СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рифә Рахман "Сан-зат гыйз-зи"

Ферма өендә көн иткән гаиләсез Сәлахны йортка керткәннән соң, Хөршид түтекәе, җае чыккан саен, сан- зат тыйз-зи, дип кабатларга гадәтләнде. Әлеге колакка чит сүзләрнең бала вакытында «Әл-пи-ти-си» догасы дип әбисе ятлаткан алфавит авазлары икәнлеген белсә дә, Гөлҗиһан аларда күрше карчыгы салган мәгънә барлыгын үз мисалында аңлады. Аңлады да хәсрәткә батты. Артыннан йөргән ничәмә-ничә егет бар, әмма һичберсен озаттырырга да, каткан сүзләренә җавап кайтарырга да базмады ул. Җылы карашларын күзләрендә күрсә, тизрәк читкә карады, уенлыкларда биергә чакырсалар, кыенсынып кына каршы басты, кино залында яннарындагы урынга дәшсәләр, тизрәк икенче җирдән табарга тырышты. Шулай итеп, яше егермегә җитеп килсә дә, Гөлҗиһанның бер генә егет белән күрешкән-очрашканы юк иде. Алгалыда моны кайсылары кулак кызының текәлегеннән, үзенә тиңне таба алмавыннан күрсә, икенчеләре, киресенчә, аның оялчан холкына, каты куллы атадан алган тәрбиясенә сылтады.
Авылдашлары бер нәрсәдә хаклы иде, Чибәркәйне бүген килен итеп төшерергә әзер торган ир-ат арасыннан чынлыкта Гөлҗиһан үзенә тиңне таба алмый азапланды. Ата- бабадан килгән барлык мал-туар, әтисе Әхмәтша яңа гына салып кергән йорт-җир, келәт-абзарлар да тартып алынып, бер-бер артлы үсеп килгән биш ир туганы белән авыл хәерчеләренең таралып төшкән мунчасына фатирга чыгарылгач, кыз үзен һәркемнән ким күрә башлады. Алмашы калмагач, өстендәге күлмәк-ыштанының төсе уңды, терт- терт кенә басып йөргән аякларындагы сафьян читегенең табаннары ашалды. Чәкчәк, сумса гына ашап үскән Гөлҗиһанның, гаиләләре бәрәңге-катыкка киткәч, йөзләре сулыгып калды, зур кара күзләре утырды, әмма аңа бу кыяфәт тә бик килешә иде. Карашы тагын да моңлыланды, серлеләнде, керфек төпләренә сөрмә тартылгандай булды, йөзе озынчаланыбрак, агарыбрак китеп, аны аксөякләр токымыннан чыккан сылуларга, хан кызларына охшатты.
Алгалыга продразверстка мәсьәләләре белән районнан җибәрелгән вәкил, хуҗалыклар буйлап йөри-йөри, Гөлҗиһаннарның күршеләренә кереп барганда, кыз, чияле көянтәгә асылган әлюмин чиләкләрен какча иңендә тирбәтеп, тыкрыктан килеп чыкты. Көн эссесе дими, ялтырап торган тужуркадан, күн итекләрдән килгән егетне Гөлҗиһан әле ерактан — тыкрыктан ук күргән иде, шуңа күрә дә, вәкил алар турына җиткәнче, чишмәдән кайтып, җилкапканың тышкы яктагы келәсен, өйдә юклыкларын аңлатып, тыштан төшереп куярга уйлады.
Гөлҗиһанның бу кыланышлары юкка түгел. Бердән, инде ашарларына дигәнен дә алып бетергән, тормышның тәмам төбенә төшерергә тырышкан сәвит кешеләреннән ул гарык, икенчедән, кичке уенда комсомол Гарәфи, район хуҗалары иртәгә тагын өй борынча йөриселәр, күзләренә чалынмавыгыз хәерлерәк, аларныкын белмәссең, бер бәйләнсәләр, тиз генә котыла алмыйсың, дип, колагына пышылдады.
Үзе кайчан гына әтиләрнең кулак дип теңкәсен корытты, инде менә мине ничек кулга төшерергә белми, дип уйлады Гөлҗиһан. Йортларыннан куып чыгарганда, ярты байлыкларын үз арбасына төягән Гарәфинең дә хәзер, клубка чыкса, күзе кызда гына. Тамагы туйгач, тиңенә әйләндем дип белә торгандыр. Җае туры килгәндә, ничек тә ярдәм итәргә тырыша. Әллә тырышканга салына гынамы? Хәер, Гарәфи авыл сылуын беренче тапкыр нәкъ менә «раскулачивание» вакытында күрде. Аңарчы өйдәрәк утырган, эштән башканы белмәгән, яшьләр арасында артык чуалмаган Гөлҗиһанны күрде дә үзе аңламастан гашыйк булды. Контр кызларын сөяр заман идемени югыйсә?!
Өйдәге әйберләрне, алып чыгып, кайсын кай арбага төяп бетергәч, хуҗаларга икенче авылда буш торган өйгә күченергә кушылды. Ата кеше янәшәдәге пуҗымда кукраеп утырган ак мунчадан башка йорт бардыр дип белми иде, башын кыңгыр салып карап-карап торды да үзләренә калдырылган әйберләрен җыйнарга кереште. Елашкан балалар белән урамда басып торган Сарабикәсенә сүз катып тормыйча, ярдәмгә Гөлҗиһанны чакырды. Башка чакта авызыңны ачканчы килеп җитә торган кыз күренмәде.
Шунда гына Әхмәтша карт олысы Гөлҗиһанның якында түгеллеген белде. Кыз, раскулачивание дигән галәмәтләрне йөрәгенә авыр алган, күз яшен күрсәтмәс, ата-анасын борчымас өчен, кичкә көтүче Гыйлембайларның арык сарыклары кереп тулачак таш абзар артына чыгып баскан иде. Бәрәңге бакчасыннан Әхмәтша абзасына ияреп кергән җитү кызны күргәч, Гарәфи аның матурлыгыннан телсез калды. Бераздан, әлеге хискә бирешеп, талап алган әйберләрен аның аяк астына ыргытыр хәлгә килде, әмма комитет алдында алай эшли алмады.
