Юл чатында урнашкан бу җыйнак чәйханәгә иң соңгы кунак булып керде ул. Керде дә, кулындагы төргәген өстәлгә куеп, эшләпәсен салды. Эшләпәдән яңгыр тамчылары коелды. Ир баштанаяк чыланган иде. Баш киемен каккалап алгач, кара плащын салырга маташты. Ләкин хәрәкәтләре бик җайсыз күренә, ул нигәдер сыңар кулы белән генә эш итә иде. Шулчак, читтән күзәтеп торганмы, зал белән буфетны бүлеп торган алсу ефәк пәрдәне ачып, уналты-унҗиде яшьләр чамасындагы бер кыз йөгереп килде дә:
— Кая, абый, булышыйм әле үзегезгә,— дип, җитез генә ирнең плащын салдырып, аны болан мөгезеннән ясалган махсус элгечкә элеп тә куйды.— Чәйләп алыгыз, абый! Нык чылангансыз, өшегәнсездер...— дип ягымлы, йомшак тавыш белән сөйләнә-сөйләнә, кабат алсу пәрдәләр артына кереп югалды.
Ул да булмады, гүзәл кыз кереп киткән яктан бөрмәле алъяпкыч япкан, дулкынланып торган чәчләренә ап-ак калфак кадап куйган мөлаем йөзле бер ханым пәйда булды. Күренеп тора, монда кунакларны яраталар икән. Әнә ханым кай арада касәгә чәй агызгандыр, җиңел адымнар белән килешле генә атлап, аны ир алдына китереп тә куйды.
— Рәхим итегез! Бусы бездән күчтәнәч булыр. Ә чәй янына ни китерим?
— -Мөмкин булса, пәрәмәч...
Ханым аны ишетмәдеме, әллә нидер уйланып онытылдымы, китәргә ашыкмады, ир каршында тораташ басып торуында булды. Аның күзләренә аптыраулы сорау кунган иде. Шул сорауга җавап эзләп гаҗәпләнеп эндәште:
— Мансур?! Синме бу?!
Аның соргылт-көрән күзләреннән генә түгел, әле яшьлек матурлыгын югалтмаган аксыл йөзеннән дә, юк- юк, хәтта бөтен гәүдәсеннән бу минутта шатлык нуры сирпелә иде. Бу нурдан хәтта таш баганалар да эрер кебек иде... Ә безнең кунак таш багана түгел, тере җан иясе, битараф кала алмады, аның да арыган йөзенә елмаю кунды. Ләкин чарасыз, мескен елмаю иде бу. Бу мизгелдә баш миенең һәр күзәнәге бөтен көчен җыеп тырмаша, хәтерне уятырга азаплана иде: «Кем бу? Кем?!»
Ә хатын үзе генә белгән шатлык-бәхет диңгезендә коена, эшен генә түгел, бар дөньясын онытып, ир каршына килеп утырды да, бөтен йөзе белән балкып, аның күзләренә төбәлде:
— Мансур! Син бит! Әнекей генәм, сине күрер көнем дә бар икән! Әллә танымыйсыңмы? Танымыйсыңмы, Мансур?! Шулкадәр үзгәрдемме икән? Бибинур бит мин! Бибинур!
Бичара җан, үзен танымауларына үртәлеп, иргә төбәлде. Бу уйчан йөздә, бары аптырау гына чагылган соры күзләрдә, ниһаять, шатлык нуры балкуын көтеп, йотылып-йотылып карады. Әмма ир гаепле кыяфәт беләи сәер елмаеп утыруында булды.
Аны аңлагандай, акларга теләгәндәй, хатын авыр сулап, сүзен дәвам итте:
— Мин белгән Бибинурның чәчләре мондый түгел, тездән түбән иде, дисеңме? Кистердем шул, Мансур. Кистерәсем килмәгән иде дә, әллә нишләп соңгы елларда башым авырта башлады. Чәчеңне кистер, башың җиңеләер, дигәннәренә ышандым бит, җүләр. Олыгайгач, баш җиңеләер инде ул, әйеме? Ә син мине танымыйсың... Оныткансың... Байтак ел үтте шул...
