СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Роза Хәбибуллина "Зәйтүн илендә"

(Хикәянең дәвамы)
Авырлыклар берәүләрне чыныктырды, җайлаштырды, икенчеләрне сындырды: күпләрнең йөрәге ярылды, баш миләренә кан сауды, яшьләр арасында, бигрәк тә егетләр арасында, үз-үзләренә кул салу күбәйде, ул замана чиренә әйләнде, бөтен бер ил халкының гомер чиге кыскарды, туасы балалар тумады... Ун елдан арткан бу мәхшәр табигать өчен бер мизгел генәдер, ләкин адәм балалары өчен озакка сузылган михнәткә әверелде ул...
— Нишлибез, Насих, безнең бит әле үзебезнең тормыш та бар! Бала-чага табаны астында яшәү яшәүмени! — диде Нүрия, үзләренең йокы бүлмәләрен яшьләргә биреп, зал дигән якта уллары янында йоклый башлагач. — Илгизә янына барам әле, ире — Чаллыда икенче кеше, кулында власть зур, бәлки, ярдәм итәрләр.
Йөрде Нурия, иренмәде, читенсенмәде: авылдаш начальникның эшенә дә, өенә дә барды. Аның мәрхәмәтлелеге генә гаиләгә бәхет китерде:
— Наси-и-и-их! Фатир бирәләр! Иртәгә ордер алырга барам! Ике бүлмәле!
Мондый шатлыклар кеше гомерендә күп булмый! Нурия белән Насихның куанычтан түбәләре күккә тиде!
Яңа фатирга улларын күчерделәр дә, сөенә-сөенә, үз бүлмәләрендә калдылар.
Ринат һаман эшсез йөрде. Хатыны акчасына яшәү аны кимсетә иде. Танышы Володя азык-төлек сата икән. Киңәшеп-сөйләшеп карагач, ниһаять, ул Ринатны үз янына компаньон итен алырга риза булды. Тизрәк шатлыкны әйтергә дип, әтиләре янына килде Ринат.
— Мин бизнес белән шөгыльләнергә булдым, — диде ул, ишектән керә-керешкә. Ул бик шат, йөзе алсуланган, күзләре янып, очкынланып тора.
— Нинди бизнес белән? — дип кызыксынасы итте Насих.
— Фатирны сатабыз да акчасына товар алып кайтабыз! Володя әйтә, мин шулай эшләдем, ди, бер елдан фатирлык акчагыз да әйләнеп керә, бизнес та бара, машиналык та акча җыела, ди.
Бу хәбәр өлкәннәрнең башларына китереп суккандай булды!
—Син нәрсә? Шушындый болгавыр заманда фатир саталар димени?! Әниең көч- хәл белән алган фатирдан колак кагасыгыз киләмени?
— Ризык, азык-төлек белән сату итсәң, акча тиз әйләнеп кайта, ди Володя. Без аның белән Краснодарга дөгегә барабыз. Анда дөгенең килосы биш-алты сум гына икән. Ә бездә аны егерме сумга сатарга була.
— Агыйделнең аръягында бер энәгә бер сыер! Юк, мин риза түгел!
— Нигә, Насих, күп кеше шулай эшли бит, — дип сүз кыстырды Нурия, иренең «юк»ына каршы.
— Башкалар ничектер, белмим, эшлиләрдер, бәлки. Тик юкка чыкканнары, алданганнары да күп! һавадагы торнага ышанып, кулыңдагы чыпчыкны ычкындырмыйлар! Бу турыда уйламагыз да!
—Әллә кредит аласызмы, улым? — диде Нурия.
—Безгә андый зур кредит бирмиләр, аннан соң кредитның процентлары югары, вакытында түли алмасаң, бурычың арта.
Бернинди уртак тел дә табалмыйча таралыштылар. Ләкин Ринат барыбер үзенекен итте: фатирын сатып, танышларына торырга керде.
