Ишегалды шәп иде безнең. Ишегалды түгел, футбол кыры диярсең. Чылтырап пыялалар да коела, күккә ашкан юкәләргә кунып, чәүкәләре дә кычкыра, радионың көне-төне сугыш жырлары җырлаганы да ишетелә монда. Турнигы да безнең ише малайларның көчен үзенә жыеп, ялтырап, ныгып беткән. Яктырыр-яктырмастан җанланган ишегалды, зәңгәр пыяла кисәкләренә охшап ялтыраучы зур йолдызлар кабынгач кына, тынып кала. Көнне иң беренче булып Булька атлы көчек башлый. Аны, иректә йөрсен дип, тәрәзәдән тышка чыгарып җибәрәләр. Ә ул чыгу белән ләңгелдәргә, чиный-чиный бөтерелергә тотына. Аның тавышыннан бөтен ишегалды уяна.
Террасада пышылдап та. кычкырып та яңалыклар бүлешү башлана. Сугыш кешеләрне якынлаштырып бетергәнгәдер, ахрысы, ишегалдында яшәүчеләрнең бөтен серләрен белә идек без. Ишегалдының кыл уртасында кыяр-кабак үсә. Әгәр дә тәмле ис чыга калса, ул инде бөтен ишегалдына тарала һәм без тәрәзә төбенә килеп, күзләрне шардай ачып, тын гына басып тора идек. Тәрәзә ачыла һәм анда бу бөркеп торган гзжәеп пәрәмәчләр күренә. Барысы да бертигез дәрәҗәдә кечкенә һәм кетердәп торган бу пәрәмәчләр кулга эләккәч, безгә алар матур һәм тук тормыш вәгъдә итеп җырлыйлар кебек тоела. Төрле вакытта төрле тәрәзә ачыла. Бу — безнең ишегалдының язылмаган законы иде. Пәрәмәчләрне, авызларны пешерә-пешерә, хуш исен ләззәтләнеп сулый-сулый, бер-беребезгә карарга да онытып ашыйбыз. Ә аннан соң инде, озаккарак сузарга тырышкан ләззәтне бүлеп, берәрсе кычкырганга кадәр, стенага сөялеп, тын гына торабыз.
— Әнә, Нихәл килә!
Нихәл түгәрәк сакаллы. Мыеклары авыз тирәли боҗраланып сакалга барып кушыла, ә күзләре, аргусныкыдай, берьюлы бөтен якны да күрә. Үз-үзе белән сөйләшкәндәй, башын селкеп ала, ә күзләре тирә-юньне айкый. Ә йөрүе, йөрүе кызык аның: күнеле күтәренке булса, сикереп-сикереп куя, гәүдәсе артка таба каерыла төшә йә кинәт кенә бер кырыйга янтая, ә куллары бер урында селкенми тик тора. Бер сүз белән. Нихәл килеп кергәч, безнең ишегалды акчасыз театрга әйләнә.
Күн букчасы шытырдатып култык астына кыстырылган, Гитлер да ала алмас. Җәен дә шул ук мескен бүреген кигән.
һәрвакыт көләч, тик кайчакта, кеше белә алмаган сере бар кебек, куллары белән мыегын сыпырып куя. Нихәлне хәтта урам этләре дә яраталар, койрыкларын дустанә селеккәләп, ялагайланып аның артыннан калмый ияреп йөриләр. Хәтта агачлар да аңа сәлам бирә кебек. Ә ул көлә-көлә бөтерчектәй тәгәрәвен белә...
— Ни хәл? — дип эндәшә ул безгә.
— Яхшы, — дип хор белән жавап кайтарганнан соң, аның тирәсендә сикергәләп йөри башлыйбыз. Безнең эшләр яхшы, пәрәмәчләрне сыпырттык, менә хәзер колонкага су эчәргә барабыз. — Яхшы.
- Ни хәл? — “Ничек яшисең?” яисә “Саулыгың ничек?”, яисә “Табының мулданмы?”, “Балаларың ачыкмыймы?” дигәнне аңлата. Сугыш сөреме сеңгән ишегалды өчен бер сүз менә никадәр мәгънәгә ия. Сугыш бетсә дә әле ипигә туенган юк, май бөтенләй диярлек авызга эләкми. Өлгергән көнбагыштай мөлаем йөзен күтәреп ул һәр очраганга сәлам бирә:
— Ни хәл? — һәм, сынаулы караш ташлагач, бөтен йөзен тутырып, елмаеп куя.
— Яхшы.
