СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Лилия Закирова «Упкын»

Инде ничәнче көн рәттән бер үк төш керә Ралиягә. Имеш, ул тирән упкын кырыенда басып тора. Кинәт аягы таеп китә дә егыла башлый. Үзе бар көченә куллары белән тотынып калырга тырыша, тик булдыра алмый — соңгы кат зәңгәрсу күк йөзенә күз ташлый да аска оча... Өстә улы белән кызының «әнием» дип ачыргаланып кычкыруын гына ишетеп кала...
Бүген дә шул төштән куркып уянып китте хатын. Ходаем, хәерлегә генә булсын. Дәү әнисе шулай дип әйтергә куша торган иде. Нигә көн саен керә икән бу төш? Нинди генә сынаулар көтә икән алда, йа Раббым?..
Тормышлары болай әйбәт кенә кебек. Янәшәсендә — яраткан ире, газиз балалары. Барысы да сау-сәламәт. Бәхет өчен тагын ни кирәк?
Зиннур белән яратып өйләнештеләр алар. Туйга Зиннурның әти-әниләре бер бүлмәле фатир бүләк итте. Менә шунда хәзер бер ул, бер кыз үстереп яталар. Соңрак ипотекага зурракны алырга хыялланалар. Зиннур, шуны чынга ашыру өчен, бик нык тырыша, көнен төнгә ялгап диярлек эшли. Эше дә авыр инде, тынгысыз. Көне буе руль артында. Таксист ул. Ралия үзе дә тик утырмый. Кечкенә улларына яшь ярым тулуга, бакчага биреп, эшенә чыкты. Ир тапканны гына көтеп ятып булмый бит, тормыш йөген бергәләп тартырга кирәк.
Менә азрак акча туплагач, зуррак фатир алырлар, Алла теләсә. Аннан соң инде Зиннур да вакытын күбрәк гаиләсенә багышлар. Әнә шундый хыяллар белән яный яши Ралия. Ярата шул ул Зиннурын. Гаиләсен, балаларын өзелеп ярата.
Ярар, болай уйланып ятып булмас, торырга кирәк. Балаларны бакчага илтергә, үзенә эшкә йөгерергә вакыт. «Зиннур тагын бик иртә киткән. Чәй дә эчеп тормаган», — дип уйлап куйды хатын, салкын чәйнекне газ плитәсенә куеп.
Шулчак, тынлыкны бүлеп, кесә телефоны шалтырады. Ахирәте Динә икән.
— Кара әле, син иреңнең кая йөргәнлеген беләсеңме соң? — дип тезеп китте ул, исәнләшеп тә тормастан.
— Кая булсын инде, эштә!
— И-и-и сантый, нинди эштә булсын. Иртәдән бирле машинасы безнең урамда яшәүче Наиләнең капка төбендә тора. Иреннән аерылгач типтереп тә күрсәтә, ичмасам. Инде синекенә дә барып җиткән икән. Кара аны, болай авызыңны ачып торсаң, ирсез калуың да бар. Минекен хәтерлисеңдер бит. Абзаң да читкә йөреп алган иде. Теге хатынны барып, чәчен йолкый-йолкый тукмадым. «Тагын бер якын килсәң, битеңә кислота сибәм!» — дидем. Шуннан бирле әллә нинди йөремсәкләр дә минекен читләтеп үтә. Әйдә, Наиләгә дә күрсәтик күрмәгәнен! Үзем булышырмын...
Ралиянең аяк астында җир убылгандай булды. Телен көчкә әйләндереп: «Ышанмыйм, Зиннур андый түгел», — дип кенә әйтә алды.
— И-и-и юләр, синеке генә әүлиядыр инде. Алар бар да бер чыбыктан сөрелгән, җаным. Аларны көне-төне тикшереп, вакыт-вакыт үзеңнең кемлегеңне күрсәтеп, тавыш чыгарып торсаң гына... — Ралия, тыңлап та бетермичә, трубканы ташлады да, хәлсезләнеп, идәнгә чүгәләде. Әгәр дә бу хәбәр дөрес булса нишләргә? Алга таба ничек яшәргә? Ул бит Зиннурыннан, аның җылы карашыннан башка бер генә көн дә тора алмый...
