СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Фатих Хөсни "Яфраклар коелганда"
Сентябрь булгач сентябрь инде, агачлардан яфраклар коела, көне-көне белән болытлап, яңгырлап тора, төннәрен салкынча, иртәләрен су буйлары томанга күмелә, бакча киртәләре, каралты-кура түбәләре яңгыр яумаганда да ничектер дымланып торган кебек күренәләр. Шулай да ул көнне Сентябрь йокысыннан яшь бала кебек көлеп уянды. Уянды да җылымса кояшы, ак пәрәвезләре, ерактан караганда сарысы, яшеле бергә кушылып әдрәсләнеп күренүче урманнары белән көннең-көн буе авыл өстендә көлеп торды. Ә кичен җете кызыл шәфәгын күк читенә җәеп, ферма тәрәзәләрендә, авыл клубының әле яңарак кына буятылган калай түбәсендә, өй кыекларына кыстырылган чалгы йөзләрендә бертын балкыды да, «бүгенге шушы шуклыгым җитәр, иртәге көнемне иртәгә күрерсез!» дигәндәй, кояшын алып, таулар арасына китте.
Көләч көн урынына килгән аяз кичне тантаналы каршылау музыкасы булып кинәт шунда гармун тавышы яңгырап куйды. Әллә ничек кенә булды бу. Йомшак моң урамнарны, бакча киртәләрен сыйпап узгандай булды, аннары каралты- куралар арасына сыенып, бер мизгел югалып торды, шундук диярлек, колакны тагын да иркәләбрәк кабаттан яңгырый башлады... Хисләрне назлап һәм кичке эңгер кошыдай канат кагып авыл өстенә җәелгән бу гармун тавышы, бәлки, башка кайберәүләрнең колагына да кереп өлгермәгәндер, азмыни авылда гармун кычкыртучы. Ә менә унтугыз яшьлек Хәдичә бу музыканы шунда ук тотып алды. «Бу шул... Галимҗан абый кайткан. Бу аның уйнавы», — дип уйлап куйды Хәдичә, үзендә эчке бер кузгалу хис итеп.
Әйе, кайтса да кайткандыр, бик еш булмаса да, шулай да ямансылатмый, узганда-барганда һаман сугыла йөри. Хәер, кем гаеп итә алыр икән. Керсә бит үзенең туган авылына керә. Монда аның карчык анасы, монда аның туып-үскән нигезе, монда аның гармуны, хәзергә бик үк шауларга ярамаса да, шулай да әйтмичә калып булмый торган тагын бер серле як бар: бирегә аны Хәдичәсе тартып кайтара. Бигрәк тә соңгы елларда, агрономлыкны ташлап, район Заготкоң конторы директоры булып эшли башлагач, ешларга тотынды ул. Җәен тарантаска, кышын булса җиңел кошевкага кырынрак авып утыра да, ат уйнатып кем кайтып төшә дисәң, Галимҗан кайтып төшә. Әле эш белән үтеп барышы, әле шул эш белән киткән җиреннән кайтып килеше. Бигрәк тә шунысы кызык: кая гына бармасын, кайдан гына кайтмасын, аның юлы гел менә шушы Балыклы-күл аркылы, анда да теге яки бу урамнан түгел, гел Хәдичәләр урамыннан, гел менә Хәдичәләрнең өй турысыннан үтә. Бәлки, монда гаепкә алырлык бернәрсә дә юктыр, директор кеше булгач ул инде барысын да әйтеп бетермәс. Муеныннан элеп, култык астыннан асылындырып йөри торган сумкасының симезлегенә караганда, яшь булса да, Галимҗанда байтак кына кәгазьләр йөри, димәк, ул инде Хупҗамал карчыкның нани-күзе генә түгел, эшем кешесенә әйләнгән. Шулай да кайтканда булсын, үтеп барышлый булсын, хәйләкәр яшькелт күзләрен хәтәр елтыратып, Хәдичәләр өенең тәрәзәләренә мөлдерәп карап узуын игътибар беләнрәк күреп торсагыз, сез аның бөтен яшьлеген һәм бөтен гөнаһысын гафу итәр идегез. Шулай булгалый инде ул яшь чакта, кайсыбызның башыннан үтмәгән.
