СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Татар халык әкияте "Козгын кем файдасына кычкыра?"
Бер кеше үз авылыннан калага чыгып киткән, ди, берзаман. Икенче бер авылны узганда, юлдаш та очраган моңа. Киткәннәр болар икәүләшеп, тегесен-монысын сөйләшеп. Шулай күңелле генә барганда, боларның баш очыннан бер козгын кычкырып узган, ди. Шаккатып, козгын кычкырганны тыңлап торганнар болар. Берсе, Гайнулла исемлесе:
— Бу козгын минем файдага кычкырды, — дигән.
Икенчесе, Шакир дигәне:
— Юк, бу козгын минем файдага кычкырды, — дип бәхәсләшкән. Шулай «минем файдага да минем файдага» дип сугыша ук башлаганнар болар. Бераз сугышкач, инде хәлдән тайгач, Гайнулла әйткән:
— Булмый болай, әйдә, киттек казыйга, ул гаделрәк хәл итәр, — дигән.
— Ярый, барсак барыйк, ул барыбер минем файдага әйтәчәк, — дигән тегесе.
Якындагы бер авылга барып җиткәннәр болар, шунда яшәгән казыйга кергәннәр. Казый мендәр өстендә утырып тора, ди.
— Әссәламегаләйкем, казый әфәнде, — ди бу ике юлчы.
— Вәгаләйкемәссәлам, әфәнделәр, — ди казый. — Ни йомыш белән килдегез ?
Болар, берсен берсе бүлә-бүлә, хәлне сөйләп биргәннәр инде.
— Ни генә булмасын, козгын минем файдага кычкырды, — дигән Гайнулла.
— Юкны сөйләмә, минем файдага кычкырды ул, — дигән Шакир.
Казый боларны тыңлап торган-торган да:
— Тукта, ызгышмагыз әле, бер атнадан килерсез, шунда мин сезгә тугры хөкем чыгарырмын. Аңарчы Коръән китапларын карарга кирәк, — дигән.
Болар шуңа риза булып чыгып киткәннәр инде. Капкадан чыгуга, берсе — бер якка, икенчесе икенче якка киткән.
Шакир исемлесе, бераз киткәч: «Тукта, болай калдырсам, минем файдага хөкем итмәс, казыйга ни дә булса төртергә кирәк», — дип уйлаган. Авылның бер тыкрыгыннан кереп, берәүләрдән ике каз сатып алган да кире казый янына килгән.
— Менә, казый әфәнде, бераз күчтәнәч китергән идем, зинһар, минем файдага хөкем ит, — дигән.
— Ярар, ярар, — дип, догалар кылып, казый казны алып куйган, ди.
Икенче көнне казый янына Гайнулла да килгән. Култык астына ике үрдәк кыстырган бу, бик шәп итеп пешерелгән ике үрдәк икән. Бу да:
— Зинһар, казый әфәнде, минем файданы кара инде син, — дигән.
— Ярар, — дигән казый, үрдәкләрне дә дога кылып җыеп куйган.
Бер атна булды дигәндә, тиешле сәгатькә болар тагын казый янына кергәннәр.
— Йә, казый әфәнде, козгын кем файдасына кычкырган, әйт инде, — диләр болар.
— Коръән китапларында укыдым, — дигән казый, — хөкем тугры булыр. Юкка ызгышкансыз сез, ул козгын минем файдага кычкырган икән бит, — дигән.
2023-11-07 07:43