Башта эшләре уңышлы гына күренде: тотылган булса да машина алдылар. Ләкин... "Сукыр тычкан юлга чыкса, тез тиңентен кар ява", — диләр. Бер елдан фатир бәясе дүрг-биш тапкырга күтәрелде, Ринат ул чаклы акча җыя алмады. Володя да ышанычсыз компаньон булып чыкты: бар булган акчаларын алып, берүзе Краснодарга китте дә буш кул белән әйләнеп кайтты. Товары да, акчасы да юк. Аңлатуының да атасы-анасы юк: башта таладылар диде, соңыннан, машина сазга авып, дөге батты, диде. Ринат авызын ачып калды — үз өлешенә тигән акчаны кире кайтара алмады, судлашып та йөрмәде, чөнки кулында бернинди документы да юк иде.
—И-и-и, безнекеләргәме соң мондый эш белән шөгыльләнү! Нәселебездә юк бит сатучылар! Аның өчен тумыштан сәләт кирәк! Авызыңнан кереп, тегеннән чыгардайлар гына байый! Юләр булдык! Үзебез гаепле! Мин инде! Шапылдатып планнарына киртә сугасы урынга, җебеп төштек! И Алла! — дип өзгәләнде Нурия. Борчылудан башы авыртып, урынга егылды. Бу чир анальгин эчеп кенә туктый торган булмады.
Улының акчасын кайтару өчен, Нурия дә йөреп карады, ләкин Володя дигән имансыз — яңа заманның кансыз кешесе — Нуриянең күзләренә туры карарга оялмады.
—Мин ничек түлим ди! Үзем дә Ринат хәлендә калдым.
— Оятсыз, син ничек Ринат хәлендә буласың ди! Кибетең тулы товар сыгылып тора! Минем улымның акчасына алынган әйберләр бит алар.
—Ладно, иди, иди, апа, если сможете доказать, возьмёте
Нурия ни әйтсен, акчаны биргәнгә бер документ та юк! Законнарны белмәгән килеш эшкә тотынасы түгел иде Ринатка! Наданлык бәласе инде...
Нурия өйләренә ашыкты. Кайту белән берәр тәмле ризык пешереп, өйдәгеләрне сөендерәсе килде. Ә инде үзләренең подъездында «ашыгыч ярдәм» машинасын күреп алгач, лифт чакырырга да онытып, баскычтан өскә томырылды. Тыны бетеп өйләренә килеп кергәндә, диванда чалкан яткан Насих янында ак халатлы ике кешене күреп коты очты.
—Нәрсә булды?
—Сердечный приступ, — диде өлкәне. Яшьрәге Насихның йөрәген кардиограммага яздыра иде. Нурия чишенергә дә онытып катып калды. Төсе киткән, агарынган Насих, гаепле кеше сыман, хатынына карап елмайды, карашында хатынын борчыганга кыен сыну сизелә иде. Бу хәлсез елмаю Нуриянең йөрәген телгәләде, куркытты...
—Сезне хәзер үк алып китәбез, БСМПда кардиологлар ныклап тикшерерләр, дәваларлар — диде врач.
Насихның йөзендә ризасызлык күреп, Нурия аңа авыз ачарга ирек бирмәде:
—Берүк, алып китегез, доктор! Аңа күптән йөрәгеңдә порок бар диделәр, ныклап тикшеренгәне дә, дәваланганы да юк!
Борчылудан, каушаудан калтыр-колтыр килгән куллары белән Нурия иренең әйберләрен җыеп, сумкага тутырды, икенче пакетка ашарына салды.
—Син, мине ерак командировкага әзерләгән кебек, әллә ниләр тутырма, мин анда озак ятмам, — диде Насих.
—Ярар, азыклы ат арымас, диләр, күршеләреңне дә сыйларсың.
Больницада аны берүзен аерым палатага, «Интенсив терапия» дигән кечкенә бүлмәгә салдылар. Ул көнне Нурия ире янында кунды.
—Мин урынга егылган хаста түгел бит, карчык, урындыкта төн чыгып, ничек укытырга бармакчы буласың?
—Минем өчен борчылма! Мәктәпкә шалтыраттым, дәресләремне алыштыралар.
Төнлә Насих йоклагач, Нурия иренә карап, баш очында бик озак уйланып утырды... Агарган, ябыккан йөзенә вак җыерчыклар сызылган...