Шул көннән Гарәфинең күңелен ике төрле корт кимерә башлады. Берсе авылдашлары каршысында моңа кадәр кылганнары өчен оят хисе булса, икенчесе Гөлҗиһанны үлепләр дә ярату, бер күрү өчен, бар нәрсәдән баш тартырга әзер булу тойгысы иде.
Бер алган юлыңнан китүләр юк икән. Гарәфи, тирәннән уйлый торгач, күңеле кайтса да, комсомол башлыгы эшен ташламады. Аны ташлауның бер генә юлы барлыгын, ул да булса тимер рәшәткә икәнлеген ул яхшы аңлый иде. Шулай да аның элекке ертлачлыгы, кеше малына комсызлыгы юкка чыкты, кырыслыгы кимеде. Тупас телле, каты куллы комсомол башлыгының йомшакланып калуына авылдашлары да игътибар итте, һәм аның турында өй борынча сүз таралды.
Гөлҗиһаннар гаиләсе каршында мең гаепле егет үзе чуалткан йомгакны ничек чишә белми аптыраган иде, аның урынына язмыш барысын хәл итте дә куйды. Шул ук елны комиссиягә каралып, Гарәфи солдатка китеп барды.
Гөлҗиһанны, юллары сөю тулы хатлар язып, үзенә ничек тә каратасына бик нык ышанган иде егет. Туган-үскән җирләре белән хушлашканда, бер генә нәрсә турында уйлады. Шулкадәр хатлар язарга кара-каләме җитәрме дә, ул хатларның барысы да язылып беткәнче, Гөлҗиһан кияүгә китеп бармасмы? Район кешеләре авылга продразвёрстка буенча килеп төшкәндә, аның нәкъ менә солдатка каралып йөргән көннәре иде.
Әле дә ярый кызны кисәтеп өлгердем, дип уйлады Гарәфи, Гөлҗиһан гына аның бу игелекле гамәленә рәхмәтле булмады, чөнки алынасы әйберләре алынып беткән, инде чыра яндырып эзләсәң дә, табарлык әйбер, бигрәк тә ашлык дигәне юк, үзләре дә бәрәңге белән җәйдән калган алабута онында утыралар, ишегалдында каралты-кура саныннан йөргән нәрсәдән дә — ярым җимерек ызба гына. Чынында — байдан калган ак мунча. Ул аларга келәт тә, йорт та иде. Әтисе шушы шартларда авылда яшәүне артык бәхеткә санамады, аныңча, читкә китеп, хәтта сөрелеп ризыклы булуың яхшырак, тик менә әле урнашмаган, гаиләсен кормаган кызын гына ерак юлларга алып чыгудан шүрләбрәк калды. Малайлары әле ничек тә чыдарлар... Хәле җитәрме, рухы сынмасмы, дип уйлады ул йомшак табигатьле Гөлҗиһан турында. Авылда аны ниндидер үзе дә аңламаган өмет кенә калдырды, ул өмет шул ук Гөлҗиһанга барып тоташа иде бугай.
Гарәфи хатларны үзе уйлаганча озын яза алмады. Вакытын да, язар сүзен дә таба алмый тинтерәде. Әгәренки әле авылдан чыгып киткәнче, кыз белән туйганчы бер сөйләшергә өлгерсә, әйтеләсе сүзләр күп булыр иде дә, тик егет аның белән уеннарда кара-каршы килгәндә сәлам алышудан башкага җитешмәгән иде шул. Әллә шуңа, аның хатлары хәл-әхвәл сорашудан башланды да «көт, кайтам» сүзләре белән тәмамланды, ә Гөлҗиһан өчен болар гына аз иде.
Алай да бер хатында Гарәфи, тормышыгыз бик авырга китсә, каралтыгыз артык какшаса, минем йортка чыгыгыз, җиләк-җимеш бакчасы да зур, җире дә уңдырышлы, барыбер күршеләр бер рөхсәтсез файдалана, ичмаса, карап торырсыз, дип язып, үз хисләренең ихласлылыгына ышандырды, әмма Гарәфидән зыяннан башканы күрмәгән Әхмәтша Гөлҗиһанның шул хакта башлаган сүзен кырт кисте: «Үз аягым белән кәмититчик өенә күченеп утырасым юк! Киләсе җәйгә исән чыксак, йортның яңасын барыбер корам мин!»
Бу хәлләрдән соң Гөлҗиһан Гарәфидән килгән хатларны укымый гына учакка ташлый торган булды. Күңелен егет язган матур сүзләр белән юк-барга алгысытырга теләмәде. Бераздан Гарәфи хатлар язудан туктады. Еллар узгач, инде хезмәт срогы тәмамлангач та, аның авылга кайтмаячагыннан, шахтада эшләп калачагыннан, аңа бөтенләй охшамаган сап-сары чәчле, зәңгәр күзле тазача гына бер мари кызына өйләнеп яшәячәгеннән, Гөлҗиһанны бөтенләйгә күңеленнән чыгарып ташлар өчен, хәтта татар телендә сөйләшү түгел, якташларын күргәндә, сөйләмнәренә колак та салмаска тырышачагыннан Гөлҗиһан хәбәрсез иде шул әле.
Исән булгач, тормыш алга бара, адәм баласы зыян салып торса да, Хода юнен бирә, дип уйлады Әхмәтша абзый. Беренче үләнгә кадәр ничек тә тартып суздылар: талдан чанасын ясап саттылар, Гөлҗиһан көздән мул җыйган чикләвекләр дә кул арасына керде, кипкән җиләкләреннән хуш исле чәен эчтеләр. Алар авылында гөмбә киптерү, тозлау гадәте юк, барысы да дуңгыз белән урыс ризыгы гына санала иде. Әхмәтшалар исә елын-елга аны да күпләп җыялар, чөнки гөмбә урманда кадерсез бер нәрсә кебек аяк асты тулы. Анысы да ярап куйды, беразын сатып, беразын кирәк-яракка алмаштырып, беразын ашап, тәки кышны кышладылар. Ул арада тормышлары башка яктан да уңайга китте. Мәктәптә яхшы укуы белән башкалардан аерылып торган Гөлҗиһанны уйламаганда-нитмәгәндә укытучылыкка дәштеләр.
