СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Константин Паустовский “Алама чыпчык” (Хикәя кыскартып бирелә)


Иске стена сәгатенең уенчык солдат хәтле генә тимерчесе чүкечен баш очына күтәрде. Сәгать «чык-к-к» итүгә, чүкече белән бакыр сандалына сугып куйды. Тавыш, чыңгылдап, ашыга-кабалана, бүлмә буйлап таралды да китап шкафы астына посып тынып калды. Тимерче исә, сигез мәртәбә сукканнан соң тугызынчыны сугам дигәндә туктады. Бер сәгать узып, тугыз мәртәбә сугар вакыт җиткәнчегә кадәр шулай кулын күтәреп басып торды.
Маша тәрәзәдән урамга карап тора. Борылырга түгел, кымшанырга да курка: Петровна, уянса, аны хәзер үк йокларга яткырачак. Петровна әнә диванда йоклый, ә әнисе театрга китте. Машаның әнисе биюче, әмма аның беркайчан да Машаны театрга алып барганы юк.
Театр бинасы бик зур, таш колонналы. Түбәсендә чуен атлары бар. Такыялы бер кеше аларны чак-чак тыеп тора. Ул кеше бик көчле дә, батыр да, күрәсең, ыргылган атларны түбә кырыена килеп җиткәч йөгәнләп кара әле син! Ат тояклары әнә мәйдан өстендә үк эленеп тора. Шушы гайрәтле кеше тотып тормаса, әлеге атлар инде күптән мәйданга төшеп, милиционерлар яныннан сызгыртып кына узып китәрләр иде.
Бу көннәрдә әнисе бик борчыла. Көлбикә партиясен биергә әзерләнә ул. Премьерага Маша белән Петровнаны да алып барырга вәгъдә итте. Спектакльгә ике көн кала, ул сандыгыннан кечкенә генә нәфис пыяла чәчәк чыгарды. Аны Машаның әтисе бүләк иткән икән. Диңгезче ул, чәчәкне дә кайсы дыр ерак бер илдән алып кайткан. Әтисе сугышта да булган, фашистларның берничә корабын су астына җибәргән, ике тапкыр үзе баткан, яраланган, әмма исән калган. Хәзер ул тагын бик еракта, әллә нинди, ятышсыз яңгырый торган Камчатка дигән җирдә, кайтса да, язсыз кайтмас әле.
Әнисе пыяла чәчәкне кулына алгач, аңа пышылдап кына нидер әйтте. Гаҗәп, элек әнисе әйберләр белән сөйләшми торган иде.
- Менә вакыт җитте, - диде ул.
- Нинди вакыт? - Маша, гаҗәпсенеп, әнисенә текәлде.
- Син әле кечкенә, берни дә аңламыйсың, - диде әнисе. - Әтиең миңа: «Беренче мәртәбә Көлбикә партиясен биегәндә, шушы чәчәкне түшеңә каптырырсың, мине искә алуыңны шуннан белермен», - дигән иде.
- Менә хәзер аңладым, - диде Маша.
- Нәрсәне аңладың?
- Барысын да!
Әнисе чәчәкне сак кына өстәлгә куйды һәм аңа бармак очы белән генә дә кагылмаска кушты.
Чәчәк кич буе өстәлдә ялтырап ятты. Тирә-як тып-тын. Һәрнәрсә: йортлар да, тәрәзәләр дә, капка төбен саклаучы ап-ак таш арыслан да йоклый диярсең. Бары тик Маша, җылыткыч торбалар һәм кыш кына йокламый. Машаның күзе тәрәзәдә, торбалар җылы җыр көйли, ә кыш тымызык карын очыра. Кар бөртекләре, фонарьлар өстеннән очып, әкрен генә җиргә яталар. Тик шунысы аңлашылмый: ничек инде чем-кара төнге күктән ап-ак кар ява ди? Ничек шушы салкын кыш көнендә әнисе өстәлендәге зур кызыл гөл чәчәк аткан? Ә менә бу чал карга тагын... Анысы инде бигрәк... тәрәзә каршындагы ботакка сыенып, күзен дә алмый, Машага карап утыра.
Петровнаның бүлмәне җилләтергә дип форточка ачканын көтә ул. Кеше чыгып китүгә, бүлмәгә очып керә дә, күзенә ни чалынса, шуны эләктереп чыга.
Карга туңдырма сата торган җирдә яши. Кышка ларекны кадаклап куялар. Бик саран һәм гаугачыл карга ул. Бар булган хәзинәсен, чыпчыклар күрмәсен, урламасын дип, ларёк стенасындагы ярыкларга тутыра. Төшендә шул ярыклардан туң колбаса кисәкләрен, алма кабыкларын, ялтыравык кәнфит кәгазьләрен йолыккалаган чыпчыкларны күреп, шабыр тиргә батып уяна. Ачулы карылдауны ишетеп, постта торучы милиционер да сагая. Тавышның ларёк ягыннан килүе гаҗәпләндерә аны. Берничә тапкыр ярыктан эчкә күз дә салганы бар. Тик ул вакытта ватык тартмадан башка
һичнәрсә күзенә чалынмады аның.Көннәрдән бер көнне - карга ни күзе белән күрсен! - аның өендә алама чыпчык Пашка утыра.