Ралия ничек кирәк алай үзен көч-хәлгә кулга алып җыенды, балаларны уятып, бакчага илтте дә эшенә атлады. Тик анда да башында кайнаган шикле уйлар тынгы бирмәде аңа. Нишләргә? Турыдан бәреп сораргамы Зиннурдан? Әгәр бу сүзләр ялган булып чыкса? Юкка шикләнүләре белән газиз ирен рәнҗетмәсме?
Бүген тагын соңга калды ире. Инде балалар йоклап китте, ул һаман күренмәде. Ралия кабат-кабат телефон номерын җыйды. Тик җавап бирүче булмады. Нәрсә генә булды соң Зиннурга? Нинди матур иде бит тормышлары...
Тышта шыбыр-шыбыр яңгыр яуды. Ралия дә яңгыр белән бергә тәрәзәгә капланып үкседе.
Елый-елый йоклап киткәнен сизми дә калган. Ишек тавышына сискәнеп уянып китте. Аяк тавышларыннан Зиннур кайтканын сизде хатын. Инде таң беленеп килә иде. Янына чыгып, эчендәге уйларын ярып саласы килсә дә түзде. Балалары йоклаган вакытта кычкырышырга теләмәде.
Икенче көнне ире чыгып киткәч, артыннан күзәтергә булды Ралия. Чынлап та, машинасы Динә әйткән йорт янында тора иде. Ул да булмады, ишектән көлешә-көлешә чыгып килүче Зиннур белән Наилә күренде. Ире җәһәт кенә ишекне ачты да, биленнән тотып, Наиләне машинага утыртты. Нинди ягымлы карый иде ул аңа. Тораташ кебек катып калган Ралияне күрмәделәр дә. Хатын аңына килгәндә, машина инде китеп тә барган иде. Бәлки, дөрес түгелдер дигән соңгы өмет чаткысы чәлпәрәмә килде. Бу чынбарлык иде. Ире аңа хыянәт итә...
Ралия, эшләрем бар дигән булып, балаларын кичтән үк каенаналарына илтеп куйды. Үзе, куллары калтырануны басар өчен, тынычландыргыч дару кабып, ире кайтканны көтте.
Ни гаҗәп: Зиннур гадәттәгедән иртәрәк кайтты. Чишенеп, аш бүлмәсенә керүгә, Ралиянең агарынып калган йөзен күреп аптырап китте.
— Нәрсә булды? — диде ул, өстәл артына утыргач. — Берәрсе эшеңдә кыерсыттымы әллә?
— Синең миңа берни дә аңлатасың килмиме? — диде хатын, тавышын күтәрә төшеп. — Нишләп йөрисең син чит хатыннар янында?
— Нәрсә сөйлисең син?!—дип, өстәлгә кулы белән сукты ир. — Мин көне-төне гаилә дип чабам, акча эшлим. Ә син миңа яла ягасың...
— Ялган түгел. Ят хатынны, биленнән кочып, машинаңа утыртуыңны үз күзләрем белән күрдем, Зиннур...
— Ә-ә-ә, син әле минем артымнан тикшереп йөрисеңмени?! — Ир тәмам чыгырыннан чыкты. — Беләсең килсә, ул хатын — минем даими клиентым. Мин аны бары кирәк җиренә илтеп кенә куйдым.
— Ә аны биленнән кочу да синең вазифаңа керәме?
— Кочакламадым, утырырга гына булыштым. Мин эштән арып кайттым. Ә син мине, кичке аш урынына, әнә ни белән сыйлыйсың! Кем котырта сине миңа каршы? — Зиннур, үпкәләгән кыяфәт ясап, ишеккә таба атлады.