Гөлҗиһанның башында кулак кызына мондый бәхет елмаер дигән өметнең заты юк иде. Мәктәп директоры мәгариф бүлеге башлыгының ахирие икән дә, чибәрлеге белән дан казанган кыз ярдәмендә үзара дуслыкны тагын да ныгытырга теләп, башлангычта урын бушауга, Гөлҗиһанга тәкъдим иткән, имеш.
Директор ялгышмаган булып чыкты. Әнисенең кыз чагыннан сандыгында сакларга куелган затлы күлмәкләрендә бүлмә ишеген атлап керүе булды, Самат Вахитович үзе дә сизмәстән сикереп торды һәм йөгереп килеп Гөлҗиһанга өстәл тирәсеннән урын тәкъдим итте һәм, шушы матурлыкка, һич югы, беразга якынайыйм дигәндәй, аның янәшәсенә утырды.
Завроно кызның үзенә дә ошады. Төскә чибәр, гәүдәсе килешле, киемнәре дә өстендә үлчәп теккән кебек утыра. Алар икенче мәртәбә очрашканда Самат Вахитовичларда кунак булырга вәгъдәләр куеп саубуллаштылар. Кыз ризалыкны булачак җитәкчесеннән курыкканга гына бирмәде, билгеле, яше дә ел арты ел арта бара, үзе дә егеткә битараф калмаган иде. Гаилә корып җибәрсә, ата-анасының да тормышын җиңеләйтер кебек тоелды аңа.
Гөлҗиһанга завроно белән эшлекле шартларда очрашырга язмаган икән. Танышуларына ай дигәндә, хезмәт хакын алырга килүчене илтүгә сылтау итеп, Самат, кучерына күлмәк-туфли ише бүләкләр төрелгән ал яулыклы төенчек тоттырып, озын торыклы, урыннарында биеп торган, гелән чабышка алгысынган юртакларын Гөлҗиһан артыннан җибәртте. Мондый чакта ялындырып тору мәгънәсезлек иде. Хуҗа кеше үзе килмәгән. Икенчедән, егет белән танышып кайту теләге кыз күңелендә дә юк түгел. Җитмәсә, уйламаганда-нитмәгәндә, әтисе дә ризалык биреп ташлады.
Гөлҗиһанны сары төймәләр белән бизәкләнгән кара кошёвкада байбичәләр кыяфәте чыгарып авыл аша узу гына куркыта, оялта иде. Болай да ни гомер кулак кызы дип күзен ачырмадылар, инде онытыла бара дигәндә генә...
Бистәгәчә юыртып барган атлар, таш җәелгән үзәк урамга килеп кергәч, адымнарын ваклаттылар, тора-бара тәмам текер-текергә үк күчтеләр. Ул да булмады, капкалары киң итеп ачылган зур йортның капка төбенә килеп туктадылар. Кунакларны зарыгып көтәләр иде булса кирәк. Тәрәзәдә егетнең әти белән әнисе, шулай ук ачып куйган ишекләрдә Самат Вахитович үзе күренде:
— Әйдүк, әйдүк, Гөлҗиһан. Син киләсе дип, эштән дә иртәрәк кайттым бүген, усал этебезне дә бакча артына бикләдек, әти-әни дә иртәдән гел синең хакта гына сөйләшәләр. Шушы атлавың бусагадан яшь килен атлаулары булсачы.
Кыз, аптырап, күзләрен тутырып, завронога карады. Бу карашта «мин урам кызы түгел ләса, чү-чү, әле үстергән ата-ана бар, үземнең дә сүземне әйткән юк, без әле бер беребезне белмибез дә ич» дигән мәгънәләр бар иде. Самат моны аңлады. Олыларча кыланып:
— Курыкма, үскәнем, ничек кунакка килсәң, шул матур, бәхетле кыяфәттә кайтып та китәрсең, яучыларны без аны соңрак, синең ризалыгың булса гына төшерербез, — дип елмайды.
Гөлҗиһан коймаларының һәр тактасы буялган, уеп ясалган тәрәз өлгеләренә кадәр муллык турында сөйләп торган йорт эченә таш түшәлгән сукмактан кыенсынып кына атлады. Самат Вахитовичның әтисе лесник булып чыкты. Каралтының зурлыгы шуннандыр. Алай дисәң, юан имән бүрәнәләрдән салынмаган, тигез калыпларда басылган таш кирпечтән иде бу пулатлар. Ә менә ничек шушындый, кеше күзенә ташланып торырдай байлыкларны һичкем тартып алмаган да, үзен нинди зур урынга утыртканнар, дип гаҗәпләнде кыз. Хәлле тормыш кына алып барган Гөлҗиһаннарның исә торып торырлык ак келәтләре белән мүкләк сыерларын да калдырмадылар.
Кыз алтын йөгертелгән савытлардан кыенсынып кына ашады, затлы фарфор чәйнекләрдә хуш исле һинд чәен тартынып кына эчте, көн дәвамындагы чынаяк арты чынаяк чәйләрне ялындыртып кына ясатты. Аның бу кыланышларын ата-ана таныш түгел кешеләрдән кыенсынуга, әдәплелеккә, оялчанлыкка сылтаса да, Самат Вахитович чын сәбәбен сизенә иде, алай да ул уеннан кире кайтмады, кызны Алгалыга илтә барганда, сүзне туп-туры башлады:
— Торган җиремне, әти-әниемне күрдең, Гөлҗиһан, үзем хакында ишетеп беләсеңдер, белмәсәң, әле сорашырга көннәр бар. Аллага тапшырып, ай дигәндә, әти-әниеңнән яучылап алам мин сине. Теләсәң, заманча булыр, икебез генә килешербез дә шуның белән вәссәлам.
Кыз болай да миңгерәүләнгән кебек кайта иде, ни әйтергә дә белмәде. Егет шәһәрдә яши, умывальниклардан гына юыналар, ә безнең раскулачивание вакытында бернәрсәне калдырмадылар, тартып алдылар йә «торги»да сатып бетерделәр, дип уйлады ул кабат. Кешедән сорап кергән мунча йортларының уң почмагында юыныр өчен куелган комган белән агач лакан аның өчен иң зур байлык, чөнки мәктәпкә киткәндә ичмасам бит-күземне юып китәм дигән сөенеч бирә. Көзгедән йөзен ул сыйныф бүлмәсендә дә карый ала, чәчләрен дә яңадан шунда тәртипкә китерә.