Авыр да соң чыпчык тормышы!.. Шәһәрдә атлар калмагач, солы да сирәк эләгә.
Пашканың бабасы Чичкин әйтүенчә, элек чыпчыклар өерләре белән олаулар тирәсендә йөргән. Ә хәзер әнә атлар бетте, гел машина да машина. Алар, ат шикелле, солы ашамыйлар шул, ниндидер зәһәр исле сыекча гына эчәләр. Сирәкләнде чыпчык өере. Бер ишләре авыл тирәсенә елышты, бер ишесе диңгез буена ук очты, ни дисәң дә, анда, икмәк ташучы пароходларда, барыбер тормыш икенчерәк.
Карга кайтып кергәндә, Пашка берни дә алырга өлгермәгән иде әле. Карга томшыгы белән аның башына төртте. Чыпчык мәтәлеп китте дә хәрәкәтсез калды.
Бөтен чыпчык кавемен тирги-тирги, карга аны чыгарып ук ташлады.
Ларёк каршына милиционер килеп басты. Пашка, башы авыртуга чыдый алмыйча, томшыгын ачып ята иде.
- Эх син, мескенем! - Милиционер чыпчык баласын бияләенә салып, шинель кесәсенә тыкты. - Эшләрең хөрти икән бит!
Чыпчык баласы ачлыктан, гарьлегеннән елап ята. Ичмасам, бу зур кесәдә ипи валчыклары булса иде. Тәмәке белән нишләсен инде ул?!
Иртән Петровна белән Маша паркка чыктылар. Милиционер Машаны чакырып китерде дә:
- Сезгә чыпчык баласы кирәк түгелме? Тәрбиягә бирәм... Менә алыгыз. Бияләе белән. Качмасын. Бияләйне аннары китерерсез. Мин эшне сәгать уникедә бетерәм, - диде.
Маша Пашканы өйләренә алып кайтты. Каурый-канатларын рәтләп тарады, ашатты. Чыпчык баласы, тәлинкә кырыена кунаклап, чәй эчте, аннан соң сәгатьтәге тимерче башына очып менде. Йоклап кына китә башлаган иде, тимерче чүкече белән кизәнеп куйды. Пашка, фырылдап, мәсәлче Крылов башына менеп кунаклады. Әмма озак утыра алмады, бронза баш бик шома, тайгак булып чыкты. Әнә тимерченең дэ ачуы чыккан - унбер тапкыр сукты.
Машаның бүлмәсендә Пашка бер тәүлек яшәде. Чәчәк кәрзине артында утырганда, форточкадан шым гына кергән карганың ысланган балык башын эләктереп шылуын да күреп торды ул.
Шул көннән бирле чыпчык баласы Маша янына көн дә килә торган булды. Кызга ничек тә берәр яхшылык эшлисе килде аның. Агачтан тапкан туң күбәләк кортын да биреп карады, ашамады аны Маша, Петровна тәрәзәдән генә атты. Шуннан соң Пашка, каргага үч итеп, ларёктан урланган әйберләрне ташый башлады: бер чеметем как, таштай каты бәлеш кисәге, кәнфит кәгазе. Карга башка йортларда да булгалаган, ахры: «бүләкләр» арасында тарак, карта, алтын каләм ишеләре дә бар иде.
Машаның бик тә күрәсе килә: ничек керә икән бу карга форточкадан? Ул, урындыкка басып, форточканы ачты да шкаф артына качты.
Форточкадан башта эре-эре кар бөртекләре бәреп керде һәм идәнгә ятып эри дә башладылар. Аннары нидер шыгырдап куйды. Менә карга очып керде, өстәлгә утырып, көзгегә карады. Көзгедә үзе шикелле үк ачулы карганы күреп, каркылдагандай итте, ә аннары җәһәт кенә пыяла чәчәкне эләктереп алды да бәрелә-сугыла чыгып та очты.
Машаның кычкыруына Петровна уянды. Театрдан кайткач, әнисе бик озак елады, аңа Маша да кушылды.
- Бу хәтле кайгырмагыз инде, бәлки, чәчәгегез табылыр да эле, - диде Петровна. - Теге карга берәр җиргә төшереп кенә калдырмасын.
Иртәгесен Пашка очып килеп җитте. Крылов башына утырып ял иткәндә, әлеге хәлне ишетте дә уйга калды.