Әйтерсең аның бар кайгысы кешенең тормышын, ачы сугыш хәсрәтеннән соң ничек яшәвен белү, һәм шуңа күрә, кеше кайгысын кайгыртып яшәүче бу аксак картны бөтен урам “Нихәл” дип атап йөртә. Үзеннән-үзе табылган бәхетле исем.
Кемгә әжәткә, кемгә иске бишмәт бәрабәренә, ә кайберәүләргә толлык хәсрәтенең ачы күз яшьләре хакына ул өй саен кереп, ит йә май өләшеп йөри. Көне буе үзенең эшен эшләп талгач, кичләрен ул бушаган букчасын җиргә куя да ютәлли-ютәлли озак вакытлар аркасы белән агачка сөялеп тора. Урам этләре аның янына киләләр дә, букчасын иснәп карагач, кире чабып китәләр.
Көн саен шулай. Тапталмаган кар өстендә беренче эзләр сала-сала, Нихәл иртә таңнан урам буйлап йөри. Иңендә һаман шул иске букча. Аның май белән итне каян тапканын берәү дә белми. Белүнең кирәге дә юк. Аның малае танк эчендә янып үлгән, дип сөйлиләр. Шул вакыйгадан соң, аз сүзле, кеше кайгысын кайгыртучы, иңенә букча аскан карт — Нихәл безнең урамга килеп чыккан.
Бервакыт, кухняга керсәм, алар әнкәй белән чәй эчеп утыралар. Сирәк-мирәк сөйләшкәләп тә алалар. Сөйләвен бары тик әнкәй сөйли, Нихәл елмая-елмая тыңлый. Елмаюын ул болай, гадәт буенча, кешенең күңеле булсын өчен генә елмая. Әнкәй аңа хатлар күрсәтә, ә ул бөтенесен аңлагандай башын селки-селки хатны әйләндергәләп карый, бик укыр иде дә, хәреф танымый.
— Чәеннән җитеш, Нихәл. Син булмасаң, күптән аяк сузган булыр идек инде без.
Ә ул, тартынып, мыекларын селкеткәли, башын тагын да аскарак ия.
— Шушы җилкәмә өч кеше бит, — дип дәвам итә әнкәй, — авырга туры килә.
— Әйе шул, — дип башын селки Нихәл һәм шикәр кисәген иреннәренә генә тидереп ала да тәлинкәдән чәй йотып куя. Терсәге янында мескен бүреге ята, пеләш башыннан бу күтәрелә.
— Әҗәткә чумдым мин сиңа, — дип авыр сулый әнкәй.
— Юк ла.
— Чумдым шул, — дип кабатлый әнкәй.
— Юк, юк. Уеңа да алма. Иртәгә йомырка китерермен.
Пеләшен сөртеп, мыегын сыпыргач, тагын өстәп куя:
— Рәхмәт, кызым.
Аннары, урыныннан кузгалып, авыр гына атлап китә һәм икенче ишеккә шакып, хәл-әхвәл сораша:
— Ни хәл?
Ишегалдында бары тик бер кеше — төксе кыяфәтле, бүлтәеп чыккан яңаклы агай гына Нихәлгә ачылып китми, үзалдына авыр сүзләр сөйләнгәндәй, иреннәрен кыймылдатып тора. Ялтырап торган ияген алга сузып, ана карамыйча гына узып китә. Ә Нихәл өчен барысы бертигез, барысы да — кеше.
— Олуг сәүдәгәр, — дип, бу агай аны бервакыт барган юлыннан туктатты. — Тикшереп карамый булмас, ахрысы. Бу нәрсәләрне кайдан аласың син? Сугыш бетте, тәртип урнаштыра башларга вакыт. Аңладыңмы?
Нихәл берни аңламыйча, бу эре кыяфәтле кешегә беркавым текәлеп карап торды да, барыр юлына атлады. Ә теге бәндә, мылтык мушкасыннан караган кебек, анын артыннан күзәтеп калды.
Нихәл көтмәгәндә юкка чыккач, урамыбыз ятимләнгәндәй булды. Аның чын исемен белүче дә юк иде хәтта. Тора-бара аны оныта да башладылар кебек, һәркемнең үз кайгысы муеннан бит. Һәркемнең үз тормышын рәтлисе, язмышын көйлисе бар.
Ләкин мин әле һаман кем дә булса, “ни хәл?” дип дәшсә, сискәнеп куям. Түгәрәк сакаллы, гаҗәеп матур мыеклы, иңенә букча аскан әлеге карт күз алдына килеп баскандай була. Ә миңа таба сузылган кытыршы кулларында — балачагыма охшаган алтынсу май кисәге.