Авылларындагы иң таза, иң матур егет иде ул. Өч ел армиядә хезмәт итеп кайтуы белән гомергә горурланды. Каян килеп чыкты бу авыру?! Кайчан? Нәрсәдән? Авырса, аяк өсте уздырды, больницага бармады.
Үкенечле, сагышлы уйлар Нуриянең йөрәген яндырды: «Иремне сакламаганмын. Балалар, балалар дип, иремә әһәмият итмәгәнмен... Аны мәңгегә килгән тимердән дип уйлаганмын... Тормыш җиңел булма ды. Акча җитмәгәч, өчәр эштә эшләде, җаныкаем... Җәйге ялларында да ял итмәде, әле бер туганына, әле икенчесенә йорт төзеште... Үзе турында уйламады. Мин тиеш идем аның турында кайгыртырга! Сәламәтлеген тикшертәсе, дәвалыйсы, санаторийларга җибәрәсе калган!»
Дәвалаучы доктор барлык тикшеренүләрнең нәтиҗәсен аңлатты.
—Күңелегезгә авыр алмагыз, турысын әйтәм — дарулар белән генә булмый, операция кирәк. Әле соң түгел. Сез курыкмагыз, хәзер йөрәккә операцияләрне уңышлы ясыйлар. Республикада көчле, оста кардиохирурглар бар. Минем киңәшем шул: операциягә әзерләнегез, авырулар белән бик аралашмагыз, диета тотарга тырышыгыз, больницадан чыгарга ашыкмагыз.
Хәлнең болай кискен икәнен көтмәгән ир белән хатын сүзсез калдылар...
Операция беркемгә дә йөз процент шанс бирми... Батыр булып күренергә тырышса да, Нуриянең йөрәгенә ут капты... Хатынының агарынган йөзеннән ниләр кичергәнен аңлап, Насих исә Нуриянең үзен юатты:
—Әнисе, артык борчылма инде! Менә мин исән бит әле! Алдагысын Алла белә! Минем ише чирле-чорлы кешеләр яшәп ята, тап-таза ирләр егылып үлә. Яшәргә язган булса яшәрмен! Мин әле шушы матур, яшь хатынымны калдырып үләргә җыенмыйм! Кил әле яныма, бер үбим үзеңне!
Нурия иренә сыенып ятты. Насих аны кочаклап алды.
—Яшибез әле! Син булганда, мин үлмим! Миңа синең белән яшәве рәхәт! Син мине карыйсың, ашатасың-эчертәсең, өс-башымны юасың, бала караган кебек, минем турыда кайгыртасың! Син — минем бу дөньядагы бәхетем!
Казанда кардиохирург, Насихның врачлар язган кәгазьләрен укып чыккач, нинди операция кирәген аңлатты. Аннан соң үкенечлерәк тавыш белән:
— Алданрак уйлыйсыгыз калган, моңа кадәр бу төр операцияләр бушлай ясала иде, хәзер түләүле шул.
Нурия, түләүле икәнен белсә дә, доктор әйткән сумманы ишеткәч коты очты, андый акчаны каян табасың ди?! Больницага өмет белән кергән иде, үртәлеп чыкты: «Без хәзер беркемгә дә кирәк түгел икән! Егылып үлсәң дә, ярдәм итүче юк! Менә сиңа мактаулы капитализм! Совет чорын хурлаган булалар! Ул заманда коммунизмда яшәгәнбез икән! Бушка дәваландык, бер тиен акча түкмичә укып, югары белем алдык, ата-ананың күбесе эшли алмаганны Совет хөкүмәте эшләде — һәр гаиләгә бушлай фатир бирде! Менә хәзер ни көтмәк кирәк!» Нәфрәтләнеп, Нурия бик озак тынычлана алмады: «Бездә гомергә рәт булмаган, яшь чагым булса, Насих белән берәр юньле илгә китәр идем!» Иң газиз кешесе ярдәмсез калгач, дөньяның тигезсезлеге кимсетте, түбәнсетте... Алар бит үзләрен бар кеше белән дә тигез, горур санап яшәгәннәр иде, хәзерге хакимнәр аларны аяк астына салып таптый...
