Гарифҗан эштән ашкынып кайтып керде.
— Шәмсия, мин акча оту җаен таптым! — дип кычкырды ул, ишекне ачуга.
Хатыны исә, ишетеп бетермәдеме, иренең куанычын уртаклашырга ашыкмад ы:
— Кайттыңмы? Әйдә, юын, пеште инде бар нәрсәдә! — диде, аш бүлмәсеннән башын гына күрсәтеп.
Хатынының исе китмәве Гарифҗанның ачуын кузгатты.
— Юк, тукта әле, Шәмсия! Мин чынлап әйтәм ич! — дип дәште аңа. Тегесе алгы якта күренгәч дәвам итте.
— Бүген бухгалтериягә барган идем, анда зилзилә күтәргәннәр, малай! Пыр тузып акча җыялар: дүртәр мең! Теге үзара ярдәм кассасы кебек түгел ул — заман уены. Менә кара: беренче тапкыр син бирәсең дүрт меңне үзеңнән алдарак башлаган кешегә. Ул сине шул уенга кабул итә. Аннары син, дүрт кеше табып, дүртәр мең җыясың. Аның бер өлешен кесәңә саласың, ә калган өч өлешен — тагын тегеңә бирәсең. Үз чиратында син тапканнар, дүртәр кеше оештырып шулай итә... Сизәсеңме, ничек тиз баеп китүеңне, карчык! Миңа аны безнең бухгалтер Зәйтүнә апа җентекләп өйрәтте. Ул мине үзенә язып та куйды инде, иртәгә акча алып барырга кирәк.
—Иртәгә? Дүрт мең? Каян аласың шул кадәрле акчаны? — дип сорады хатыны, аңа туры карап.
— Бәй, кассадан. Салып барабыз бит ай саен!
— Фатир алырга дигән акчанымы? Әле ул җитәрлек җыелмады ич!
— Соң, мин нәрсә дим сиңа? И, бу хатын-кызның башсызлыгы! Менә шул җитмәгән өлешен тутырырга дип уенга керәм бит инде мин!
— Тукта әле, аның өчен тагын дүрт кешене килештерергә кирәк дисең бит үзең. Әгәр тапмасаң, Гарифҗан? Кемнең генә артык акчасы бар икән хәзер?
— Анысы — пүчтәк мәсьәлә! Мин бригададагы егетләргә әйтсәм, йөгерә-йөгерә китерәчәкләр. Әлегә мин генә беләм бу уенны, башка беркем белми! Җүләрме әллә мип бүтәннәргә дәшәргә: кем алданрак өлгерә, шул ота монда! Башта үзем керәм уенга!
Гарифҗан, соңгы сүзләрен әйткәндә, күкрәгенә сугып алды, башын чөеп җибәрде. Йоклаганнардан түгел ул, инәсе!
Эшең барып чыкмас борын масаерга ашыкма әле син, дип акылга утыртмакчы иде дә аны Шәмсия — ире алданрак өлгерде.
— Җарар, мин юынган арада, кассага чыгып кер инде син!
Хатыны авыр сулап куйды, әмма карышмады. Иренең сүзен сүз итә ул.
...Төнлә Гарифҗан хатыны елавын ишетеп уянды.
— Ни булды, Шәмсия? — дип сорады ул йокы аралаш һәм үзе үк төшенеп тә алды сәбәбен. — Ә ә... акча жәл!
— Жәл булмый ни! Үзебезне кысып җыябыз ич аны. И Ходаем, шушы беткән малосемейкадан чыга алмабыз микәнни инде без?
— Юкка суган суы сыкма әле! Аңлаттым бит инде мин сиңа: отышы гаҗәп тиз киләчәк аның!
— Ышанмыйм мин аңа, Гарифҗан! Йоклый алмый уйлап ятам менә: кемдер отадыр ул уеннан, ә халык отыла анда. Башкача булмас. Әгәр син дүрт кеше таба алмасаң нишләрбез? Табылса да ничек булып бетүе билгесез әле. Сөйләшкән кешеләрең үз чиратында уңышлы барып чыкмаса, сиңа киләчәкләр: кайтар безнең акчаны, дип! Хатыннарын, бандитларын ияртеп. Бөтен җыйган акчаларыңны да түләп котыла алмассың ул җәнҗалдан! Әнә сөйләделәр...
— Җарар, җарар! Аңлашылды. Кермим алай булгач уенга. Бу акчаны иртәгә кире сал! Әйдә, ят, иртән эшкә бит!
Тегесе, уңай җавап ишетсә дә, тынычланып бетә алмады тәки. Иренең болай тиз генә килешүе йокысы килүдән дип фаразлады. Яхшы белә инде аны. Уйламаганда-көтмәгәндә, гел башкага үзгәрүе яңалык түгел. Әллә нәрсәдән мөгез чыгарып куюы бик мөмкин. Әҗәткә кереп булса да.
Шәмсия тәмам аптырап бетте. Икенче көнне эшенә баргач та, борчуын оныта алмады. Хәлен сөйләде иптәш хатыннарына. Алары ишеткән-белгәннәре белән уртаклашты. Сүз артыннан сүз чыгып дигәндәй, уенга бирелеп, бар тормышын оттыручылар турында бихисап мисаллар китерде хатыннар. Шунда берсе ирен күз буучыга алып барырга киңәш итте. Эчкечелектән, төрле зыянлы мавыгулардан һәм хәтта комарлы уенга бирелүдән дә чыгара ала торган танышы бар икән. Уенга кереп батканчы, менә шулай беренче адымында туктату мөһим, дип аңлатты аңа тәҗрибәле хатын.
