СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Фәрзанә Акбулатова "Аның исеме - мәхәббәт" (хикәянең башы)

Фирүзә, битен сыпыра-сыпыра, тураеп басты. Хәзер бу сызлануларга түзәргә була. Иң авыр вакытлар үтеп китте. Ул үзенең сөяккә калган кулларына карады. Кул көче бар, гел ирләр эшен башкарырга туры килгәч, шулай инде. Бүген булмаса, хәлләр иртәгә җиңеләер, ди торгач, сугыш тәмамлануга да ел ярым вакыт үтеп китте. Җиңеләер... Хәер, тормышның кайчан җиңел булганы бар соң? Мәктәптә укыган еллардамы? Ул чаклар да онытылып беткән диярлек. Искә төшкәли, әлбәттә, таңда күргән бер матур төш сыман гына. Үткәннәр бер төш кебек кенә кала икән шул... Иренең армиягә китүе дә әнә шул төшнең дәвамы гынамы әллә? Хезмәтенең нәкъ уртасы килеп җиткәч, сугыш чыкты да куйды бит!.. Төш тә, саташу да түгел! Аяусыз хакыйкать. Аларның инде җиде ел күрешкәне юк. Әйтүе генә ансат, шулвакыт эчендә ниләр генә күрелмәде дә, ниләр генә кичерелмәде. Бик шәп йөргән каенатасы белән каенанасының сәламәтлекләре китте. Фирүзә үзе? Хатын как сөяккә калган кулбашларына күз йөгертте. Ярый, нәрсәсенә зарланырга, тәндә җан бар лабаса! Күпме кеше каһәрле ачлыктан кырылды, өй-өй ятып үлделәр бит... Иң зур бәхет — аның Гыйззәтен сугыш газраиле аяды. Ире исән-сау, әлхәмделилла!
Таякка таянган каенанасы, аякларын чак-чак сөйрәп, килене янына килеп басты.
— Килен, Сатыбал авылының Кадершаһы кайтып төшкән ди бит. Шунысы гаҗәп: нишләп моңа кадәр бер хат та җибәрмәгәндер? Чулак булып кайткан, бер кулын бумбы алып киткән, ди. Менә балаларының бәхете булгач ни... Тик моңа кадәр нишләп һичбер хәбәре булмады икән? Ходай кодрәтеннәндер инде әйләнеп кайтуы...
Фирүзә сабыр карашын каенанасына төбәде. Әби сүзен әйтеп бетерүгә аның күзендә ут кабынды. Килененең хәлен болай яхшы аңлап торган каенана карчык сүзен дәртләнебрәк дәвам итте:
— Гыйззәтулланы әйтәм, көттермәс, кайтып төшәр хәзер. Ай Алла, «озакламый кайтаралар» дип язды да шуннан соң бер хәбәр дә җибәрмәде! Өченче ай китте бит инде. Хатлары килә алмый ятадыр, соң, шулай булмый тагы... Әллә, дим, әфисәр кешенең хат-фәлән сызгаларга вакыты да югыракмы икән?
— Озаклады шул, бием, — диде Фирүзә, ярып куйган утынын өя өя. — Ходайдан көн дә сорыйм, Гыйззәтемә исәнлек бирсәңче дип... Әй-й, бием, ул да безнең кебек очрашуга зар-интизар инде.
Фирүзә янә хәсрәтле уйга чумды, «Раббым, Гыйззәтемә гомер бирсәңче. Мин бөтенесенә дә ризамын, бөтенесен дә күтәрәм. Бир син аңа гомер...» Ничәмә йөз, мең мәртәбә кабатлады икән ул шушы сүзләрне! Берсе булмаса, икенчесе ярдәм итәр дип, өлкәннәрдән күпме дога өйрәнде. Үзе ачыкса ачыкты, әмма каената, каенанасын тилмертмәде. «Бөтенесе дә аның хакына. Раббым, аның гомерен генә сакла! Мәрхәмәтле булсаңчы, йа Хода...» Теләкләре барып ишетелгәндер, Гыйззәт сугыш юлын имин-аман үтте ләбаса! Тик «инде кайтарырлар» дигән хәбәреннән соң көтүе авыр. Хәзер сәгатьләр көннәргә бәрабәр, көннәр исә елдай озак.