— Зиннур, син кая киттең? Әйдә, тынычлап сөйләшик, аңлашыйк. — Ралия инде үзен, чынлап та, гаепле итеп сизә башлады. Бәлки, арттырып җибәргәндер, тынычлап кына сөйләшәсе калган. — Аш әзер бит, хәзер салып бирәм.
— Юк инде, рәхмәт, ашыйсым килми.
Зиннур ишекне шап итеп ябып чыгып китте. Ралия үзенең борчулы уйлары белән ялгыз калды. Ул төне буе, тәрәзәдән тәрәзәгә йөреп, ирен көтте. Әмма Зиннур күренмәде...
Ралия куркудан калтыранып уянып китте. Ходаем, тагын шул төш! Хатын, сикереп торып, бүлмәләрне тикшереп чыкты. Зиннур кайтмаган иде. Чәй куеп җибәреп, көзгегә күз салгач, үзен танымады Ралия. Күзләре шешенеп беткән, йөзләре сулган. Юк, болай ярамый. Үзен кулга алырга кирәк. Үзе өчен булмаса, балалары хакына.
Юынып, бизәнеп куйгач, ярыйсы гына төс керде үзенә. Матур хатын да бит үзе! Бәхете генә булмады... Тукта әле, нәрсә җебеп тора соң. Бәлки, бар да җайланыр. Бәлки, бу бер аңлашылмаучанлык кынадыр.
Ралия өчен тагын гадәти тормыш башланды. Эш, балалар, бетмәс-төкәнмәс өй эшләре. Ә Зиннур соңгы сөйләшүдән соң өйдә тагын да сирәгрәк була башлады, хатынына карата бөтенләй суынды. Ралиянең күз яшьләренә дә, аңлашырга тырышуына да исе китмәде. Хатыны бу хакта сүз башласа, ишекне ябып, өйдән чыгып китә иде.
Ралия күңелендәге шикнең чынбарлык булуына тәмам инанды, болай бәргәләнеп тәмам алҗыды. Бөтен кайгы-хәсрәтләре белән япа-ялгызы иде ул. Таяныр кешесе дә юк. Әбисе белән генә үсте шул ул. Ул да узган ел вафат булды. Ичмасам, берәр төпле киңәш бирер иде. Хатын җиде юл чатында калгандай булды. Алга таба ни эшләргә дә белмәде. Инде эшендәге хезмәттәшләре дә чыш-пыш гайбәтен сата башлады. Кайсы кызганган булып кыланды, кайсы киңәш биргән булды. Бик хурланды Ралия бу хәлләргә. Көн саен күз яше түкте. Бу хәлдән чыгу юлын тапмады. Зиннур белән сөйләшү мәгънәсез — ул аны ишетергә дә теләми. Наилә янына бару үзен кимсетү генә булыр иде. Балаларын алып, дәү әнисенең ярым җимерек йортына күченә алмый шул ул. Авылда ни эш, ни балалар бакчасы юк. Нинди тормыш көтә аларны анда? Юк инде, балаларын алай газап чиктерә алмый ул.
Хатын тәмам үз эченә бикләнде. Җансыз курчак кебек яши башлады. Үзе эшкә барды, көндәлек эшләрен эшләде, ә күңеле үлгән иде. Аны берни шатландырмады, йөзеннән елмаю китте. Ул бары балалары хакына җан асрый. Зиннур белән дә элеккечә ачылып-сөйләшергә, аңлашырга омтылмый. Кайтса, ашарына салып бирә дә балалары янына кереп китә. Ире аның өчен башка юк.
Бу хәлләр каенанасына да барып җитте. Дөньяда күпне күргән Сәрия ханым чын күңелдән киленен кызганды. Бу хәлләрне үзенә дә башыннан кичерергә туры килде шул. Зиннурның әтисе дә байтак кайгыга салды аны, итәкләр артыннан йөреп. Улы хакы дип түзә-түзә, ярты сәламәтлеген югалтты хатын. Хәзер пенсиягә чыккач кына, түбәтәй киеп алды, мәчеткә йөри башлады. Гөнаһларын юмакчы буладыр инде.
