Талхаветдин ишегалдында хәрәкәтсез яткан Арбага менеп атланды һәм:
—На-а-а! — дип кычкырды.
Арба кузгалмады.
Тал баласы, кулына камчы алып, Арба үрәчәсен куа-камчылый башлады.
—Мин болай гына кузгала алмы-ыйм, — дип ыңгырашты шәрә кабыргалары серәеп торган иске Арба. — Йөреп китү өчен, миңа көпчәк- тәгәрмәчләр кирәк...
Талхаветдин ак сакаллы тал бабасыннан ярдәм сорады. Аның белән махсус стан ярдәмендә тәгәрмәчләр бөгеп, тугымнар кырып, аларны күчәрләргә кидерде һәм янә:
—На-а-а! — дип куәтләде.
Арба бу юлы да кузгалмады.
Гарьлегеннән Талхаветдин Арбаны янә камчыларга тотынды.
—Кыйнама Арбаны, — диделәр Күчәрләр, ыңгырашып. — Егет булсаң, егет бул, суда йөзгән сөлек бул!.. Кузгалып китә алу өчен, безне әүвәл майларга кирәк!.. Майсыз чакта без шыгыр-шыгыр килеп шыгырдасак, майлагач, «май кап, май кап!» дип йөгерә башлаячакбыз!..
Тал баласы ак сакаллы бабасы белән, дегет базыннан җир мае алып чыгып, күчәрләрне майлады һәм көпчәкләрне яңадан кигезде. Аннары арбага атланды да:
—На-а-а! — дип аваз салды.
Ни гаҗәп, Арба бу юлы да урыныннан кузгалмады.
Талхаветдин сабырлыгын җуеп елый башлады.
—Тынычлан, Талхаветдин, — дип юаттылар аны Тәртәләр. — Арба кузгалып китсен өчен, сиңа әнә теге тау башындагы ат көтүендә тоякларын ташка бәреп уйнаган Акбүзатны, тотып, бирегә алып килергә кирәк. Бар, Акбүзат сине көтә!..
Нәкъ шул мизгелдә тау башындагы Акбүзат Талхаветдинне чакырган кебек кешнәп тә җибәрде.
Тал баласы көтүдән йолдыз кашкалы Акбүзатны тотып алып килде. Ак сакаллы бабасы белән атка камыт кидерделәр дә Тәртәләр арасына кертеп җиктеләр, йөгәннең боҗраларына дилбегәнең көмеш каптырмаларын каптырып, Арбага менеп утырдылар.
—Халыкта «Арба булганчы, ат бул!» дигән сүз бар, — диде бабасы, оныгына күз кысып. Бу аның «Батыр бул, идарә итә бел!» дигән сүзе иде.
—На-а-а! — диде Талхаветдин, Акбүзатны дилбегәсе белән каккалап.
Күчәрләр ыңгырашмады, көпчәкләр шыгырдамады. Майланып җайланган Арба, «май кап, май кап!» дип, йомшак кына кузгалып та китте.
Тал баласы белән бабасы елмаештылар.
Талхаветдин, ак чатырлы арбасына әнисен дә утыртып, дөнья буйлап сәяхәткә чыгып китте.