Бөек Ватан сугышы инде өченче елын дәвам иткән 1943 елның мае. Кояшлы матур иртә. Йорт алды бакчалары, ак мамык кебек, шомырт чәчәкләренә төренгән. Чәчәкләрдән хуш ис килә, күңел очына, берничә чәчкә өзеп, түшемдәге кесәмә салып куйдым. Бу минем очен гадәти иртә түгел бит, мәктәпкә барам. ТБУМны тәмамларга.
Иң алдан кереп соңгы имтиханны тапшырдым да класстан кош тоткандай сикергәләп чыгып киләм. Исемемне әйтеп кычкырганга тукталып калдым. Бригадирыбыз Шәймәрдән абзый икән (әллә мине коридорда көтеп торган инде).
—Беттеме? — дип сорады, ашыгып.
—Нәрсә беттеме?..
—Соң, имтихан инде.
—Соңгысын тапшырдым, «дүрт»легә.
Мәктәптә нишләп йөри бу? Күңелемнән кинәт матур уй чагылып үтте, кара, әллә ТБУМны тәмамлавым белән котларга килгәнме?!
Колак төбемдә һәр көндәгечә боерулы, тимер-бетон чыңлавына охшаган тавыш яңгырады:
—Алайса, иртәгә үк юлга!
—Иртәгә булмый әле, абзый. Бәрәңгебез утыртылып бетмәгән. Әнинең колхоз эшеннән кайтып кергәне юк. Үзем дә басудан имтихан тапшырырга гына кайтып йөрдем.
—Егылып үләм дисәң дә калдыра алмыйм. Бәрәңгегезне төнлә утыртыгыз, ай яктысы якты хәзер...
—Шәймәрдән абзый, хуть бер көнгә...
—Булмый. Басуда җир сөрүче МТС тракторларына ягулык җитешми. Бүген әзерләнеп куярсың, иртәгә, ягулык ташучы Шәфигулла абзыйларга ияреп, нефтебазага китәрсең. Ә хәзер өс-башыңны алыштыр да ат абзарына төш, мин шунда булырмын,—диде дә китеп барды.
Шәймәрдән абзый мине ат абзарында каршы алды, мин җигеп йөреячәк Карлыгач исемле кара бияне һәм тимерхут арбамны күрсәтте. Минем турыда кичтән үк Шәфигулла абзыйларга әйтеп куярмын диде.
Мин әнә шулай Шәфигулла белән Муллахмәт бабайларга кушылып эшләп киттем. Эшебез иртә таң белән ат абзарында очрашуыбыздан башлана. Яшем буенча мин башлап әйтәсе сүзне алар алданрак:
—Нихәл, улым?! Исән-имин генә йокладыңмы? — дип күрешәләр.
Аннан атларыбыз янына керәбез. Бабайларым, «Бисмиллаһир-рахманир-рахим» дип, атларына йөгән кигезергә керешәләр. Аларга ияреп, мин дә шул сүзләрне кабатлыйм. Шәфигулла бабай, «Бисмилла» белән башланган юл җиңел була, ди. Бу изге сүз атларыбызны тәртә арасына керткәндә дә әйтелә. Уртачадан калкурак буйлы, йөзләренә килешеп торган түгәрәк сакаллы, сабыр холыклы бабайларга мин бик тиз ияләшеп киттем. Яшен Шәфигулла бабайның үзеннән сорарга кыюлыгым җитмәде, беркөнне әнидән сорагач: «Шәфигулла абзый җитмешен тутырып киләдер, Муллахмәт абзый аннан ике яшькә калышрак булырга тиеш,—диде. — Картлар инде алар, бик картлар. Шәймәрдән абзый әйткәндәй, илдә «ваяни вримә» булмаса, җылы өйләрендә рәхәтләнеп намаз укып, дисбе тартып кына утырырлар иде бит...» — дип уфтанып куйды әни.
Атларыбыз, пошкыра-пошкыра, тузанлы юлдан әкрен генә атлыйлар. Шәфигулла бабай бүген иртәдән үк никтер боек әле, шуның өстенә авыз эченнән нәрсәдер сөйләнә дә тирән итеп уфылдап куя. Түзмәдем, шыпырт кына Муллахмәт абыйдан:
—Нәрсә булган аңа? — дип сорадым.