Елап-елап, улын туры юлга басарга өндәде Сәрия. Күпме генә ялварса да, анасын тыңламады шул ир. Тыштан «ярар» дисә дә, элекке тормышын дәвам итте.
Сабантуй көнне, балаларны шатландырыйм әле дип, күчтәнәчләр алып, улы фатирына юл тотты Сәрия. Тик улы өйдә булып чыкмады. Балалар үзләре генә уйнап утыра. Ралия исә яшьле күзләрен телевизорга төбәп уйга калган.
Каенанасын күргәч, яшьләренә ирек бирде Ралия, үксеп-үксеп елады.
— Әни!.. Ничек кенә түзәргә соң миңа? Тагын шуның янына китте. Сабантуйда бергә шашлыкта йөриләр икән. Динә күргән, ул әйтте.
Сәрия киленен ни дип тә юатырга белмәде. Улы өчен оят иде аңа. Үзен гаепле итеп тойды.
— Тукта әле, кызым, алай бетеренмә. Бар, син дә берәр иптәш кызың белән ял итеп кайт. Елап кына утырырга димәгәндер. Балаларны үзем карармын.
Үзенчә уе изгелектә иде каенанасының. Их, белгән булсамы!.. Шуннан башланды да инде хәлләр...
Ралия бергә эшләүче Алсу белән Сабантуйга китте. Күңел ачарга яратучы Алсуның дуслары күп иде. Бәйрәм тәмамлангач та, ярты төнгә чаклы күңел ачып, шашлык пешереп утырдылар. Шунда Ралия беренче тапкыр исергәнче эчте. Әлегә кадәр шампан шәрабы да кабып караганы булмаган хатын-кызга күп кирәкме инде? Чынлап та, күңелләре күтәрелеп, кайгылары онытылып киткәндәй булды. Шырык-шырык көлде, күңеле булганчы биеде.
Аягына көчкә басып, бик соң гына кайтып кергән киленен күреп, аптырап китте Сәрия. Тик аны-моны дәшмәде, иртән ипләп кенә сөйләшергә булды. Бик акыллы бала бит, ялгышкандыр инде.
Икенче көнне каенанасы каршында бик уңайсызланды Ралия. Кат-кат гафу үтенде. «Башка кабатланмас», — диде.
Тик сүзендә тора алмады шул хатын. Әлеге күңел ачулар әледән-әле кабатланып торды. «Зиннур теләсә ни эшләп йөргәндә, нишләп мин өйдә берүзем боегып утырырга тиеш?» — дип фикер йөртте ул. Эшләрем бар дип, балаларын каенанасына илтте дә, иренә үч итеп, «дуслары» янына эчәргә ашыкты. Тора-бара Алсу Ралиянең өенә үк килеп йөри башлады. Балаларны өй янындагы мәйданчыкка уйнарга чыгарып, икәүләп көн саен диярлек шәраб белән сыйлана торган булып киттеләр. Кунакчыл хатын янына Алсуның башка дуслары да еш килгәләде. Көне буе ачлы-туклы йөргән балаларын кунаклар таралышкач кына искә төшерә торган булды Ралия. Әкрен генә исерткеч эчемлекләр коллыгына эләгүен сизми дә калды. Инде ул эчмичә тора алмый башлады. Баш төзәтәм дип, берничә тапкыр эшенә дә «кабып» барды. Бу хәлләрне сизүгә, җитәкчесе бер тапкыр катгый кисәтү ясады да эшеннән үк чыгарды хатынны.