Ничек итсә итте — ышандырды Гарифҗанын Шәмсия шул күз буучы янына барырга. Шайтан котыртуыннан ничек тә котылырга тырышты ул.
2
Гаҗәп кыяфәтле карчык каршы алды аларны. Аның җитди-сынаулы карашы ук белгән-күргәннекенә охшамаган иде. Җыелмаган чәчләре җил тузгытып ташлаган печән чүмәләсен хәтерләтә, калын кара кашлары да җыерчыклы йөзенә бөтенләй килешми... Гарифҗан ирексездән хатынына сыенды.
— Нәрсә китерде сезне, балалар? — дип сорады карчык көтелмәгән көр тавыш белән.
— Без, ни... — дип, тотлыга-тотлыга булса да, үзе сүзгә кереште Шәмсия. Ул иренең каушап төшүен сизенгән иде инде.
Әмма күз буучы шунда ук аның сүзен өзде. Ике кулы белән ике якка күрсәтеп, аларга аерым урыннарга утырырга кушты. Шуннан соң гына хатынның гозерен тыңлады.
— Аңлашылды... Уен белән мавыккансың, балам! — дип башлады ул сүзен, таләпчән укытучы карашы белән Гарифҗанга текәлеп. — Беләм мин ул алдавыч пирамиданы. Ничек кеше ышана торгандыр шул ялганга? Көн кебек ачык бит инде: уенны оештыручы сездән акча сыга. Аңа дәүләт тә бирми, күктән дә төшми байлык. Шуны аңлап, ваз кичәргә кирәк аннан, гомумән, андый тайгак юлга басмаска кирәк. Үзегез дә беләсез бит: акча хезмәттә генә табыла! Сез заводта эшлисезме әле?
- Әйе, әйе... —дип, ашыгып җавап бирде Шәмсия.
- Менәтерә табышмак! Аңламыйм мин сезнең акча тота белмәвегезне. Үзегез аны хәләл көч куеп табасыз.
Сак булырга кирәк. Мин завод кешеләрен бер караганда жәллим. Жәлләвем шуннан: шулхәтле авыр хезмәт әҗерен — берәмтекләп җыйган акчасын — ул теләсә нинди алдакчыга ышанып биреп җибәрергә әзер. Бу — беркалылык, әлбәттә. Шул ук вакытта, төрле уенда катнашып, хәйләгә өмет баглыйсыз! Бу — намуссызлык. Бер сум 6иреп, ун мең алырга телисез бит! Димәк, кемнедер алдаячаксыз! Башка юл юк: акча үзеннән-үзе генә үрчеми ул! Кемдер алдана дигән сүз. Яхшы ниятме бу комсызлык? Монысы өчен заводныкыларны битәрлисем дә килә. Сез минем белән килешергә тиеш!
Карчык шунда кинәт кенә сабак бирүеннән туктап калды.
— Аңладыгызмы мин әйткәннәрне? — дип сорады ул, тыңлаучыларын күзләп алгач.
Тагын Шәмсия икесе өчен дә җавап тотты:
— Төшендек, төшенмәгән кая!..
— Алай... — дип сузды күз буучы һәм таләпчән укытучы корылыгы белән сүзен дәвам итте: — Менә сез әйткән акча пирамидасы ничек төзелә: башлап бер ертлачы дүрт кешедән акча җыя. Аннары аңа китергәннәре башка беркатлыларга тозак куя... Тамыр җәелә бара, теге беренче баеганнан-баеп өскә күтәрелә, пирамида үсә. Әмма күпме күтәрелер ул? Ай-Һай, озак барыр микән андый алдау-алдану!.. Әйтик, йорт салганнарын күргәнегез бар мы сезнең?
— Нишләп булмасын? Гарифҗанның атасы — каенатам — балта остасы ич!
— Алаймыни?.. Әйтегез менә: өйне өстән төзиләрме?
— Нигезен коралар алдан. Ничек өстән төзесеннәр инде? !
Бу юлы Гарифҗан җавап биреп өлгерде. Беренче тапкыр, ниһаять, ачык итеп сүз әйтә алды ул.
— Соң, шулай булгач! Димәк, өстән оеша башлаган пирамиданың язмышы көн кебек ачык: ул иртәме-соңмы ишеләчәк. Шулай бит!
— Әйе шул! — дип, җавапка ашыкты оста малае. Йөзе ачылып, башы югары күтәрелгән иде аның. — Барысы нигездән тора, нигезе ныклы булсын, ди минем әти дә! Ничек баштук уйламадым мин аны? Их, өйрәтүче юк шул безнең ишеләрне!
Гаҗәп, күз буучы шунда йомшап китте.
— Аңлагач, балалар, аның ише сазлыкка кермәгез инде Ул батырганчы суыра. Барыгыз, өегезгә кайтыгыз! -дип йомгаклады.
Урамга чыккач, Гарифҗан:
— Кара син, ә? Ничек үзем уйламаганмын аны? Башта нигезен салалар шул. Күзләремне бу мәзәк карчык ачты бит! — диде, шаккатып.
Шундый гади әйберне үзе генә аңлый алмавына аптырап, юл буе сөйләнеп кайтты ул.