СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Радик Фәизов "Алтын"


Хатыны Мәдинә апай мунчага барам дип чыгып китүгә, Мәхмут абзый барча ишекләрне эчтән бикләп алды. Яшәгән йортлары эшчеләр бистәсенең иң читендә, аулак бер төштә булса да, Тәрәзә пәрдәләрен дә ябып куйды. Аннан идәнгә тезләнде, үзе белгән барча догаларын укыды, шактый вакыт серле төстә уйла нып утырды. Аннан инде бер катгый карарга килеп, җәлт кенә урыныннан торды, кулларын бик рәхәт төстә угалап, идән буйлап йөренә башлады. Их, менә хәзер!.. Менә хәзер ул үзенең күптән уйлап йөргән, зарыгып көткән ниятен гамәлгә ашыра.
Какча йөзле, юка гәүдәле абзый бик җитез, тәвәккәл атлап, өйнең түр почмагына килде. Анда торган авыр, зур сервантның бер кырыен читкә этәрде. Сервант астындагы иң кырый идәннең башы кисек, аны ачып була торган иде. Мәхмүт абзыегызның ошбу дөньяда үзе генә белгән яшертен урыны, аның хәзинә куышы бу! Абзый идән башын ачты, аннан кечкенә генә, әмма имән такта башларыннан бик нык итеп, калайлап ясалган тартма чыгарды. Аны түр як уртасында торган өстәлгә китереп куйды да, куеныннан ачкыч алып, нәни йозакны ачты. Тартманы кулына алып асгын өскә әйләндерде, аның эчендәге әйберләрне киң хәрәкәт белән, ләззәтле ухылдау белән өстәлгә таратып ташлады.
Йа Алла, йа, якты йөзләрем! Әгәренки ак эскәтер өстенә таралып, ой ярым караңгы булса да ялтырап, серле төстә җемелдәп яткан бу хәзинәне, бу кадәр байлыкны күрсә, абзыйның хәләле Мәдинә апай үз күзләренә үзе ышанмас иде. Йә, булмаса, алпавыт бикәсе хәтле олпат гәүдәсе белән лапылдап идәнгә үк авып төшәр иде. Беркемнең дә, күрше-күлән, туган-тумачаларының да ышанасы килмәс иде бу хәлгә. Ә өстәлдә исә әнә чын әкиятләрдә сөйләнә торган хәзинә таралып ята. Ниләр генә юк монда?! һәм до ки барчасы алтыннан. Әнә алтын балдаклар, йөзекләр, йөрәк сыман кулоннар, гаҗәеп нечкә, агып тора торган муенсалар, нәни урак сыман алкалар, беләзекләр, хәтта бер алтын сәгать, алтын күзлек кысасы да бар.
Озаклап карап торды Мәхмүт абзый үзенең бу хәзинәсенә. Әле бер дә ашыкмаска була, Мәдинә сеңлесе Зәйнәпләргә китте, алар анда авыл мунчасында рәхәтләнеп юынып, бистәнең бер башыннан икенче башына керә-чыга гайбәт сатып, кимендә ярты көн яталар... Абзыйның алтынга текәлгән күзләрендә түм-түгәрәк бәхет, чиксез канәгатьләнү балкый иде. Илаһи төстә елмаеп, рәхәтләнеп, кинәнеп карады ул үзенең хәзинәсенә. Аннары һәр әйберне кадерләп кенә кулына алды, сыйпады, муенсаларны бармаклары аша үткәреп ләззәтләнде, дөньясын тәмам онытып утырды.
Ничек башланып китте, кайдан җыелды соң бу шушы кадәрле хәзинә? Уйлап очына чыксаң, бик кечкенәдән генә башланды...
