СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Миргазиян Юныс "Әрчегән бәрәңге"

Ир-егетнең гомерендә тылсымлы бер алсу көн була. Бу көнне күк йөзе гадәттәгедән зәңгәррәк, кояш нурлырак, һава сафрак тоела. Дуслар якынрак, дошманнар ераграк сизелә мондый көнне. Айлар, еллар узып, баштан кичкәннәрнең барысы онытылып беткәч тә шушы тылсымлы алсу көн гел хәтердә саклана. Битне җыерчыклар каплап, билләр сызлый башлагач, шушы көн искә төшсә, дөньялар яктырып китә. Бу көнне хәтергә алганда йөрәк дәртләнебрәк тибә башлый.
Бүген Стахан Латыйповның нәкъ шундый көне иде.
Эреп яткан язгы кар өстенә күктән көлтә-көлтә кояш нурлары коела. Шул нурларга тотынып күккә менәсе һәм, дөньяга кул селтәп, болытлар өстендә яшисе килә, һавада яңгыравыклы яз авазлары — тамчылар тама. Кырда тургайлар уянган чак.
Финанс институтының соңгы курсында укучы Стахан Латыйповның мондый язны беренче мәртәбә күрүе иде. Аның киләчәге — җыр һәм шатлыктан торачак. Тоташ куаныч булачак алдагы тормышы.
Яз килде. Яшьләргә мәхәббәт, картларга ямансулык алып килде.
Үзе алданрак төшеп, трамвайдан чыгып килгән Наиләгә кулын сузгач, Стахан тирә-ягына карангалап алды. Бүген аның гомерендә беренче мәртәбә кыз култыклавы иде.
Матурлык адәм баласын күкләргә аштыра. Көчсезләргә гайрәт, көчлеләргә басынкылык, өметсезләргә өмет, түземсезләргә түзем бирә ул. Матурлык сукырларны күзле итә, күзлеләрне сукырайта. Матурлык юл күрсәтә, юлдан да яздыра ала.
Наиләнең матурлыгы җыр-дастаннарга да сыеп бетмәслек иде. Аның гүзәллеге Стахан Латыйповны сусыз калган балыкка әйләндерде.
Асфальт бетте. Шәһәр чите башланды. Мондагы йортлар авыл өйләрен хәтерләтәләр иде. Кешеләре дә авыл халкына охшаганнар. Бу тирәдә күптән түгелрәк авылдан килгән кешеләр яши иде. Койма артына посып утырган бер тәбәнәк йорт янына җиткәч, җил капканы ачып, ишегалдына керделәр.
Баскыч төбендә күгәрченнәр җим чүпләп йөри. Тирәктә дәртләнеп-дәртләнеп сыерчык сайрый иде. Наиләне күргәч, сыерчык сайравыннан туктады, күгәрченнәр дә томшыкларын күтәреп карап калдылар.
Стаханнын әнисе Мәгъмүрә апа йорт эшләрен карап йөри иде. Малаеның кыз ияртеп кайтканын күргәч, ул бертын тораташ булып торды да кинәт кухнясына чумды. Егетнең әтисе каушый белми торган карт солдат иде. Наиләне күргәч, ул да шып туктады, һава йоткан кебек сулап куйды, борынын тарткалады һәм полковник каршына чакырылган ефрейтор сыман «смирно» басты. .
Йа Алла, матурлык менә нишләтә бит кешеләрне!
Кешегә туры карарга да ояла торган малай өйләренә бик чибәр бер кыз ияртеп кайткач, йортның асты өскә килде. Бу хәл хуҗаларны миңгерәүләндереп җибәрде. Алар кызга: «Түрдән уз», — дип әйтергә дә оныттылар. Стахан исә кызның ясалма күннән теккән кызыл пальтосын салдырып шкафка илтеп элде дә утырырга урын күрсәтте.
— Менә шушы инде безнең йортыбыз...
Кыз сүзсез генә йорт эченә күз йөрткәли башлады. Шушы әйберләрне сатып алырга килгән кеше кебек җентекләп күзәтә иде... Ә үзе шундый чибәр. Пальтосын салып, киң балаклы кызыл чалбар һәм чуклы зәңгәр пончодан калгач, ул тагын да матурланып китте.