Ул миңа пышылдап кына:
—Кайгылы көне аның, улым, кичә төпчеге Касыймның сугышта һәлак булуы турында кара кәгазь алган,- диде.
Шәфигулла бабайның ике улы, кызы Сәүдә апаның сугышта икәнен белә идем, йөрәгем сыкрап куйды. Муллахмәт бабайның күңеле бераз тынычрак. Аның улы хәзергә сугыш кырында түгел, Ерак Көнчыгышта япон чигендә хезмәт итә. Тәгәрмәчләр дөбер-дөбер килеп әйләнәләр, салмак кына алга үрлибез.
Алгы арбада, мөнәҗәт көенә салып, Шәфигулла бабай моңланып бара.
Җилбер-җилбер җил исә
Яшь тулы күзләремә.
Дөрләп утлар кабына инде Тәнемнән күлмәгемә...
Шәфигулла бабайның сагышлануы күңелгә шулкадәр авыр тәэсир итә ки, мин кычкырып елап җибәрүдән үземне тыеп барам. Ә Муллахмәт бабайның күзләрендә яшь. Күз алдыма әтием килә. Ул да сугышта бит. Хәзергә исән кебек әле. (Әнием белән аның «хәбәрсез югалды» дигән хәбәрен өч айдан соң август аенда алачакбыз.)
Шәфигулла бабай тынычлана төште бугай. Арбасыннан төшеп җәяүләп китте, без дә аңа иярдек.
Ул, кинәт кенә миңа карап алды да, башымнан сыйпап:
—Сөбханалла! Инде егет булып киләсең, Аллаһы Тәгалә хәерле гомер насыйп итсен үзеңә! — дип дога кылды. Бераздан көмеш сакалын кулы белән сыпырып матур итеп елмайды да: —...Ниме соң... күзең төшкән берәр чәчбиең бармы әле? — дип сорап куймасынмы.
Мин башта бу һич көтелмәгән сораудан каушап калдым, кызарып та киттем бугай. Нәрсә дип җавап бирергә соң әле? Юк дисәм — бар; бу көннәрдә җан дусларыма әйләнгән бу изге картлардан ничек яшерәсең инде, тартынып кына:
—Берәү бар,—дидем.
Бабайларым шунда ук чәчбиемнең кем кызы икәне белән кызыксындылар. Мин әти-әнисенең исемнәрен әйткәч:
—Ә-ә, алай икән, абруйлы нәселдән икән,—диешеп, минем сайлавымнан канәгать калдылар.
Шәфигулла бабай, кинәт җитди генә итеп:
—Яратасыңмы соң үзең? — дип сорады.
Монысын мнн үзем дә ныгытып белми идем әле.
Ярату ничек була икән дип баш ватып йөргән көннәрем. Тукта әле, мин әйтәм, җае чыкканда сорап калыйм, бабайлар ничек карый бу нәрсәгә.
—Нәрсә соң ул ярату, бабайлар?
Бабайларым, елмаешып, бер-берсенә карашып алдылар. Җавапны, бераз уйланып торгач, шул ук Шәфигулла бабай бирде:
—Ярату ул,— улым, яраткан кешеңне гел күрәсең килеп тору.
Кара, ничек дөрес әйтте Шәфигулла бабай. Минем дә бит чәчбиемне гел күрәсем килеп тора. Ярату шул инде алайса, кинәт күңелем күтәрелеп китте.
—Шәфигулла бабай, синең Фәгыйлә әбекәйне гел күрәсең килеп торамы?
Кем өлкән кешегә шундый сорау бирә инде, йә? Ну, бу тиктормас телне... Ул минем соравымны гаепкә алмады, эчке бер үкенү сыман сызланып кына әйтте:
—Гел күрәсем килеп тормый шул, улым...
Мин гаҗәпләнеп аңа карадым, мине шаяртадыр кебек тоелды. Картның йөзендә шаяртуның әсәре дә юк иде. Тагын уңайсызланып кына сорадым:
—Нигә алай икән, Шәфигулла бабакай?
—Яратмагангадыр. Миңа аны димләп бирделәр.