Шул мизгелдә аның матур күзләренә сагыш тулды, әйтерсең лә тантаналы шатлык пәрдәсенең бер читен күтәреп, бик еракка яшерелгән рәнҗү һәм үпкә үрелеп карады.
Күрде ир, сукыр түгел ич. Ләкин нишли ала? Ул чарасыз, ярдәмсез. Үткәннәргә юл ябык, ишек-капкалар бикле, анда хәтернең сыңар нуры да барып җитәрлек түгел. Ә бу чибәр ханымның яшьлеге — тездән түбән кара толымнарын уйнатып йөргән сылу Бибинур — кул җитмәслек урында, упкынның аръягында. Тик юл юк анда, юк! Димәк, алдашырга, хәйләләргә, дөрләп кабынган шатлык ялкынына бозлы су сибәргә, барча өметләрне һичшиксез сүндерергә кирәк.
Ир гаепле карашын читкә борды:
— Гафу итегез... Әмма мин Мансур түгел. Сез ялгышасыз. Сез мине кем беләндер...
Ләкин хатын аңа сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде, авыр сулап, үзенекен сөйләвен дәвам итте:
— Әй, Мансур, Мансур... Ник алдашасың?! Тагын... Нигә... Бер тапкыр алдадың бит инде. Бәлки... бәлки... синең шул ялганың... минем бөтен тормышымны... утка салгандыр...
Бү сүзләрне өзеп-өзеп, яшьләренә буылып, елап җибәрүдән куркып әйтте хатын. Ир уңайсызланып, югалып калды. Нишләргә тиеш ул хәзер, нишләргә?! Аның тынгысыз күзләре сыеныр урын эзләгәндәй, чәйханә стеналары буйлап йөгерде һәм шулчак алсу пәрдәне күтәрә төшеп, алар ягына гаҗәпләнеп карап торган баягы яшь кызга килеп тукталды. Ни гаҗәп, аның исемен кабатлый-кабатлый, үткәненә кайтарырга тырышкан Бибинур чит, ә менә бу кыз — зәңгәр күзле гүзәл кыз — таныш кебек, ул кемгәдер охшаган, кемнедер бик хәтерләтә иде. Тик кемне? Кемне?!
Ир бу сорауга да тиз генә җавап таба алмады. Аңа бик читен иде. Тизрәк моннан чыгып китәсе килде, шуңа да кисәк урыныннан кузгалды. Әмма Бибинур да, җитез җанвардай сикереп торып, ирнең юлына аркылы төште:
— Юк, син китмисең! Җибәрмим! Болай гына җибәрмим! Син аңлатырга тиеш! Юк... син үзең мине гафу ит... Үпкәләп ни файда? Күпме гомер үткән... һәркемнең үз язмышы...— Ул кулы белән ирнең иңенә кагылды. Андагы бушлыкны тоеп имәнеп китте: — Чү, Мансур... Ни бу? Кулың нишләде? Ни булды? Йа Хода, әллә өздердеңме? Ничек? Син шуңа килмәдеңме? Шуның өченме? Юләркәем! Кулсыз түгел, аяксыз булсаң да, янымнан җибәрмәс идем бит!
— Гафу итегез, зинһар...—дип мыгырданды ир, бу хәлгә бик уңайсызланып. Үзе хатынга карамаска тырышты, нәүмиз карашы, котылу эзләгәндәй, ишеккә төбәлгән иде,— Кулның бер катышы юк... Мин бит сезне, чынлап та, белмим. Гомердә беренче тапкыр күрүем...
— Ярый, Мансур, синеңчә булсын, танымассың да, оныткансыңдыр... Тик китәргә ашыкма, туйганчы күреп калыйм, ичмаса. Хәлләреңне бик беләсем килә. Ничә еллар бер күрергә тилмереп яшәдем бит. Син белмисең, киттең дә югалдың...
