле юлламаны училищены кызыл дипломга тәмамлаган Кәүсәриягә бирделәр. Ул шуның белән кайсы да булса ерак бер авылга китүдән, шунда май исе аңкып торган трактористка кияүгә чыгып, биш-алты бала үстерүдән, таңнан торып, әлеге хәерсез сыерны савудан котылган иде.
Кәүсәрия, юлламасын кесәсенә бөгәрләп тыккач, әнисенең йөрәген кычкыртып биргән утыз тәңкә акчасын тотып, олы юлдан чыгып китте дә суга баткандай юк булды.
Көзгә кергәндә генә әнисе янына кайтып төште ул. Туп-туры Казанга китеп барган икән. Институтка да кермәгән, үзенең хыялында йөрткән эшләргә дә урнашмаган. Педучилище дипломы белән әллә кем булмаячагын аңлаганда, институтларга кабул итү имтиханнары тәмамланып өлгергән ди шул. Кәүсәрия апагызны Казанның кырый районнарындагы бер мәктәпкә башлангыч сыйныф укытучысы итеп эшкә алганнар. Кыз сер бирә торганнардан булмаганга, кайтышлый хәл белешкәннәргә эре бер кыяфәттә:
— Шәһәрский тормышны башладык, - диюдән артыгын ычкындырмады.
Казанга барып урнашу, бер карасаң, шул хыялның чынга ашкан башы иде бит инде. Әле барысы да алда.
Машиналы кияү дә, атлас эчке күлмәктәге йокылар да, биш тиенлек җиләк мороженое да. Ә хәзергә өч тиенлек сөт туңдырмасы да бер дигән!
Кәүсәрия Казанда фатирга керүнең күпме торганын чамалый иде, хәзергә искереп беткән бер тулай торакның җимерек караватлы дүрт кешелек бүлмәсенә генә дә бик сөенеп ризалашты. Эшче кызлар белән укытучыга яшәү килешми дә, авыр да, дип уйласа да, аларына да түзде, гадәтләрен ошатмаганда да күтәрелеп бәрелмәде.
Бүлмәдәшләре арып-талып эштән кайталар да әле телевизор карыйлар, әле иптәш егетләрен җыеп чәйләп утыралар... Төне буе тыз да быз бер бүлмәдән икенчесенә йөрүләрендә. Кәүсәриянең иртән торып мәктәпкә китәсе, әнә шунда китә алыр өчен дәрескә әзерләнәсе, планын төзисе, дәфтәрен тикшерәсе бар... Авылдан килеп рәхәтлеккә чыккан кызларга моны аңлатып булырлык түгел иде, шуңа күрә эченнән сызу белән чикләнде. Ә ул күңелдә... шәһәрский хыял тагын да күперде дә күперде.
Кешечә яшәү теләге арта барган саен, аны чишү көннәренең ерагая гына төшкәнен Кәүсәрия егерме бишкә җитеп тә кияүгә чыга алмагач кына аңлый башлады. Хатын-кызлардан гына торган мәктәптә кемгә күз саласың да, эштән арып кайткач, кайларга чыгып йөрисең?! Җитмәсә, мәктәбе дә торган җиреннән шактый ерак, ашыгып атласаң да, транспортка кадәр генә дә ярты сәгать үтә. Ашарга пешерим дисәң, аш бүлмәсендә чират тезелгән. Кухня түрендә кукраеп утырган зур электр плитәсенең дә нибары ике уты яна. Кешедән алда юынып калыйм дип, башкалар уянганчы ук торырга кирәк. Ичмасам, авылда... юк ла, авылда яшәп кем рәхәт күргән!
Күңеленә килеп керә башлаган икеле-микеле уйларны Кәүсәрия әнә шул җөмлә белән кисәргә гадәтләнде. Үз-үзе, кала кыенлыклары белән көрәшеп, кызның егерме сигезе дә, утызы да, ул арада кырыгы да тулды. Бай кияү дә табылмады, кулы - эштән, башы уйлаудан туктамады.
Көннәрнең берендә Кәүсәриягә гомере буе хыялланган фатир алу кәгазен китереп тоттырдылар. Шәһәр йортында рәхәттә яшәтәчәк бай кияү генә һаман да күренми иде әле. Аның каравы олыгаеп киткән, бераз авыргалый да башлаган әнисенең инде ялгызы гына авылда яши алмаслыгын күршеләреннән бик тәфсилләп аңлаттырган-яздырган хаты килеп төште.