Кайдан акча табарга? Аларның беркайчан саклык запаслары булмады. Туксанынчы еллардагы дефолт вакытында: «Без хөкүмәтне алдадык — кассада янардай акчабыз юк иде, хөкүмәт безне талый алмады», — дип шаяртканнар иде. Менә хәзер сөекле хөкүмәт авыру кешене таларга җыена... Нурия әллә нинди планнар корып карады, тик берсе дә тормышка ашарлык түгел, тормышка ашса да, тиз генә түгел иде. Насихны коткарыр өчен, Нуриягә акча менә хәзер, бүген үк кирәк!
Дәрескә керергә кыңгырау шылтырады. Нурия, журналын тотып, коридор буйлап бара.
—Нурия! Нишләп ул чаклы бөкрәеп төштең? Ни булды? — Артыннан кечкенә буйлы, каратут йөзле, чем-кара күзле математика укытучысы Мәскүрә килә икән.
—И Мәскүрә, ирем авырый! Йөрәгенә операция ясатырга кирәк... Акчабыз юк...
—Сер бирмә! Дус бар, дошман бар, дигәндәй, бетеренмә! Берәр җае чыгар әле!
Бу теләктәшлектән Нуриянең таштай каткан күңеле азга гына булса да йомшарды, Мәскүрәне кочаклап елыйсы килде. Биш бала үстереп, бәясе төшерелгән кибетләрдән генә киенеп йөрүче бу сабыр холыклы, тыйнак хатынның сүзләре бик кирәкле булып чыкты. Нурия һушына килде: «Чынлап та, нигә әле мин җебеп төштем! Ирем исән бит әле! Исән! Җан биргәнгә җүн бирә, диләр!» Ул башын күтәрде, тураеп елмайды.
—Рәхмәт, Мәскүрә!
Саклык банкында Нуриягә кредит бирделәр. Елга егерме тугыз процент түләү шартын ишеткәч шаккатты: «Әстәгы, йөз сум урынына йөз егерме тугыз сум итеп түлисе була икән!» Әле бу акча да җитми... Аптырап- йөдәп, апаларына киңәшкә йөгерде.
— Апа, әллә, мәктәптән китеп, базарга сатуга чыгыйм микән? Мәктәптән алган зарплатаны җыеп булмый, тотылып бетә, яшәргә кирәк бит...
Апасы уйланып торды.
— Нәрсә сатарсың икән соң? Хатын-кыз киемнәре үтемлерәк инде дә... Ярар, товар алырга акча бирербез, эшләп кара.
Шулай итеп, кичәге укытучы бүген чүпрәк-чапрак сатарга чыгып басты. Ирен коткарыр өчен, ул нинди эшкә дә риза, бернәрсәдән дә курыкмый...
— Менә, карчык, мине «списать» иттеләр, инвалид-пенсионер картны кабул итәсеңме? — дип, ВТЭК комиссиясеннән бөтенләй икенче кеше булып кайтты Насих: борчылганы, кимсенгәне йөзенә чыккан... Ул бит типсә тимер өзәрлек егет иде юкса...
— Нурия, миңа бүген бер «чүлли» алып кайт инде! Соңгы тапкыр эчәм, яңадан тамчы да капмыйм! Илле яшеңнән инвалид булу кыен икән...
Базарда акча, ишелеп төшмәсә дә, көн дә әз-мәз керә тора. Нурия Насихны аерым диетага утыртты. Аның хәле яхшыргандай булды: йөзенә төс керде, кәефе аруланды. Бер кайтуында ире хәтта баянда уйнап утыра иде.
— Әнисе, бүген радиодан Салават яңа бер көй җырлады. Сүзләрен исемдә калдыра алмадым, көен отып алдым. «Синсез яшәп булмый» дигән җыр бугай. Менә тыңла әле!
Баянына иелә төшеп, яңа өйрәнгән көйне уйнап җибәрде. Нурия иренең музыканы сагынганын, тормыш яме күңеленә кайтканын күреп сөенде. Алар бик еш кичләрен шулай — яңа көйләр кабатлыйлар: Насих баянда уй ный, Нурия җырлый иде, ул кичләр бәйрәм кебек шатлыклы була, малайлар да тынып тыңлый иде. Бүген дә, бүлмәдә шыңгырдап мажор көйләр яңгырагач, бәйрәмдер кебек тоелды...