Тагын да төпкә тәгәрәде Ралия. Эчкәч, башка, «матур» дөньяга эләккәндәй тоела иде аңа. Әнә бит дуслары аны ничек үз итә, аны мактап, тост артыннан тост әйтәләр. Иренең хыянәте дә онытылып тора. Айный башласа гына, тормышы тагын кара буяулар белән чуарлана, шуңа үтереп баш авыртуы да кушыла. Тик мондый халәттә озак интегергә бирми ахирәтләре. Әле берсе, әле икенчесе шешә күтәреп килеп җитә. Шулай көн арты көн үткәреп, ярты ел эчендә тәмам эчкечелек чоңгылына батты Ралия. Айнып алган арада, элек күргән төше искә төшә. Менә нинди упкын булган икән ул. Менә нәрсә хакында кисәткән аны саклаучы фәрештәсе. Юк, болай булмый, ничек тә котылырга кирәк бу афәттән. Менә хәзер кайдан булса да табып, баш төзәтә дә иртәгәдән яңа тормыш башлый... Тик ул «иртәгә» көн саен чигерелә барды. Караңгы чоңгыл аны җибәрергә ашыкмады.
Зиннур бу хәлләргә башта бармак аша караса да, эшнең җитдилеген аңлагач, ничек тә Ралияне айнытырга тырышты.
Үгетләп тә, орышып та карады. Тик файдасы гына булмады. Ралия иренең сүзләренә игътибар да итмәде. «Бар, Наиләң янына ычкын, хыянәтче! Мине яшәргә өйрәткән булып маташа бит әле...» —дип, кул селтәп, өйдән чыгып китә иде.
Балалар хакына дип, ике арада арлы-бире йөрде дә ир, җыештырылмаган өй, буш өстәл янына кайтудан туеп, әйберләрен җыйды да Наилә янына күченеп китте. Балаларны үзе белән алмакчы иде дә, тик сөяркәсе рөхсәт итмәде. «Кеше балаларын карап ятасым юк. Миңа үземнеке кирәк!» — дип кырт кисте.
Балаларның әбиләреннән башка берәүгә дә кирәге калмады. Тик көн саен диярлек килеп, балаларны ашатып-юындырып йөргән Сәрия карчыкның да сәламәтлеге мактанырлык түгел иде. Булган хәлләр өчен борчылулар файдага булмады. Йөрәге авыртып, хастаханәгә эләкте.
Көннәрдән бер көнне иртән кыңгырау тавышына уянып китте Ралия. Махмырдан чатнаган башын учы белән кысып, чайкала-чайкала, ишеккә таба атлады. Ишекне ачып җибәргәч аптырап калды: анда формадан киенгән ир белән хатын басып тора иде.
— Саттарова Ралия сез буласызмы? — диде хатын дорфа гына. Ралиянең баш кагуын күргәч, рөхсәт сорап тормый гына, фатир эченә үтте.
— Күршеләрегездән сигнал килде, — дип дәвам итте ул ни эшләргә белми тораташтай катып калган хатынга. — Соңгы вакытта эчкечелек белән мавыгасыз, балаларыгызны карамыйсыз, диләр. Дөресме?
— Юк, — диде Ралия, телен көчкә әйләндереп. Тик өйдәге тәртипсезлек, юылмаган савыт-саба, буш суыткыч үзләре үк бу фатирда нинди тормыш булуы хакында сөйли иде.
Ул арада «кунаклар» балаларны уятып киендерә башладылар.
— Сез нишлисез? Кагылмагыз аларга! — Ралия хатынның кулыннан тартты.
— Без аларны үзебез белән алып китәбез. Балаларга мондый тормышта яшәү куркыныч. Ә сезгә үзегезне һәм фатирыгызны тәртипкә китерергә киңәш итәм. Тормыш рәвешегезне үзгәртсәгез, бәлки, аларны кире кайтарырлар. Юк икән... Сезне ана хокукыннан мәхрүм итү, аларны, — хатын балаларга төртеп күрсәтте, — балалар йорты көтә.