Озын трюмолар аңа кирәкми дә, кияргә, үзен карап хозурланырга күлмәкләре барыбер юк. Сул яктагы буын-буын җыела торган киң тимер раскладушкада биш ир бала аркылы ятып йоклый. Әти-әниләренең генә йомшак түшәкле агач караваты бар.
Гөлҗиһан юл буе уйлады-уйлады да, күңеле бик яткан егетне рәнҗетә алмаса да, ахырдан, башка сүзләр тапмагач, мин умывальниктан юына да белмим инде, сезнең өйгә төс түгелмен, дип әйтте дә ташлады.
Самат, билгеле, мондый җавапны көтмәгән иде. Кыз, үзенең яратканлыгын күргәч, бай тормышларыннан туган икеләнү уйларын башыннан чыгарып ташлар, тәкъдимен берсүзсез кабул итәр кебек иде аңа. Гөлҗиһанның да Саматны ошатканлыгын күрде кана ул! Кызның әйткәннәре аның йөрәгенә ук кебек кадалды, гарьлегенә тиде. Алга таба янәшә утырып бару да мөмкин бер эш түгел санап, мәктәп турына җитәрәк, ул кошевкадан сикереп төште дә, сау бул дип, кул белән ишарә ясаганнан соң, дусты янына ашыкты.
Директор, мөдирдән уңай хәбәрләр көтеп, эшеннән дә китмәгән иде. Ялгышкан икән. Ни әйтәсен керә-керешкә уйлаган Самат аңа, әле генә үлем хәлендә булганлыгын һич белгертмичә, исе китмәгән бер кыяфәттә:
— Кыз бик матур, яхшы, акыллы да, әмма безгә урыс кызына өйләнергә, югары күтәрелергә кирәк, — диде.
Директор да бу хакта еш уйлангалый иде. Килеште. Чыннан да, илдә шундый үзгәрешләр бара. Казанга, Мәскәүгә китү мөмкинлекләре бар. Матур дип, шушы кыз хакына авылда калганчы, урындагы бер урысның кызын кулга төшереп, министр кәнәфиенә үрләү яхшырак булмасмы? Заман хәзер безнең кулда, завроно министр булса, янында кечерәк кенә бер урын безгә дә тәтеми калмас. Шушы уйлар эчендә ул елмаеп кына баш селекте.
Озак та үтмәде, заврононы, чыннан да, башта Казанга чакырттылар, инде марҗага да өйләнеп, балалар ишәйтеп яши башлагач, Мәскәвенә дә алдырдылар. Дөрес, ул, урыс кызын алдым, балаларны чукындырдым дип кенә әллә ни күтәрелмәде, үзе теләгәнчә бәхетле була алмады. Самат Вахитович үкенеп, хатынын ярата алмавыннан гаҗизләнеп Алгалыга озын-озын хатлар язганда, Гөлҗиһанның икенче кешедә тормышта булуын, бик бәхетле яшәп, әти- әниләрен дә үз канаты астына алуын, берсеннән-берсе акыллы балалар тәрбияләвен күз алдына да китерми иде шул. Гөлҗиһан мәңге-мәңге аны гына уйлар, аны гына яратыр, аны гына көтәр, аңа чыкмавына үкенеп зар елар кебек хыяллар эчендә яшәгәнлектән, тәрәз төбендә чигү чигеп, күз яшьләре агызып утырган Гөлҗиһанны кызганудан йөрәкләре дә кысылып куйгалый иде.
Инде сагышлы хатлар алуына тәмам өмете киселгәч, дус директорыннан да бер-бер хәбәр ирешмәгәч, кызны елатырлык, кабат яраттырырлык хатларны үзе язарга карар кылды Самат, тик никтер аларга көтелгән эчтәлектәге түгел, башка төрле җаваплар да килмәде.
Завроно белән арасы бозылу аркасында эшеннән җибәрерләр дип байтак вакытлар куркып йөргән иде Гөлҗиһан, алай булып чыкмады. Озакламый Самат Вахитович Казанга китеп барды һәм аны тәмам онытты бугай. Егет кызга ошаса да, чын яратуга әле ераграк иде, Гөлҗиһанның күңеле бу очрашулардан, башта туып соңыннан киселгән өметләрдән яраланмады. Ул тора-бара, тормышлары бөтенәеп, иркенәеп китсә дә, Самат миңа инде тиң булыр иде, дип, һич кенә дә исенә төшермәде, бераздан аны башыннан ук чыгарып ташлады, чөнки күңеле икенче берәүгә бик ныклап яткан иде.
Алтынбәкнең рус теле укытучысы белән йөрүен Гөлҗиһан ишетеп белә иде. Кара кашлы, төз буй-сынлы Чибәркәйнең аңа тиңлеген шик-шөбһәгә алмады. Кыз үзе югында, учительскаяда яшьләр турында сүз чыкканда, гайбәткә катнашмаса да, көлеп, Хөршид әбекәе кебек, сан-зат тыйз-зи, дип куя иде. Егет ошатырдайларны Алгалыда табу җиңел булмас. Үзе — сельпо председателе, үзе — колхозның комсомол секретаре.
Комсомолецның шәһәр кызына гашыйклыгыннан тора- бара арыдылар, чөнки Рая Фоатовна болар мәктәбендә булгач, тора да җыелыш уздырырга килә. Колхоз яшьләренең киңәш-табыш урыны да клубтан мәктәпнең кызыл почмагына күчте, авыл Советының бәйрәмнәре — хезмәтчәннәр көннәре дә, Яңа еллары да күбрәк аның иркен коридорында үткәрелде.
Гөлҗиһанга да ошамый түгел Алтынбәк, әмма нишләсен, инде ул Раечкага караган. Алай мәктәптә янәшә дә йөрмиләр йөрүен, табын артларында да бергә утырмыйлар, тик халыкта сүз юкка гына чыкмагандыр.