«Әллә чит ил марҗасын эләктергән инде, чучка малай, - дип горурланып уйлап куйды Хөббәтулла агай. — Яшь чагында мин үзем дә кызлар тирәсендә махы бирми идем. Их, яшьлек, яшьлек!..»
Әле каушавыннан айнып өлгермәгән Мәгъмүрә апа, кече улы Тәүфыйкның сыңар башмагы караватта ятканын күргәч, бөтенләй өнсез калды.
Бар икән күрәселәр... Менә сиңа! Латыйповларнын юаш малайлары өйгә кыз ияртеп кайткан. «Бу минем булачак кәләшем», имеш...
Стаханның әбисе дә исән иде әле. һәр нәрсәгә аек күз белән карый торган бер карчык иде ул. Яшь кызның өй эчен ямьләндереп җибәрүен ул тоймады да — мыштым гына түр бүлмәгә кереп, хан заманыннан калган бәрхет якалы яшел күлмәген киеп чыкты да эчкә баткан тешсез авызын учы белән каплап, тыныч кына утыра бирде.
Йа Алла! Истә-оста югында малаең өйгә кыз ияртеп кайтса, оятка калып, хур булуың да бар. Әбисе тиктомалдан: «Әти-әниең кем урысмы, татармы?» — дип сорап куйса?..
Әтисе, Сталинград сугышында фашист обер-лейтенантын «тел» итеп алуы турында мактана башлап, көлкегә калдырса?.. Стаханның әнисе чит кеше белән аз сөйләшә. Шулай да ул, сүз иярә сүз чыгып, уйламый-нитми: «Кызым, син әллә безнең улыбыз белән бергә укыйсыңмы?» — дип сорап, кызның хәтерен калдыруы бар.
Мәгъмүрә апа үзе күрше бүлмәдә уенчык машинаны ботарлап азапланган кече улы Тәүфыйк турында уйлап борчыла иде. Ул пәри алмаштырган малайга ышансаң, кунак кыз алдында әллә ниләр кыланып ташлар...
— Наиләне мин сезнең белән таныштырырга алып килдем, — диде Стахан, үкчәсенә кадәр кызарып. — Бу — минем әтием...
Хөбәтулла агай, терсәкләрен кабыргасына кысып, тагы «смирно» басты:
— Латыйпов Хөббәтулла. Стахан безнең уртанчы малаебыз. Олы малаебыз Төмәндә яши.
— Бусы — минем әнием...
— Сез... сез безнең Стахан белән укыйсызмыни? — Мәгъмүрә апа Наилә белән күрешү өчен ике кулын сузган иде, сул кулы һавада асылынып калды.
«Ике куллап күрешәләр. Кыланышлары да, көн күрүләре дә авылча. Мәскәүдә күптән түгел генә торалар булса кирәк», - дип уйлады Наилә.
Машина эчендәге детальләрне умырып алып әбисенең кәвеше эченә тутырганнан соң, Тәүфыйк урта һәм имән бармагына резина тагып аткыч ясады. Инде кәгазьдән пуля коясы гына калган иде. Малай кәгазь эзләп эчке бүлмәгә керде дә ят кызны күргәч туктап калды. Малайга Наиләнең кызыл чалбары белән чүмәләләп өйгән сары чәче ошады. «Мондый чәчкә төзәми атып та тидереп була», — дип уйлады малай. Кунакка аткан өчен, билгеле, аңа каты эләгәчәк. Шулай да ятып калганчы, атып калырга кирәк. Кунак кыз барында җәза бирмәсләр. Законы шундый. Кунак киткәнче барыбер тыелып торып булмас. Чит кеше барында шуклык үзеннән-үзе ычкынып китә бит ул. Пли! Тәүфыйк үзе ясаган рогаткадан кунак кызның чүмәлә чәченә залп бирде.
Өлкәннәр бүген ни сәбәптәндер таркау иделәр. Алар хәтта малайның усаллык эшләгәнен күрми дә калдылар.
— Кунак киләсен белсәк, болай хурлыкка калып әрчемәгән бәрәңге пешермәгән булыр идек, - диде Мәгъмүрә апа. — Әтиебез мичкә тәгәрәтеп пешергән бәрәңге ярата. Табынга узыгыз, кызым.
Бәрәңгедән тыш, өстәлдә тозлы балык, каклаган каз, бал, май бар иде. Өстәвенә, табын тирәсендә кунак булганда гына туа торган тантана хөкем сөрә иде.
