Татар алфавитында утыз алты хәреф булса, Райнур телендә аларның биш-алтысы тумыштан ук юк. Аның кәкре-бөкре тешләре арасына килеп эләккән авазлар иҗеккә әйләнә алмыйча, ашыга-кабалана сөйләшүеннән бер-берсе өстенә менеп, бер-берсен имгәтеп, ник туганнарына үкенеп, суалчандай юка аскы ирен аша сикереп, көнбагыш чүбедәй тымызык җилдә дә очып харап булса, хәзер, олыгая төшеп, тешләре коелып сирәкләнгәч, Сакау Райнур биш-алты хәреф белән генә сөйләшә башлады. Өстәвенә протез бәласе өстәлде. Протез... Шакылдый, каһәр. Элек-электән, авыл халкының әйтүе буенча, аның телен тирә-якта ике генә кеше аңлый. Берсе — чыбык очы туганы Гарифның хатыны Кыяк Мәсрүрәсе, икенчесе — район үзәгендәге көнкүреш оешмасында итекче булып эшләүче чукрак Вагыйзь. Ул аны ирен тибрәлешеннән аңлый, диләр. Райнур өйләнмәгән яшь егет чагында, кызлардан оялып, сакаулыгыннан кимсенсә дә, чокырга басмады. Җаен тапты. «Р» авазы кергән сүзләрне кушмыйча сөйләшергә өйрәнде. «Кем булып эшлисең?» дигән сорауга шофёр түгел — «водитель». «Кайсы авылдан?» дигән сорауга, Күгәрченнән түгел — «Голубтан» дип җаваплады.
Менә исемгә килгәндә генә... Райнур! Кирәк бит. Райнур! Үзгәртмәкче дә булып карады ул аны. Атасы Рифнур каршы төште. «Мәрхүм бабаң, газиз атам Рәхимгәрәй кушкан исемеңне үзгәртсәң, бәхиллегемне бирәсем юк», — дигәч тә аптырап калмады, җаен тапты үзе. Исемен үзгәртмичә генә, чын мөселман малаена — Мөслимгә әверелде.
Шул телен аңламаулары аркасында Райнур, ярты авыл белән дошманлашып, туган-тумачалары белән йөрешмәс булды. Авылда бердәнбер аралашкан кешесе Гарифлар гаиләсе дисәң дә, бигүк дөреслеккә туры килеп бетмәс. Чын дөресен генә әйткәндә, аларга да шул Гариф хатыны, ерак җиңгәсе Мәсрүрә аркасында гына килеп йөри иде ул. Очрашкан саен, үзара талашып, ызгышып таралышсалар да, кабат очрашканда, бер-берсен сагынып, май кояшыдай балкып, елмаеп, колач җәеп каршы алалар. Аның да җае, хикмәте бар иде.
Гариф бу ике затның бер-берсе белән якага-яка килеп ызгышканнан соң да, кабат бер-берсенә тартылуына төшенеп җиталмыйча, араларында ул-бу юк микән дип, көнләшеп, тавыш чыгарган чаклары да булгалый иде.
Кирәк бит, нәрсәгә дип Гарифка нәкъ шул көнне районга барырга да нәкъ шул сәгатьтә урам чатына чыгып басарга, бер секунд, бер минут авызы тик тормый торган хатыны Мәсрүрәне ияртергә иде. Нәкъ шул минутта борылыштан машинасы белән Райнурның килеп чыгуын күр син. Райнур, тегеләрне күрүгә, тормозына китереп тә басты. Шатлыктан ерылган авызын җыеп ала алмыйча, тәрәзәсеннән башын чыгарып, шыпырт кына тыкрыкка таба качып баручы кардәше Гарифка:
—Кыяк җиңги Түбәтәе, сиңа әйтәм. Кая качасың? Кайтмыйсызмыни? — дип кычкырды.
— Юк... Теге... Ни... Кысталган идем. Кереп чыгарга берәр җайлы урын тапмаммы дигән идем, — диде тегесе.