Беренче күрүдә бөреләнә башлаган гашыйклык хисе, көн арты көн үтә торгач, егет тә битарафлык күрсәткәч, сүрелер кебек тоелган иде. Ялгышкан икән Гөлҗиһан. Юкка чыгу гына түгел, көчәйгәннән-көчәя барып, кыз күңелен тәмам биләде. Ахырда түзмәде, кул эше белән утыруны сәбәп итеп, Хөршид әбисе белән киңәшергә дип, кичке биләмгә керде.
Карчык, гадәтенчә, сан-зат тыйз-зи, ягъни сезнең затыгыз аның нәселенә, саның аның санына туры киләме әле, юкмы, дип әйтер дә, Гөлҗиһанны Алтынбәктән суытыр дип исәпләгән иде. Монысы да дөрескә чыкмады. Кызны аптыратып, ул егеткә синнән дә тиңрәкләр юк инде, кызым, әти-әниең аныкылар кебек укымышлы, инде байлыгыгыз да үзегезгә күрә таман гына, эшләгән урының да авылда пачутта, димәсенме! Бер тәвәккәллек кыл да, бисмиллаңны әйтеп, муен чокырына чәй чүбе сал син аның, имеш.
Чыннан да, нигә сынап карамаска! һәр җыелыштан соң актив чәй эчә. Ясап торучысы гел эшкә уңган Гөлҗиһан. Укытучылар көнендә чәй ясап йөргән булды да, җаен туры китереп, бер чәй бөртеген аның муен чокырына салды ул. Үзе эченнән генә, Хөршид түтекәе өйрәткәнчә, бисмилласын әйтеп, ризыгың минем белән булса иде, дип теләде.
Салуын салды, чүт көлкегә калмады. Мәктәп түшәменнән үрмәкүч асылынып төште дә күлмәгем эченә кереп китте микән әллә, дип аптыраган Алтынбәк гел кашынып утыра башлады. Табындагылар шаулашырга, шаркылдап көләргә тотынды. Бу көлүдән Гөлҗиһан, үзен гаепле тойганын сиздереп, кып-кызыл булып чыкты, чөнки чәен тиз генә эчеп бетерер дә яңасын ясатыр дигәндәй, һаман да Алтынбәк артында басып тора иде. Ахырда кыз түзмәде, муенына үрмәкүч булып мин төштем, минем яратсын дип салган чүп кычыттыра аны, дип, чын дөресен әйтте дә бирде. Табын шып булды. Барысы да әле еларга җитешкән Раечкага, әле аптыраштарак торган Гөлҗиһанга карадылар.
Бу тынлыкны Алтынбәк үзе бүлде:
— Ә нигә? Мин сине болай да яратам! Юкка гына һәр җыелышны мәктәбегездә уздырмыйм лабаса! Шулай да чүпне нигә салганлыгыңны бүген озатып кайтканда әйтерсең әле.
Алтынбәкнең, баштарак артыннан йөрсә дә, мәктәптә тәүге тапкыр күргән Гөлҗиһанның сылулыгыннан башы әйләнгәч, Раечкадан күңеле тәмам бизгән икән. Сельпо рәисе булуына карамастан, эше күп дип тормыйча, колхозның комсомол комитетын җитәкләргә дә Гөлҗиһанны күрә алу хакына гына ризалашкан ул, җыелыш алып бару урынын әнә шуңа клубтан мәктәпкә күчергән. Син үзең ясаган чәй чүбен шул кичтә муеныма салмасаң, бу озату әле никадәргә кичектерелер иде икән, дип сөенечле генә елмайды егет Гөлҗиһаннарның капка төбенә җитәрәк.
Ни гаҗәп, авылда әле эшне эшләргә түгел, уйларга да өлгермисең, аның хакындагы сүз халыкка инде таралган була. Гөлҗиһанның әнисе дә икенче көнне күршеләренә чыккан җиреннән кызарынып-бүртенеп кайтып керде. Бусага аркылы узганчы ук, кулын ишек тоткасыннан алмаган килеш, яучылый килгән төртмә теллерәк карчык сыман сүз башлады:
— Гөлҗиһан, син ни, бездән яшереп кенә, төрле планнар корып йөрисең икән. Без тагын... Атна саен хатлар юллаган Гарәфи дә ярамагач, алтын кашыклардан гына ашаган завроно тәкъдимен дә кире каккач, бер күрмәгән Алтынбәккә ярәшү билгесе биргәнсең дип башыбызга да китермәдек.
Гөлҗиһан телсез калды. Әнисе бар нәрсәне кирегә әйләндерде дә куйды. Аның өстенә әнә нинди гаеп ташлый.
— И әнәй, сезгә, бигрәк тә сиңа әйтмичә, ничек барыйм инде мин, — диде ул бераз үпкәләгәнрәк тавыш белән. Үзе шунда ук, ә бит, бик яратсаң, белмәссең... кебегрәк уйлап куйды.
Халыкта сүз таралуга гаҗәпләнерлек булмады. Шул көнне кич Алтынбәк Гөлҗиһанның кулын сорады. Ата- бабалардан калган йола буенча яучы да җибәрмәде, олы кеше итеп әнкәләрен дә төшермәде, эштән кайткан чагына туры китереп каршысына чыкты да гап-гади генә тәкъдим ясады. Кыз өчен аның нинди булуы мөһим дә түгел иде, шулай да ул әти-әнисеннән шүрләде, шуңа күрә генә егеткә, тукта, башта алар белән бу турыда сүз башлап карыйм әле, диде.
Әхмәтша йола дигәндә бик каты торучан ир иде. Кызның моңарчы күренмәгән кыюлыгын өнәп бетермәде, сүзне озынга җибәрәсе килмәгәнлеген белгертеп, Гөлҗиһанга, яшь әле син, дип кенә әйтеп куйды, кул арасына кереп кенә барасың, энеләреңне бергәләп аякка бастырасы бар.
Гомер бакый атасы рөхсәтеннән башка аягын уңгарак та алырга курыккан Гөлҗиһанны, Алтынбәкне ярата башлагач, алмаштырып куйдылармыни?! Ике дә уйлап тормады, шуннан соң егеткә ябышты да чыкты.