— Җитешегез, — диде хуҗа хатын, Наиләгә карап. Нәкъ шул чакны шырылдап мәче кычкырып җибәрде. Өстәл янына килешли Тәүфыйк аның койрыгына басып өлгергән иде. Бу усаллык та шома гына узып китте. Хуҗаларның бөтен игътибары кунакта иде. Бу хәл Тәүфыйкның ачуын китерде. Өстәвенә, бәрәңгенең аңа ошаган матурын кунак тәлинкәсенә салдылар. Май савыты да кызга табарак шуышты. Балны да аңа якынрак этеп куйдылар.
«Гаделлек юк бу дөньяда. Бар тәмлене шушы сары чәч алдына куялар. Ул бит үз кешебез дә түгел әле. Өстәвенә, шуның алдында үзләре ничек куштанланалар! Миңа таба борылып та карамыйлар, оныттылар...» — дип уйлады төпчек малай.
Мәгъмүрә апаның күңеле борчулы иде. «Әрчемәгән бәрәңге белән сыйлыйбыз. Гаеп итеп кенә китмәсә ярар иде. Кыз, билгеле, болай гына килмәгән. Көнкүрешебезне, йорт җиһазларыбызны карарга килгән. Әйттем әтисенә: юньлерәк кием шкафы алыйк, дип. Тәрәзә пәрдәләрен дә юып өлгерә алмадым бит, Ходаем, — дип уйланды Мәгъмүрә апа һәм кызга карап алды. — И Ходаем, миһербанлы гына булса ярар иде...»
Наилә әдәпле генә утыра бирде. Сорауларга баш кагып кына җавап кайтарды. Күп сөйләшмәскә тырышты. Әдәпле күренер өчен бәрәңгене дә тырнагы белән әрчемәде. Пычак белән әрчегәннән соң, тәлинкәгә турады, пычак очына эләктереп, бик культурный итеп тоз сипте.
«Валлаһи, кызның әтисе йә майор, йә райком секретаредыр, — дигән нәтиҗәгә килде Хөббәтулла агай, кызны бертын күзәтеп утырганнан соң. — Менә безнең юаш улыбыз нишләтә. Юаштан юан чыга дип дөрес әйткәннәр шул. Тач миңа охшаган, чучка малай. Мин дә яшь чагымда шулай идем...» «Шулай идем»не конкретлаштыр дисәләр, авыр хәлдә калыр иде Стаханның әтисе. Аның Мәгъмүрәгә өйләнгәнче бер кыз белән дә танышканы булмады. Өйләнгәннән соң да, күзе төшеп йөргән кызлары шактый булса да, алар белән сөйләшмәде, шул астыртын караш ташлаудан ары уза алмады. Егет чакны дөрес итеп күз алдына китереп булмый. Картайган саен ул чор матурая бара.
Стаханның туганнарыннан бары тик Бәдигылҗамал карчык кына айнык күз белән карап, кызның һәр хәрәкәтенә бәя биреп утыра иде. «Нигәдер Наиләләр, Асияләр күбәеп китте замана кызлары арасында. Урысчага әйләндерергә җайлы булсын дип куша торганнардыр инде. Чәчен акча түләп таратканга охшый. Тырнакларын да акча түләп буяткандыр, ахры. Хәзерге заман кешесенең акчасы менә кайларга китеп исраф була. Яшьләр акча туздырырга яраталар. Соңыннан җитми дип зарланалар. Янбашыңны тырпайтып торган кызыл ыштаныңны да, мөгаен, әткәң акчасына алгансыңдыр әле. Үзең болай культурный күренәсең. Табын янында кем дә культурный була ала. Эшләгәнеңне күрәсе иде менә. Шул чагында мин синең кемлегеңне әйтер идем».
Наилә егетнең туганнарына ошарга тиеш. Бу мәсьәләдә Стаханның шиге юк иде. Ашап туйганчы Хөббәтулла агай, кыздан күзен ала алмыйча, беркатлы канәгатьлек белән аны йотардай булып утырды. Әнисе дә бик канәгать шикелле күренә иде. Ул сүз ара сүз чыгарган булып, кызнын белемен, нәрсә яратканын, нәрсә яратмаганын төпченмәде. Хәтта әбисе дә бернинди сорау бирмәде. Гадәттә Бәдигылҗамал карчык Стаханга ияреп килгән һәр студенттан: «Улым, син урысмы, татармы?» — дип сорап хур итә торган иде. Шушы соравын бирергә дә кыймады мескен карчык. Шайтан малае Тәүфыйкка кадәр ихтирам күрсәтте Стаханның сөйгән кызына.