Мәхмүт егет чагыннан ук бистәдәге бер комбинатта бухгалтер, Мәдинә район хастаханәсендә шәфкать туташы иде. Алар бер- берсен таптылар, яратышып өйләнештеләр. Фатир-фәлән сорап, җитәкчеләр бусагасын таптап ялынып йөрмәделәр, икәүләп бердәм көч куеп, чиләнеп булса да менә шушы йортны салып чыктылар. Инде үзләре шикелле үк картаеп, тузып, бер тарафка янтаеп та килгән йортны. Холыклары шактый үзгә, Мәхмүт бик исәпле, астыртын, үзаңлы, ә Мәдинәсе исә беркатлы садә, ачык йөзле, киң күңелле булса да, тату гына яшәделәр тагын. Берсен икенчесе ихтирам итен, күңелен таба белеп. Тик менә зур бер китеклекләре булды: Мәдинә балага узмады. Никадәр көтеп, еллар узып та. Баштарак моңа икесе до бик кайгырдылар, кимсенделәр дә. Тик ни хәл итмәк кирәк, тора-бара язмышларына күнектеләр та гын. Хастаханәдә эшләгән Мәдинә бала табуның, аны беренче айларда карап үстерүнең никадәр кыен, мәшәкатьле эш икәнен бик белә иде. Гомерләр үтә торгач, үзенең китеклегенә кул селтәде. Ә Мәхмүт абзыйның исә тора-бара үз исәбе килеп чыкты.
Бик белеп кенә эш итсәң, бухгалтер һөнәренең аз-маз булса да төрле маддәләре, кагыйдәдән чыгармалары бар аның. Мәхмүт, Мәдинәсенә әйтеп тә тормастан, бөтенләй дә сиздермәстән, саклык кассасына акча җыя башлады. Андый-мондый бала табып куйса, көтелмәгән зур бүләк ясап куандырырмын, дип. Еллар үтә торды, аның суммасы байтакка җыелды. Менә шунда инде Мәхмүтнең күңелендә үзенә мәрхүм әтисе Хатиф абзый әйтеп калдырган сүзләр яңгырап киттеләр. «Син, улым, үз гомереңдә азмы-күпме акча туплый алсаң, аны озакка сузмыйча алтынга әйләндерә бар. Бервакытта да үзендә зур сумма саклама. Акча ул әле очсызланырга, янарга мөмкин. Ә алтын исә очсызланмас та, янмас та. Шундый нәрсә ул, үз бәһасен бервакытта да югалтмый ул. Син монысын колагыңа киртекләп куй!» — дигән иде. Әтисе исә кечкенә генә булса да эш алып барды. Төнлә каравыл торды, ә көндезләрен бистә халкыннан тире, малайлардан сөяк-санак, тимер-томыр җыйды, һәм ул шушы нәни генә эштән дә ниндидер файда чыга ра белде, күрәсең. Гаиләләре бик ишле булса да, авыр елларда да ачлык-ялангачлык күрмәделәр, әтисенең авызы тулы алтын теш, әнисендә алтын алкалар, беләзекләр иде.
Инде бала күрүдән тәмам өметләр киселгәч, Мәхмүт тә беренче маяны ясады. Кассадагы акчаны төбендә генә калдырып барчасын алды да калага китте. Анда муенсасы белән бер алтын йөрәк, бер йөзек сатып алды. Беркемгә дә, Мәдинәсенә дә әйтмичә, белдермичә генә, һәм бу маяны үзе генә белгән яшертен бер урынга яшереп куйды.