Алтынбәк күрше авылда фатирда тора, ә әти-әниләре егеттән аерым, район үзәгендә яшиләр икән, иң башта хәбәрне аларга җиткерергә булдылар, әмма көн кичкә авышкан иде инде. Атасыннан шүрләгән Гөлҗиһан Алтынбәккә: «Әллә соң башта, һич югы, үзебезгә әбине җибәрикме, югыйсә әтәйнең балта күтәреп килеп җитүе дә бар», — диде.
Гөлҗиһанның гадәттәге вакытында эшеннән кайтмавына Сарабикәттәй хафага төшкән иде. Әле сул тәрәзәдән урамга карады, әле уңыннан, әле ишегалды яктагысына күз салды. Гөлҗиһан күренмәде дә күренмәде. Ахырда, эңгергә китәрәк, күрше кызына керде.
Гәүһәр әле өйдә, клубка чыгарга хәзерләнә генә булып чыкты. Гөлҗиһанның өйдә юклыгын белгәч, үзе дә аптырашка калды, чыннан да, башка бер чакта бу вакытка ахирие бизәнеп-ясанып күптән үзләрендә булыр, иренчәк холыклы, әкрен кыймылдаучан Гәүһәрне кымтыратырга тотыныр иде. Киенеп-ясанып та бетмәгән кыз кабалана- кабалана клубка йөгерде.
Кызны, кызыл почмакка керүгә, иптәшләре сырып алды. Аны гына көткәннәр диярсең: күрдеңме Гөлҗиһанны, Алтынбәкне, алар, чыннан да, өйләнешкәнме, тегесе-монысы дип башын катыра башладылар. Барысы да аңлашылды. Гәүһәр кире Сарабикәттәйләренә йөгерде. Әхмәтша абзасы кайтканчы, ничек тә аяктан егарлык гайбәтнеме, чын хәбәрнеме җиткереп өлгерергә кирәк иде.
Гәүһәрнең эше пешмәде. Курыкканы юш килде. Әхмәтша абзасы кайткан, тәрәзә катындагы урындыкта Гөлҗиһанны көткәндәй урамга карап утыра. Кызының дусты белән инде клубтан да кайтмавын күргәч, әни кеше тагын да ныграк шомланды, инде телдән телгә күчкән яңалыкны да ишеткәч, бөтенләй авыруга сабышты.
Ни гаҗәп, күршесе янында Әхмәтша үзен сабыр тотты. Йөзенә авыр бәрелмәде, хатыны Сарабикәгә дә каты сүз әйтмәде. Урындыкта килеш кенә кулларын угалап утыруында булды. Малайларны күрше авылга бу хәлләргә ризасызлыгын белдерергә йөгертер иде, әле барысы да урамда, апалары турында әллә берни белмиләр, әллә белгәнгә өйгә кайтуны кичектереп торалар. Инде аларын да эзләп йөрү, халык күзенә артык ташлану килешмәс.
Шулай озак сүзсез торганда, Сарабикә телгә килде, бераз көтәргә дә, инде кыз клублар ябылгач та кайтмаса, ат җигәрбез, Гөлҗиһанны Алтынбәк фатирыннан төшеп алырбыз, диде. Эченнән, Ходай кушса, карты тынычлангач, ул теләгәнчә, ата-бабача бирербез, дип, үз-үзен сабырландырды. Әхмәтшаның үз карары карар иде, йә кешечә сорап киләләр, йә ата фатихасы белән Гөлҗиһанга ир заты күрү юк.
Әхмәтша торды, түр яктан алгы бүлмәгә чыкты, самавыр җырлап утырган мич буенда агач юнгыч кечкенә балтасы бар иде, кирәк булса дигәндәй, шуны тотып-тотып карады да ишек яңагына илтеп терәде:
— Инде дә ишектән, яучылап, хатын-кыз гына кермәсен, бәрәм дә үтерәм, мине генә түгел, кызның үзен дә ахыргача кимсетү була!
Әхмәтшаның холкын белгән Сарабикә дә борчылды. Үзенә әлегә чит бер йортта уйда утырган Гөлҗиһанның да күңеле тыныч түгел иде. Ярый әле Алтынбәк җайлы кеше булып чыкты, кәләшенең гозерен үтәде, Тәкәнешкә кеше җибәртеп, әтиләренә хәбәр салды. Озак та үтмәде, каенана белән каената пар ат җигелгән матур тарантаста килеп тә җиттеләр, киленнең яратып аркасыннан кактылар, сөенгәннәрен белдерделәр, аннан тагын да юыртыбрак Алгалыга киттеләр.
Алтынбәкнең фатир хуҗасы, чын яучылар Гөлҗиһаннар турына җиткәндә, авылга кереп кенә килә иде. Үзен таптап китә язган тарантаска карап, бар белгәнен укыды, шушындый җаваплы бурыч үтәп йөргәндә, исән калганына чын күңелдән сөенде. Инде дә караңгы урам буенча узып, Әхмәтша турына җитәрәк, хәлләрнең асылына төшенде. Йортка тәгаен кодалар килгән иде. Атларның кемнеке икәнлеген таныган карчык тарантас эченә кереп утырды да Алтынбәкнең әти-әниләрен урамда гына көтәргә булды.
Әхмәтша карт, кызу канлы булса да, бусагада сәлам биреп алдан керүченең ир-ат затыннан икәнлеген күргәч басылды, сүзләрен тыңларга әзерләнгәнлеген белгертеп, сүрән лампочка янган түр бүлмәнең өстәле артына чакырды һәм Сарабикәгә чәй әзерләргә кушты.
Кыз кодалаучыларның хәлле кешеләр икәнлекләрен дә күргәч, гомер буе таза тормыш белән яшәгән, аннан хәерчелеккә чыгарылган, инде тагын кеше арасына кергән ата йомшады. Эченнән генә, бик укымышлы сөйләшәләр, болар безгә төс, дип уйлады. Баштарак ризалык бирмичәрәк утырса да, ахырда, чәй арты чәйләр дә эчә торгач, Гөлҗиһанның теләге хакына инде, дигәнрәк сүзләре белән бөтенләй үк каршы булмаганлыгын аңлатты.
