СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Вакыйф Нуриев "Сука суыгы"

Күңел яшеллекне, җирне тансыклаган май аеның бер көнендә табигатькә ял итәргә чыккан унынчылар бик эчкә кереп тормаска булды, урман авызындагы кечкенә генә бер аланда түгәрәкләнде. Яшел җирлеккә озын, ак таҗлы ромашкалар төшерелгән клеёнкага үзләре белән алып килгән ризыкларны тезделәр. Күр әле, хасиятләнеп тотынгач, күркәм табын килеп чыкты бит. Монда ни генә юк: пешкән әкәрәчкә, пәрәмәч, кыстыбый, әфлисун, алма, йомырка, конфет-мазар, егетләр ачып биргән консервылар, тәмле сулар... Ничә төрле пирог кына бар: алманыкы, кәбестәнеке, өрек җимешенеке. Әйдәгез, үрелегез, алыгыз, җитешегез! Рәхәтләнеп ял итегез! Ел буена синус, косинуслар, аминокислоталар белән каткан башыгыздагы ми күзәнәкләре ачылып китмәсме, урманның саф һавасы үпкәләрегездәге мәктәп, китап, акбур тузаннарын бәреп чыгармасмы?
Классташлар бер-берсен кыстый-кыстый сыйлый. Рамил Ләйсәнгә ялтыравыклы кәгазьгә төрелгән конфет алып бирде. Ләйсән куанды, аларның каршысында утырган Дилбәр генә йөзен сытып куйды. Ризык талымлап, ашамыйча ялындырып утыручы юк анысы. Бер-береңне кыстау күңел нечкәрүдән. Без — табигать баласы шул. Табигатькә якынрак булган саен, үзебез дә үзгәрә барабыз. Класс җитәкчесенә генә кара син! Ни дуамал, ни бәйләнчек адәм инде үзе, бүген ул да укучыларының җаеннан гына торган була. Рус әдәбиятыннан керә ул. Укыта башлавына бер ел да юк әле. Былтыр көз авылга инвестор килде. Яңа директор килде. Рус әдәбияты укытучысы — шуның хатыны. Ирен кешене эшләтә, эшенең рәтен белгән җитәкче диләр. Монда килергә атлыгып тормаган. Кодалый торгач күнгән, әмма шарт куйган: хатынга мәктәптә эш табасыз. Таптылар. Рус әдәбияты укытучысы күптән түгел генә алтмышын тутырган Тәбриз абыйларын тиз-тиз генә пенсиягә җибәрделәр. Өлкән укытучы китте. Балалар күңелендә ул ачып биргән Пушкинның илаһи шигъри аһәңе, Есенинның гаҗәеп лирикасы, Гогольның кабатланмас образлары калды. Тәбриз абыйлары әдәбиятның тылсымлы көченә, сүз сәнгатенең бөеклегенә үзе дә соклана, балаларны да сокландыра белде. Сыйныф җитәкчесе буларак та укучыларны аңлый, аларның хәленә керә белә торган кеше иде.
Шулай итеп, беркөнне дәрескә яңа укытучы килеп керде. Озынча йөз, томанлы күзләр, юка иреннәр.
— Здрасьте! — Ул унынчыларга күзләрен кыса төшеп, сынап карап торды. Ул карап тора, балалар басып тора. Мәгънәсез тынлык. Дәреснең беренче минутларында ук укучылар белән укытучы арасында чәнечкеле җил исеп куйган кебек булды. Ниһаять, утырыштылар. Укытучы, алдына журналны салып, борынын шуңа төртеп, укучыларны барлап чыкты. Берочтан танышып чыгуы да булгандыр. Алай дисәң, үз фамилиясен ишетеп, урыныннан торып баскан егетләрнең, кызларның байтагына башын күтәреп карамады. Кемдер укырга килмәгән иде. Аның ник килмәгәнен, кайда йөрүен, нишләп авырып ятуын энәсеннән җебенә кадәр төпченде. Ниһаять, дәрес башланды. Аллага тапшырдык...
Укытучы сөйли. Әкрен, зәгыйфь тавыш. Хиссез, моңсыз, тембрсыз тавыш. Бугазында ярылар әллә бар, әллә юк. Шулвакыт парталар өстеннән ниндидер бер дулкын йөгереп үтте. Укытучы күзен бер ноктага төбәгән дә ишетелер-ишетелмәс кенә итеп сөйләвен белә. Теге дулкын отыры көчәя барды. Бер-ике партада ыгы-зыгы килеп алдылар. Йомшак, юаш укытучы икән бу. Хәлсез бит бу. Күбесенең ми күзәнәкләренә әнә шундый уй кагылып узды.
