СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Сәмига Сәүбанова "Очрашу"

Бу араларда Гөлфәния үзендә сәер үзгәреш сизде. Җанының моңа хәтле сиземлеген югалтты дип уйлаган күзәнәкләре дәррәү уянып, тормышында ниндидер үзгәреш булыр кебек тоела башлады.
Язмышына да, ялгызлыгына да күнеккән кебек иде.
Табигать ялгызлыкны яратмый - кошлар да парланган кебек, кешеләр үзләренә дөнья көтәр өчен яр эзли.
Яшерен-батырын түгел, ире белән яшәгән чагында да, аннан соң да аңа ир-атлар тарафыннан игътибарсызлыкка зарланырга туры килмәде. Чиста, пөхтә, һәр яктан булган хатын янына килеп йөрергә теләк белдерүчеләр дә, җитди тәкъдимнәр дә булды. Тик Г өлфәния, шундый тәкъдим ияләренең бик үпкәчел җирләренә кагылмаска тырышып, сүзне уен-көлкегә борып килде.
- Мине зурлавыгыз өчен рәхмәт. Ир-атларның күңелен иләсләндерерлек булгач, әле өмет бар икән үземдә, кандидатлар исемлегенә язып куям, — дип шаяртты.
Шаяртудан узмады. Җанының мондый тәкъдимнәргә битараф булуына Гөлфәния канәгать иде. Әгәр дә битараф булмаса нишләр?
Кабат кияүгә чыгып, тормышын яңадан башларга аның уенда да юк иде. Сөяркә булу турында башына да килмәде. Ул бер тапкыр сөйде, сөеп гомер итте. Шул җиткән. Күпләргә бу бәхет эләкми әле.
Балалары каршы да килмәс. Итәктән төштеләр бит, әниләрен аңларлар иде. Кызлары да, канат чыгарып очар вакыт җиткәч кирәк булыр әле дип, я тегесен, я монысын алып кайтып сандыкка салганда: «Әни, синең үзеңә дә кыз бирнәсе кирәк булыр», - дип, вакыт-вакыт тиккә генә шаяртмыйлардыр.
Алар дөньяга зәңгәр күзлек аша карыйлар шул, аларда олылар тәҗрибәсе юк.
Ирен югалту ачысын кичереп, ялгызлыкка күнегә төшәр өчен елап-сыктап, кешеләрдән үзен кызгандырып та йөрмәде. Әгәр елап- сыктап йөрсә, аны мәрхүм ире үзе дә өнәмәс иде. Бәлки, дөньялары бөтен яктан җитеш калган иркә хатыннарга ул килешә дә торгандыр.
Алай дисәң, Гөлфәния үзен бәхетсезләр рәтенә куймас иде. Сөеп кияүгә чыкты, сөеп яшәде, шул мәхәббәтнең җимеше булып балалары калды. Инде менә икесенең дә бер көндә никахлары булды.
Кияүләрне дә сайлый белеп сайладылар. Әтиләренең рухы күктә укыласы никахны бергә туры китергән, диярсең. Игезәкләр белән дә мондый хәл булмый.
Бу турыда газетада эшләүче таныш журналисты ишеткәч:
-Әйдә, газетага язып чыгып, яшьләрне дөньяга танытыйк, - дип бик кыстаган иде дә, Гөлфәния риза булмады. Яшәп карамаган килеш чаң сугалармыни?
Вакытында бар мәхәббәтен гаиләсенә бирү нәтиҗәседер - балалары йөзне кызартмады. Бүтән хатыннар кебек, үз телен белмәгән килеш чит тел өйрәтергә дә тырышмады. Әниләре телен өйрәнделәр, шул юл белән киттеләр дә. Олысы университет тәмамлады. Хәзер әнә аспирантура турында уйлана. Төпчеге дә аның эзеннән атлый. Апасы аның өчен һәрвакыт үрнәк булды шул. Икесенең бер көнне кияүгә чыгуы да тиккә генә булгандырмыни?
Ике кызын кияүгә биргәч, өе бушап калгандай булды. Гаиләсе ишәйде генә, югыйсә. Тик бер дә ишәйгән кебек булмады. Кияүләре кызларын үзеннән дә ныграк яратканга микән әллә?
Хәзер ике якта ике кызы ике дөнья көтә. Кечкенәсе бераз шүрләткән иде шүрләтүен. Күп вакытын көзге янында үткәрергә яраткан Фәридәсе коеп куйган хуҗабикәгә әйләнде дә калды. Ничек моңа сөенмисең, ди? Әле менә нәни генә сер әйтергә җыена. Ул нәни сернең шундый зур шатлык икәнен кызының ризык талымлавыннан ук сизенгән иде инде. Бу мәсьәләдә апасыннан да өлгеррәк булды бит әле. Хәерлегә булсын...
