СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Әхәт Сафиуллин "Васыять"

Галимҗан бабай көтүдән кайткан терлек-туарын абзарга ябып куйды да, өенә керәсе килмичә, лапас капкасына сөялеп, уйга талды. Әйе, өйгә аягы тартмый иде шул, чөнки өйнең һәр почмагында күңелдә сагыш уята торган бушлык хөкем сөрә. Шулай байтак торды Галимҗан бабай. Аннары, кинәт кенә нидер исенә төшкәндәй, вак-вак атлап, йорт капкасына таба китте. Капкага якынлашкан саен йөрәге ешрак тибә башлады. Менә-менә капка ачылып китәр дә, иңенә чиләк-көянтәсен асып, ашыкмый гына Хәернисасы килеп керер төсле.
Галимҗан бабай, урамга чыгып, койма буендагы эскәмиягә килеп утырды. Былтыр яз көне генә ясаган иде бит ул аны. Әле шактый таза булган элекке эскәмияне сүтеп, икенчесен әмәлләгәндә:
—Көчеңне кая куярга белмисеңме әллә, атасы? Ярамаган тагын, — дип, Хәерниса әби бик тә гаҗәпләнгән иде.
—Көч-хәл барында дим, карчык. Безгә анысы... Яшь-җилкенчәк утырсын рәхәтләнеп. Әллә оныттың да инде?..
Моңа каршы ике кулын күкрәгенә кушырып карты алдында басып торган Хәерниса әби, яшь чакларын исенә төшереп бугай, бик күңелле генә кеткелдәп куйган иде:
—Әллә, атасы, тора-бара акылга зәгыйфьләнәсең инде...
Ул көнне дә алар кичен яңа эскәмиядә озаклап утырганнар иде. Үтә гомер дигәнең, менә тагын язлар җитте. Галимҗан бабай, эскәмия тактасын капшап, әле уңга, әле сул ягына карады,
көрсенеп куйды. Юк шул, юк. Кулларын алдына салып, гадәттә, уң ягында утыра торган Хәернисасы юк... «Сулар ага, айлар ага, ага еллар...» Дөрес җырлыйлар шул. Менә агачларның да бөреләнер чагы. «Синең васыятеңне үтәр вакыт та җитте, карчык».
Галимҗан бабай урыныннан торды да ашыга-ашыга ишегалдына керде. Абзар кырыена сөялгән көрәкне кулына алды, әле болай да үткен булуына карамастан, аны кайрарга кереште.
«Иртәгә васыятеңне үтим, карчык, үтим. Нәкъ вакыты».
Шушы урамда ук торучы кызы сыер саварга килгәндә, Галимҗан бабай ишегалдын, капка төпләрен себереп куйган иде инде. Моның өчен аны кызы ачуланып та алды:
—Ник азапланып йөрисең икән, әти, малайларның берәрсе килеп себерер иде. Бер дә сакламыйсың үзеңне...
Килеш-килбәте белән карчыгын хәтерләткән кызыннан һәр көн әйтелә торган бу сүзләрне ишетү күңеленә бик хуш килә Галимҗан бабайның. Өч ир бала үстерүче кызы, тәүфыйклы оныклары өчен куанып бетә алмый иде ул. Көн саен бөтерелеп кенә йөриләр бит алар бабалары янында: «Бабай, тирес түгикме? Утын ярыйкмы? Бабай... Бабай...»
Бераздан Галимҗан бабай, иңбашына көрәген салып, арыш капчыгын култыгына кыстырып, Чишмәле елгага таба атлый иде. Юк, олы юлдан түгел, колхозның алма бакчасы яныннан, меңнәрчә тапкыр үтелгән сукмак белән.
Юл юл инде ул, ә сукмак бөтенләй икенче төрле. Кара син ул матурлыкны! Чәчәк атмаганда да нинди күркәм бу алмагачлар! Ә чәчәк аткач... «Шушы матурлыкны, бу киң кырларны, болыннарны ничек ташлап китим инде мин?! Саргаеп үләрсең», — дип, Галимҗан бабай үзалдына сөйләшә башлавын да сизми калды.