— Әбекәй, бу язма синең турында түгелме? Кайбер исемнәр мин белгән кешеләрнекенә туры килә. Син дә монда сурәтләгән Гөлҗиһан кебек матурсың, булгансың, яшь чактагы тормышың да кай ягы беләндер аныкына охшаган шикелле. Ә җырлавың! Хат авторы сөйгән кызының кичке уеннарда җырлавына таң калуын әйтә.
Гөлҗиһан абыстай «Нурлы »ның соңгы санын укырга өлгермәгән иде әле. Ул аны, гадәттә, көтү кайткач, балалар абзарга мал арасына чыгып киткәч, аларны кичке ашка көткәндә укый.
Илсурның сүзләре әбисен аптырашта калдырды. Бер кулы белән аның кулындагы газетага, икенчесе белән аш бүлмәсендәге карты Алтынбәк ясаган агач шүрлектәге күзлекләренә үрелде:
— Матур җырлаучылар мин генәмени! Алай да укып багыйм.
Исе китмәгәнгә салышып сөйләнгәләсә дә, язманың тәүге юлларыннан ук күз аллары караңгыланып, башлары әйләнеп китте аның.
«Гөлҗиһан! Мин сине һаман да яратам! — дип башлана иде ул газета кисәгендәге эчкә утлар йөгертердәй хат. — Озак еллар узар да, онытылырсың, башканы яратып китәрмен кебек тоелган иде. Хатыным да начар булмады, бер дигән уртак балалар да үстердек, әмма күңел китеклеген, боеклыгын гомерем буена юлдашым иттем.
Әле армиядә вакытта, салкын землянкаларда ятканда, нигә генә аны көчләп булса да үземнеке итмәдем икән, дигән үкенечле уйлар да килгәли иде, аннан бергә булу- булмавыбыз Ходай кулындадыр, дип тынычландым, юкса аңарчы Аллага да, муллага да ышанмаган бер гыйбад комсомол калдыгы идем бит мин.
Инде олыгайган көнемдә, туган якка кайтып, журналист яллап, аның ярдәме белән газета аша мондый хатлар бастырмасам да булыр иде. Ялгыз калуыңны да ишетеп белә идем югыйсә. Сөйләшергә дә теләмәссең дип куркып калдым бугай мин.
Сине күрмичә, сине һаман да яратканлыгымны әйтмичә, тынычлап үлә дә алмам шикелле. Урамыгыз аша узганда, капкагыз алдындагы утыргычларда хәл алдым. Яшьлектәге кебек саф калган якты тавышың түр тәрәзләрегез аша урамга кадәр ишетелеп торса да, керергә, сәлам бирергә җөрьәт итмәдем.
Ә бит әле тормышны, олы яшьтә булуыбызга карамый, яңадан башларга да булыр иде. Яраткан Алтынбәгеңә карата хыянәт дип санарсың дип уйладым, шуның белән дә сине рәнҗетәсем, үземнән тагын да ерагайтасым килмәде.
Их, әз генә өметем булса, әз генә өметем! Мин шул көнне үк авылдан йорт алып, сине җитәкләп шул йортка төшереп утырткан булыр идем.
Сан-зат тыйз-зи, дип көлеп әйтә торган гадәтең бар иде. Хөршид карчык авызыннан ишеткән ул сүзнең мәгънәсен ачык аңлыйм мин. Син дә, мин дә — кулга-кул тотышып социализм төзибез дип ярты гасыр бер юлдан атлаган совет кешеләре, үзебез корган илнең хәзердә кимсетелгән затлары. Хөршид карчык хак та булган кебек, юк та. Сайлаганың затыңа туры килсә дә, һәрвакыт кочагыңа керми икән, затыңа туры килмәгәне белән дә гомер итәсең. Тиңлек — байлыкта, бер уйлар белән яшәүдә генәмени! Җан теләвендә дә тиңлек бар! Син дә мине мин сине яраткан кебек яратмаганга бергә була алмаганбыз без. Хәзер дә, син ялгызың калгач та, бергә түгел.
Алтынбәк бәхетле. Мин аннан гомерем буе көнләштем. Ул, чыннан да, бар яктан синең тиңең иде. Бер карасаң, чибәр, Алтынбәгең кебек өздереп гармун сыздырткан, мул тормышта яшәгән, интеллигент, затлы нәселдән чыккан Самат та сиңа тиң, теләсә кем яратырдай егет булган бит. Ә син икенчене, чыннан да, өзелеп яратканыңны сайлагансың.
Кызык, артыңнан чапкан, карата алмаган авылның башка егетләре ни уйлый, ничек яши икән? Саматны менә, үзем шикелле, бик бәхетсез дип ишеттем.
Гөлҗиһан, бер гозерем бар: хезмәт белән туплап җыйган байлыгыгызны талап йөрүчеләр башында килүемне дә, сине заман авырлыкларыннан йолып ала алмавымны да кичер. Әхмәтша бабайга да, башка авылдашларга да әйтеләсе сүзләр дә бит. Соң инде. Бу юлы да соңга калам, ахрысы, дип курыктым.
Беләзекләр, балдаклар, муенсалар тутырган шкатулкагыздан синең төсең булыр дип бер йөзек алып калган идем. Ул минем белән гасырга торырлык юллар үтте, әмма төсен югалтмады. Синең кебек нурлы кашлы йөзек ул. Мин аны редакциядә хатлар бүлегендә, шушы язманы хәзерләшкән кешедә калдырам. Килсә, кертмичә борып чыгарма. Затлы нәселегез ядкяре булып, оныгың бармакларын бизәсен.
Самат дигәннән, әйтмәм дә дигән идем, мин бит аның белән очраштым...»
Куш бит тутырып язылган бу хатны ахырынача чыкса, Гөлҗиһанның селкенеп кенә торган йөрәге урынында кала алыр иде микән? Хәл алгач, вакыт тапкач, бер укырмын әле дигәндәй, ул газетаны бик ипләп җыйды да намазлыклары торган бүлмәгә алып кереп китте, аннан, башкалар күрүен теләмәгәнгәме, кадерле бер язма булгангамы, әллә киресенчә, яратмыйчамы, тумбочкадагы изге сүзле китаплар, догалыклар арасына кыстырып куйды.