—Насих, Казанга шылтыратып, алтынчы больницаның кардиология бүлеге җитәкчесе белән сөйләштем, безне чиратка язып куйдылар, бер айдан килергә куштылар! — диде Нурия.
Башланган эш — беткән эш, дйгәндәй, моңа кадәр булган тырышлыклары, ниһаять, максатка якынайткач, ул канәгать иде. Ләкин Насих эндәшмәде, сүзгә кушылмады, йомылды... Кич йокларга яткач, хатынына сыенып, йомшак иңсәсеннән үпте дә:
—И карчыгым! Мин сине шулкадәр яраттым! — диде. «Яраттым» диюе үткән заманда, сагышлы, моңсу ишетелде, хушлашкандай,бәхилләшкәндәй булды. Иренең сүзләре Нурияне сискәндерде: «Күңеле ни сизә икән?»
—Мин сине һаман шулай яратам! Тереләсең әле, Алла боерса! — дип, ирен юатты. «Мине ташлап китмә, җаным, синнән башка яши алмыйм» дип әйтәсе килде, ләкин теле әйләнмәде, иренең яшәү өметен өзәрмен дип курыкты...
Казанга китәргә күп тә калмаган иде инде... Тирә-якны куркытып, «ашыгыч ярдәм» машинасы Насихны авыр хәлдә алып китте...
Бу вакытта Нурия эшенә килеп, базар ларёгын ачып кергән иде. Төнге салкыннан әйберләр дым тарткан. Киштәдәге мохер кофталарны, кабартып, каккалап, элгечләргә ки гертте. Хәзер сатып алучыларны көтәсе генә калды. Сәгать тугыз тулса да, көн караңгы, күксел болытлар куерган, әллә яңгыр, әллә кар яварга җыена. Нуриянең күңеле тынгы сызлана: бүген иртән Насих кәефсез, зарланмаса да, хәле юклыгы сизелә, иреннәре күгәреп тора, тынын еш-еш ала иде. Әллә кайтып китәсе инде, товары сатылмаса сатылмас, Насих янында булырмын, ул мине сагынып көтә! Пенсиягә чыккан карт түгел бит, кешеләр арасында булырга тиеш ир дип, Насихын кызганды.
Өйләренә кайтып җиткәч тә, кече улын очратты.
—Әни! Мин синең янга барырга чыккан идем! Әтине «скорый» алып китте. Әти янында Зиннәт абый, сиңа килергә кушты.
Нуриянең сизгер күңеле төзәтә алмаслык фаҗигане тойды: «Йә Раббым, Ходаем, исән генә була күрсен! Берүк, исән булсын!»
Нурия палатага килеп кергәндә, төсе качкан җизнәсе каршылады. Хатын ире яткан караватка карагач егылып китә язды, җизнәсе тотып калды: Насихның өсте ак җәймә белән капланган иде... Нурия, җизнәсен этеп, ире янына килде, җәймәне ачты... Насихның күзләре йомылган...
—Наси-и-и-х! — Үзәк өзгеч тавыш белән иңрәп, әле иренең тән җылысы да качмаган күкрәгенә капланды... Өметләнеп, Насихының йөрәге типкәнен көтте... Тик кадерле күкрәктән хәбәр килмәде... Нурия тынсыз калды да идәнгә шуып төште. Коты очкан җизнәсе доктор янына чапты.
Нурияне, күтәреп, янәшәдәге урынга салдылар. Шәфкать туташы укол кадаганнан соң да, ул әле тиз генә аңына килмәде.
—Курыкмагыз, тиздән аңына килер, мондый хәлләр була ул, — диде кыз. Балдызы күзен ачкач, Зиннәт аны юатырга кереште:
—Сабыр булырга тырыш, Нурия! Нишләмәк кирәк соң?! Тормыш шулай бит ул. Үлгән артыннан үлеп булмас... Әҗәл җиткәч, барыбыз да шунда китәбез инде...