Кич җитте. Әнисе Машага бәйрәмнәрдә генә бәйли торган ак алъяпкычын бәйләде, Петровна да иңнәренә атлас шәлен япты. Җыйнаулашып театрга киттеләр.
Ә бу сәгатьләрдә Пашка, Чичкин кушуы буенча, якын-тирәдә яшәүче бөтен чыпчыкларны җыеп, карга ларегына һөҗүм итте. Әлбәттә, һөҗүм алай тиз генә ясала торган нәрсә түгел. Башта болар бер-ике сәгать карганы котыртып утырдылар. Ачуланып ларёктан чыгуына ук ябырылырбыз дип уйладылар.
Ә карга зирәк шул, чыпчык хәйләсен генә чамалый инде. Карганы чыгара алмагач, чыпчыклар өерләре белән ларекка үзләре кереп тулдылар. Чыркылдаган, каркылдаган тавышка халык җыелды. Йөгереп, милиционер да килеп җитте. Ларёк эченә күз салсалар, шаккатмалы хәл: кош мамыгыннан башка нәрсә күренми анда.
- Менә сиңа мә! Менә ичмасам сугыш!
Театрда оркестр уйнап җибәргән мизгелләр иде бу. Озын буйлы кеше кулын селтәп җибәрүгә көчәя барган музыкага сәхнәнең бәрхет пәрдәсе ачылып, җиңел генә ян-якка авышты.
Якты, матур бүлмә. Әнә киенгән-ясанган явыз үги ана һәм аның ике кызы янында Машаның әнисе - иске генә күлмәк кигән, кечкенә генә, ә үзе шундый матур.
- Көлбикә!
Маша сәхнәгә йотылды.
Әнә зәңгәрсу, алсу, алтын төсләр белән балкыган зиннәтле сарай. Шуннан йөгереп чыгып килгәндә, әнисе баскычта бәллүр башмагын төшереп калдыра.
Скрипка, гобой, флейта һәм тромбоннары тагын, тере җан ияләремени, Машаның әнисе өчен бер кайгыралар, бер шатланалар, һәммәсе дә, озын буйлы дирижёрга ияреп, әнисенә ярдәмгә ашыга. Ул абый бигрәк нык тырыша инде, залга ник бер әйләнеп карасын...
Залдагы балаларның битләре ут булып яна. Хәтта спектакльләрне сирәк караучы, гадәттә, программа һәм бинокльләр тәкъдим итеп йөрүче карт капельдинерлар да, залга шым гына кереп басып, Машаның әнисенә текәлгәннәр. Берсе әнә күз яшьләрен сөртеп тора. Еларсың да шул, мәрхүм дустының, аның шикелле үк капельдинерның кызы бии бит. Җитмәсә, ничек шәп бии әле!
Менә спектакль тәмам. Тамашачыларның йөзендә елмаю балкый, тик Көлбикәнең күзләрендәге яшьне күреп кенә аптырыйлар иде.
Нәкъ шулчак тамаша залына бәләкәй генә чыпчык очып керде. Аның аяусыз сугыштан кайтканы күренеп тора иде. Йөзләгән ут яктысыннан күзе чагылган чыпчык томшыгындагы ялтыравык чәчәк белән сәхнә өстен очып әйләнде.
Зал бермәл гүләде дә тынып калды. Дирижер кулын күтәрүгә, оркестр туктады. Арткы рәтләрдә утыручылар ни булганын басып күзәтә башладылар. Чыпчык, Көлбикәгә якынрак килеп, аңа бәллүр чәчәкне ташлады. Көлбикә, кулын сузып, чәчәкне тотып алды да күлмәгенә каптырды. Оркестр янә уйнап җибәрде. Көчле алкышлардан утлар сүнеп алгандай тоелды. Ә чыпчык, люстрага кунып, йолкынган каурый-канатларын рәтләргә, чистарынырга кереште.
...Алар өйгә кайтканда соң иде инде. Утларны сүндереп йокларга яткач. Маша әнисеннән сорады:
- Чәчәкне каптырганда, син әтиемне исеңә төшердеңме?
- Әйе,- диде әнисе, бераз эндәшми торганнан соң.
- Ә син нигә елыйсың?
- Шатлыктан елыйм, дөньяда әтиең шикелле кешеләр булуына сөенеп елыйм.
- Юк, син дөрес әйтмисең! - диде йокы аралаш Маша. - Шатлыктан еламыйлар, көләләр генә.
- Бәләкәй шатлыктан көләләр, зурысыннан елыйлар. Йә, йокла!
Маша йокыга талды. Петровна да йоклый.
Әнисе, торып, тәрәзә янына килде. Әнә, ботакка кунып, Пашка йокымсырый. Дөнья тып-тын. Ишелеп яуган кар да тынлыкны көчәйтә генә сыман. Тәмле төшләр һәм әкиятләр дә менә шулай кар шикелле явалардыр, мөгаен, дип уйлады Машаның әнисе.