СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Нәзифә Кәримова “Май кырмыскасы”

Май аеның үләне дә, чәчәге дә, кояшы да файдалы, диләр. Шуңамы, әбиләр, хәстәрле апалар бу айда көлтә-көлтә үлән киптерәләр, чабынырга себеркесен җыялар. Ә менә киптереп тә куя, җыеп та алып булмый торган тагы бер ягы бар икән әле май ае табигатенең. Ул да булса — май кырмыскасы. Ничә ел инде авылга май аенда кайтырга тырышсам да, һич туры китереп булмады. Быел да июнь башларында гына кайтырга туры килде. Хәл-әхвәл сорашкач, әни һәрвакыттагыча ничә көнгә кайтуымны сорады.
— Иртәгә, көн әйбәт вакытта, урманга менеп төшәрбез. Май кырмыскасын да иснәрбез.
— Әни, май бетте бит инде.
— Искечә май уртасы гына әле. Быел яз соң килде. Май себеркесе дә җыярбыз. Яфраклары калынайсын дип тора идем, бер мунчалык та себеркем юк әле быел.
Әнинең олы апасы Фәгыйлә апа белән дә кичтән үк сөйләшеп куйган идек, иртә белән ул да кереп җитте.
— Йә, ничек йокладың, шәһәр кешесе? Машина тавышыннан колакларың тонадыр анда? Колакларың ял иттеме бераз?
— Шәһәр тавышына күнегелгән инде, Фәгыйлә апа. Бүген әле мин авылда тавыш күбрәк икән дигән фикергә килдем.
— Китче, монда нинди тавыш булсын?!
— Мин шәһәр тавышына ияләнгән кебек, сез дә ишетмисез инде аны. Йокыга гына китә башлаган идем, озак утырдык бит кичә, тотынды әтәчләр!.. Берсе башлый, икенчесе элеп ала... алар гына туктаган иде, сыер мөгрәп куйды, аңар бозавы кушылды. Гел шушы тәрәзә янына гына килеп кычкыралармыни! Җитмәсә, бер чебен кереп калган... тәрәзәдән яктылык пәрдәсе ачыла башлауга, анысы уянды... Бераздан Рифатың тракторын кабызып җибәрде, әнә һаман пырылдатып тора. Ни кузгалып китми, ни сүндерми шуны...
— И-и-и... Син бигрәк инде!.. Чебен тимәс чер итәргә әйләнгәнсең. Трактор тавышы минем өчен бер җыр шикелле генә ул. Иртәнге концерт тыңлыйсы урынга, шул трактор тавышын тыңлыйм мин, — диде Фәгыйлә апа, көлеп.
Фәгыйлә апа, — дүрт малай белән иреннән тол калып, берсеннән-берсе эшчән дүрт егет үстергән кеше.
Нинди генә авырлыклар белән яшәмәсен, җорлыгын ташламады. Хәзер ул кече улы, килене, оныклары белән яши.
Фәгыйлә апа керү белән, әни дә әзерләнә башлады.
— Урман тамакны тиз ачыра ул. Капкаларга берәр нәрсә алырга кирәк, — диде әни. — Аппак түти, син шикәр алдыңмы?
— Нигә шикәр, чәй алсагыз, конфетлар да бар бит, — дидем мин.
— Алдым, алдым, — диде Фәгыйлә апа. — Шикәре кырмыскаларга аның.
— Кырмыскаларга?..
— Әйдә, әйдә, урманга менгәч күрерсең әле...
Урман авылдан ерак түгел. Әзрәк күпертеп әйтсәң, бакча артында гына дисәң дә була.
— Сезнең бакча башында какы үсә торган иде. Карыйк әле, быел какыдан авыз да иткәнем юк, — диде Фәгыйлә апа.
Чынлап та, какы шәп үскән быел. Бакча башындагы иске баз өстендә гөрләп үсеп утыра.