Баштарак дуслары, танышлары:
-Ялгызыңа күңелсез булыр, әле үзең дә тормышыңа нокта куймассың, хәзер кулыңны бәйләп торучы юк, кияүгә чыгарсың әле, - дип, кайсы - танышын, кайсы дустын мактарга тотына иде. Тик аның йөрәге мондый тәкъдимнәргә битараф калды. Йөрәккә бер дә күрмәгән, белмәгән кешене кертергә һич тә әзер түгел, ә үзе белгәннәр арасында андыйлар юк иде. Кайсын гына алсаң да, ниндидер гаебе табыла. Әллә йөрәге бүтәннәр өчен ябык булганга кимчелекләре күзгә бәрелеп тора микән? Мәхәббәтнең күзе сукыр, дип, тиккә генә әйтмәгәннәр бит.
Ә вакытында ут уйната торган кыз иде ул. Берьюлы берничә егет белән дуслашып йөрергә җай тапты. Берсе белән хат алышты. Берсе белән - кинога, берсе белән китапханәгә йөрде, ә берсен өметләндерде. Тик бу очрашулар уен-көлкедән узмады. Ә Хатипны беренче күрүдә үк йөрәгенең бер кылы тартылып китте. Күктәге никахы аның белән укылгандыр, кавышканнарын сизми дә калды.
Тормыш булгач, гел сөешеп кенә дә яшәп булмыйдыр. Әмма Гөлфәния Хатипның бер генә кимчелекле ягын да күрмәде. Булгандыр Хатипның кимчелекләре, булмый калмагандыр. Әллә үлгән кешенең яхшы ягы гына нстә кала микән?
Иренең кимчелекләрен күпме генә табарга тырышмасын, бүтән хатыннар ирләре өчен кимчелек санаган сыйфатлар Хатипка өстенлек кенә булып чыктылар. Әкертенлеге - сабырлыгыннан, сөйләшергә яратуы - кеше яратуыннан, тик тормавы - дөнья алып барырга тырышуыннан... Таныш түгел кешеләрне дә өйгә алып кайтып, хәзинәдә ни бары белән сыйлавы да - киң күңеллелектән. Вакытында ачуы килгән чаклар да онытылды. Хәтердә ак күлмәктән елмайган килеш кенә калды. Төшләренә дә шул хәлдә керә. Кояшта кызынып каралган тәндә ак күлмәк... Беренче тапкыр шулай итеп күргән иде.
Ә хатын-кызларны яратуы?
Бер генә хатын-кызга да тәмле сүз әйтмичә калмас иде. Ялгыз, ирсез хатыннарга шул кирәк тә... Гөнаһысы кирәкми, иренең хыянәтен табарга тырышып, вакланып йөрмәде. Шул ук ирсез хатыннар: «Ирең фәлән белән шаяра, әйдә, аларны бергә вакытта эләктерергә булышабыз», - дип килеп әйткән чакларда да сабыр савытларын түкмәде, чайпалдырмады. Кеше карамаска, гарип-гораба түгел бит! Чибәр хатын-кызларга кызыкмаска - күзе дә сукыр түгел! Аңа карасаң, аның үзенә дә күз кысучылар җитәрлек. Кимсенми Гөлфәния, киресенчә, аңа кызык. Киресенчә, дуслары бергә җыелып, кәефе килгән чакларда:
-Хатынны да яратыгыз әле, - дип, уен-көлке белән, алар кочагына этәрә иде. Үзе яраткач, дусларына да яраттырасы килгәндер шул.
Вакытында моңа хәтере кала иде. Хатип кочагыннан чыгып, шаярып булса да, бүтәннәр кочагында һич кенә дә әвәләнәсе килми иде.
Ә балаларын? Балаларын да, Хатип кебек, берәү дә яратмагандыр. Алар белән үзен алты айлык чакларында - алты айлык итеп, алты яшьлек чакларында исә алты яшьлек итеп тотты. Алар мүкәләсә - мүкәләде, алар йөгерсә - йөгерде, сикерсә - сикерде... Алар теләсә атта, эттә булды, мәче булып мияулады, тычкан булып чикылдады, маймыл булып маймылланды.
Язмыш үзен кыска гомерле иткәнгә, шулай тормышы истә калырлык булгандыр Хатипның. Сагынып сөйләргә генә калды.
Шулай да, тормышының матур бер кисәге кителеп төшү белән, Гөлфәния яшәү мәгънәсен югалтмады. Аларның мәхәббәт җимеше булган балалар исән-сау бит. Табигать тынлыкны сөймәгән кебек, Гөлфәниянең дә, ирен җирләп, тиешле искә алу йолаларын башкар ганнан сон, тормышы тукталмады. Исәннәргә яшәргә кирәк, үлгәннәргә генә кире кайту юк.