Фатирда япа-ялгызы утырып калгач, Ралия башта чәчләрен йолкый-йолкый елады. Үзгәрергә, балаларын кире алып кайтырга үз-үзенә ант итте. Аннан соң, яшереп куйган соңгы акчаларын барлап, кибеткә юл тотты. «Дуслар белән күрешеп, азрак күңелне бушатырга кирәк, аннан соң өйне тәртипкә китерер мен», — дип уйлады ул эченнән генә.
Тик ул күңел бушатулар бер кич белән генә чикләнмәде. Эчә-эчә, Ралия балалары хакында бөтенләй онытты. Шешәдәшләре дә күңел юаткыч сүзләрне бик тиз таптылар. “Бер дә кайгырма, Ралия, дәүләт балаларны ташламас. Балалар йортында хәзер бик әйбәт яшиләр икән. Тормышлар азрак яхшыргач барып алырсың», диделәр.
Бу хәлләр хакында ишетеп, Зиннур аны фатирыннан куып чыгарды. Ралия исә бер шешәдәш хатын янында яши башлады.
Бөтен уйлары да аракы белән генә чикләнгән Ралия балалары хакында исенә дә төшермәгән булыр иде, телефонына шалтыраткан ят ир тавышы аны янәдән тормышка кайтырга мәҗбүр итте.
— Сез Ралияме? Улыгыз Риназ югалды. Инде өченче көн таба алмыйбыз, — диде тавыш. — Сезне полиция бүлегендә көтәбез.
Әлегә кадәр балаларын тәмам оныткан Ралия мизгел эчендә айнып китте. Риназ! Аның газиз баласы югалган! Йа Ходаем! Барысына да Ралия гаепле бит. Кайларда икән инде бу бала? Исән генә була күрсен!..
Үзен азрак тәртипкә китереп, полиция бүлекчәсенә ашыккан хатын юл буе бер үк сүзләрне кабатлады: «Йа Ходаем, әгәр Риназ исән-сау табылса, башка тамчы да хәмер капмас идем...»
Полициядә аңа кыскача барысын да аңлаттылар. Өч көн элек Риназ балалар йортыннан качкан. Югалырга берничә көн кала дусларына: «Әни белән яшәргә телим», — дигән. Фатирлары яныннан эзләгәннәр, тик табылмаган. Анда исә яшь кенә пар яши икән. Зиннур фатирны вакытлыча арендага биргән, күрәмсең. Эзләп-эзләп тә табылмагач, Ралиягә хәбәр иткәннәр. «Бәлки, малайның башкалар белмәгән яраткан урыны, дуслары бардыр, — диде полиция хезмәткәре. — Бу аны табарга ярдәм итәр иде». Тик күршеләреннән, Риназның дусларыннан эзләү дә нәтиҗә бирмәде: малай табылмады.
Үзен кая куярга белмәгән Ралия, инде шактый соң булуга карамастан, фатирлары янына китте. Риназ яратып атынган таган янындагы утыргычка утырды да бәхетле чакларын исенә төшереп елап җибәрде. Иренә үч итәм дип, балаларының бәхетенә киртә куюы өчен, үз-үзен күрә алмый иде ул бу минутта. Туктый алмыйча үкседе дә үкседе. Шулчак артында яңгыраган тавыш аны борылырга мәҗбүр итте.
— Әнием! Ниһаять, мин сине таптым!
Аның янына йөгерүче малай, чынлап та, улы Риназ иде. Ралия, кул арты белән яшьләрен сөртеп, улын кочагына алды.
— Әй улым, кайларда гына йөрдең соң? Тәмам кайгыга салдың бит.
— Елама, әни, — диде малай, әнисенә ныграк елышып. — Хәзер барысы да әйбәт бит. Мин сине эзләдем.
— Балалар йортында кыерсытмаганнардыр бит, улым?
— Юк, тик минем анда яшисем килми. Алсуның да. Мин аңа сине эзләп табарга сүз бирдем. Нишләп син безнең янга килмәдең, әнием? Без бит сине көттек...
— Әй улым... Мин...