Бу сөйләшү тикмәгә генә түгел иде. Севастополь шәһәрендә диңгез офицеры булып хезмәт итүче улына тагын бер мәртәбә бирелгән җавап иде бу. Шулай бер кайтканда: «Әйдә, әти, безгә күч син торырга!» — дип аптыраткан иде ич...
Менә инде ничәмә-ничә йөз еллар армый-талмый челтерәп агып яткан чишмә янына килеп җитте Галимҗан бабай. Көрәген, капчыгын җиргә куйды да чишмәгә карап тора башлады. Белсәң иде, ниләр сөйли икән бу чишмә? «Сулар ага, айлар ага, ага еллар» дип җырлый микән ул да? Әллә карчыгының васыятен хәтерләтәме? Мөгаен, шулайдыр. Карчыгының соңгы васыяте дә шушы чишмәгә бәйле ич. Печән чапкан вакытларда шуның янына утырып ял итәргә яраталар иде алар. Менә былтыр да, җәйнең бик эссе бер көнендә, әлеге чишмә тирәсенә барып чыккач, Галимҗан бабайны сискәндереп:
—Мин үлгәч, атасы, каберем өстенә шушы чишмә яныннан бер яшь каенны алып утыртырсың әле, — дигән иде Хәерниса әби.
Истә-төштә югында кинәт кенә әйтелгән бу сүзләргә каршы Галимҗан бабай, ни әйтергә дә белмичә, ашаган җиреннән туктап калды — кулыннан инде кабарга дип авызына китергән ипи сыныгы, төшеп, чишмә суы белән агып китте.
Әйе, кеше яши, торгач, дөнья мәшәкатьләрен башкаларга калдырып, мәңгелек йокыга талырга тиеш. Анысы шулай. Ләкин гомерләрен бик тату яшәп үткәргән Галимҗан бабайның да яше инде җитмештән артса да, бу турыда уйлаганы юк иде әле. Ә карчыгы нишләп кинәт кенә үлем турында искә алды соң?
—Син нәрсә, карчык, тузга язмаганны сөйлисең әле?! Рәхәтләнеп яшәп яткан чакта? Әйттем исә кайттым, диген! Шушы матурлыкны ташлап соң...
—Беребез дә мәңгелеккә килмәгән, атасы. Онытмыйм дип әйтеп куюым... Гомер буе яраттым мин бу чишмәне, атасы. Кабер өстенә чишмә ясап булмый, ә аның янында үскән каен үзе урынына да, чишмә урынына да булыр...
Шушы вакыйгадан соң өч ай тулды дигәндә, сау-таза йөри торган Хәерниса әби, авырмыйча-нитмичә генә, йокларга яткан җиреннән дөнья куйды.
Галимҗан бабай салкын чишмә суы белән битен юды да торып басты, чишмә тирәсендә һәм тау итәген тәмам каплап учарланып-учарланып үсеп утыручы зифа каеннарга күз төшереп, янәдән уйга калды. «Елдан-ел ничек ишәя баралар, урман кебек булган болар! Их, үтә вакыт дигәнең... Хәерниса белән шушы каеннар арасында сөешкән-үбешкән яшь чакларыбыз кайда икән?! Нәкъ кеше тормышындагы кебек монда: инде картайганнары бар, урта яшьтәгеләре... Тик сылу кызлардай үсмерләре, яшьләре санап бетергесез!..»
Галимҗан бабай, төз генә бер яшь каен үсентесен казып алып, капчыкка салды. Ашыкмыйча гына, зур саклык белән аның авызын җыеп бәйләп, бер мәлгә чишмәгә карап торды. Аннары, кулларын кушырып, бер уч салкын чишмә суын каен үсентесенә сипте дә карчыгы янына ашыкты...