«Кызым Кәүсәрия! Синең өчен барчабыз бик сөенәбез. Инде син кеше булдың. Керергә - фатирың, кияргә - киемең, эшләргә эшең бар. Авыл тормышлары, үзең беләсең, рәхәттән түгел, ялгызың гына яшәү үзеңә дә кыендыр, кайтып алмыйсыңмы?» кебегрәк тәмамланган ул хат Кәүсәрияне өнсез калдыргандай итте.
Шәһәр өенә ремонт әле тәмамланмаган, җәйге ялга да ераграк иде. Балалар арасында яшәп шактый йомшаган, үзен инде барысының әнисе кебек тойган, әнисен дә ныграк аңлый башлаган Кәүсәрия боларга карамады, зур бер машина, кеше яллап, аны янына алдыртты.
Миңсылу карчыкның фатирга килеп кергәч әйткән беренче сүзе: «Моның миче кайда соң?» - булды. Туганнары таш өйдә торсалар да, суга тышка йөргәнгә, мичкә утын якканга, ул кала өйләренең күбесе шундый була дип белә иде. Кәүсәрия рәхәтләнеп көлде:
-И әни, шәһәрнең бөтен рәхәте әнә шул мич юклыкта, су-утын хәсрәтеннән башка яшәүдә инде, — диде. Бу вакыт ул үзе дә балачактан килгән хыялының тараюын, бөтенләй шиңеп бетүен, аны җиргә төшерүен аңлады. Кәүсәрия әнисе сөенер, кушылып көләр дип уйлаган иде, алай булып чыкмады. Ул, моңаеп, үзенә ияртеп килгән агач эскәмиягә барып утырды.
-Мич өстендә арка җылытып та ятмагач, ни рәхәте бар инде бу тормышның? Саварына - сыеры, сөйләшергә мәчесе юк бит аның болай да. Әле җомга көннәрдә күрше карчыклары кереп утыра иде, ичмасам...
Кәүсәрия ни дияргә белмәде. Көннәр үтә торды. Көнозын эштә булгач, әнисенең әйберләрен карарга, кирәкмәсен ташларга, кирәген урнаштырырга вакыты юк иде. Алар бер почмакта өелешеп тора бирделәр. Вакыт-вакыт Миңсылу апа алар арасында казынды, нидер эзләде.
Шулай беркөнне Кәүсәрия кайтып керсә, аркалы урындыкның бер кырына бәйләгән гөнҗәләдән әнисенең йон тартып эрләп утыруын күреп, чүт артына егылмады. Ә карчык, берни булмагандай:
-Әле бер-бер эшкә ярыйм дип утырганыем. Ни кабаны, ни тәрәшне тапмадым. Кул белән генә язып маташам шунда. Кышын аякларың туңадыр, инде җылыда йөрерсең, - диде.
Кәүсәрия җибәргән шофер әби машинага дип чыгарган әйберләрнең шәһәрдә батмаганын үзе күрмәгәндә бер читкә илтеп барган, шуңа күрә эш кирәк-яракларыннан карчыкның әбисеннән калып, йон маенда керләнеп беткән орчыгы гына килгән иде шул.
Кыз тешен кысып түзде, каршы дәшмәде. Әле ягымлы итеп:
-И, тиктормас та инде син, әни, кул-аякларым сызлый, дисең, үзең эшкә утыргансың. Ятып кына торсаңчы, - дип тә әйтеп куйды.Шушы матур сүзләр әнисе күңеленә тияр дип һич уйламаган иде ул. Тегесе күзләрен мөлдерәтеп карап-карап торды да сабый бала шикелле еламсырарга ук кереште:
-Ятыйм дисәң, җылы мич башы, аркаңа салырга мамык шәле дә юк бит аның монда! Гомерләрең булса, ничек яшәрсең...
-Яшәрбез, әнкәй, яшәрбез! - диде Кәүсәрия, Миңсылу карчыкның аркасыннан сыйпап. - Шәһәрский тормышның үз рәхәтлекләре бар аның!
Әнисе тынычлангандай булды. Чәй эчтеләр, авыл хәлләрен сөйләшеп алдылар, телевизор карап утыргандай иттеләр. Кич узмый да узмый, күзгә йокы керми иде. Аптырагач, бисмиллаларын әйтеп, стена буендагы тар караватта бер-берсенә аркаларын терәп йокларга яттылар. Күзләренә йокы эленмәсә дә, сиздермәскә тырыштылар, йоклаганга салындылар.
