Май ае — табигать яшьлеге. Әле урман куерып та өлгермәгән. Яңа гына бөре ачкан юкәләрнең яшь яфраклары шундый юка, шундый нәфис, хәтта иртәнге кояш нурында аларның неп-нечкә җепсел тамырларына хәтле аермачык күренә. Зифа ак каеннар әйтерсең үтә күренмәле ефәккә төренгәннәр. Башкалардан соңарып яфрак яра торган имәннәр әле бөтенләй шәрә диярлек. Әмма куак төпләрендәге үләннәр инде шактый куерып килә. Зәңгәр чәчәкләр, ямь-яшел үләннәр арасыннан сузылып, кояшка үрли. Юл буйлап сузылган чокыр читенә, алтын бөртекләре кебек, үги ана чәчәкләре сибелгән.
Сусыл яфраклар урман кәҗәләренә, пошиларга тәмле азык. Нәни поши бозавы, яфраклар чемченеп йөри торгач, әнисеннән аерылып калды. Әле күптән түгел генә дөньяга килгән бу сабый өчен урманда һәрнәрсә матур, һәрнәрсә серле һәм кызыклы иде. Ул башта зур бер чуар күбәләк артыннан куып китте, аннары агач кәүсәсен тукылдатып утырган тукранны күзәтеп торды. Бу тамаша да туйдыргач, тагын аяк астындагы үләннәрне чемченә башлады. Яфраклар арасындагы керпегә йомшак иреннәре белән кагылып, тагын да ераккарак йөгерде. Аяк астында азык җитмәгәндәй, алгы аяклары белән агач кәүсәсенә басып, югары ботакка үрелде. Ләкин шунда, кинәт таеп китеп, җәпләнеп үскән куш имән арасына ике аягы кысылды. Аякларын алырга тырышып тыпырчынган саен, карт имәннең кытыршы кайрысы нәни пошиның тиресен катырак сыдырды. Ә поши аягы авырткан саен ныграк чабаланды.
Хат ташучы Хәмидулла абзый, яссы төпле такта арбасына посылкалар, газета-журнал төргәкләре төяп, район үзәгеннән элемтә бүлегенә кайтып килә иде. Урман эчендә яшь көчек чинагандай сәер тавыш ишетеп, дилбегәсен тартты, өйгә ашыгып, җитез генә юыртып кайткан кашка биясен юл читенә борып туктатты.
Әлеге аваз тагын кабатланды. Хәмидулла абзый, дилбегәсен тәртә башына чалып, урманга кереп китте.
Ул барып җиткәндә поши бозавы тәмам хәлсезләнгән иде инде. Әлеге тозактан ычкындыргач та аягына баса алмады, нәкъ кеше баласы кебек, зәгыйфь кенә ыңгырашып, үлән өстенә егылды.
Хәмидулла абзый, нишләргә белмичә шактый вакыт аптырап торганнан соң, поши бозавын күтәреп арбасына илтеп салды.
Авылга кайткач, йөген дә бушатып тормыйча, атын ферма ягына борды. Колхоз зоотехнигы поши бозавының яшь кимерчәгенә кадәр сыдырылган аякларын ак марля белән урап бәйләде, укол кадап, ниндидер дарулар җибәрде.
Хәмидулла абзыйның карчыгы поши бозавын сабый бала карагандай тәрбияләде. Сыер сауган саен аңа җылы сөт эчерде, бераз тернәкләнә төшкәч, ындыр артыннан сусыл үләннәр алып кайтып ашатты. Ә бала-чага дисәң, бу урман сабыена тәмам чат ябыштылар. Ашатмаган азыклары, сыйламаган сыйлары калмый. Көннең-көн буе яныннан китмиләр. Җае булса, төнен да аның белән бергә чиннектә кунарлар иде. Шулай бөтен авыл белән тәрбияли торгач, поши бозавы бик тиз аягына басты.
Хәмидулла абзый аны урманга илтеп җибәрергә дә җыенган иде. Ләкин, балалар бик үтенгәч, тагын беразга калдырырга булды. Тегесе дә, тәмам кулга ияләшеп, кеше назына күнегеп бетте.
Районнан почта алып кайткач, Хәмидулла абзый, велосипедына атланып, хатлар таратырга чыга. Поши бозавы аннан калышырга теләми, тузан туздырып, урам буйлап чаба. Хәмидулла абзый кем капкасын ачып керсә, шунда барып тыгыла. Ишек алдында гына торса бер хәл иде әле, кая ул! Әллә нинди ярыклар табып, бакчага кереп китә, алмагачларга үрелә, түтәлләрне таптый.