Шулай да бу арада Балыклы-күл авылына кайтып кулына гармунын алганы юк иде әле Галимҗанның. Алса да болай өздереп уйнамый иде. Күрәсең, Заготкож конторының директоры булып алгач, авылга кайтып гармун кычкыртып утыру килешмәс дип уйлап йөри иде булса кирәк. Ә бүген менә кайтканы да күренмәде, гармунын шундый сыздырып җибәрде, йөрәгеңне тезгенеңнән тотып тормасаң, дулап, күкрәгеңне бәреп чыгар! Кыскасы, шәп сызды Галимҗан гармунны, муенына симез сумка элеп читтә тәкәбберләнеп йөрсә дә, авылны онытмаган икән әле, шайтан алгыры!
Болай өздереп уйнауга бүтәннәр дә игътибар итмичә калмаганнардыр, ә менә Хәдичә өчен, их, бу Галимҗан абыйсы кулындагы гармун! Бигрәк тә көзнең менә бүгенге моңсу аяз кичендә, агачлардан берән-сәрән генә яфраклар коелып торганда... Бу музыка болай гына яңгырап калмады, авыл өстендә канатларын кага-кага очып йөргәндәй булды. Очып йөрде дә Хәдичәләр өенә килеп керде. Хәдичәнең йөрәгенә үк кадалып, аны бермәл аптыратып калдырды. Нишләргә соң менә шушы минутта Хәдичәгә? Ул әле хәзер генә диярлек колхозның жиләк-җимеш бакчасыннан арып-талып кайткан иде, үзенә беркетелгән өч кыз белән алар көннең-көн буена алмагач төпләрен йомшартып, тамырларны минераль ашлама белән тукландырып йөрделәр. Кайтты, ашап-эчәрмен дә ятып йоклармын дип тора иде. Болай булгач, йокламый тор инде, анда синең Галимҗан абыең кайткан, ул әнә ничек өздереп- өздереп «Сарман» көен сыза! Суга барыргамы, иптәш кызы Санияләргә барып кайткан булып, тәрәзәләре алдыннан узып китәргәме? Шул арада инде үзе өстенә өр-яңа кофта-юбкасын киеп тә алган, аякта биек үкчәле туфли. Үзе өйдәгеләргә сиздермәскә тырыша, ә үзе баскан урынында тора алмый. Шулай була икән шул ул Галимҗан абыең кайткач...
Шулай да бик ул кадәр очынды дип әйтеп булмый Хәдичәне. Башкаларга гармун тавышы, ә Хәдичә бу моңлы тавыш астында нәрсә ятканлыгын сизә. Күптәннән инде алар кешегә белдермичә генә тарткалашып йөриләр. Галимҗан абыйсы аны, үзе янына тарантаска утыртып, район үзәгенә алып китмәкче, бөтенләйгә алып китмәкче. Шунда гына ЗАГСы, шунда гына кинотеатры. Эшлим дисә, берәр контор тирәсеннән чиста гына эшен табарга сүз бирә. Яңа шәпкә, берәр елга кәләш булып кына торырга да ярый. Галимҗан абыйсы үзе эшләсә, шул җиткән. Галимҗан абыйсы мәсьәләне әнә шулайрак куя иде.
Әмма Хәдичәнең колхоздан китәсе килми. Китсә әгәр, монда аның яратып эшли торган эше, авыл хуҗалыгы техникумы каршындагы бакчачылык курсында укып кайткач үз кулы белән тергезеп җибәргән җиләк-җимеш бакчасы кала. Ул үзенең бу эшенә бик ияләшкән, ләкин шул ук вакытта ул Галимҗан абыйсына да бик ияләшкән. Әнә шулай бакчасы белән Галимҗан абыйсы арасында кысылып яши бирә кызый. Язын сөйләшкәндә көзгә ди, көз сөйләшә башласалар, андый эшкә яз көне тәвәккәлләгән яхшы дип, егетне һаман юатып килә. Шулай да гел болай сузарга мөмкин булмаячагын, әйләнгеч юлны туры итеп шулай кайтып-килеп йөри торгач,Галимҗан абыйсының беркөнне аны барыбер алып китәчәген ул сизенә...