Алай икән... Аның тормышында Бибинур атлы кызда булган икән... Әнисенең бу исемне бер тапкыр да телгә алганы булмады. Үткәннәрнең бер йомгагы әнисе кулында иде шул. Ә калганы упкында калды. Газиз әтисе дә шунда калды. Күрше Рәис абыйның ничә айлар буе алар түләргә мәҗбүр булган яшел «Москвич»ы да шунда калды. Бик күп нәрсә калды ул каһәр төшкән упкында... Кем ул Бибинур? Җирне тырмап еласа да, күкләргә карап уласа да, үткәненә кайта алмый шул Мансур. Ә үткәннәрнең бер йомгагы, зурмы ул, кечкенәме, ихтимал, менә шушы хатын кулындадыр. Баядан бирле күзләренә карап өзгәләнгән Бибинур аның үзе дә белмәгән, хәтереннән мәңгегә сызып ташланган көннәрен, айларын, бәлки, елларын да беләдер... Ләкин сон шул инде, бигрәк соң...
— Мансур, син хәтерлисенме, без синең белән бергә шәһәргә балдак алырга барган идек. Иң матурын, иң затлысын алам, дигән идең. Минем өчен берни кызганмый идең бит син, һәр теләгемне үтәргә әзер идең. Мәнге шулай булыр иде кебек...
Мансур, гаепле баладай, башын иеп тынлады, дәшмәде. Ни дисен, берни хәтерләми ич! Балдаклар сатып алынгач, вәгъдәләр бирешкәч, бик якын кешесе булгандыр лабаса. Алтын балдакны теләсә кемгә бүләк итмиләр. Әй язмыш! Бигрәк мәрхәмәтсез булдың шул, кайгы-хәсрәтләрнең тиешеннән артыгын бирдең бугай...
— Тик мин ул балдакны югалттым бит, Мансур... Язмаган булган икән...— Хатын һаман үз дөньясында, үткәннәрдә йөри иде әле,— Киеп карыйм дип алган идем, идән астына тәгәрәп төште дә китте... Күпме эзләдем, тапмадым. Бик сәер бит инде, әйеме, Мансур? Шуннан соң ничек ышанмыйсын ди хорафатларга? Менә бит... Балдакны да югалттым, сине дә...
Ниһаять, ул тынып калды. Бер көн, бер төн күңеленнән китмәгән татлы да, газаплы да хатирәләренә чумган килеш дәшми торды. Киеренке тынлыкны ир бүлде, сәгатенә күз салып:
— Миңа вакыт,— диде,— Мин бу якларныкы түгел бит, үтеп барышлый гына. Билет та алган идем. Аэропортта утырасы килмичә, шәһәр күрергә чыктым.
— Өйләндеңме? — Хатын, ирнең карашын тотарга теләгәндәй, йөзенә бакты, тик тегесе тагы башын читкә борды. Никтер бу хатынның күзләренә карарга курка-кыенсына иде.
— Әйе, гаиләм бар. Әйбәт яшибез. Менә бит ничек...
-Дөньяда нинди генә гаҗәп хәлләр юк. Ике тамчы судай охшаш кешеләр дә була икән. Сез авырга алмагыз, зинһар, өметегезне өзмәгез.
Хатын елмаеп башын чайкады:
— Алай да буладыр, Мансур, буладыр. Ләкин сине... Сине мин беркем белән дә бутамыйм. Алдашырга кирәкми, яңа яра кирәкми, Мансур! Искесен төзәтеп кит син, әрнемәслек итеп.
— Нишләргә соң миңа?!
— Белмим... Әйт, ичмасам, мин дә сине беркайчан онытмадым, гомерем буе яратып, сагынып яшәдем, дип булса да алда, Мансур! Кайчакта, йөрәк ярасын төзәтү өчен, ялган да ярап куя. Хәер, нигә? Юк, кирәкми...
