Сезнең белән безнең заманда түгел, борын-борын заманда, башлары ак болытларга тиеп торган зәңгәр таулар артында, агач башлары күкләргә тиеп торган зур, серле урман булган. Ул урманда күп төрле җәнлекләр яшәгән. Аларның урман аланында күңел ача торган урыннары да, спорт ярышлары уздырырга мәйданнары да бар икән. Ә мәктәпләре юллар кисешкән урыннан якын гына, юл аркылы урнашкан булган. Урман мәктәбендә җәнлекләрнең балалары белем һәм тәрбия алган. Ләкин мәктәпкә бару бик тә, бик тә уңайсыз икән. Чөнки нәниләргә, мәктәпкә бару өчен, юлны аркылы чыгарга кирәк икән. Ә юлда... Юлда исә шулкадәр машиналар күп чаба, ди. «Мерседес»ларда — бүреләр, велосипедларда — аюлар, төрле зурлыктагы «Джип»ларда төлкеләр алны-артны карамыйча, тузаннар туздырып, туктап та тормыйча чабалар, ди. Мәктәпкә баручы нәниләр, машиналар узганын көтеп тора-тора, дәрескә дә соңга калгалыйлар икән. Әниләрнең дә әтиләрнең дә аларны мәктәпкә озата барырга вакытлары юк икән. Тәпиләрен авырттырган, сындырган, башларын ярган нәниләр урман хастаханәсендә ыңгырашып яталар, ди. Аптыраганнар әниләр. Аптыраганнар әтиләр. Башларын тотып ах-ух килгәннәр әби-бабай булган карт җәнлекләр. Озак уйлаганнар җәнлекләр: ничек итеп нәниләре бәла-казалардан коткарырга? Уйлый торгач, бер фикергә килгәннәр һәм барысы да зур гозер белән Зебрага киткәннәр.
— Хөрмәтле Зебра, син безне бу бәладән коткар, — дигәннәр җәнлекләр бертавыштан. Син һәр иртәне безнең балаларыбызны мәктәпкә озата бар, аларга юл аша чыгарга булыш, — дигәннәр. — Юкса балаларыбыз харап булып бетәләр бит!
— Ярар, — дигән Зебра. Ризалыгын биргән һәм бу җаваплы эшкә алынган.
Шуннан урман патшасы әмер чыгарган: «Барлык машина, транспорт йөртүчеләр юлда Зебраны күргәч туктарга, юл аркылы чыгучыларны үткәреп җибәрергә тиешләр. Кем дә кем бу әмергә буйсынмый, машинасын да, машина йөртү таныклыгын да алырга».
Шул көннән башлап Зебра көн саен урманда яшәүче, мәктәпкә йөрүче барлык нәни җәнлекләрне мәктәпкә озатып, дәресләр тәмамланганнан соң, аларны каршы ала торган булган. Зебраны күргәч, барлык машина йөртүче җәнлекләр туктап калалар икән дә, елмаеп, юл аркылы чыгучыларны сәламлиләр икән. Шул көннән бирле урманда бернинди юл һәлакәтләре дә, бәла-казалар да булмый башлаган. Урманда матур, тыныч, имин тормыш хөкем сөргән. Әти-әни җәнлекләр тыныч күңел белән үз эшләренә чыгып китә һәм тыныч күңел белән өйләренә кайта башлаганнар. Ә бала җәнлекләр мәктәпкә гыйлем алырга йөргәннәр.
Бу хәл инде күптән булган. Әлеге вакыйгаларны хәзер урманда яшәүче, кайчандыр мәктәпкә йөргән карт аю да оныткан инде. Ләкин ул вакыйгалар, телләрдән телләргә күчеп, безнең көннәргә үк килеп җиткән. Шәһәр урамнарына кешеләр юлны аркылы чыга торган җирләргә аклы-каралы сызыклар сызып чыкканнар. Ул сызыкларны «зебра» дип атаганнар. Юлларда зебра барлыкка килгәч, җәяү йөрүчеләр юлны әнә шул зебрадан гына чыгарга тиеш булганнар. Машина йөртүчеләр зебраны һәм зебрадан чыгып баручы кешеләрне күргәч, туктап, аларны уздырып җибәрергә тиешләр икән.