СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Виталий Бианки "Музыкант тычкан баласы"

Чи-чи үзе артыннан төлке куып килгәнен белмәде. Шуңа да, йорттан бик зур ике эт чыгып өрә-өрә аңа ташлану белән, беттем дип уйлады. Ләкин этләр аны бөтенләй күрмәделәр. Алар Чи-чине куып килгән төлкегә таба чабалар иде.
Төлке ялт итеп кире борылды. Урман эченнән аның бары купшы койрыгы гына күренеп калды. Этләр дә, сикерешә-сикерешә, куаклар арасына кереп югалдылар.
Чи-чи исән-сау килеш йортка барып җитте һәм идән астына кереп качты.
Идән астында ул иң элек тычканнар исен сизде. Һәр җәнлек нәселенең үз исе бар, шулай ук тычканнар да бер-берсен ис буенча яхшы аералар. Шуңа да Чи-чи монда чит нәсел тычканнар яшәгәнен аңлады. Тик алар барыбер тычканнар иде.
Кеше яшәми торган утраудан кешеләр янына кайткач шатланган Робинзон шикелле үк, тычкан баласы да тычканнар барлыгын белеп сөенде.
Чи-чи, тычканнарны эзләп, әрле-бирле сугылды. Аларның исләре дә килә, эзләре дә бар, тик үзләре генә бер җирдә дә күренмәделәр.
Идән асты түшәме берничә урыннан кимерелеп тишелгән иде. Чи- чи: «Тычканнар, бәлки, югарыда яшиләрдер», - дип уйлады һәм тишек аша өскә күтәрелде. Әнә шулай ул чоланга килеп чыкты.
Идәндә тыгызлап тутырылган зур капчыклар тора иде. Аларның берсе астан тишелгән, шуннан идәнгә ярма сибелгән. Стеналарда киштәләр, аннан тәмле ис аңкып тора. Каклаган ис тә, киптергән ис тә, кыздырган ис тә һәм тагы әллә нинди хуш исләр...
Ачыккан тычкан баласы комсызланып ашарга кереште.
Әче кайрыдан соң ярма аңа шулчаклы тәмле тоелды, ул корсагы күпкәнче ашады. Ахырда хәтта сулышы кысылырга тотынды. Менә шунда аның тамагы тагын сызгыра һәм гыжылдый башлады.
Кинәт идән тишегеннән берәү очлы борынын тыкты. Караңгыда ачулы күзләр ялтырап киттеләр, һәм, озак та үтми, чоланда зур соры тычкан пәйда булды. Аның артыннан чоланга тагын дүрт тычкан күтәрелде.
Алар шундый куркыныч иде, Чи-чинең хәтта алар каршына барырга батырлыгы җитмәде. Ул, кыюсызланып, бер урында таптанды һәм, борчылып, тагы да катырак сызгыра башлады.
Соры тычканнар бу сызгыруны ошатмадылар.
Каян килгән бу ят тычкан баласы — музыкант?
Соры тычканнар чоланны үзләренеке дип саныйлар иде. Алар урманнан качып килгән кыр тычканнарын идән астына, үзләре янына керткәлиләр иде, ләкин мондый сызгыра торганны бер дә күргәннәре юк иде.
Кинәт тычканнарның берсе Чи-чигә ташланды, аның җилкәсеннән тешләп алды. Башкалар да тычкан баласы өстенә ябырылдылар.
Чи-чи тартма астындагы тишеккә кереп качарга чак-чак өлгерде. Тишек бик тар булганга, соры тычканнар аның артыннан керә алмадылар. Хәзер инде аңа куркыныч түгел иде.
Ләкин соры туганнарының үз итмәүләре Чи-чигә бик авыр тоелды.