—Үзем үлсәм яхшырак булыр иде... Насихсыз бу тормыш нигә кирәк миңа?! — Авырлык белән генә аңына килгән хатын зәгыйфь тавыш белән дәвам итте: — Җизнәй, син килгәндә әле исән идеме ул? Аңыңда идеме? Сөйләштегезме?
—Аңында иде. Сөйләшерлек хәле юк иде.
—Бер сүз дә әйтмәдеме?
—Нуриягә әйт, фатир аныкы, беркемгә дә бирмәсен, диде.
—И бичаракаем, үлгәндә дә, минем турыда кайгырткан! — Нурия илереп елый башлады. — Шул фатир мәсьәләсе үлемен тизләтте дә инде! Хараплар иттем! Саклый алмадым! — Нурия, иренең янына килеп, идәнгә тезләнде дә башын күкрәгенә куеп, кочаклап тын калды... Шушы газиз гәүдәне кочаклап, мәңгелек йокыга таласы килде...
Нуриянең тынсыз утыруы җизнәсен тагын да ныграк куркытты. Үзе белән үзе сөйләшкәндәй:
—Сабырлык кирәк инде... Карамадың түгел, карадың Насихны... Син тырышмасаң, әле бу яшькә җитә алмаган булыр иде.
—Соңга калдык! Операциягә соңга калды-ы-ыык! Алданрак бара алсак үлмәгән булыр иде!
Нурия иренең тынычланган, җыерчыклары язылган, елмаюга охшаган йөзен, чәчләрен сыйпап, газиз баласын иркәләгәндәй дәвам итте.
— И бәгырькәем... Хәзер йөрәгең авыртмас инде... И-и-и... — Ул нечкә генә итеп, скрипка кыллары чыңлагандай сузып-сузып елады. Бу елауда чарасызлык, үкенеч, мәңгегә аерылышу ачысы бәргәләнә иде.
И Насихым, бәгырькәем, барлык Шатлыкларымны, дөньяның ямен үзең белән алып киттең... Синсез көннәрнең барысы да кояшсыз, кызыксыз... Мине көткәнсеңдер... Фатирны бер бүлмәлегә алыштырып, калган акчага операция ясатасы да бит! Нишләп башыма килмәгән? Ни берәрсе киңәш итмәгән? Исән калган булыр идең!
..Ничә еллар үтсә дә, ул әле һаман Насихын коткарырга мөмкин булган юлларны эзләп газапланачак, үкенәчәк... Үзе гел шул турыда гына уйлап яшәгәнгә, улларының әтиләре турында сүз кузгатмауларына хәтере кала, ә уллары исә әниләренең йөрәк ярасына кагылудан курка... Шушы ике ел эчендә алар өлкәнәеп, җитдиләнеп киттеләр, уртанчылары Айрат читтән торып укырга күчте дә мәктәпкә урнашты, кечеләре автомеханик булып эшли башлады. Әтиләрен югалтканнан соң, гаилә әниләре өчен җаваплылык тоеп яши башлады.
Нурия, гадәттәгечә, иртүк уянса да торасы килмичә ятты. Күңелендә бушлык, канәгатьсезлек, яшәвенең мәгънәсе юк: иртән тор да базарга кит, тор да кит! Бүген дә, иртәгә дә, берсекөнгә дә... Көннәр гел бертөрле. Мәктәптә, ичмасам, алай түгел, һәркөн ниндидер яңалык була торган иде. Класска кереп, балаларның якты йөзләренә карасаң, бар дөньяңны онытасың, тормыш мәшәкатьләре, күңелсезлекләр бусага артында кала. Анда үзеңне кирәкле кеше итеп тоясың...
Ул, кулларын баш өстенә куеп, бүлмәне күзәтте. Насих исән чакта, өйләре якты,җылы, нурлы, күңелле иде. Иренең мәхәббәте яктырткан икән... Хәзер бүлмә төссез, шыксыз...
Кайчандыр изге йокы бүлмәсендә тагын улы белән килене... Нурия өендә үзен ят сизә, элеккечә кайтырга атлыгып тормый, чөнки аны шатланып, сагынып көтүче юк... «Оям тузды!» дигән уй йөрәген өтеп алды... Иренең васыяте исенә төште... Торып, бер чынаяк кофе эчте дә, җәһәт кенә кузгалып, апаларына китте.