Өзелеп көтүдән тыш, күңелне һәртөрле уйлар чолгап ала. Фирүзә генә түгел, Гыйззәт тә үзгәргәндер шушы мәхшәрле җиде ел эчендә. Шундук танырмы җан кисәге үзенең Фирүзәсен? Тәүге сүзе нәрсә булыр? «Сагындым» диярме, әллә «син элеккедән дә матуррак» дип сокланырмы? «Матурлык...» Фирүзә үзе дә сизмәстән көрсенде. Юк-юк, ул элекке төсен салмагандыр... Хатын җәһәт кенә өйгә таба атлады. Тәрәзә төбендә яткан көзге ватыгын учына салды. Әй, кит әле, күз төпләре ничек яман булып күгәреп тора... Борын очы туткылланган, ирен ярылган... Шулай да ул барыбер Гыйззәте өчен элекке яраткан Фирүзәсе! Ниндирәк икән ире үзенең офицер киемендә? Баһадир сымандыр. «Мин сине шундый озак көттердем, Фирүзәм!» диячәк ул. Юк, Гыйззәт, сөйгәнеңне көтү, көтә белү — үзе бәхет. Ул бит кавышу сәгатен якынлаштыра! Сине көтү — минем өчен иң олы бәхет. Мин бүтән шатлыкны белмим. Әгәр кирәк икән... Кирәк икән тагын көтәрмен, Гыйззәт, дияр Фирүзәсе. Тик син башка беркая да китмә! Ул китмәс. Ул хәзер мәңгелеккә Фирүзәсе янына кайта. Горур, батыр яугир. Яугир генә түгел, әлеге мәлдә чит илләрнең дә, чит халыкларның да тынычлыгын яклаучы совет офицеры! Ил терәге һәм ил намусы.
«Гыйззәт агай кайтып килә! Сөенче!..» Бу шатлыклы хәбәрдән өянкеләр дә чайкалып китте бугай. Әллә Фирүзәгә шулай тоелды гынамы? Тышта кычкырган тавыш, хәтта өй эчендә дә яңгырап ишетелде. Капылт сикереп торган уңайга башы әйләнде. Сул кулы белән сәкегә таянды, уңын маңгаена куйды. «Ялваруларымны ишеттең, Раббым...»
Тышта йөргән каената белән каенананың әштер-мөштер урам ягына атлаганнары күренде. Фирүзә дә картлар артыннан атылды. Әнә ул! Озын буйлы, хәрби киемдә. Мәһабәт! Гыйззәте кайтып килә!.. Тукта. Ә ире янында нинди хатын килә? Гыйззәте кем баласын җитәкләп алган соң?
Каушау каенатасы белән каенанасы йөзендә дә чагылды. Аларның адымнары әкренәйде. Гыйззәт әйберләрен җиргә куйды да, ике кулын сузып, әти-әнисенә таба атлады. Ниһаять, картлар да аңа таба омтылды.
— Улым!.. Исән, имин-сау...
Кочаклашалар, күз яшьләрен сөртәләр. Фирүзә дә Гыйззәткә таба омтылгандай итә, кире тартыла, янә талпына. Нигә Гыйззәте аны күрми соң?..
— Улым, менә бит Фирүзә килен!.. — Әнисе улын җитәкләп килене янына алып барырга тели.
— Фирүзәме? Танырлык та түгел шул. Исән-саулармы?..
Нинди салкынлык бу тавышта! Әйтерсең алар бөтенләй ят, бер-берсен белмәгән кешеләр, һәм Гыйззәт аңа нәрсә дип сүз кушарга да белми икеләнә.
— Мин... — дип пышылдый Фирүзәнең иреннәре. Аның хәвеф тулы күзләренә Гыйззәт карамаска тырыша.
— Әти-әни, әйдәгез!.. Мин сезгә бөтенесен дә аңлатам, — диде дә Гыйззәт теге хатынга таба борылды. — Мария, киттек.
Аның хәләл иренә карап, канәгать елмайган хатын баш кага.
«Мария...» Фирүзә баскан урынында тораташ булып катты. Әти-әнисен кочаклаган Гыйззәт өйгә таба атлады. Бәләкәй кыз аның кулына барып ябышты. Гыйззәт бер кулын ычкындырды да баланы җитәкләп алды. «Бала...» Өнсез иңрәде Фирүзә. Өнсез елады.