Наиләне хөрмәтләп каршы алулары, кыстый-кыстый сыйлаулары, аның алдында үзләрен нәзакәтле тотулары кызны гаиләгә кертергә ризалык белгертүләре булып күренде Стаханның үзенә. Рәсми фатиха алырга егетнең кыюлыгы җитмәде, ә туганнары: «Бу кызны нигә алып килдең?» — дип сорый алмадылар. Аларның да кыюлыклары җитмәде. Мәхәббәттән Стаханның башы түнеп киткән иде. Наиләгә туганнары да гашыйк булдылар шикелле тоелды аңа.
Чәй эчкәч, тиз генә савыт-сабаны җыештырып алдылар. Әдәп саклап, бертын сөйләшеп утырганнан соң, Наилә кайтырга җыена башлады.
Озатырга чыккач: «Кызым, бик җиңелчә киенгәнсең, салкын тимәсме соң?» — дигән булып, Стаханның әнисе Наиләнең пальтосын тотып карады. Әтисе Наилә алдында «смирно» торуыннан һаман арына алмый иде әле. Ул берничә тапкыр нәрсәдер әйтергә теләп авызын да ачкан иде дә, ләкин сүзен әйтә алмады.
Җылы итеп саубуллаштылар.
Кайткан чакта аларны каршылаган күгәрченнәр түбә читендә каурыйларын кабартып, гөрләшеп утыралар иде. «Без дә шушы күгәрченнәр шикелле бәхетле, тату яши башларбыз», — дип куанып куйды Стахан. Сыерчык, оясыннан башын чыгарып, аларга мәдхия җырлап калды.
Кешеләр белән матурлык идарә итә. Көч тә, хәйлә дә җиңә алмый матурлыкны. Хәтта акылны да төп башына утырта кызларның сылулыгы. Мәхәббәткә юлыккан кешеләрне матурлык илаһи бер биеклеккә күтәрә, шунлыктан андый чакта җирдәге эшләрне күреп тә, аңлап та булмый.
Трамвай тукталышына җиткәндә, Наилә егетенең беләген кысып тотты да фәрештәгә әйләнеп болай дип үтенде:
— Бәгърем, бергә яши башлагач, әрчемәгән бәрәңге сатып алмассың, яме? Кулинариядә аның әрчегәнен саталар. Бәрәңге әрчегәндә бармаклар карала. Соңыннан аны берничек тә агартып булмый.
Егет кешенең гомерендә башка беркайчан кабатланмый торган тылсымлы бер көн була. Ул көнне күк йөзе зәңгәррәк, кояш нурлырак, һава да сафрак тоела. Бу көнне чишмәләр моңлырак чылтырый, дуслар якынрак, дошманнар ерактарак булалар. Мондый чакта сөйгән кызың авызыннан чыккан сүздә гипноз тәэсире була. Анын акыллымы, түгелме икәнлеген берничек тә аера алмыйсың.
Бүген Стахан Латыйповның шундый көне иде. Яз аңа татлы бәхет белән бергә ачы бәхетсезлек тә алып килә иде. Мәхәббәтнең сихри көченә буйсынып, киләчәктәге бәхетле бәхетсезлегенә ашкынучы егетне беркем берничек тә туктата алмый. Бомба шартлатып та, прокурорга чакыртып та юлыннан борып булмый аны. Шушы хәлдәге кешеләрне бары тик Ходай гына коткарса коткара алыр иде. Кызганычка каршы, атеистлар Алланың юклыгын игълан иттеләр. Ә хәзер егетне кем коткарыр икән инде?
Бәхет булып тоелган бәхетсезлеккә омтылучы яшьләрне бернинди көч туктата алмый. Туктату, бәлки, кирәк тә түгелдер? һәркем бәхетне үзенчә таба бит.
Бөтен тереклекне уятучы яз адәм баласын да юлдан яздыра. Яз гаепле.