Тик, ире үлгәннән соң, Гөлфәниянең күңел сандыгының капкачы «шарт» итеп ябылды да куйды. Гаҗәп хәл, икесе генә җылыткан урын-җирдә төннәр буе аны сагынып боргаланулар да булмады. Әллә ир-ат җылысына ихтыяҗны Хатип үзе белән алып киткәнме?
Бергә үткәргән ләззәтле төннәр артка чигеп, аның күз алдында Хатипның шәүләсе ак канатлы фәрештә сурәтендә калды. Ә фәрештәләр тәнне кыздырмыйлар шул. Аның өчен алар артык саф...
Шулай күпме вакыт үтеп тә киткән.
Үз көенә генә яшәп ятканда, кияүгә чыкканчы ук бераз конструкторлык бюросында бергә эшләп алган Дамир Бәдриевичны очратты. Инде тормышта үз урынын табарга, гаилә корырга өлгергән, баласы булган баш инженер әле япь-яшь Гөлфәнияне нишләптер үзенә тарта иде. Моңа хатыны белән аралары тату булмавы да, җитәкчеләргә баш бирмәс кире холкы да комачауламады.
Яшь чагында кызлар үзләреннән олырак ир-атка тартыла, диюләре хак икән. Нәрсәсе белән үзенә тартканын Гөлфәния хәтерләми дә инде. Ихтимал, дөньяга үз карашы һәм күп мәгълүматлы булуыннандыр. Алай дисәң, Дамир Бәдриевичның андый якларын да хәтерләми инде. Тик аны күргәч, күңелендә илаһи нур бөркелә иде. Ул бүтәнгә өмет тә итми - аның өчен өйләнгән кеше белән буталу мөмкин булмаган хәл - артыннан менә дигән егетләр дә җитәрлек йөри. Кояш яктысын яратам дип, берәү дә аңа якынаймый бит. Кояшның ерактан нур сибүе хәерле.
Хәер, яшь чагында кызларның кагылырга ярамый торган кояшы бер генә түгел, берничә дә булырга мөмкин. Алар, чын мәхәббәте белән очрашыр алдыннан, өйрәнчеклек мәктәбен әнә шулай үтәләр. Ә тегеләр үзләренең кемнәр кояшы булуларын белмичә дә калалар. Белсәләр, ни уйларлар иде икән?
Дамир Бәдриевич та вакытында үзенең Гөлфәния өчен яктылык булуын белмичә калды.
Очрашуга һәр ике як та сөенде. Дамир Бәдриевич күптән ялгыз яши икән. Хатыныннан аерылып, бүтәнгә өйләнгән. Аңардан да уңмаган. Бүтән өйләнергә курыккан.
Шул очрашудан соң Дамир Бәдриевич аңа шалтыраткалый башлады. Ә бер көнне театрга чакырды.
Гөлфәния театрга бара алмаячагын әйтте, һәм, шундый бер гөнаһсыз гына кебек тоелган сөйләшүләрдән соң, аның турында кирәгеннән артык уйлавын сизде.
Уйлау гына булса... Аның ни гомер йоклаган күзәнәкләре, дәррәү уянып, әрнеп-әрнеп сулкылдап, наз таләп итә башлады.
Гөлфәния ике ут арасында калды. Аның акылы моны өнәми, ә йөрәге исә акылына буйсынмыйча, яшенле яңгыр явып тутырган һәм ярларыннан менә-менә мөлдерәп ташырга торган елгадай дулкынлана иде.
Ә Дамир Бәдриевич, торган саен үзсүзләнеп, Гөлфәнпяне аулакта очрашырга чакыра. Гөлфәния исә аны кире кага алмыйча изалана да изалана. «Әллә ярамыймы? Ирем белән торганда үрнәк хатын идем. Инде аның юклыгына да бишбылтыр. Мине кем гаеп итә ала?» - дигән уйлар аның миен кимерә генә.
Тансыклаган икән бит ул ир кочагын, тансыклаган! Тик аның инде болай кабынып йөрер чаклары үткән, аңа унсигез яшь түгел. Ул инде дөньясына элекке күз белән карый торган гөнаһсыз кыз да түгел, төрлесен күргән, дөнья арбасының төбенә җигелеп тартучы хатын.
Мең төрле сәбәп китерде, мең дә беренчесен тапты. Тик Дамир Бәдриевичка, бүтән шалтыратма, дип тә җавап кайтара алмады. Әллә күкләрдә аның икенче никахы укылырга вакыт җитеп килә инде?