Каенанасы капылт артына борылды. Шуннан кулларын ян-якка селти-селти, килененә таба талпынды.
— Килен... Килен, болай торма... Куй, үзеңне кулга ал... Эшнең асылына төшенмичә...
— Мария, торып калма! — дигән калын тавыш яңгырагач, ят хатын йөгерә-атлый барды да бер кулы белән Гыйззәтнең аркасыннан кочаклады. Янәшә атлап киттеләр.
— Әстәгъфирулла икән ләбаса, бездән дә тартынмый!.. Ул ниткән кул сузу ди тагы!.. Көпә-көндез...
Каенанамның «кочаклау» дияргә теле әйләнми. «Кул сузу...» Хәер, нәрсә дисәң дә... Хак Тәгалә, бу ничек булды соң тагы? Ишеттеңме икән минем ялваруларымны?.. Исән-сау кайтты шул. Ишетте, теләген кабул итте. Менә бит Гыйззәт аз гына алдан бара. Фирүзә арттарак. Бәхет белән кайгы шулай тиз алмашынучан икән. Мәхәббәт белән хыянәт тә. Тик җир белән күк мәңгелек. Дөнья буталмаган. Дөнья шул ук.
Ул арттарак бара. Хәзер каенанасына таяныбрак. Моңа тиклем картларның таянычы Фирүзә булды. Ә бүген аңа таяклы каенанасы терәк. Гыйззәте янында башка хатын атлый. Ничек дөнья шул ук булсын? Ничек дөнья буталмасын?!
— Бөтенесе дә ачыкланыр, килен. Өзә суга торган нәрсә түгел. Ашыгып хөкем итмик...
Бу хурлыкны күргәнче, теге елларда ук ачлыктан гына үлгән булсачы! Ә ул бичара ачлыкны җиңде, авыруны җиңде, авырлыкларны җиңде, үлемне җиңде... Мәкерлекне җиңеп буламы? Хакыйкать синең алдыңда, ул инде элекке буш хыял түгел... Фирүзәнең ике кулы да салынып төште. Шулчак колагына теге баланың тавышы чагылды: «Дядя Гиззат!..» Тукта!.. «Атай» димәде ләбаса! Фирүзә капыл, су төбеннән калкып чыккандай, башын күтәрде. Атларга кирәк! Яшәргә кирәк!
— Бием... Бием... Түздек бит моңа тиклем... Сабыр иттек...
Гыйззәтнең әнисе, Сабир авылына барганда, үзе күзләп кайтты буласы киленне. Юкка гынамыни, кунак аз утырыр, күп сынар, диләр. Йөгереп йөргән уңган кызны һәрьяклап та ошатты. Төсе-башы да менә дигән, кәләш итеп алган кешенең һич үкенәчәге юк. Кайткач ук, бу турыда төпчеге Гыйззетуллага әйтте. Егет кешегә кызык бит инде, дуслары белән Сабирга барган чакларында күреп кайтты Фирүзәне. Талчыбыктай сыгылып-бөгелеп торган унҗиде яшьлек кыз күңеленә ятты Гыйззәтнең. Фирүзәнең үзен ошатасына тамчы да шикләнмәде. Озын буйлы, янып торган зәңгәр күзле егет моңа тиклем дә күп кызларның һушын алган иде инде. Ялгышмады, Фирүзә аны ошатты. Кыскасы, арбады-сихерләде ул кызны төпсез зәңгәр күзләре белән.
Икенче юлы, районнан кайтышлый, Сабирга сугылып китәргә булды. Йөген тиешле урынга алып барып бушаткан, арбада берүзе, шулай булгач, нишләп сылукайны барып күрмәскә тиеш әле? Бәхете бар икән, Фирүзәне урам очында диярлек очратты. Кыз ындырга таба китеп бара иде.
— Фирүзә, утыр арбага, — диде егет.
Кыз оялып кына тирә-ягына карап алды.
— Куй, кеше-фәлән күреп калса... Нишләп безнең якларга килеп чыктың әле?
— Район үзәгеннән кайтып килүем.
— Соң, безнең авыл юлдан бөтенләй читтә ята лабаса!
Егетнең күзләре очкынланды.
— Син гаепле. Йә, утырасыңмы?
Кыз янә оялчан гына баш чайкады.