Хәмидулла абзый, хуҗалардан кыенсынып, бу тиктормасны бераз пешереп алмакчы була. Ләкин берәүнең дә аны җәберләтәсе килми.
Йөрсен, Хәмидулла, йөрсен, сабый бит ул. Күрәсең бит, әнә балаларның авызы ничек ерылган, һи, әкәмәт, кояш чыкканмыни! Калсын әле бездә беразга,—дип ялыналар.
Ләкин Хәмидулла абзыйга тәмам ияләшеп өлгергән нарасый аннан бер тотамга да калмый.
— һи, сабый, сабый!—дип, башыннан сөя аны Хәмидулла абзый. — Ятим икәнлегеңне белмисең шул әле син. Хәзергә бик күңелле йөрисең дә бит, үсеп җиткәч нишләрсең. Монда сине әткәң-әнкәң һөнәренә өйрәтүче юк. Тамак туйдыру җаен да белми үсеп, харап булырсың. Урман киеге лә син! Кайтырга вакыт сиңа, кайтырга. Әнкәң, бичара, зар елый торгандыр инде анда!
Ул, аны шулай үгетли-үгетли, атын җикте, капкасын ачык калдырып, атын урман ягына борды. Поши бозавы, колын кебек теркелдәп, аның артыннан иярде.
Урман буена җиткәч, Хәмидулла абзый атын туктатты. Чалгысын алып, печән чапкан булып азапланды. Үзе чаба, ә үзенең күзләре һаман теге киектә. Менә урманга кереп китәр, үз төбәген үз итәр дип өметләнә.
Әмма поши бозавы урман буенда бераз иснәнеп йөрде дә кире арба янына әйләнеп килде. Хәмидулла абзыйның ниятен сизгәндәй, чапкан покос өстенә сузылып ук ятты.
Хәмидулла абзый, аны үгетли-үгетли, урыныннан кузгатты:
— Бар инде, бар. Анда сине әниең көтә. Әнә теге куак артында гына, — дпп хәйләләп тә карады. Алай да эш чыкмагач, нечкә чыбык сындырып алып, урман эченәрәк куып кертте. Тагын килеп чыкмагае, аяклы бәла дип, бераз көтеп торды. Поши бозавы күренмәгәч, атын борып, кайтырга чыкты. Арттан килмиме дип борылып-борылып карады. Аннары, иркен сулап, тәмәке кабызды, атын юырттырып китте.
Әмма үргә күтәрелүгә пошп бозавы юл буендагы посадка арасыннан теркелдәп килеп чыкты.
— Минеке түгел бугай, — дип, үзен үзе юатырга тырышты Хәмидулла абзый.
Шулай да, бу уйларының дөреслегенә ышанып җитмичә, атын туктатты. Поши бозавы шунда ук арба янына чабып килде.
— Нәрсә шаккаттың, әллә танымыйсыңмы? — дигән кебек, Хәмидулла абзыйның күзләренә карап торды, тоз сипкән тәмле ипи сорап, кулларын ялады.
— һи, быткыч, быткыч!— дип, аның аркасыннан сыйпады Хәмидулла абзый. — Нишләргә инде синең белән. Соң... күпсенмим лә мин... Синең белән үземә дә күңелле. Тик киләчәгең өчен борчылам.
Әмма Хәмидулла абзыйның борчылуы юкка гына булган икән. Вакыты җиткәч, табигать үзенекен итте. Көннәрдән беркөнне-поши бозавы, җиләккә барган балаларга ияреп, урманга китте дә шуннан әйләнеп кайтмады.
— Инде әти-әннсен тапкандыр. Мине бөтенләй оныткандыр, — дип, тирән сулап куя Хәмидулла абзый. — Ни әйтерсең, урман киеге бит.
Шулай да ул районга барганда-кайтканда, нәрсәдер өмет иткәндәй каерылып-каерылып, урман ешлыгына карый. Еш кына аңа бозаулы пошилар да очрый.
Беркөнне шулай, урман аша узып барганда, инде маңгаена мөгез үсеп килә торган бер поши бозавы, куаклар артыннан чыгып, озак кына арба артыннан ияреп килде. Урман авызына җиткәч, күмелгәнче карап калды.