—Шулай да яратырга тырышып карадыңмы соң?
—Карадым. Бер булмаса булмый икән ул, сиңа да, башкаларга да миннән васыять: кеше яратканын алсын, яратканына барсын! Ул яктан әнә Муллахмэт бабаң бәхетле булып чыкты.
Дөрес әйтә Шәфигулла бабай, мин гел күрәм: Лотфия әбекәй Муллахмэт бабайны юлга үбеп кочып озата, кайтканда үбеп-кочьп каршы ала. Кичә генә өйләнешкән кияү белән кәләш диярсең!
Без район үзәгендәге нефтебазага кояш батканда гына барып җитәбез. Колхоз фатирында куна калабыз. Ә иртәгә иртән, нефтебазадан ягулык төяп чыккач, туры авылга кайтырга чыгачакбыз.
Кич фатир хуҗабикәбез безгә авылдан алып килгән бәрәңгеләребезне пешереп бирде. Өстәлендә пары бөркелеп торган бәрәңге янына китап катыргысы юкалыгындагы ипи телемнәребезне куйдык. Муллахмэт бабай алдыбыздагы тустаганнарга юлга пешереп алган кишер чәе агызып чыкты, аннан чәйгә түш кесәсендә генә йөртә торган җиләк кагын кисәкләп салды. Өстәл әзер, әлегә урыннарыбызда утырабыз. Бабайларда тәртип шундый: өстәлдәге ризыкка беренче булып арабыздагы иң өлкән кеше Шәфигулла бабай үрелергә тиеш, аннан соң гына без. Дөнья сүзләрен сөйләшмичә генә ашыйбыз, булганы белән туклангач, амин тотып урыннарыбыздан кузгалабыз.
Менә бүген дә атларыбызны күзәтеп кергәч, сырмаларыбызны идәнгә җәеп, йокларга ятарга әзерләндек. Бабайларым, тәһарәт алып, ястү намазы укып алдылар. Урынга яткач, Шәфигулла бабай янәдән:
—И-и Раббым, безгә бүген тагын бер көн бүләк иттең. Хәере белән үтеп киткән көнебез өчен мең рәхмәтләр булсын сиңа! Алдагы көннәребездә дә үзеңнең шәфкатеңдә булсак иде,—дип дога кылды.
Аңа ияреп, мин дә кабатлап барырга тырыштым.
Бу көннәрдә һава торышы үзгәреп китте. Берничә көн рәттән койган яңгыр нефтебазага керә торган юлыбызны бөтенләй эштән чыгарып ташлады. Торфлы сазламыкка тоташкан киң ерганак өстенә киртәләр генә тезеп салынган күпердән чыгу сират күпереннән үтү белән бер. Без ерактан ук шул күпер янында нәрсәдер булганын күреп килә идек инде. Килеп туктадык, монда чыннан да коточкыч хәл. Күпернең сул ягындагы сазга арбасы-ние белән ат баткан, аның баш очында елап күз төпләре шешенеп беткән минем кебек унбиш яшьләр тирәсендәге малай басып тора. Саз эчендә тыпырчынып яткан аты да, үзе дә кап-кара булып торф сазына буялып беткәннәр.
—Ничек бу урынга кереп чумдың соң әле син, улым? — диде Шәфигулла бабай, арбасыннан төшеп.
—Атым күпергә кермәде бит... бик тырышып карадым кертергә... яшь ул, курка. Тотты да сикерде күпер читенә...
—Муллахмәт! — диде Шәфигулла бабай. — Синең атың куәтлерәк, арбаңны чигендереп, баткан атка якынрак китер.
Шәфигулла бабай арбасыннан бау алып килде. Бауның бер очын сазламыкта бата-чума яткан атның күкрәгеннән әйләндереп бәйләде, икенче очын Муллахмәт бабайның арба күчәренә урадык. Әнә шулай Муллахмәт бабайның алашасы, берничә тапкыр талпынып алганнан соң, атны тартып чыгарды. Аннан соң арбаны сөйрәтеп алдык.
—Әйдә, улым, җигеп тә бирик! — диде Шәфигулла бабай, миңа карап. Сазламыкта юешләнеп-пычранып беткән сбруйларын сөртә-сөртә җигеп тә куйдык.