— Алайса, — диде Гыйззәт, — мин дә атлап кына барам.
Ул дилбегәсен тотты да җәяү бара башлады. Бераз кырга чыккач, кызны җәһәт кенә күтәреп алды да арбага утыртты.
— Син утыр, яме. Ә мин янәшәдән атлап барам.
Бу сүзләрдән Фирүзәнең йөрәге әллә нәрсә эшләп китте. Ул Гыйззәткә бер тутырып карады да башын аска иде.
— Фирүзә, — диде шулчак эчке дулкынлануын яшерә алмаган Гыйззәт. — Чык миңа кияүгә...
Фирүзә бу юлы да башын аска иде, аннан оялчан елмаеп күтәрелеп карады:
— Мин бит әле яшь...
— Безнең өйдә дә яшь булырсың. Мин сине картайтмам!..
Хәлләреннән килгәнчә матур итеп туй үткәрделәр, һәр йоласын җиренә җиткереп. Уен-көлке, җыр-бию белән табын гөрләп торды. Шәһәргә барып, Гыйззәт белән фотога төшеп кайттылар. Аны да туган-тумачага таратып бетерделәр. Үзләренә берсен чак алып калдылар. Икенче юлы Гыйззәт сырлы бизәкле рам тотып кайтты. Фотокарточканы шунда куйдылар. Туйдан соң ике ай үткәч, Гыйззәтне армиягә алырга дигән повестка килеп төште. Моны эчтән генә шөбһәләнеп көтсәләр дә, ничектер кинәт сыман тоелды. Әтисе уфтанды, әнисе көенде. Кәләше исә сагышлы күзен аннан алмады.
— Ул хәтлем үк көймәгезче әле, яуга җыенмыйм лабаса. — Гыйззәт үзенчә юаткан булды. — Ирмен дигән ир кеше армиядә йөреп кайта инде ул. Миңа тиклем дә шулай булган. Алла боерса, вакытын тутырып кайтып төшәрмен әле...
Фирүзә ирен озатырга барды. Хушлашкан чакта куеныннан икесе төшкән фотокарточканы чыгарды.
— Сагынган чакта карарсың...
— Ә мине сагынганда син кая карарсың? Фирүзә, армия, ул ни, тиз генә үтәр дә китәр. Тик син... Алай-болай чит-ятка күз салып куйма. Мин бик көнчел ир ул, — диде Гыйззәт уенлы-чынлы.
— Уй, Гыйззәт, нәрсә сөйлисең тагы!..
— Менә шушы карточкага ешрак кара. — Ире фотоны кире аңа тоттырды. — Юкса хатын-кызның хәтере кыска була. Фирүзә, син мине сагынырсыңмы икән?..
— Гыйззәт, исемең йөрәгемә уелган... Тәү күргәннән шулай. Үлгәнчегә тиклем. Гыйззәт, тизрәк кайтырга тырыш! Коштай очып кайт!..
Ирен кочаклап ярсып әйтте бу сүзләрне. Гыйззәт учларын аның яңагына куйды. Күзләренә тутырып карады.
—Эх, сөеп тә туя алмый китәм бит!.. Җаным, юлыма таш яуса да кайтам! Озакламам!..
Китте. Өч елга түгел. Җиде елга. Хәзер, ахрысы, мәңгегә.
Алар кавышкан ике ай шушы җиде ел янында нәрсә генә инде! Ярыңны бер, ике, өч, дүрт ел сагынырга буладыр. Ут-ялкын, гарасат, һәлакәт аша үткән чакта, Фирүзә генә булган дисеңме аның уенда? Аяусыз көрәш иде бит. Аек акыл, төгәл исәп, җаваплылык, ил алдындагы бурыч һәрчак алда торды. Гыйззәтнең исән калуы да, бәлки, шуңа гына бәйледер? Бөтенесе дә — яшәү һәм үлем — сөйгәнен аннан читкә этәргәндер... Фирүзә өчен йөрәгендә урын калмадымы икәнни? Ә Фирүзә үзе ничек җиңде соң газапны? Көч җиткесез йөкләрне җилкәсенә салганда, Гыйззәтне күз алдына китерде. Сыер белән бергә җигелеп җир сөргәндә, күз алдында Гыйззәт торды. Ачлыктан егылганда, сөйгәне аякка басарга чакырды... Хәзер моның бөтенесе дә ялган, алдакчы хыял икәне билгеле. Ләкин коры хыял, буш өмет яшәтте ләбаса аны! Кемгә зарланырга?..