Үзе эшләгән чәйханәгә әллә очраклы рәвештә, әллә язмышының әйдәвенә буйсынып килеп кергән кунагына озак карап торды хатын. Бая гына шатлык нурлары балкыган матур күзләренә әйтеп бетергесез әрнү, үртәлү һәм сагыш тулган иде.
— Мин сине тоткарламыйм, ярый, бар, Мансур, кит үз юлың белән. Ләкин онытма, Бибинур исемле берәүнең бары синең өчен генә яшәгәнен онытма!
Хатын кисәк кенә борылды да эчке якка кереп китте. Аның урынына зәңгәр күлмәкле, алсу йөзле кызның аптыраулы матур йөзе күренде. Кызыксынып караган бик таныш күзләр сәер юлчыны озатып калды...
***
Күршеләреннән машина сорап, авыр хәлдәге әтисен район хастаханәсенә илткәндә, биек ярдан тәгәрәгән алар. Әле генә җәйге практикадан туган авылына кайткан егет көчле яңгырдан соң күпернең җимерелүен белмәгән. Ә төн караңгы, айсыз, йолдызлар төн булган.
Мансур ярты ел буе хастаханәдә аунаганда, бичара әнисе, әле монда, әле тегендә бәрелеп, башына берьюлы ишелеп төшкән хәсрәтләр авырлыгыннан бөрешкән ап-ак чәчле карчыкка әйләнгән иде...
Мансур Бибинурга берни сөйләмәде. Укуын ташлавын да, хәтерсезлеге аркасында үзен җүләрләр рәтенә кертүләрен дә, ахыр чиктә хәерчелектән, кимсетүләрдән качып, йорт-жирләрен сатып, туганнары янына Ташкентка ук китеп барулары турында да сөйләмәде. Әйткәннәре дә, ни чарадан бичара дигәндәй, уйлап чыгарылган ялган иде. Юк аның беркеме дә... Бердәнбер юанычы, аңлашыр-киңәшер кешесе — газиз әнкәсен югалтуга да ничә ел инде... Ә ул аның соңгы васыятен дә үтәмәде, туган җир туфрагына иңдерә алмады. Аның тормышы — күген авыр болытлар каплаган шушы көзге елак көн кебек караңгы, моңсу... Үткәннәрсез... Киләчәксез... Ничә елдан соң кайтты менә, үткәннәрен эзләп, туган ягы белән хушлашырга дип кайтты...
Тукта, теге кыз... Кемнедер хәтерләтә бит ул! Әнисенең яшь чагында төшкән сурәтенә бик тә, бик тә охшаган түгелме соң?! Әллә соң? Юк, булмас... Бу артык әрсез хыял...
* * *
Тәрәзәгә карап үз уйларына чумган ак калфаклы хатын янына зәңгәр күлмәкле кыз килеп басты. Йомшак кулларын аның иңнәренә салып:
— Әни, кем иде ул? — дип сорады.
Хатын, борылып карамый гына, яшь аралаш пышылдады:
— Әтиең иде, кызым... Синең әтиең иде ул...
— Әти! Әти! Әти!!!
Ир борылмый, туктамый. Чөнки белә: бу сүзләр аның өчен түгел. Аңа андый сүз белән дәшәр кеше юк... Кайсыдыр бәхетлесен дөньядагы иң матур, тәмле сүз белән чакыралар. Тик ул бәхетле кеше Мансур түгел...
— Әти! Әти-и-и! Әти-и-и-и!!!
Кемне чакыралар соң? Бу караңгы, буш урам буйлап атлаучы бердәнбер кеше ул лабаса.
Ир туктады. Борылды... Кулларын болгый-болгый, озын кара чәчләрен туздырып, аңа таба зәңгәр күлмәкле кыз йөгерә иде. Аяк асларыннан су тамчылары сибелә, сылу яшь гәүдәсе яңгыр пәрдәсен ертып килә...
Теге ярдан бүгенгесенә күпер салып, аның киләчәге йөгерә:
— Әти-и-и-и!!!