— Син авырдың, шулаймы? Тәрбияче апа безгә шулай диде. «Әниегез әлегә авырый, терелгәч килеп ала», — диде. Без көттек-көттек, ә син килмәдең. Соңрак тәрбияче алышынды. Ул миңа: «Сез әниегезгә кирәк түгел, шуңа ташлаган», — ди. Тик мин ышанмадым, әнием. Шуңа сине эзләп табарга булдым.
— Әйе, улым, мин авырдым. Инде менә терелеп киләм. Тик сезгә аз гына түзәргә туры килер, улым. Мин терелеп бетәм дә сезне килеп алырмын. Ә әлегә сиңа кире балалар йортына кайтырга кирәк. Бик азга гына...
— Өйгә кереп, чәй дә эчмибезмени? — Малайның шатлыклы карашы моң белән алышынды.
— Гафу ит, улым! Миңа хастаханәгә барырга кирәк. Тизрәк терелү өчен...
Ничек кенә авыр булмасын, баласын янәдән балалар йортына илтеп куюдан башка чарасы юк иде шул Ралиянең. Элеккеге шешәдәше фатирына алып кайта алмый ич инде ул аны.
Ралия сүзендә торды. Икенче көнне үк эшкә урнашты. Аванс алуга, яшәп торырга фатир тапты һәм балаларын барып алды. Тормышлары янәдән түгәрәкләнде. Элеккеге тормышы ялгыш исенә төшсә дә, чирканып куя иде хатын.
Көннәрнең берендә аларның ишеген Зиннур шакыды.
— Керергә мөмкинме? — диде ул, башын түбән иеп.
— Килгәнсең икән, кер, — диде хатын битараф тавыш белән. — Балаларны күрергә теләсәң, иртәрәк кил. Алар йоклый инде.
— Мин синең белән сөйләшергә телим, Ралия. Кичер, зинһар!.. — Ир алга таба ни әйтергә белмичә тукталып калды. — Ялгыштым, Ралия, кичер, — диде ул, өстәл артына утыргач. — Көн дә эш, балалар... Син мине яратмый башладың дип уйладым. Ә Наилә... Аңа мин уйнар өчен генә кирәк булганмын. Бергә яши башлагач, ул миңа хыянәт итте.
— Буласы булган инде, Зиннур. Хәзер үкенеп — ни файда? Алга таба яшәргә кирәк...
— Димәк, син мине кичерәсең? — Ир өстәлгә элеккеге фатир ачкычын куйды. — Әйдә, тормышны яңадан башлыйбыз, Ралия?!
— Мин сине күптән гафу иттем инде. Тик... күңелемдәге мәхәббәтем генә үлде. Син үтердең аны, Зиннур. Пычракка салып таптадың. Әйе, бик тә соң үкенәсең. Баштарак мәлдә, бәлки, хыянәтеңне кичергән дә булыр идем. Тик мине ишетергә дә теләмәдең. Миңа гына түгел, балаларга да хыянәт иттең бит. Әйе, гаебем дә зур иде, акланмыйм. Тик син, шул хәлләрне күрә торып, балаларны ташлап чыгып киттең. Аларны чит хатынга алыштырдың! Мин сиңа тамчы да ачу тотмыйм. Тик бу хәлләрдән соң синең белән бергә яши алмыйм. Балаларны теләгән вакытта килеп күрә аласың.
— Аңлашылды... — Ир, башын аска иеп, урыныннан торды. — Башка борчымам, Ралия, кичер. Ә фатир... ул сезнеке... Синеке һәм балаларныкы. Рәхәтләнеп яшәгез. Мин бүген үк аннан күченеп китәм. Әлегә әниләрдә яшәп торырмын. Аннан күз күрер... — Зиннур Ралиянең учына ачкычны салып чыгып китте.
Ралия тәрәзәдән иренең машинага утырганын карап калды. Бу мизгелдә Зиннурның тормышыннан бөтенләйгә китүен аңласа да, күңеле тыныч иде аның…