Әлеге чынбарлыкка күңел берничек тә ышанырга теләми иде. Шуңадырмы, үзен тизрәк кулга алырга тырышты. Аш-су әзерләргә кереште.
— Килен, Хәйрулла каенагаңнарның мунчасын ягып килсәң, дим. Гыйззәтулла ерак юлдан йончыгандыр.
Фирүзә мунчаны кызу итеп якты. Гыйззәте чабынып кинәнсен, әйдә, күптән авыл мунчасы күргәне юктыр. Эссе мунча ярата торган иде бит ул.
Беренче мәртәбә гаиләсе белән ашарга утырмады. Соңрак каенанасына эндәште:
— Бием, мунча әзер.
Әби бу турыда картына әйтте. Ата улына юнәлде. Менә Гыйззәт баш какты да өйгә кереп китте. Аннан марҗасы белән килеп чыкты. Беркем бернәрсә эндәшмәде. Каената карт кына читкә карап, озак итеп баш чайкап торган булды. Иң азактан мунчага Фирүзә юнәлде. Берүзе түгел, әлбәттә, көндәшенең кызын алырга туры килде. Баланың гаебе юк, аны кемдер юындырырга тиеш ләбаса.
Эңгер төшкәч, Фирүзәгә тагы бер сынау үтәргә туры килде: кемгә кая урын җәяргә. Хәер, болай да ачык иде инде. Күптән чигеп әзерләп куйган мендәр тышына озак итеп карап торды хатын, һәр чәчкәсен, кыягын, бөресен кадерләп сыйпап чыкты. Гыйззәт кайтса дип әзерләп куйган тыш бит ул... Менә ире кайтты. Вәгъдәне үтәргә кирәк. Тик чәчкәләрнең өстенә бүтәннәрнең чәче сибелер... Аның күз нурлары төшкән чәчкәләргә... Бу иске өйдә күрсәтерлек бүтән бер байлык та юк. Гыйззәт кайтса, бөтенесе дә булыр, диделәр... Якты хыял катыш үрелгән бу чәчкәләргә Гыйззәтнең башы ятсын.
Түр башындагы сәке картларныкы. Фирүзә үзенә урынны чоланга җәйде. Бүрәнәдән салынган ул, җылы. Мариянең кызы Оксана янә Фирүзә кулына торып калды. Түшәккә яткач, аңа сыенган кыз сорап куйды:
— Тётя, ты родная сестра дяди Гиззата?
Фирүзә җавап кайтармады, түшәмгә төбәлгән килеш ята бирде.
— Тётя, а у тебя глаза горят. — Кыз аңа таба иелде. — О нет-нет, твои слёзы! Они как звёзды на небе!..
Фирүзә учы белән күз яшен сыпырып төшерде. Бераз ята биргәч, Оксана янә ипләп кенә әйтеп куйды:
— А твои глаза всё равно горят...
Совет офицеры Гыйззәтнең хатын өстенә бер «янарал кызы» алып кайтуы хәтта тирә-күрше авылларга да бик гиз барып ишетелде. Аның хәлен белешүчеләр бетте дигәндә дә кызыксынуын яшерә алмаган күрше-күлән бу якны өзлексез күзәтә иде. Мондый искитмәле вакыйганың якын-тирәдә булганы да, ишетелгәне дә юк иде шул. Берәүләре Фирүзәне кызганды, икенчеләре, киресенчә, аны артык юашлыкта гаепләде. Янәсе, ул дәгъва белдерергә тиеш. Нинди дәгъва, нинди хокук! Тегеләр бит бер-берсенә мөкиббән — ник бөтен дөньяның асты өскә килмәгән... Мария аның Гыйззәтенә ничек нык ябышкан, тигәнәк сыман! Хәтта эшенә дә бергә ияреп китә. Бер-ике атна бригадир булып торган иде, әнә хәзер колхоз рәисе итеп куйдылар. Алар кырда, ә мескен кызлары Фирүзә кулына торып кала... Хәзер әби белән бабай да кеше арасына бик чыкмаска тырыша, эчтән кичерәләр. Гыйззәт белән марҗасы гына бөтенләй икенче дөньяда яшиләр, әйләнә-тирәдә нәрсә бара әйтерсең берсе дә аларга кагылмый... Фирүзә күңел сызлавын эш белән басарга тырыша. Йорт мәшәкате барыбер элеккечә аның өстендә бит. Аш- су әзерли, кер юа. Юк-юк, марҗаның да керен аермый, бөтенесен дә юа. Ә аның күлмәкләренең күплеге! Бүген берсен, иртәгә икенчесен киеп чыга. Кешенең киеме шулай күп була ала икән! Үз күзе белән күрмәгән булса, һич ышанмас иде, валлаһи. Фирүзәнең алмашка бер күлмәге генә бар. Яңарак булганга, Гыйззәт кайткач киярмен дип саклабрак торган иде шул...
