СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Татар халык әкияте "Тимерче малае"

Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер тимерче. Моның бала-чагасы бер дә булмаган.
Озак та үтми тимерчегә бер айлык юлга чыгарга туры килә — икенче шәһәргә барамы, кая бара торгандыр инде. Киткәндә хатынына әйтә: «Бала туса, мин кайтканчы исем куштырма, ди, мин киткәч, хатын-кыз җыеп утырма»,— ди.
Тимерче чыгып китә юлга. Иренең юлга чыгып китүе була, хатын пешекчене чакырта да аш-су көйләтеп хатын-кыз җыя. Мәҗлесне кузгаталар, халык күп, шау-гөр киләләр болар. Кузгаткачтын, мин сиңа әйтим, бер аваз килә: «Әти бер ишектән чыгып китте, син, ди, икенче ишектән хатын-кыз җыйдың»,— ди.
Кунаклар бик гаҗәпсенәләр, бүлмә саен эзлиләр, ишекләр бикле, беркем юк! Бераздан тагын шул ук тавыш килә. Тагын карыйлар, бер адәм заты юк. Бу ни тамаша булды бу?
Ярый, мәҗлес таралды. Икенче көнне хатын балага авырый башлады. Әби алып килделәр. Хатын ир малай тапты. Шундый матур малай, ди, алма төсле, ди.
Нәкъ шул чакны тимерче хатыны бала тапкан вакытта шул шәһәрнең патша хатыны да бала тапкан. Моның да малае бик матур, ул да күз явын алырлык малай, ди.
Ярар. Хәзер бит тимерче кайтыр вакыт җитә инде. Тимерче кайта, үзенең малаен күреп бик куана. Бик зур шатлык булды инде моңарга.
Гомер дигәнең уза бит. Ул арада тимерче малае сигез яшенә дә җитте. Тимерче хатыны белән киңәш итте: «Бу малай тимерче генә булып калмасын, укытыйк без моны»,— диештеләр. Шулай сөйләштеләр дә сигез яшенә җиткәч малайны мәктәпкә укырга бирделәр.
Ярар. Патша малае да сигез яшенә җитте. Ул да ир малайлы булды бит инде, ул да бик шатланды. Патшаның малае сигез яшенә җиткәч укый башлады.
Укый торгач, тимерче малае шулхәтле ачылып китте, шундый шәп укый, үзенең укытучысыннан да артык белә башлады. Патша малае да шул ук мәктәпкә йөри бит инде.
Көннәрдән бер көнне укытучы әлеге тимерче малаена балалардан имтихан алырга кушты. Бүтәннәр бар да белә, килеп җитте патша малаена чират. Патша малаеннан сорап карады, ул бернәрсә дә белмәде. Бу тотты да, мин сиңа әйтим, тегенең яңагына чалт берне! «Күрәсең, барысы да беләләр, ә син бернәрсә дә укымагансың»,— дип. Патша малае өенә елап кайтып китте инде. Елый-елый килеп керде бу әтисе янына.
— Ник елыйсың, улым?— ди.
— Оят бит, ди, тимерче малае сабагыңны белмисең дип әйтеп яңакка сукты,— ди.
Бу патша малаеның эше шул икән, сабактан кайта икән дә тегендә-монда кәмит карарга чыгып китә икән.
Икенче көнне патша мәктәпкә малаен үзе алып бара. Укытучы янына керә дә әйтә бу:
— Син минем малайны нигә бу хәтле хурлыкка төшерттең, ди, ни өчен син аны шулай тимерче малаеннан кыйнаттың? Кайда ул малай актыгы?— ди, гайрәтләнә инде патша.
Тимерче малаен патша каршысына китереп бастыралар.
— Әй, йолкыш малай! Ни өчен минем малайны кыйнадың?— ди патша.
Тимерче малае әйтә:
— Патша булсаң, патша бул син, ди, яхшы гына итеп сөйләшергә дә була, малаең сабагын бер дә белми бит,— ди.
Патшаның моңа бик ачуы килсә дә эчтән генә, минем малай бернәрсә дә белми микәнни, дип уйлап куя. Шуннан соң патша тимерче малаена каты-каты сүзләр әйтә дә йөрәгенә чыдаша алмыйча, малаен атка утыртып кайтып китә. Юлда бара торгач, барып җитәләр болар бер урманга. Урман буенда бер Идел тармагы була. Патша малайдан сорый:
— Менә, улым, ди, монда урман бар, ди, ә менә монда су, ди. Монда нәрсәләр эшләргә булыр ие микән?— ди.
Малай уйлап-уйлап карый, берничек тә җавап бирә алмый әтисенә. Патша бик күңелсезләнде бу эшкә, минем малайның зиһене юк икән шул дип.
Икенче көнне патша үзенең малае янына утырып яңадан мәктәпкә китте. Яхшы укы дип кертеп җибәрде. Шуннан соң бу теге тимерче малаен чакыртып чыгарып, аны үз янына утыртып алып китте. Чыгып китәләр болар атка утырып. Патша тимерче малаен уң ягына утыртырга теләгән иде, малай әйтте:
— Юк, ди, син олы кеше, син үзең утыр уң якка,— ди.