Укытучы башлаган җөмләсен дә әйтеп бетермичә, кинәт туктап калды. Туктап калды, ә күзләрен теге ноктадан алмады. Тынлык. Авыр, газаплы тынлык. Укытучының күзләре дә, иреннәре дә кысыла бара. Болай да юка иреннәр җеп кебек кенә калды, эчкә баткан ач яңагының мускуллары тибеп куйды. Менә ул җәт кенә борылды, кулындагы китапны ни арада шап итеп япты, ни арада баш өстенә күтәрде һәм ни арада өстәлгә томырды. Җан көченә томырды. Рус теле кабинеты яңгырады, тәрәзәләр зеңгелдәде, такта өстендәге акбур идәнгә очып төште, стенада эленеп торган ак рама эчендәге Пушкин, Лермонтов, Горькийлар дерт итеп куйды.
Яңа укытучы шартлады.
— Сез миннән издеваться итмәкче буласызмы? Иттерермен мин сезгә! Атагыздан-анагыздан күрмәгәнне күрсәтермен! Тәк, басыгыз! Берәрегез кылт иткән тавыш чыгарса, бу китапны аның башына кундырачакмын. Я не позволю над собой издеваться!..
Ну, тавыш икән үзендә. Зәһәр тавыш. Әче, үтле тавыш!
«Сез миннән издеваться итмәкче буласызмы? Иттерермен мин сезгә!» Бу сүзләрне ул кыңгырау чыңлаганчы өзми-куймый чәйнәде.
Дәрес өзелде.
Икенче дәрестә тагын шул хәл кабатланды. Аннары тагын... Рус әдәбиятыннан һәр дәрес бер сценарий буенча барды. Укытучы керә. Хөсетле күзен кысып карап тора. Очлы борынын журналга төртеп утыра. Сөйли башлый. Теш арасыннан чыккан ишетелер-ишетелмәс ябык тавыш. Китапны өстәлгә сылый. Ут сибә. Зәһәр чәчә. Бер бәйләнсә котылырмын димә. Талпан кебек каныңны суыра. Кушамат та тактылар үзенә. Клещ! Рус әдәбиятыннан кергәнгә күрә кушаматы русчадыр, күрәсең, гәрчә «урман бете» дип әйтүчеләр дә бар.
...Ашап-эчеп алгач, унынчыларның күңеле тагын да хушланды. Хәзер инде урманны күрәсе, табигатькә орынып карыйсы килә иде.
И урман, урман!..
Газиз урман!
Елның кайсы гына вакытында килсәң дә, йөрәккә ятышлы серле син. Бүген кар сулары, ләйсән яңгыр сеңгән җирнең сутын, ямь-яшел, нәфис, йомшак яфракларыңа, ямьле җәйләр җиткәч, аланнарыңны абагалар, сәрдәләр, какы, кузгалаклар, ал, кызыл, ак, сары төсләр булып бизәячәк, зәңгәр кыңгыраулар булып чыңлаячак үләннәреңә биреп, бүген иртәгә ояларында дөньяга аваз салачак гөнаһсыз кош балаларына яшел бишек үреп, үзең дә яңадан туып, кан яңартып ятасың.
Егетләр, кызлар алан уртасына түгәрәкләнеп басты да шап та шоп туп сугарга кереште. Кемнәрдер беренче чәчәкләрне җыю белән мәшгуль, кемдер урман белән хозурлана.
— Ләйсән!
Алан читендә үз уйларына чумып басып торган кыз сискәнеп китте.
— Тыңлыйм, Рамил.
— Елмай. Фотога төшерәм үзеңне.
— Син мине берәр матур агач янында төшер.
Матур агачны эзли-эзли урман эченә кереп китте алар.
Ләйсән имәнне кочып, наратка таянып, шомыртның ак тәлгәшләренә битен куеп төште.
Аннары Рамилгә карап куйды:
— Син нинди агачны яратасың?
— Кармак сабына — миләш ботагын, койма баганасына — имәнне, мунча чабынырга — каен миллеген.
— Шаяртма инде, Рамил. — Кыз иреннәрен турсайтып куйды. — Мин чынлап сорыйм ич. Нинди агач ошый сиңа?
Егет дәшмәде.
— Ошатып йөргән кызың?..
— Ну, әйт инде, Рамил. Өч сүз җитә бит инде шуны әйтергә. Өч сүз! «Миңа фәлән кыз ошый» диген.