Ни өчен Гыйззәт мине онытты дип, аптырарга да түгел икән. Фирүзә Мариянең өреп кабартылгандай тулы ак битенә, авыр эш күрмәгән йомшак кулларына күз салмый да булдыра алмый. Ул үзе көн-төн эшләп тә юньле күлмәклек акча җыя алмады. Кайда икән соң ул рәхәтрәк тормыш? Фирүзә мескен моңа тиклем бөтенесе дә үзләре кебек ач-ялангач дип уйлый торган иде. Ул тут баскан битен, ярылган кулларын сыйпады — менә бөтен хезмәте өчен алган җимеше. Үткән еллар аңардан йөк аты ясады, ә ул мәхәббәт турында хыялланган булды. Алдынгы колхозчы булуын, тырышлыгын, тугрылыгын Гыйззәт бәһаләр, имеш!.. Нинди юләр булган ул! Фирүзә һәрчак кәефле «янарал кызы»на карап ала да яңадан баш иеп эшкә тотына.
Карт түзмәде беркөнне улы белән ныклап сөйләшеп алырга уйлады.
— Гыйззәтулла, син эшкә йөрисең, ә теге хатын бер тотам да артыңнан калмый. Аны ияртеп йөртергә дигән закун чыкмагандыр бит? Дәрәҗәң нинди булса да, син — минем ул, адәмнән тартыныр идең әзрәк!
— Нигә, йөри инде, — диде гаепле тавыш белән Гыйз зәт. — Авылда аралашыр кешесе юк лабаса. Чит җиргә өйрәнә алмыйдыр.
— Авылның үз закуны инде, өйрәнсәң дә, өйрәнмәсәң дә... Тәүге гаиләсе кайда? Нишләп ул хакта ләм-мим?
— Ире хәрби кеше булган. Полковник.
— Сугышта үлеп калганмыни?
— Сугышта алган яралардан. Моннан ярты ел элек.
— Шул арада бүтәнне табарга да өлгергән диген, ә!
— Йә әти, төрттермә инде. Мондый сөйләшүне көткән идем мин. Алдан ук әйтеп куям, мин Марияне әллә кайдан — Украинадан алып кайттым. Шулай булгач, бу Гыйззәтнең җиңел акыллылыгы дип кенә уйламагыз. Дөресен генә әйткәндә, әти, сезне генә кайтып күрергә дә кире китәргә иде безнең исәп. Күрәм: монда дөнья җимерек. Колхозны да шушы хәтле бөлгенлеккә төшкәндер дип уйламаган идем. Аннан бит, райкомда да әйттеләр, минем кебекләр туган җиргә бик кирәк. Торып калуның сәбәбе шул.
Карт тел очындагы сорауны бирде:
— Ә Фирүзә килен?
— Ул ирекле... — Гыйззәт, бу турыда сөйләшергә теләмичә, урыныннан тора башлады.
— Кырт кисәргә ашыкма, соңыннан үзеңә үкенергә туры килмәсен!
— Шуңа да үткәнгә юл юк дидем бит.