Хәзер чыгып китәләр болар, бара-бара әлеге урынга да барып җитәләр. Патша сорый моңардан:
— Менә бу урында су бар, монда урман, ди, нәрсә эшләп булыр ие микән монда?— ди.
— Падишаһым-солтаным, ди малай, монда пароход кертергә булыр ие, бу бик зур су бит,— ди.
— Ә менә бу урманны нишләтергә ие микән?— ди патша.
— Бу урманны кистереп,— ди малай,— зур вокзал кордырырга булыр ие,— ди.
Шуннан ерак түгел бер җирдә бик зур бер мәйдан бар икән.
— Ә менә бу мәйданны нишләтергә булыр ие микән?— ди.
— Монда тимер юл эшләтергә була,— ди малай.
Ярый, бусы да булды. Кайтып китәләр болар. Патша бик зур уйга төште: «Их, бу тимерче малае минем малайдан бик күп зиһенле икән»,— дип. Уйлап-уйлап йөри дә патша бу тимерче малаен үзенә алмакчы була. Тимерчене чакыртып ала да әйтә:
— Син малаеңны миңа бир, болай гына бирмәсәң, мин аны ничек алырга белермен,— ди.
Тимерче бик зур кайгыга төште.
— Мин аны сиңа бирә алмыйм, өйгә кайтып малайның үзе белән сөйләшеп карыйм әле,— ди.
Тимерче өенә кайтып малайга әйтә: патша шулай-шулай дип әйтте дип. Малай әйтә: «Мин бервакытта да аның малае булачак түгелмен»,— ди.
Тимерчене яңадан чакырта патша.
— Сөйләштегезме?— ди.
— Сөйләшүен сөйләштек, ди, тик малай риза түгел бит әле,— ди.
— Алай булса,— ди патша,— менә сиңа ун үгез, ди, шуларны фәлән вакытка бозаулатып китерерсең, ди, китермәсәң, малаеңның башын чаптырам,— ди.
Патшаның дошманлыгын сизеп, тимерче малае үз ишләреннән бер рота команда төзегән, ди. Әтисе патшадан ун үгезне куып алып кайта. Тимерче малае командасы белән үгезләрне тоттылар да суйдылар, итен аша дылар, тиресеннән үзләренә ботинка тектерделәр, ди.
Ярый үгез бозаулыйсы вакыт җиткәч, патшадан тимерчегә илче килде. Илче тимерче капкасы янына килеп:
— Тимерче өйдәме?— диде.
— Өйдәсен өйдәдер дә,— ди малай,— мич башында бала таба ул,— ди.
— Их, ди, җүләр син, ди, ир кеше бала табамыни соң?— ди.
— Соң, ди, синең патшаң миннән дә җүләррәк икән, ди, ә үгез бозаулыймы соң?— ди.
Ярый, илче патшага кайтып әйтә: «Шулай-шулай дип әйтте тимерче»,— дип. Патша эченә генә салып куя егетнең тапкырлыгын.
Хәзер баралар малайны аса торган төшкә.
Малай өйдән чыгып киткән вакытта иптәшләренә әйтеп калдырган була: «Мин быргыны беренче кычкыртканда юлга чыккан булыгыз, икенче кычкыртканда ярты юлга җиткән булыгыз, өченчесендә минем янга килеп җитеп, патша гаскәрләренә ташланыгыз», дип.
Ярый, малай килеп җитте аса торган урынга. Беренче сәндерәгә менгерделәр дә малайның муенына бакыр элмәк салдылар. Малай шулкадәр матур инде, бөтен халык зар елый, ди, моны кызганып. Малай әйтә: «Падишаһым-солтаным, ди, үләр алдыннан бер генә мәртәбә быргымны кычкыртыйм әле»,— ди. Патша рөхсәт итә. Малай кычкыртып җибәрә, бөтен халык шакката моның моң тавышына.
Тимерче малаеның быргысын ишетеп, теге иптәшләре юлга чыгалар.
Хәзер бу малайның муеныннан бакыр элмәкне алып, көмеш сәндерәгә менгерәләр, муенына көмеш элмәк салалар. Тагын сорады егет: «Мин тагын бер генә кычкыртыйм ла?»— дип. «Кычкырт»,— ди патша. Икенче кычкыртканда моның иптәшләре ярты юлга җитәләр.
Инде малайның муеныннан көмеш элмәкне алдылар да, алтын сәндерәгә менгереп, муенына алтын элмәк салдылар. Малай тагын рөхсәт сорады: «Актык сулышымны алыр алдыннан тагын бер мәртәбә кычкыртыйм»,— дип. Патша рөхсәт бирә, кычкырт, ди. Малай быргысын кычкыртып җибәрә, халык та, патша да нишләргә белмиләр, шуның хәтле моңлы, еламаган кеше калмый.
Шул вакытта малайның иптәшләре килеп җитәләр дә патша гаскәрләренә ташланалар. Патша гаскәрләрен кырып бетерәләр дә, мин сиңа әйтим, патшаның бөтен байлыгын халыкка таратып, пешекче кызны үзенә хатынлыкка алып, зур туй ясап, әле дә булса матур гына тормыш итәләр икән, ди.