Әбисен кайчаннан бирле күзәтеп торган Илдус, әтисенә бүгенге хәлләрдән хәбәр бирергә дип, бәрәңге бакчасына йөгерде.
Гөлҗиһан да күргән иде Саматны... Әле карты исән вакытта ук туп-туры аларга кайтып төшкән иде ул. Кулына күн букча сыман бернәрсә тоткан. Яхшыдан киенгән. Чәчләре агара башласа да, тешләре үзенеке булмаса да, чибәр, бик чибәр иде әле Самат Вахитович. Әгәренки шул көнне авылның теге яки бу яшь чибәркәенә яучы юлласа да, һичкем кире какмаслык бер ир.
Ул килеп кергәндә, Гөлҗиһанның камыр куеп йөргән чагы иде. Алтынбәк диванда гармун көйләп утыра. Әллә бармаклар искерә, әллә төймәләр бозыла, дигән булып үзалдына сөйләнә. Какмыйча, рөхсәт тә сорамыйча, кайчандыр күз атып йөргән кызының ире йортына керүен ире ошаткандырмы-юкмы, Гөлҗиһанга сораулы карашын ташлап алды да, берни булмагандай, ишектән керүчегә дәште:
— Хуш киләсең, Самат туган, син дип әйтимме? Ялгышаммы? Күреп белмәгәч, саташуың да ихтимал. Кайтырга чыккан икән, дип, колакка гына әйткән иде аны ахириең. Мин юләр һич чынга алмадым. Йә, ни эшләр бетереп йөрүең? Әллә туп-туры безгә килүең инде? Менә монысы гына аптырашта калдырды әле мине, дускай.
Самат көпә-көндез Алтынбәкне өйдә туры китерермен дип һич кенә дә башына китермәде. Тыш ишекне дә какты ул, кагуы гына шултикле булгандыр. Әллә ишетмәделәр инде, дип сагаеп кына өйгә атлавы иде.
Дустына хәбәр салса да, Алтынбәк эштән кайтканчы, Гөлҗиһанын җитәкләп үзе яшәгән якларга алып китәргә иде исәбе. Болай булса да начар түгел. Кешедән качып эшләгәнче, турыдан-туры гамәл кылуың яхшырак. Үзе дә куркакларны гомер бакый сөймәде. Гөлҗиһан китәргә риза булмаса, букчасы тулы акчасы дигәндәй. Йорт сатып аласы да керәсе.
Батырларны яратса да, Саматның теле тиз генә ачылмады. Гөлҗиһан янында ир-атларча сүз башларга кыенсынганга, йорт хуҗасын ул капка алдындагы утыргычка чакырды.
Ишеккә җитәрәк, Алтынбәк Гөлҗиһанга:
— Матурым, без хәзер! Синең бәлешләрең пешкәнче, аяк астында чуалмас өчен генә, урамда саф һава сулап торабыз, — дигән булды.
Гөлҗиһанның бәлеше пешкәнче бите пеште. Ни уйларга, ни фаразларга да белми иде ул. Бер яктан, ир-атлар бәхәскә кереп китмәгәе дип курыкты. Икенче яктан, аның сәбәпләрен дә тапмады.
Бар нәрсә мичтән алынып, өстәлләр әзерләнгәч, чакырырга дип ишегалдына чыкса, Алтынбәк белән Саматның үзе хакында сөйләшкән сүзләреннән атлар-атламас булды. Чакырылмаган кунакның:
— Алтынбәк, Гөлҗиһаннан балаң бар, син шуның белән дә бәхетле. Туган якта яшисең. Туганнарыңның игелеген күрәсең. Авырган чагыңда хәл белергә күршеләрең булса да бар. Мин боларның барысыннан мәхрүм. Бир миңа Гөлҗиһанны. Өрмәгән-какмаган җиргә дә утыртмам! — дигән сүзләренә каршы ире:
— Бер бәхетсез җитмәгән, өч бәхетсез булсын, дисеңмени, Самат? — дигәнен ап-ачык ишетте хатын. — Син уйлаганча, сине бик яратса, ихтыяры, мин аны көчләп тота алмыйм. Ничә ел торуыбызда яратуына һич шик уятмаган Гөлҗиһан, сиңа ияреп, миннән туган баласын җитәкләп, күз күрмәгән якларга китеп барыр микән соң? Бу кеше көлдерергә генә кайтуың түгелме? Аның шушы авылда икенче бер хуҗалыкта яшисенә күңелем бөтенләй ышанмый. Алай да аңлыйм мин сине, Самат. Гөлҗиһаным булмаса, үзем дә синең кебек бәхетсез булмас идеммени?
Самат уфтанды, торып басты, китәргә уйлады булса кирәк. Аны болай, кунак итми җибәрү килешми иде.
Гөлҗиһан, бар көчен җыеп, урамга таба атлады:
— Алтынбәгем, керәсезме инде сез, юкмы? Кунакны болай озаклап аяк өстендә тотма, түргә чакыр!
Самат керде. Гөлҗиһан чәйләрен эчәргә, Гөлҗиһан ашларын ашарга кайткан иде шул. Ул, көмеш билле кулъюгычлар янында йөзләрен сөртеп торганда да, аңа алтын каймалы чынаякларда чәй сузганда да, Гөлҗиһан кыз чагын, бистә үзәгендә кунакта булган көннәрен уйлады.
Аның һәр адымын, сан-зат тыйз-зи, дип дөресләгән Хөршид әбисе генә түгел, Әхмәтша карт та, Саматның ачык йөзле әти-әниләре дә якты дөньяда юк иде инде. Гөлҗиһан күңеленнән аларның барсына киң ачып куелган оҗмах ишекләре теләде.
Иртән Самат китте. Алтынбәк ияреп чыкты дип тормады, иң тәүдә Гөлҗиһанга күзләрен тутырып карады да, соңгы хушлашу сүзләре итеп:
— Мин сине һаман яратам! — диде. Аннан, Алтынбәккә карап: — Мин аны барыбер яратачакмын! — дип кабатлады.
2025-10-08 10:54