— Башымны катырма әле, ә.
— Сорарга ярамый мәллә?
— Үзең агачларның кайсын яратасың?
Кыз уйга калды. Шул мәлдә сукмак читендә бер төптә үскән ике каенны күреп алды ул:
— О-о-о, менә минем яраткан агачым. Куш каен. Әйдә, шуның янында төшереп ал әле мине.
Беравык тын урман эчендә фотоаппаратның черт-черт итүе генә ишетелеп торды.
— Карале, Рамил! Пар каен! Пар аккошлар, пар күгәрченнәр кебек. Матур бит! Әллә агачлар да бер-берсенә гашыйк була микән?
Егет кызның көтелмәгән соравыннан кинәт уйга калды. Аннары, нидер исенә төшкәндәй, Кирәмәт тавы ягы на карап алды.
— Бер әкәмәт күрсәтимме үзеңә?!
— Нинди әкәмәт? Күрсәт!..
— Юк, күрсәтмим.
— Күрсәт инде, Рамил, минем күрәсем килә. Ниткән әкәмәт икән ул?
— Хәзер анда барып йөреп булмас. Бүтән вакытта. Бер күрсәтермен әле.
— Кайда соң ул синең әкәмәтең?
— Кирәмәт тавы итәгендә, урман чишмәсе янында.
— Моннан еракмы ул?
— Әллә ни ерак түгел. Фартал юлына чыгып, аска төшәсе...
— Ну, әйт инде, нинди әкәмәт соң ул?
— Аны сүз белән аңлатудан мәгънә юк, аны үз күзләрең белән күрергә кирәк.
— Ну, күрсәт!..
— Башка вакытта.
Кыз тагын калын иреннәрен турсайтып куйды. Сүзсез генә урман авызына таба кузгалдылар. Бераз атлагач, Ләйсән пар каенга борылып карады һәм әйтеп куйды:
— Агачлар да үз тиңенә гашыйк буладыр, име. Каен — каенга, нарат — наратка. Мин каен булсам, имән егетенә гашыйк булыр идем йә озын-төз наратка.
Рамил кинәт туктап калды:
— Киттек!
— Кая?
— Кирәмәт тавына! — Егет җәт кенә борылды да бернинди икеләнүсез урман эченә кереп чумды.
Кыз аңа иярде.
Рамил — ышанычлы егет. Кечкенә чагында ук әнисе калдырып китеп, әбисе белән бабасында үсте ул. Акыллы, тыйнак, тәрбияле малай. Укуы да әйбәт, эшкә дә кулы ята. Рәвеш-кыяфәт килгән. Озын буй, эре сөяк. Ирен өстендә кучкылланып мыек тибеп ята. Битенең бетчәле булуына гына эче поша аның. Кызлар белән сөйләшә башласа, шул бетчәләргә читенсенүе сизелеп тора. Юкка читенсенә. Кызлар ярата үзен. Баярак Ләйсәннең «Ошаткан кызың бармы?» дип соравы тикмәгә түгел. Дилбәр бер алдына, биш артына төшә аның.
—Мәхәббәт өчпочмагы, диләрме әле, өчпочмаклы мәхәббәт, диләрме? — Рамил тагын туктады. — Монысы шулдыр инде...
Ләйсән егет күрсәткән якка борылып карады һәм йөзенә соклану вә гаҗәпләнү билгеләре чыгарып әйтеп куйды:
—О-о-о! Бер төптә — өч каен!.. Теге әкәмәт шушы мәллә?
— Юк. Үземнең дә беренче тапкыр күрүем.
Күр әле, өч каен җирдән метр-метр ярым чамасы бер төп булып күтәрелгән дә, туксан градуска борылып, өчесе өч якка киткән, аннары тагын, турыпочмак ясап, өскә үрмәләгән. Ләйсән бер мизгелгә әлеге каеннар урынына Рамилне, Дилбәрне һәм үзен куеп карамакчы иде. Бу уйларыннан бик тиз кайтты. Әлегә бөл ай уйларга сәбәп юк.
—Беләсеңме, Рамил, мин бу каеннарны нәрсәгә охшатам? Шәмгә! Шәмдәлдәге өч шәмгә! Күрәсеңме, тирә- юньне яктыртып, балкытып тора алар.