Шулвакыт хатыны Мәсрүрәнең тел тегермәне эшкә керешмәсенме! Ул:
— Кайтмаган кая инде ул, — дип, кабинага ук үрмәли башлады. — Машина очраганда кайтабыз инде анысы, кем, энем, исемеңне оныттым әле. Менә сиңа туган диген, картлыктыр инде, картлыктыр. Отчествоң белән генә әйтер идем дә, атаң мәрхүм Рифнур абзыкайның да исеме хәтердән чыккан. Атаңның исеме ничек иде соң әле?
Хатынын арт саныннан кабинага төртеп кертергә азапланган Гариф:
— Сиңа аның атасы нәрсәгә кирәк? Утыруыңны бел, — диде.
—Тукта әле. Туган бит. Атаңның исеме ничек иде соң әле? Мин килен булып төшкәч, беренче чәйгә алдырган кеше шул, аның атасы иде бит. Кем әле атаңның исеме?
Райнур, ачуы чыгып:
—Силнеккә җәлсәң җәл, җии. Ашыа... — дип җаваплады. Мәсрүрә, артына борылып, бер аягы белән баскычка, икенче аягы белән җиргә басып торган иренә:
— Во! Ишетмәсәң ишет! — диде.
— Нәрсә диде ул? Бер сүзен дә аңламадым.
— Сидельникка җәелсәң җәел, җиңги, ашыгам, диде.
—Ашыгам, дип... Мин утырган. Миннән тормый. Әнә абыең Гариф йоклый. Аңа әйт. Йоклап тормасын. Тизрәк утырсын!
Райнур, һаман да тынычлана алмыйча, булыр-булмас теле белән, борын астыннан мыгырданып:
—Нини йоош төше әәе миим әтиә. Күүме яәәеп ииңә алаын ук ие, — диде.
— Нәрсә диде ул?
—Нинди йомышың төште әле минем әтигә? Күпме яшәп, исеңә алганың юк иде, күп сөйләшсәң куып та төшерермен әле, диде.
— Төшерә дә!
—Харап икән. Төшерсә, кая барырмын инде. Куркыта, имеш. Төшерми тор әле. Беренчедән, үз машинаң түгел — колхозныкы! Икенчедән, мин — шул колхозга кырык җиде ел хезмәт иткән сыер савучы. Әгәр дә алфавитның бөтен хәрефләрен дә ишетәсең килмәсә, капкам төбенә кадәр алып кайтып куярсың, яме, энем.
Райнур кызганнан-кыза барды.
—Син нәрсә, минем машинама хуҗа булып, миңа җикеренеп утырасың әле. Басу уртасында кудым төшердем булыр. Кайтырсың аннары кырык җиде чакрымны, тәпи-тәпи җәяүләп. Утыртканга рәхмәт юк. Җикеренә җитмәсә, — дип тезде генә ул.
Ачудан, дулкынланудан Райнурның, теле телгә йокмый, бернинди дә тотлыгу сизелми, әле генә «р» авазын тапкан сабый кебек куанып, җиңгәсе Мәсрүрәгә карап, май кояшыдай балкый иде.
— Әй энекәем. Белмиләр кадереңне. Төсең килгән, йөзең чибәр, үзең күркәм, исемең килгән. Отчестваң турында әйтеп тә торасы юк. Әллә «Кара тавык» җырын җырлап та бирәсеңме? — дип, Мәсрүрә үзе дә тәмам аптырашта калган иде.
Кабинада Райнурның моңлы тавышы яңгырады:
Күршем чакырды кунакка,
Тавык бирде бүләккә.
Әтәч булып кычкырган иде,
Керер урын тапмадым.
— Сакауның телен рәтләп булмый, диләр. Менә ич. Бераз дулкынландырып кына җибәрергә кирәк. Райнур энем, әйдә, булмаса, «Хөршидә, һай, Мөршидә»не суз! Юл шактый ерак. Кайтырга күңеллерәк булыр, — дип, җиңгәчәй утыргычка җайлабрак утырды.
Машинаның ачык тәрәзәсеннән урамга «Хөршидә, һай, Мөршидә» җыры агыла башлады.