Бала белән ананың бер-берсенә сыенышып яткан тәннәрендә типкән йөрәкләрендә төрле хыяллар иде. Кәүсәрия яңа алган фатирын ничегрәк рәткә китерү турында уйланды, әнисе каената йортына килен булып килгән көннәрен, Сәйфетдинне сугышка озаткан чакларын хәтеренә төшерде. Сыерны бетермә, балалар ачтан үлмәсен, дигән иде ул. Сүзендә тора алмады шул, тора алмады. Сыер да бетте, нигез дә таркалды. Өч баланың икесе - гүр иясе. Авызыннан өзеп ашата торган иде дә югыйсә... Туганда ук зәгыйфьрәк булганнардырмы... Әтисеннән корсакта калган Кәүсәрия исә, рәхмәт төшкере, әнисенә бер иптәш булып үсте, үз янына да алды менә.
Тик... ни өе, ни сыеры... Арка җылысы бирерлек тә мич булмасын әле бу шәһәрнең таш фатирында!
Эшкә уятып, будильник шалтырады. Кәүсәрия торды. Тиз кайнатуы белән сөендергән газга чәйнеген куйды. Юынды, әнисенә дәште. Ул да торып, әзерләнеп өстәл янына килеп утырды.
-Әнкәй, - диде Кәүсәрия, - ни теләгең бар, үтим, җаныма авыр итмә, һәр төнне күз йоммый чыгасың, миңа болай да бик читен бит.
Миңсылу елмаеп куйды. Аның кызын эшкә киткәндә борчыйсы килмәде, бер теләге калмагандай, чәй эчәргә кереште.
-Карчык кешегә ни кирәк инде ул, кызым? Биргәненә шөкер. Бу сиңа авылның мичле өе түгел. Нишләмәк кирәк. Ни язса, шуңа риза булырбыз. Җәйләрен авылга кайтаргаларсың әле.
Казаннан ерак район үзәгенә, аның да юлсыз бер авылына кайчан да булса бер кайтырмын дигән уй Кәүсәриянең башына да кереп чыкмый иде. Нәрсә нәрсә, монысын ук әнисеннән көтмәде дә. Инде үзе дә олаеп килә, юлда йөрүне яшь чактан ук өнәп тә бетерми. Шәһәрский яши башладым дигәч кенә...
Кәүсәрия берни җавап бирмичә укытырга чыгып китсә дә, әнисе сүзләре хакында көн буе уйланды. Мәктәп ишек төбен саклап утыручы авылдан килгән бер агай бар иде. Гомере буе кешеләргә мич чыгарып яшәгән. Хәзер кулына эш таба алмый интегә. Киткәндә, шуның янына тукталды да болай дип әйтә куйды:
-Фатих абзый, авылдан әнине китергән идем, мичен бик юксына. Соңгы катта яшибез без. Шуның бер почмагына мич ясап бирмәссең микән? Морҗасына рөхсәтне ничек тә алырмын, ЖЭК начальнигының баласы минем класста укый.
Кәүсәрия каравылчы карт сәерсенер, көләр дип уйлаган иде, һич тә алай булып чыкмады. Карт, директордан сорап, ияреп үк кайтып китте. Ике-өч көн дигәндә, җыйнак кына мич Кәүсәриянең фатир түрендә кукраеп утыра иде инде.
Кәүсәрия аны әйбәтләп сылады, агартты. Акшарлары кипкәч, әнисенә ияреп килгән киезләрне өстенә җәйде. Бер уентыгына йоннарын салды, плитәсенә суы белән комганын утыртты. Ахырдан әнисенең киленлек чаршавы белән «мич арты» кебек бер нәрсә бүлеп аласы итте. Инде утырып еласаң да була иде...
Әнисе ул арада чәй әзерләп өлгерткән икән, сөйләшми генә, һәрберсе үз уена батып чәйләделәр. Аннан Миңсылу карчык мытыр-мытыр гына мич өстенә үрмәләде:
-Шәһәрский фатирны күрше Зөлхәбирә иллә дә хурлап калган иде. Нәрсә белә соң ул? Синеке менә дигән: бер дә авылныкыннан ким түгел!
2025-04-28 18:58