Мая бит ул ни эшли? Мая бит ул, якты йөзләрем, өстәгәнне ярата! Яратып кына калса бер хәл иде әле, тора-бара ул куша, әмер бирә үк башлый. Моннан инде беркая да китә алмыйсың... Юк, юк, сез аны-моны уйламагыз! Мәхмүт тамакны да кысмады, киемгә дә тарсынып яшәмәде анысы. Ул гаилә килеренә бер мыскал да кермәде. Тик үз эшенең төрле маддәләреннән генә бик файдалана белде. Шулай итеп, Мәдинәсе берни сизмичә дә калды. Әмма ләкин саклык чаралары да күрелмәде түгел. Нәкъ теге мәзәктә сөйләнгәнчә, Мәхмүт гомере буена тәмәке тартмады, кунакта да ике рюмкадан артык эчмәде. Профсоюз биргән юлламалар белән курорт-санаторийларга күп йөрсә дә, анда бер генә хатын-кызга да бер тиен дә сарыф итмәде. Эшне шулай куя белде, тегеләр үзләре сарыф иттеләр... Өйдә дә җиһазларның бары тик кирәге генә, тыйнак кына. Юкса инде күрше-тирәләр, танышлар күбесе торган йортларын яңарттылар, киңәйттеләр, тәмам кыландылар. Мәхмүт исә моңа да керешмәде. Ник, бу йорт алар гомеренә бик җигәрлек бит әле. Мәйданы да ул кадәр тар түгел. Кем өчен үзеңнән соң сарайлар салып калдырырга?! Менә хәзер икесе дә пенсия дә... Шулай итеп, әнә шундый исәпләр белән куелган мая берсе янына икенчесен сорады. Еллар үтә торгач, хәзинә үсте, бер урыннан икенче урынга күченеп йөрде һәм бүгенге суммасына, бүгенге байлыгына иреште.
Һәм менә хәзер хәлләр дә, һич көтелмәгәнчә, кискен булып үзгәрде. Мәхмүт өчен иң кайгылысы, хәвефлесе — хәзинә үсүдән тукталды. Пенсиягә чыгу белән теге чактагы маддәләр бетте, менә өч ел инде... Өстәвенә... и, җаным! Акча арттырып була торган заманалармы соң хәзер? Пенсия акчалары иркенләп җитә һәм азрак булса да артып та кала торган теге социализм чорымы? Картларны бер читкә тибәреп, яшьләрнең дә якасыннан нык алып капитализм килә бит. Әле моннан ун еллар элек кенә һич уйламаган, башка да китермәгән афәт, һәм менә шушы капитализм шәүләсе, урамда көтү-көтү йөргән бандитлар шаукымы, күктәге якты кояшны кисәк китереп каплаган болыттай, Мәхмүт абзыйның күңеленә шом салды. Хәзинәне өйдә тотарга ярамый хәзер... Юк, өй эчендә калдырырга һич тә ярамый аны. Ниндидер юллар белән иснәнеп, белеп алсалар?! Өеңә басып керүләре, карчыгың белән икеңне бер тишеккә бөгәрләп тыгып, талап чыгулары да бар. Серне Мәхмүт үзе генә, берүзе генә белә анысы... Тик Алла диген син... Вәсвәсә ул көчле, аек акылдан һәрвакыт көчле. Мәхмүт абзый да катгый хәл итте: өйдән алырга хәзинәне. Кая да булса ерак, ышанычлы урынга яшерергә!
Ә картлык көнендә нигә аңа бу хәзинә, бу тикле байлык нигә? Менә монысы инде, аппакларым, пүчтәк сүз. Байлыкның һәрвакыт кирәге чыгарга мөмкин. Менә дөньялар аз гына әйбәтләнсен, тынычлансын әле. Шул вакытта Мәхмүт тә Мәдинәсенә сер капчыгын чишәр. Алырлар хәзинәне кулга, картлык көннәрендә бер иркенләп яшәп калырлар. Аласы килгән әйберләрен алып, барасы килгән җирләренә барып. Чын байларның үзләренчә итеп! Ә хәзергә... бу алтыннарны алып икенче урынга яшерергә кирәк... Дөресен генә әйткәндә, Мәхмүт абзый бу хакта күптән уйлап, хыял тотып йөри иде инде. Кайбер хәстәрлекләрен дә күрде, урынын да әзерләде. Менә хәзер тәвәккәллек тә итте.
Алтыннарын барлап, аларга сокланып, куанып һәм хисләнеп байтак вакытлар утырды Мәхмүт абзый. Аннан урыныннан кузгалды, алдан ук әзерләп куйган тимер тартмасын алып килде. Аның төбенә тун тектергәннән калган мехны түшәде, һәркайсын янәдән кулыннан үткәреп, бик пөхтәләп алтыннарын салды. Тартманың капкачын бикләмәде ул, ә эреткеч белән кургаш эретеп, ябыштырып ук куйды. Дым-фәлән кермәслек итеп, мәңгелек итеп. Әгәр дә бу эшләрне башкарганда Мәхмүт абзыйны берәр танышы читтән күзәтеп торса, гадәттә караңгы чырайлы, төксе бу кешенең йөзенә чыккан илһам нурын, эчке яктылыкны, аның серле елмаюын күреп хәйраннар калыр иде.