—Әйдә, мактап йөрисең икән, сумса пешергән идем, — дип шатланып каршылады Фәридә.
—Сезне дә мактамасаң, кемне генә мактыйсың инде тагын!
Апасының тәмле ризык исе таралган якты өендә күңеле күтәрелде, монда рәхәт, аны монда яраталар, көтәләр... Әнисе үлгәннән соң, Фәридә аңа апа да, әни дә булып калды.
Тәмләп чәй эчкәннән соң, Нүрия ник килгәнен әйтеп бирде:
—Мин базардан китәргә булдым! Туйдым, апа, бер көн торасым килми! Сату да бармый. Шул базар аркасында Насихның соңгы минутларында янында була алмадым...
—Базарны ташлап нишләмәкче буласың?
—Белмим... Әллә чит илгә китим микән? Телевизордан шул турыда рекламалар күрсәтәләр. Чаллыда агентстволары да бар, диләр.
—Ай-Һай, үскәнем, андый агентстволар ышанычлы микән? Алар турында әллә ниләр сөйлиләр, хатын-кызларны коллыкка саталар ди!
—һи, кызларныдыр ул! Минем ишеләрнең кемгә кирәге булсын?!
—Юкны сөйләмә, Алла сакласын, дип әйт!
—Бер таныш хатын Грециягә китәргә җыена. Анда аның кызы грекка кияүгә чыккан. Ияреп китсәм, ышанычлы була инде. Бер-ике ел эшләсәң, фатир алырлык акча җыеп була, ди. Шуны күреп сөйләшәм әле. Банатларга үз ояларын корырга булышсам, үлсәм дә үкенмәс идем!
—Әстәгьфирулла! Тәүбә диген! Фәрештәнең «Амин!» дигән чагына туры килүе бар! Банат үзе эшләп тапса, кадерен ныграк белер! Бер фатир алып биргән идегез бит инде, нишләтте?!
- Хәзер аны искә төшерүнең файдасы юк... Минем болай да үкенүдән йөрәгем яна! Җаным урын таба алмый...
Ярый, син ул хатын белән сөйләшеп кара, алайса. Тик, миңа әйтмичә, бернәрсә дә эшләмә! Ашыкма! Соңыннан үкенерлек булмасын!
Танышы Нуриягә барысын да җентекләп аңлатты:
Мәскәүдәге турагентствога юлламага заказ бирәсең дә барып аласың. Виза өчен да акчаны шунда түлисең.
— Ничә сум акча кирәк булыр икән?
— Җиде йөз илле доллар җитә. Бер-ике ай эшләсәң, бөтен расходларны каплап була ди. Минем кызым, гостиницада идән юып, кер үтүкләп, аена биш йөз доллар ала.
— Башта путёвка буенча ял итәсеме?
— Нинди ял ул?! Килүгә, эш эзлисең ди!
— Без эш таба алырбыз микән соң?
— Ну, хезмәтче итеп алырлар. Анда барганнарның күбесе картларга, карчыкларга няня булып урнаша ди.
Фәридә сеңлесенең Грециягә китүен хупламаса да каршы тормады: «Яңа җирдә, бәлки, ире өчен әрнүләре таралыр», — дип уйлады.
Нурия җыенып бетте. Киткәнче, Насихы белән бәхилләшәсе генә калды. Иренең васыятен үтәп, аны туган авылына җирләгәннәр иде. Ташлытауга барып җиткәнче, Нурия үткәннәрне күз алдыннан кичерде. Бик яраткан иде Нурия мондагы бар нәрсәне: төзек матур авылны, Насихы белән кавыштырган Шифа чишмәсен, кызлары кебек яратып кабул иткән каенанасы белән каенатасын, бигрәк тә күз нуры Насихын... Их, ул вакытлар...
Әнә Шифа чишмәсе янындагы урман каралып тора. Насих чишмәнең хәтере бар дигән иде, безнең бәхетле көнебезне хәтерли микән? Әллә чишмәгә барып килимме? Юк... Ташлытау чишмәсе нинди булган, хәзер дә шулайдыр, мин генә элеккеге бәхетле кыз түгел, көләч йөзле зәңгәр күзле сөйгәнем дә хәзер юк инде...