Каенның монысын исә Ләйсән күреп алды. Башта өскә таба үскән ул, аннары кырт борылган да кире җиргә таба киткән. Нәкъ иелеп торган кеше инде. Янәшәдә — төз каен. Тегенең шуңа баш июе, күрәсең. Бәлки, ул да шулай башын иеп мәхәббәтен аңлатадыр. Бәлки, болар «артист»лардыр. Бәлки, бу «Гамлет»тыр? Әллә «Күк капусы ачылса»дан бер өзекме? һәрхәлдә, сөю, гыйшык-мыйшык турындагы спектакльдән бер күренеш бу. Урман тамашасы!
Рамил дөрес әйткән, Кирәмәт тавы әллә ни ерак булып чыкмады. Килеп тә җиттеләр. Кая икән соң ул — күңелне ашкындырып-ымсындырып торган теге әкәмәт?
Бәй!.. Менә икән ул!
Ләйсән тынсыз-өнсез калды.
Аларның каршында үрмә гөл кебек бер-берсенә чолганып үскән каен белән нарат басып тора иде. Юк, нишләп чолганып үссен алар? Алар бер-берсенә сыенган. Алар кочаклашкан. Бер-берсенең куен җылысын тоеп, кайнар сулышын ишетеп, йөрәк тибешен тыңлап яшиләр. Хикмәтме? Хикмәт! Менә бу мәхәббәт, ичмасам.
Мәхәббәткә һәйкәл бу!
Мондый сынны коярга кешенең башы җитмәс иде.
Синдәге сәләт, синдәге талант, синдәге фантазия, галиҗәнап табигать! Бая агачларның гыйшкы хакында Рамилгә биргән соравына җавап тапты Ләйсән.
Рәхмәт сиңа, урман!
Рәхмәт сиңа, Рамил!
Урман-чытырманда бер-берсен тапкан гашыйклар — каен кызы белән нарат егетенә мөкиббән Ләйсәннең ялкынлы карашыннан очкыннар чәчри, кайнарлык бөркелә, күккә төбәлгән озын-куе керфекләреннән сихри көч, энергия ага. Агачларның якты балкышы гүя зур, яшькелт күзләренә күчкән.
Кызның күңелен кузгата, анда романтик хисләр уята алуына Рамил дә бик шат иде.
Егет бу «пар»ны беренче тапкыр көтү чиратына чыккач күрде. Сыер көтүе урманга керә. Төш турыларында малларны Кирәмәт тавы итәгендәге кәүсәр чишмәдән юл алган инешкә, туплауга алып төштеләр. Рамил ярты көн урманда йөреп арыган аякларын ял иттереп, хәл җыеп утыра иде. Бермәлне күтәрелеп караса, каршысында көтүче чыбыркысы кебек бер-берсенә үрелеп үскән каен белән нарат тора. Ул көнне чиратка чыккан көтүченең икенчесе классташы, күрше кызы Дилбәр иде. Әлеге «тамаша»ны аңа күрсәтте егет. Дилбәр: «Исең киткән икән кәкре каен белән кәкре наратка», — дип көлде генә. Шуннан соң Рамил моны беркемгә күрсәтмәде, беркемгә сөйләмәде.
Бер елны коточкыч давыл булды. Урманның башка урыннарына зыян-зәүрәт салмаса да, бу төшне егып киткән иде. Агачларны төбе-тамыры белән кубарган. Юан-юан каен, усак, наратларны шырпы сындырган кебек тураган. Кирәмәт урманы кырылган. Бергә кушылган ике «яшь йөрәк» исән калган. Менә ул иңгә-иң куеп, бер-береңә терәк булып яшәүнең көче. Менә ул мәхәббәтнең мәгънәсе.
Кадерле каен-кәләш (каен-килен диикме соң?) һәм нарат-кияү (нарат-җизни)!
Ходай сезне киләчәктә дә бер-берегездән аермасын. Исән-имин яшәгез! Шунысын да искәртми булмый: сак булыгыз, күзгә-башка бик чәчрәп күренеп тормагыз. Әнә бит инвесторның кулы урманга да сузылган. Инешне бөяп буа ясаткан. Буа янына ап-ак, шома юкәләрдән мунча салдырып куйган. Кичләрен монда һавалы кунаклар, эреле-ваклы түрәләр килер. Мунча ягарга, шашлык кыздырырга утын кирәк булыр. Моның өчен давылдан калган, җирдә аунап яткан черек-чарыкны алмаслар, таза-егәрле агачларны чамаларлар. Сак була күрегез, ак, саф, пакь тәнегезгә пычкы батырмасыннар!
Сезгә мунча мичендә түгел, мәхәббәт утында гына янарга насыйп булсын, дуслар!