Гыйззәт әтисенә бөтенесе турында да җентекләп сөйли алмады. Әлегә атасының аны аңларына һәм акларына өметләнү урынсыз, вакыты җиткәч, барыбер күрерләр. Совет армиясе офицеры үзенең Мария белән танышкан чакларын искә төшерде. Шунысы хак: утлы гарасатта түгел, тыныч тормышта танышты алар. Хәер, тыныч дип тә атарга иртәрәк иде. Сугыш тәмам. Алар Польша җирендә. Менә шул чакта минага эләктеләр бит. Госпитальгә шәһәр халкы килә, һәрберсе ярдәм итәргә тырыша — авыр яралылар янында утыра, ашарга китерә. Гыйззәт исенә килгәндә, янында ап-ак йөзле, бүлтәеп торган тулы иренле бер ханым утыра иде. Егет башта аны күзенә күренә дип уйлады. Тегесе иелеп башыннан сыпыргач, нәкъ шул мәлдә кайнар тынын тойгач, чынбарлык икәненә ышанды. Мария аның яныннан китмәде диярлек. Әнә шул рәвешле көткән һәм көттергән бердәнбер кешесенә әйләнде дә куйды. Аз гына соңладымы, Гыйззәт аны юксына башлый. Якынаеп киттеләр. Савыгып чыкканчы, егет Мариянең бөтен тормыш юлын белә иде инде. Ул шушы якныкы — Көнбатыш Украинадан. Хәрбиләр гаиләсеннән. Ире дә хәрби кеше булган. Үзеннән күпкә олы кешегә яратып чыкмаган. Ире Герасимов сугышның беренче көннәрендә үк каты яралана, хәрби хезмәткә яраксыз кала. Көньяк Уралга эвакуацияләнәләр, сугыш азагында кире кайталар. Ире барыбер савыга алмый үлеп китә. Мария кыз баласы белән торып кала. «Госпитальгә керү белән сиңа гына игътибар иттем, синнән башка берәүне дә күрмәдем. Хыялый иттең бит мине», — дигәч, әллә нәрсә эшләп китте Гыйззәт. Калку түше белән чак кына бәрелеп китүе, пышылдап кайнар тынын бөркеп алуы. Янга сырышып-сыенып кына килеп утырулары... Күптән онытылган тойгыларны дөрләп уятты. Госпитальдән чыкканчы ук, егет үзенең саф мәхәббәтен очратуына ышанган иде. Туры Мария яшәгән фатирга кайттылар.
—Тегендәге хатының нинди соң? — дип сорады бермәл Мария.
Күпме тырышып та Фирүзәнең йөзен искә төшерә алмаганын әйткәч, Мария аны чыгып кочаклап алды.
— Арагызда бернинди дә мәхәббәт булмаган! — Каршы сүз дә әйтергә ирек бирмичә дәвам итте. — Син буйдак булып, әле килеп очрашкан булсагыз, аңа өйләнер идеңме? Ә-ә, эндәшмисеңме? Димәк, аны яратмыйсың! Яратмагансың да!.. Мин — синең чын мәхәббәтең! Мин — синең чынбарлыгың!..
Фирүзә исеме онытылды. Үткәннәр төш кебек булып калды. Бәлки, шуңадыр да, хәләл хатынын күпме еллардан соң кабат күргәч, элекке хисләр уянмады. Чит-ят булып тоелды. Соңрак таныш ишарә-хәрәкәт, таныш караш искә төшә башлагач, ниндидер сагыш-сагыну тойгысы йөрәкне телгәләп үтте. Башта Фирүзә белән үзе сөйләшергә теләмәсә, тора-бара шушы теләк көчәйде. Тик эш кылынган бит инде. Фирүзәнең аны. аңлавына өмет итеп буламыни? Бу бөтенләе белән мәгънәсезлек ләбаса! Хәзер күңелдә икеле-микеле уйлар йөрергә тиеш түгел! Ул — куркаклык һәм икейөзлелек билгесе. Утлы гарасат елларын үтеп, гомер, уртасына җитеп дигәндәй, ныклы карарга килеп, үз язмышыңны сайлагансың икән, каушап-югалып калырга ярамый! Кем белә, бәлки, кайтып күренгәннән соң, тиз арада кире Украинага китеп барган булсалар, күңелне кырган бу шикле уйлар үзеннән-үзе юкка чыгар да иде... Ләкин бу рәвешле фикер йөртү дә дөрес түгел. Гыйззәт — партия солдаты. Партия кая куша, ул шунда булырга тиеш. Ә бүген Гыйззәт монда — туган авылында кирәгрәк.
Ишек каршында очрашты алар. Азга гына текәлештеләр, бер-берсенә юл бирәбез дип, икесе дә уң якка тайпылды, шуннан — сул якка. Тукталдылар. Ахыр, Гыйззәт сүз кушты.