Нуриянең бер ялгызын гына зиратка җибәрергә теләмәде, аңа килендәше Фәнисә дә иярде.
Зиратка кайчан килсәң дә, бик ямансу... Салкын ноябрь аенда бигрәк тә. Монда бөтен нәрсә үлем турында уйлата: иске каберләрнең тутыккан рәшәткәләре, яңа каберләр өстендәге төсләре уңган кәгазь чәчәкләр, кар астыннан сузылып торган меңьяфрак- ның кипкән сабаклары... Тормыш бетте дип кисәткән кебек... Кара кәүсәләрендә җил сызгырган агачлар да үлем йокысына талганнар, мәңге уянмаслар сыман...
Шулай да, ничек ямансу булмасын, мәңгелек йортларына килеп урнашкан кешеләргә карата олылау хисләре тоясың. Тормыш белән үлем киртәсен үткән бәндәләр изге җаннар кебек, алар монда авыр газапларны кичеп килгәннәр...
Насихның каберенә юка гына булып кар яткан. Ул кар Нуриянең йөрәгенә кунган кебек, җаны өши... Менә хәзер үзе дә үләр шикелле... Күкрәгенең кайсыдыр төше киселеп-киселеп китә... Ул Насихның кабер ташындагы рәсеменә карап елап җибәрде.
— Наси-и-и-их! Мин синсез адашам булыш! Әйт: нишлим, китимме чит илгә? Синсез тормышның ничекләр кыен икәнен белсәң! Кичер мине! Кичер, ташлаплар китәм бит!
- Нуриякәем, артык елама, картлар еларга кушмыйлар бит! Гөнаһ, диләр, яшең ирең каберенә төшсә рәнҗер, — диде килендәше.
— И Фәнисә, еламый нишлим?! Китәм бит! Насих кала!
— Кайтырсың, Алла боерса! Мәңгелеккә китмисең бит! Насихың рухына сәдака биреп торырсың! Күңелеңә тынычлык иңәр!
— Анда кемгә сәдака бирәсең ди! Греклар христиан динендә бит! — Нурия әллә суыктан, әллә борчылудан калтырый башлады, күгәргән иреннәре дерелдәде.
— Мөселман кешесе булмаган җир юк! Булыр әле, очратырсың! Әйдә, Нуриякәем, кайтыйк, туңасың. Сиңа хәзер чирләргә ярамый.
Нурия, кар өстенә тезләнеп, иренең рәсемен сыйпады.
— Хуш, бәгърем, рәнҗемә! Күңелемнән бер минутка да чыкмыйсың! Кадерләреңне белмәдем. Мин сине ничек яратуымны да аңлап бетермәгәнмен...
Ул тагын елый башлады...
Бигеш аэропортында тикшеренүләр үтеп, очкыч трапына менгәндә, Нурия килгән ягына каерылып карады — озатучылар бик еракта, бер кешене дә танырлык түгел иде. Туган илнең караңгы күге, очкыч канатлары астыннан ноябрь салкыныннан туңган җир буйлап йөгерүче җәяүле бураны, сызгырып искән салкын җиле елаган кебек тоелды... Болай да икеләнеп кенә юлга чыккан хатынның йөрәге өшеп китте, траптан сикереп төшеп, үзе яшәгән Ак шәһәргә, уллары,апасы белән җизнәсе янына кайтасы килде, шул теләгеннән көчкә тыелды...
Кара болытлар аста калдылар, унбер чакрым биеклеккә менгәч, кояшлы җете зәңгәр күк ачылды, ләкин ул яктылык куандырмады, киресенчә, Җир-анадан ерагаю тынгысыз күңеленә шом гына салды, йөрәге куркып типте. Ил-көнен ташлап, кая китә бу хатын? Ни куа аны йортыннан? Нурия бу сорауга җавап бирә алмый инде... Тынгысыз җаны, үзенә урын эзли торгач, өермә кебек бөтереп, чарасыз сагышлар канатында туган туфрагыннан кубарып, әллә кайларга алып китте...
(Дәвамы бар)