Дөресен әйткәндә, бүгенгесе инде коры сизенү булып кына калмаска да мөмкин. Гармунын болай өздереп-өздереп уйнавыннан ук чамалап алды Хәдичә: Галимҗан абыйсы бу юлы тәрәзәгә карап яки вәгъдә сүзе белән юанып китәр өчен генә кайтмаган булса кирәк. Аннары тагын шул чаклысы да бар, тартыша торгач ике арадагы мәхәббәт җебенең өзелеп китүе дә мөмкин ич. Ә Хәдичә моны һич кенә дә теләми. Галимҗан абыйсын ул бик ярата. Җидееллык мәктәпне бетергәч, Галимҗан абыйсы бит аны үзе укыган авыл хуҗалыгы техникумы каршындагы бакчачылык курсына урнаштырды. Шуның өстенә тагын Галимҗан абыйсы әнә нинди оста гармунчы, ул аның буе-сыны, ул аның артка тарап йөртә торган бүректәй чәче, ул аның моңсу яшькелт күзләре белән Хәдичәләр тәрәзәсенә мөлдерәп- мөлдерәп карап үтүләре... Юк, юк, уйнап йөрми Галимҗан абыйсы, шулай ук Хәдичә дә уйнамый. Күрәсең, хәзергә әле вәгъдә көне генә җитмәгәндер.
Вәгъдә көне дигәннән, әле шушы узган язда гына бермәл шулай бик кызу тота башлады Галимҗан абыйсы, янәсе, алып китәм булгач, алып китәм. Бу турыда алар бакчада, икәүдән-икәү генә калып, күпереп үскән шафран агачы төбендә сөйләштеләр.
—Көзгә дисең икән, бусы өзеп сөйләшү булсын, Хәдичә. Ялан-ялан кәкре каен терәп калырга мин дә бала-чага түгел,—диде Галимҗан абыйсы.
—Кем сине шулай ди. Син хәзер зур кеше.’Агроном дипломын бер якка салып куеп, Заготкож айгырында авылдан авылга чаба торган кеше, — диде Хәдичә, егетне бераз үчекләргә теләп.
Әйе, Хәдичә Галимҗан абыйсының агроном була торып та Заготкож арбасында чабуын бик ошатып бетерми, бу турыда җае чыкканда һаман шулай төрттергәли иде. Ә ул язгы кичтә аларга берәү дә комачауламады, барысы турында да иркенләп сөйләштеләр, иркенләп үчекләштеләр, вәгъдә куештылар.
—Мин быел җәйне бакчамнан беренче тапкыр алма җыеп алырга әзерләнәм. Үзем тергездем, беренче алманы үз кулым белән җыеп колхозга тапшырасым килә, — диде Хәдичә, соңгы сүзе итеп, һәм өстәп тагын шуны да әйтте:
—Көзгә. Менә шушы шафран агачы яфракларын койганда кайт... мин синеке булырмын.
—Әйткән сүз — аткан укмы, Хәдичә?
—Мин чыгарган сүз түгел, мин генә боза да алмам, — диде Хәдичә, оялуыннан түбәнгәрәк карап.
Әлбәттә, ул вәгъдәләшү монда язылганча коры гына калмады. Имештер, ял көне, алма бакчасында, чәчәккә күмелгән шафран агачы төбендә бер-берсенә чәч бөртекләренә кадәр гашыйк булышкан бер егет белән бер кыз икәүдән-икәү генә торсыннар да, аларның чын күңелдән бирешкән вәгъдәләре, имештер, монда язылганча коры булып калсын.