— Фирүзә, син галәмәт зур күзле икән ләбаса. Яшь чакта бер дә алай түгел иде сыман!
— Бу михнәттән, — дип җавап бирде Фирүзә.
Гыйззәт ирексездән иңбашын җыерып куйды.
— Кайсы михнәттән? — дип сорарга мәҗбүр булды.
— Ачлыктан, үлемнән. Авылның бит яртысы ачлыктан кырылды. Нигезләре белән корыдылар. Күпме ташып җирләргә туры килде... Күңел буп-буш, күзләр генә торып калды.
Гыйззәткә җан кергәндәй булды:
— Инде тормыш җиңеләер...
— Җиңеләер, — дип пышылдады Фирүзә. — Бездә әле сүнмәс өмет бар.
Ире капылт кына аңа тутырып карады. Нидер әйтергә теләгән иде, ләкин шулчак тыштан Мариянең тавышы яңгырады.
— Гиззат, дорогой!..
Фирүзә, ишеккә тотынып, эчкә үтте, бераз барды да стенага сөялде. Йөрәге күкрәк читлегенә сыеша алмый гипте. Янып торган шул ук күзләр! Аны хыялый иткән, акылыннан шаштырган, төн йокыларыннан калдырган кояшлы күзләр!.. Кемгә мәхәббәт белән багасың, кемне наз белән өртәсең соң син? Ничек күңелдә өмет сүнсен ди ул? Юк, ул яна, дөрли!
Әби белән бабай икәүләшеп кенә чәй эчеп утыралар. Тынлыкны карт бозды.
— Гыйззәтулла турында сөйләшеп алырга кирәк булыр...
—Гыйззәтулла эшендә хәтта яхшы эшләп йөри. Кичә генә...
— Куйсаңчы әле шул эшеңне!.. — Бабай кәсәсен ашъяулыкка куйды. — Беркөнне малай белән сөйләшеп карадым, уртак тел табып булмады. Ияләшкән ул үзенең Мариясенә. Монда алып кайтырлык булгач, ни әйтергә инде... Фирүзә килен турында ишетергә дә теләми. Кая китсә дә үз ихтыярында, ди. Киленне бушка өметләндерергә ярамас, дип уйлыйм мин хәзер. Үзе белән сөйләшергә туры килер...
— Ул ничек инде сөйләшергә? — Әби еламсырагандай итте. — Шушы көнгә тиклем безне багып торган килен булды ласа! Тот та әйт, имеш!.. Гыйззәтулланың бөтенләй генә дә акылы юкмы икән әллә?
— Шуннан, улыбызга акыл утырганын көтикме хәзер? Килен сабыр, әйдә, безне һаман бага торсын. Алай ук кешелексез булып булмас. Әнә бит күз алдында кибә. Мин кодагыйга хәбәр иттем инде, Хәбибҗан агасы килеп ала.
— Юк, бабай, андый сүзне мин әйтә алмыйм.
— Алайса, үземә кала инде. Йөрәктән кан саудырып булса да әйтермен. Өметен өзсен. Гыйззәтулла аннан суынган. Килен әле яшь, насыйбын табар, язган булса.
Карт тышта эшләп йөргән килененә эндәште. Фирүзә якын килгәч, яныннан урын күрсәтте.
— Килен, утыр әле яныма.
Каенатасының болай дип әйткәне юк иде. Фирүзә сагайды.
— Хәбибҗан агаең килеп чыгарга тиеш...
Фирүзә сүзсез генә баш какты.
— Аны мин чакырдым. Килен, үзең күреп торасың, болай яшәргә ярамый. Синең бөтен гомерең алда.
Фирүзәнең карашы хәвефләнде.
— Чыны шул: Гыйззәтулла башка белән бәйләнде. - Оныт син аны, үзеңә шулай әйбәтрәк булыр. Бер хәл итеп булмый бүтән. Агаең килеп ала.
— Онытырга?
— Килен, алданмыйк диюем. Арагыз суынган. Күңелеңнән алып ташла, язганы булыр. Өметеңне өз.
— Өметеңне өз... — дип кабатлый Фирүзә. Ялгыш ишетмимме дигәндәй, бер каенанасына, бер каенатасына карый. Юк, бөтенесе дә дөрес, хәтта үтә дә дөрес. Аяусыз рәвештә.