Бер Әтәчнең хуҗалыкларында баш буласы килгән. Ә аңарга, хакимлек итәр өчен, абзарда яшәүче хайваннарны - Кәҗәне. Сарыкны, Сыерны ачуланыштырырга, ничек тә аларның дуслыкларын бозарга кирәк икән, ди.
Әтәч эре хайваннардан ярыйсы гына шүрләгән. Сыер, Кәҗә, Сарыкның ишегалдына чыгуларына, Әтәчкә койрыгын кысып читән башына кунакларга, яки абзарга тавыклары янына шылырга туры килгән. Ә бит баксаң, шундый да матур койрыгы, яңгырашлы тавышы белән, күкрәген киереп, кәс-кәс басып, хуҗалыкларында хуҗа булып ул йөрергә тиеш!
Әтәч бигрәк тә Кәҗәгә теш кайраган. Чөнки очлы мөгез, көчлелеген күрсәтәсе килептер инде, Кикрикүк күренүгә, аның ягына мөгезе белән айкап алырга яраткан.
Беренче эше итеп, Әтәч Кәҗәгә Сыерны әләкләгән:
- Белмисеңдер әле хуҗаларыбызның сөтеңне ничек мактаганын! Чөнки сөтең, Сыерныкыннан әзрәк булса да, куерак та,файдалырак та, тәмлерәк тә! Димәк, дәрәҗәң хуҗалыгыбызда Сыерныкыннан мең артык. Шуңа күрә дә Сыер янында син башыңны биниһая горур тот! Мин-минлеген киметер өчен, мөгезеңнең тәмен татытсаң да кулай булачак, - дип киңәш биргән, ди, ул Кәҗәгә.
Сыерга, Кәҗәне хурлап:
- Мөгезең Кәҗәнеке кебек үк мәгърур түгел түгелен. Әмма башыңны бер генә селке - ишегалдының асты-өскә киләчәк. Шуңа ничу Кәҗәгә, башын югары чөеп, мөгезе белән горурланып йөрергә! Яныңда койрыгын кыссын! Ул Кәҗәне әле хәтта синнән калган печән белән генә сыйланырлык итәргә кирәк! - дигән.
Кәҗәне Сарыкка каршы котырткан:
- Сарык синең кебек йөгерә белсәме? Вәт, мактаныпмы- мактаныр иде! Син аягыңны күтәреп чапканда, җир селкенә! Ә мөгезең?! Ул мөгезең белән бер генә селтә, син Сарыкны, күз ачып йомганчы, ишек алдыбызның икенче ягына томыра аласың!
Сарыкка, Кәҗәне яманлап:
- Матурлыкка килсәк, Кәҗәгә синең белән тиңләшергә би-ик ерак. Әнә аның йоны ничек яланган! Ә синеке матур да, йомшак та. Кабарып торган ул йоның үзеңне нинди баһадир итеп күрсәтә! Син Кәҗәне һич масайтма! Яныңда үзен тыйнак тотсын! Шулай түгелме? - дигән.
Шуннан Әтәч хайваннарның абзарга бергә җыелганнарын гына сагалап торган да:
- Әйдәгез дуслар, белик әле: хуҗалыгыбызда кайсыгыз иң баш була алырлык та, кайсыгыз көчлерәк икән? Сынау-көрәш уздырыйк та җиңүчене абзарыбыз хуҗасы итеп билгелик! Шуннан инде аның һәр сүзе һәммәбезгә дә закон булыр! - дип, янындагыларга тәкъдим ясарга ашыккан.Барысының да җиңүче буласы килүләренә ышанып, Әтәч сүзен дәвам иткән:
- Мин иртәгә, иртә таңнан ук читән башына кунаклап, сезне уятырмын, һәммәгез дә ишегалдында җыйналуга, сынавыбызны башлап та җибәрербез, - дигән.
Әтәч шулай иткән дә. Иртәгесен, таң атуга ук, киртәгә кунаклаган да:
- Кикрикүк, кикрикүк! - дип аваз салган. Әмма Кикрикүккәй канатларын җилпи-җилпи озак кына кычкырынса да, хайваннарның берсе дә ишек алдына чыгарга ашыкмаган. Әтәчнең тавышын ишетеп, барысы да уянган, ди, уянуын...
Сарык: «һе! Ник әле миңа көч сынашырга? Мин тормышымнан бик канәгать! Хуҗам мине болай да ярата. Тәм-томны да җитәрлек бирә. Сыер белән дә, Кәҗә белән дә һич кенә дә дуслыкны бозасым килми! Ә аларның кайсысы баш буласы килә, бигайбә, үзләренә карасын!» - дип уйлаган.
Кәҗә дә көч сынашу ягында булмаган. Очлы мөгез: «Сөтемне яратып эчәләр. Хуҗам үземне көн саен тәмле ипи белән сыйлый. Ә мөгезем чыннан да нык! һәм, мин күренүгә, Сарык болай да читкә тайпыла. Ә Сыер? Ул бит, ни дисәк тә, арабызда иң зурысы. Шулай булгач, ул барыбыздан да өстен!»-дип фикер йөрткән.
Ә Сыер: «Кәҗәнең сөте, бәлки, тәмлерәктер дә. Шулай булса да, хуҗабыз печәнне, барыбер, миңа мулрак сала, көтүгә дә барысыннан да алданрак озата. Аннан, Сарык белән Кәҗәне җиңәсем болай да билгеле! Алай-болай, ул алыш-сынаш вакытында ялгыш берәрсен имгәтсәм?! Хуҗаларым ни әйтер?» - дип уйлаган да йоклавында булган.
Ул көнне Әтәч читән башында, хайваннарны көч сынашырга чакырып:
-Кикрикүк, кикрикүк! - дия-дия, хәттин озак кычкырган, ди, дә... Тик юкка тырышкан!
Әмма өметсез - шайтан диләрме?.. Әтәч, максатына ирешәсе килеп, икенче көнне дә үз урынына ашыккан. Башка көннәрдә дә Кикрикүк: «Бер җыелмасалар, бер җыелырлар әле, киребеткәннәр», - дип уйлап, таң атуга ук, читән башына кунакларга күнегеп киткән. Тора-бара бу шөгыль аңарга шундый да хуш килгән, ди ки. Бәй, менә бит, ул барыбер хуҗалыктагылар белән идарә итә түгелме соң? Һәммәсен таң тишегеннән уята.
Үзегез дә беләсез, Әтәч әле дә:
-Кикрикүк, кикрикүк! - дип, көн саен иртә таңнан аваз сала.
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дип әйтәләрме әле? Әнә бит, хакимлек итәсе килү теләге Әтәчкә дә ярап куйган. Тырышлыгы юкка чыкмаган - яңа һөнәрле иткән!