Ләйсән белән Рамил акрын гына тауга күтәрелә башлады. Бераз менгәч, артка борылып, бер йөрәк, бер сулыш белән яшәгән каен белән наратка тагын карап куйдылар. Тау менгәндә, аяк астында аркылы-торкылы аунап яткан черегән-мурган агачларны, ботак-санакны атлап чыкканда, егет кызга кулын бирде. Тауны менеп, тигез-такыр юлга чыккач та, хикмәти Хода, куллар бер- берсен ычкындырмады. Кәеф шәп. Күңел — күл. Язгы урман назлап озатып бара. Тирә-юньдә сусыл үлән, саф яфрак исе. Сөт исе. Яңа туган сабый бала исе.
Аланга чыршы диләнкесе аша кистереп чыгарга уйлаганнар иде. Ылыслы агачлыкта урман бете күп була. Ләйсән шуннан курыкты. Фартал юлы буйлап киттеләр. «Урман бете — клещ» исә аларга аланга чыккач кадалды.
Урман ешлыгыннан чыгулары булды, сыйныф җитәкчесе дөнья куптарды. Оча-куна Ләйсәнгә ташланды ул:
— Ах син, иблис өшкергән нәмәрсә! Ах син, иблис токымы! Оятсыз син! Көпә-көндез урманга кереп, нишләдең анда Рафиков белән? Син, малакасус, мине, мәктәпне позорить итмәкче буласыңмы?! — диде ул, төкереген чәчә-чәчә һәм кызның яңагына кундырды.
Кызның битенә ут капты. Ул, ике кулы белән йөзен каплап, җиргә чүгәләде.
— Нишлисез сез? Юләрләнә башладыгыз мәллә инде... — диде Рамил, нәфрәтләнеп.
—Ах син, уйнаштан туган нәмәрсә! Өтермәнгә олагырсың тиздән. Әбиеңнең әкиятен шунда тыңларсың.
Рамил бүтән дәшмәде, кулын гына селтәде. Беренчедән, «клещ»ның пәрие котырганнан-котыра барасын белә бит ул. Икенчедән, кыңгыр эш өстендә тотылган гаепле кеше кебек нигә әле акланып торырга?!
Укытучының холык-фигылен яхшы белгән, аның бер сүзне элеп алса, ни өзми, ни куймый чәйнәвенә күнеккән, ул акырганда ыжлап та бирмәгән сыйныф ташлар «клещ»ның җене кузгалуына әллә ни игътибар итмәде. Тик менә һаман да йөзен каплап, чүмәшеп утырган Ләйсән генә кызганыч иде. Рамил дә аның хәленә керерлек, аны юатырлык сүз табалмады. Юк инде, болай булгач, барыбер бетте яме, китте кызыгы экскурсиянең. Бу минутларда ярым түгәрәк урман аланында тик бер генә кешенең күңеле сөенә, тантана итә иде. Бу — Дилбәр. Ләйсән белән Рамилнең урманга кереп китүләрен, инде байтактан бирле чыкмауларын «адашмадылар микән» дигән «борчылу» белдереп, «клещ»ка ул җиткерде бит. «Клещ» аның сүзләреннән дөрт итеп кабынды.
— Кычкырыгыз, кычкырыгыз әле Ләйсән белән Рамилгә! — дип әмер бирде ул. — Бәлки, адашканнардыр.
Нишләп адашсыннар?! Рамил урманны биш бармагы кебек белә.
Берәү дә кычкырмады.
Сыйныфташлар кайтырга чыкты. Үҗәт күзләрен бер ноктага төбәгән «клещ» урман аланында әле һаман дәһшәт чәчә иде.
Көн дә кинәт суытып җибәрде. Сука суыгына, шомырт салкыннарына охшап тора бу. Табигать галиҗәнап җәйгә керер алдыннан тереклекне, җан ияләрен янә шулай тагын бер кат сынап ала, агачларга, үләннәргә корткыч бөҗәкләрдән, микроблардан котылырга булыша. Озакка бармый бу суык. Тиздән, бик тиздән җылы җәй киң капкаларын киереп ачар!
Кайтканда, Рамил Ләйсәнгә борылып карады. Кызның һөҗүмгә дучар булган яңагы килешле генә кызарып, кызу бәреп тора. Егет кесә телефоныннан SMS җибәрмәкче булды. Тик телефонының «зарядка»сы беткән булып чыкты. Ул записка язды һәм, Ләйсән күрмәгәндә, кызның сумкасына салды.
Анда өч кенә сүз язылган иде...