Ул сөйләшү инде яз көне булган, Хәдичә өчен мәсьәлә анда түгел. Хәдичә өчен мәсьәлә шунда: җәй шулай бик тиз үтеп тә киттемени? Дөрес, ул үзе әйткәнне эшләде, бакчадан быел беренче җиләк-җимешләрне җыеп, үз кулы белән колхозга тапшырды. Ләкин хәзер Хәдичә өчен бу кадәрлесе дә әһәмиятле түгел, анысы инде шулай ук узган эш. Хәдичә өчен хәзер мәсьәлә шунда: әлеге теге шафран агачы яфракларын коя да башладымы икәнни соң? Эш белән ыгы-зыгы килеп, Хәдичә аңа игътибар итәргә дә өлгермәгән, ә менә гармун тавышы белән башланган бу айлы кичтә мәсьәлә шул сорауга килеп төртелде: коя да башладымы икәнни яфрагын?
Шулай икән шул, коя башлаган икән. Яңа кофта-юбкадан, башына парчалы косынка бәйләгән, косынка астыннан түгәрәк муенына чәч тәлгәшләре салынып төшкән, үзе биек үкчәле туфли кигән, — яшь, матур, уйчан — менә ул колхоз бакчасында япа-ялгыз басып тора. Авыл өстенә талгын нурларын сибеп, түгәрәк ай балкып яна. Зәй елгасын төнгә каршы мамык юрган белән төргәндәй томан күтәрелә, колхозара гидростанциянең җай гына гөжләгәне ишетелә һәм әнә шунда, тын бакчада, ялгыздан-ялгыз басып торучы Хәдичә өстенә лып итеп бер яфрак килеп төшә. Шулай икән шул, коела башлаган икән.
Кыз кеше бит, нишләсен, вәгъдә сәгатенең килеп җиткәнлеген сизеп тора, Галимҗан абыйсы тикмәгә генә алай өздереп уйнамагандыр гармунны.
Моны сизү Хәдичәгә эчке рәхәтлек тә бирә, шул ук вакытта чак кына куркыта да. Рәхәт, китсә бит әллә кемгә түгел, үзенең Галимҗан абыйсына китә. Куркына, чөнки күңелгә бик якын булган менә бу бакчаны ташлап китәргә туры киләчәк. Шуның өстенә Галимҗан абыйсының, агроном дипломы саклап ятканы хәлдә, кәгазьләрдән симергән сумка асып, Заготкож айгырында арылы-биреле чабуы куркыта аны. Матурлыкка матур, күңеле дә ихластыр, оста гармунчы да, шулай да бераз җиңелрәк карашлы булып чыкмасмы икән? Уйлар болыты күңелдә артык куерып китте бугай, кыз кешегә җитә калды, менә аның күзләре кычытып куйгандай булды. Кайнар иде, кабакны баскандай иде, күрәсең, бусы яшь тамчысы булды булса кирәк.
Ләкин кызыбыз балавыз сыгарга бераз ашыккан икән. Дөрес, шафран агачының яфрагы коела, димәк, вәгъдә сәгате җиткән дигән сүз. Бусы, әлбәттә, ачык. Ә менә Галимҗан абыйсын күреп сөйләшкәннән соң, тагын бер дөреслек ачыкланды: Хәдичәгә, бакчасыннан аерылып, кайдадыр канцеляриядә кәгазь боткасына чумарга туры килмәячәк. Чөнки Галимҗан абыйсы аны алып китәргә түгел, ә бәлки үзен кызга һәм колхозга кайтара кайткан. Үзәк Комитетның сентябрь Пленумы карарындагы чакыруны исәпкә алып, ул муеныннан Заготкож сумкасын, ниһаять, салырга булган, район оешмалары белән сөйләшеп, үзен колхозга агроном итеп җибәрүләрен сораган һәм аның бу үтенече, әлбәттә, искә алынган иде.
Күрәсең, аның кулында гармун юкка гына алай ярсымаган икән бу кичне!
2025-09-05 14:43