—Рәхмәт сезгә, бабайлар! — диде малай, шатлык яшьләрен тыя алмыйча. — Янымнан атлылар үтеп киттеләр, берсе дә ярдәм итәргә теләмәде... өсләре пычранудан курыкканнардыр инде...
Өсләребездән саз балчыкларын юып төшергәч, Шәфигулла бабай дога кылып әйтте:
—Юлда авырлыкка очраган мосафирга ярдәм итәргә куша китап. Андыйларны ташлап китү зур гөнаһ, ярдәм итү иң саваплы, иң изге гамәлләрдән санала, шуны онытмагыз, балалар.
Без бердәм тавыш белән:
—Онытмабыз, бабакай,—дидек.
Бабайларымнан сабырлыкка өйрәнеп киләм. Әмма беркөнне чыгырымнан чыктым. Үр менеп киләбез, йөкләребез авыр, арбалардагы мичкәләрдә өчәр йөз литр ягулык. Көн кичкә авышып килсә дә, эссе, бөркү һава сулышны каплый. Мин инде Карлыгачымның хәлсезләнә барганын байтактан сизеп киләм. Үземнең дә тез асларым калтырый, эчем борып-борып ала, үлеп ашыйсым килә. Без инде башка көннәрдә бу вакытта авылга кайтып җитә торган идек, әнием миңа тамак ялгап алырга нәрсә булса да әзерләп куя торган иде. Бүген, үч иткәндәй, юлга соңга калып чыгарга туры килде, нефтебазаның ягулык агыза торган кранын шактый озак төзәтеп маташтылар. Аннан Көчек авылында тукталып тордык, Шәфигулла бабаебыз сеңлесенең хәлен белергә кереп чыкты. Хәдистә ир-атларга кыз туганыңның хәлен белеп, ярдәм итеп тору зур саваплардан санала икән. Рәхмәт инде, ул монысын да минем колагыма киртләп куйды.
Карлыгачым дилбегә какканны да тыңламый, алдан кайтучы атлардан калыша башлады. Сабырлыгым кинәт җил алып киткәндәй юкка чыкты, котырынып, арба төбеннән каеш чыбыркымны алдым да атымны ярсый-ярсый кыйнарга керештем. Шул арада мине күреп алган Шәфигулла бабай, абына-сөртенә, йөгереп килеп җитте, ялт кына кулымнан чыбыркымны тартып алып арбама ыргытты да, ачулы күзләрен яндырып:
—Нишлисең син?.. Нишлисең? — дип кычкырып җибәрде.
—Туктамасын... нигә ике адым атлый да туктый...
—Туктый... — диде ул, мине үчекләп. — Шуны чыбыркы белән кыйнап кызулатмакчы булдыңмы? Гөнаһсыз хайванга ничек кулың күтәрелде? Башыңны күтәр! Кара! Әнә бит нинди хәлдә ул...
Аяклары дер-дер калтырап, көчкә сулап торган атыма карагач, йөрәгем жу итеп китте, күзләремнән яшь тәгәрәде.
—Берәр урында тукталып, атларга үлән кыркытып аласы калган икән,—диде Шәфигулла бабай. — Әллә нәрсә бүген, ниерәк булды... — Кинәт ул минем күзләремдәге яшьне күреп ашыгып сорады: — Чү... монысы нәрсә инде тагын?..
—Гафу итегез мине, бабайлар...
— Ярар, хатаңны аңлагач,— диде Шәфигулла бабай, мине юатып. — Ә хәзер, әйдәгез, атларыбызны юл читенә тугарыйк та үлән кыркытырга җибәрик.
Р.8. Бу бабакайлар күптән, бик күптәннән мәрхүм инде. Алар бу фани дөньядан үзләренең бабайлык бурычларын намус белән үтәп киттеләр. Урыннары җәннәтнең түрендә булсын!
Мин үзем дә бабай хәзер. Уйландыра. Мин дә алар кебек бабайлык вазифамны үти алдыммы икән? Күңелем сызланган вакытлар була, барысы да барып чыкмады кебек. Аллаһы Тәгалә гафу итсен!