СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Абдулла Алиш “Чукмар белән Тукмар”

Бер әбинең ике әтәче булган. Бу әтәчләрнең берсе ак, берсе кара икән. Ул аларның икесен дә бертигез ярата икән. Әтәчләр күп вакытларын сугышып үткәрәләр, сугышырга тотынсалар, канга батып бетәләр икән.
Ак әтәчне әби Чукмар дип, карасын Тукмар дип атаган. Чукмар чукырга бик оста, ә Тукмар бик оста тукмый икән.
Әби ашатырга тотынса: «Җимне миңа әзрәк бирдең», «Ник минем өлешемә кердең?» — дип кычкырыша башлыйлар икән әтәчләр. Әйтешеп-әйтешеп кенә калмыйлар, шунда ук сугыша да башлыйлар икән. Чукмары канга батырганчы чукырга, Тукмары күгәрткәнче тукмарга тотына икән.
Бердәнбер көнне бу әтәчләр шулай бик каты кычкырышканнар һәм канга батканчы сугышканнар. Әбинең, моны күреп, бик ачуы килгән. «Боларны нишләтим икән?» — дигән. Тегеләрне бик каты орышкан, сугышмаска кушкан. Тегеләр әби алдында бераз тынып торганнар, әби аларның күзләреннән югалгач, тагын сугышырга тотынганнар.
Әби килеп чыгуга, Чукмар исемле ак әтәч йөгереп килеп:
— Әби, әби, кара әле, Тукмарың тукмый-тукмый башымны күгәртеп бетерде, — дип әләкли икән.
Тукмар исемле кара әтәч тә энесеннән калышмый:
— Башымны кара әле, әби, Чукмарың чукый-чукый канатып бетерде, — ди икән.
Әби аларның әләкләүләреннән туйган. Ул, бер сүз дә әйтмичә, Тукмарны култыгына кыстырган да каядыр күтәреп киткән. «Суярга алып бара, ахры, мине», — дип курыккан Тукмар. Ләкин әби аны күршеләргә генә кертеп торган. Ул әтәч шунда өч кич кунган.
Ялгыз калгач, Чукмарга бик күңелсез булган, аның күңеле тулган. Юньләп ашый да, эчә дә алмаган. Әбигә ул: «Тукмарны алып кайтсана, инде бер дә сугышмас идек», — дигән. «Ярый, — дигән әби, — алып кайтсам кайтыйм, әгәр тагын сугыша торган булсагыз, ул вакыт тотам да берегезне бөтенләй юк итәм», — дип куркытып куйган һәм күршедәге Тукмарны алып кайткан.
Тукмар да Чукмарны бик сагынган булган. Алар, күптәннән бирле күрешмәгән туганнар төсле, кочаклашып исәнләшкәннәр һәм киләчәктә бер дә сугышмаска сүз бирешкәннәр.
Хәзер инде алар бик тату яшиләр икән, тик аларга кушылган исемнәр генә электәге шуклыкларын күрсәтеп, исләренә төшереп тора икән.