Тик кияүгә чыккач, ирнең тамагын тук, киемен чиста йөртүгә хатын җаваплы. Көн саен кибетеннән я базарыннан сумка тутырып ризык ташырга кирәк. Пешерү дә, табын әзерләү дә синең өстә, өстәл артына утыргач та әле ирен көйләргә, аның күңелен күрергә кирәк. Бер хатын өчен күп вазифа түгелме бу?
Гөлфәния чит ир белән торуның бөтен начар якларын шулай күпертергә тырышты. Хәер, күпертеп торасы да юк. Ул үзе ире белән шулай яшәде. Бары тик еллар аларны иләктән иләп, иләк төбендәге иң әйбәт хатирәләрне генә калдырды. Ирен, балаларын ярату, алар өчен яшәү аның өчен бәхет булды.
Бу - әйбәт ир, балалар атасы белән шулай. Ә холык-фигылен белмәгән ир белән ничек булыр? Тик йөрәк барыбер акылга буйсынмады. Хисләрнең ташуын бер кузгатсаң, тыеп булмый икән.
Менә бу юлы «бармыйм» диясе урынга «ярар» дигәнен сизми дә калды. Телефон трубкасын куйгач кына телен тешләде.
Ярый әле Дамир Бәдриевичның:
- Эштән үзем каршы алырмын, - диюенә каршы төшә алды. Ничек итеп урам буйлап ят ир белән култыклашып бармак кирәк? Үзе исә әле ашыкты, әле кабаланмаска тырышты. Әмма, барыбер, очрашуга сөйләшкәннән иртәрәк килеп җитәсен чамалап, трам вайдан бер тукталыш кала төшеп, җәяү барырга булды. Дамир Бәдриевичның үзен ничек каршы алуын күз алдына китерергә тырышты.Ул, әлбәттә, бер ун минутка соңлар. Аның ишеге бикле булмас, әмма барыбер кыңгырау төймәсенә басар. Ә Дамир Бәдриевич аңа чәчәк тоттырыр. Гөлфәния розалар ярата. Аннан соң... Аннан соң нәрсә буласын кем белә? Бәлки, бергә эшләгән чакларны искә төшерерләр. Әллә бер сүз дә сөйләшмәсләрме? Нишләп бу очрашуга риза булды соң әле ул?
Килеп тә җитте бугай. Гөлфәния сәгатенә карады. Сәгать биш тулган. Тагын бер ун минут көтсен әле. Көттереп килгән бәхет кадерлерәк була бит. һәм ул ишегалдында үскән агачлар күләгәсендәге утыргычларның берсенә утырды. Аның үзен берәү дә күрерлек түгел, аның каравы, ишегалдындагы бөтенесе күренде.
Ишегалдында бала-чага уйный. Аларга ияреп, йомгак кебек кенә эт тә уйный-уйный йөгерә. Иясе юк, ахры.
Гөлфәниянең дә эте бар иде. Хатипны җирләп кайткан көнне юкка чыкты. Эзләмәгән җир калмады үзен. Хуҗасының үлемен күтәрә алмады инде әллә? Дамир Бәдриевич Хатип күмелгән зират ягында яши икән бит. Тик зиратка Гөлфәния бүтән юлдан бара. Бу иясез эт аның югалган Муйнагын хәтерләтте.
Гөлфәнияне шул сабыйларны, этне сыйпау теләге, шат авазлар алгысытып алды. Кузгалырга да калкынды. Тик аларның ят кешедән куркырга мөмкин булуларыннан тыелып калды.
Подъезд ишеге ачылды, һәм аннан кияү егете кебек киенгән Дамир Бәдриевич күренде. Каршы алырга чыгуыдыр инде. Тик уен белән мавыккан балалар аны күрмәделәр, килеп бәрелделәр һәм бөтенесе бергә әүмәкләшеп егылдылар. Дамир Бәдриевич аста калды. Алар берсе өстеннән берсе сикерешеп тордылар. Әле генә күзне кызыктырып торган кияү егетенең йөзе чалшайды һәм ике кызны тотып чәбәкләде, ә маэмай, аның ботинка очы белән тибүеннән чиный-чиный, читкә сикерде, һәм менә әле генә Гөлфәния үткән сукмак турысына җиткәч, авыртуын онытып, шыңшуыннан туктады, сукмакны иснәргә тотынды.
Бу бит аның югалган эте Муйнак түгелме соң? Бирегә аны менә кем чакырып китергән икән!
Матурлык юкка чыккан иде инде.
Кызчыклар, елый-елый, өйләренә кереп киттеләр, ә эт, куанычыннан шыңшый-шыңшый, Гөлфәния утырган утыргычка атылды. Гөлфәния аны күтәреп алды һәм, яшеренгән урыныннан чыгып, гаҗәпләнгән Дамир Бәдриевичка бер сүз дә әйтмичә, килгән юлыннан кире китте.
2025-04-02 12:52