Абзый хәзинә салынган шактый саллы тартманы өй буендагы бакчага алып чыкты. Инде көз, түтәлләрдән яшелчәләр җыеп алынган, алмагачлар да саргаеп киләләр иде. Нәкъ уртадагы, кәүсәсе икегә аерылган бер алмагач төбенә тар, әмма тирән чокыр казыды. Аның төбенә ике ак кирпеч салды. Як-ягына бик җентекләп каранды, каян да булса кемнеңдер күзәтеп тора алмавына тәмам инангач, тартманы җәһәт кенә чокыр төбенә төшерде. Аннан инде ашыкмыйча гына, нәкъ тирес күмгәндәй күмеп куйды. Әле эшен тәмам иткәч тә көрәгенә таянып, татлы уйларга бирелеп, йөзе балкып шактый басып торды. Менә булды да ич бу! Монда ышанычлы да, урыны да бик билгеле. Теләсәң кайсы вакытта казыйсың да аласың. Менә, Алла боерса, җитмеш яше тулганда, Мәхмүт чын хәзинәсен күрсәтеп, Мәдинәсенең бер исен китәрер әле... Әнә үзе дә кайтып килә бугай.
Чыннан да, урам капкасыннан, киң борыны һәм авызы белән елмаеп, йөзләре кызарган, бу дөньяда әллә ни кайгысы да, гаме дә булмаган Мәдинә апай үзе килеп керә иде.
Бу дөньяда адәм баласы тәгъбирли, Ходай үзе тәкъдирли шул. Мәхмүт абзыйның да инде җитмеш яше якынлашып килә, серне дә Мәдинәсенә чишәргә ниятләп йөри иде. Әмма әҗәле аны һич көтмәгәндә, кисәк тотып алды. Матур гына сөйләшеп, көндезге ашны ашап утырышлары иде. Абзый кисәк кенә «аһ!» итте дә, ике кулы белән башын тотып, утырган урындыгыннан идәнгә авып төште. Мәдинә апай үлем-җитемне күп күргән, йөрәкле хатын иде. Ул аһ-уһ килеп вакыт үткәрмәде, җәтрәк ирен идәннән күтәреп диванга салды, тегесен-монысын тикшерде, ясалма сулыш алдыра башлады. Тик соң иде шул инде. Мәхмүтнең башына кан сау ган, аның Мәхмүте дөнья белән хушлашып ята иде инде.
Кисәктән бөтен хәл-дәрманы беткән, аның өчен инде якты дөнья караңгыланып килгән Мәхмүт абзый якында гына Мәдинәсенең йөзен күрде. Үзенә шулкадәр кадерле, hәp сызыгы таныш, шәфкатьле йөзен. Үзе талпынды, аңа таба омтылды. «Мәдинә Карчыгым минем... Безнең алма бакчасында уртадагы алмагач төбенә хәзинә күмелгән. Алтын, бик күп алтын! Син шуны казып ал... Игелеген күр... Бәхил бул!» — диде ул. Әмма ни кызганыч, ни үкенеч! Ул бу сүзләрен Мәдинәсе ишетерлек итеп, хәтта пышылдап та әйтә алмады шул. Тик өнсез иреннәрен генә кыймылдатты. Асылда, бу сүзләр дә түгел, тик уйлар гына иде. Мәхмүт абзый исә моны белмәде, аңышмады. Мәдинәсе аны ишетә, тыңлап тора, хәтта куана кебек тоелды аңа. һәм ул шушы уеннан бәхетле елмайды да үлеп тә китте.
Тәңрегә шушы мәрхәмәте өчен дә рәхмәт.
2024-12-16 09:03