— Кара, монда кәжә сакалы да бар икән, йолкыйбызмы?
— Юк, юк, тия күрмә, иренең чабырыр. Какысын да зәңгелә качырырга гына ашыйбыз. Зәңгелә, кач, кач, Идел кич, кич...
Әни белән Фәгыйлә апа, такмаклый-такмаклый, какы ашадылар. Мин дә алардан калышмадым, әлбәттә.
— Кайсы юлдан менәбез урманга: туры юлданмы, әллә елгаданмы? — диде әни.
— Елга буйлап, чирәмнән меник әле, аякка йомшак булыр. Туры юлны сөргәннәр. Аның юлы юл гына идеме сиңа, ике машина кара-каршы үтәрлек иде, ярар, басу иткәннәр инде, — диде Фәгыйлә апа. — Җирне бер дә жәлләмиләр инде — басу уртасында да олы юл, басу кырыенда да... Нәрсә уйлап болай эшлиләрдер? Элек ат белән йөри торган тар гына юл булыр иде. Як-ягында ямь-яшел чирәм үсә торган иде. Кирәкмәс җирдән сукмак саба башласалар, йә бүрәнә сала торган идек, йә казык кагып куя торган иделәр. Юк инде ул элекке чаклар... Дөньясы машина белән тулган.
— Заманасы шундый, — диде әни. — Элеккене сөйләп кенә кайтара торган түгел. Урманга да машина, басуга да машина. Дүрт малаеңның дүртесе дә — механизатор.
— Андый-мондый гына түгел, универсальный механизаторлар! — диде Фәгыйлә апа. — Тракторда да эшлиләр. Комбайнда да, Аллага шөкер.
— Фәгыйлә апа, ничек шулай дөрес итеп әйтергә өйрәндең ул «универсальный» дигән сүзне?
— Оныгым өйрәтте. Улларымны мактый торган сүз булгач өйрәндем шул. Универмагка да охшап тора, анысы да бик таныш сүз инде. Райунга гел барып торабыз бит. Ә теге «сал» дигәне — анысы татарча инде. Әтиләре дә тракторист иде бит. Тракторда дүрт тәгәрмәч булган кебек, минем дә дүрт малаем булачак, ди торган иде мәрхүмем. Дүрт малае булды булуын, тик, кечесенең тәпи йөргәнен күрмичә, безне ятим итте шул... — Фәгыйлә апа яулык почмагын күзенә тидереп алды.
...Елга буйлап бару бигрәк тә күңелле икән. Елга дигәч тә, сусыз елга ул. Бары тик урманнан агып чыккан кечкенә чишмәләрдән җыелган суы гына урыны-урыны белән челтерәп ага. Кырыена ук килеп, үләннәрен ачып карамый торып күренми дә.
— Карагыз әле бу елгадагы печәнне быел, — диде Фәгыйлә апа.
— Көтү кертмәсәләр, моннан бер кышлык печән әзерләргә була-а, — диде әни, сузып, тау битләренә карап алганнан соң.
Кояш та шактый гына кыздыра башлады. Көн матур иде бүген. Урман чишмәсенең суы белән кулларны юдык, елга кырыеннан үги ана яфраклары җыйдык.
— Беләсезме, бу яфракны нигә үги ана яфрагы диләр? — дип сорады әни.
— Юк, ә нигә?
— Тотып кара әле. Бер ягы сап-салкын, ә икенче ягы җып-җылы. Үги ана кәефе кебек.
— И күрде инде башлар! — диде Фәгыйлә апа, үги ана яфрагын капшап. — Ятимлекне дә, үги ана белән үсүне дә, ачлыкны да, сугышны да, өй тулы бала-чага белән таянычсыз калуны да күрдек...
Мин аны юатыр сүзләр таба алмыйм. Тик еламасын гына иде. Шуңа күрә мин нәрсәдер әйтергә дип авыз ачканчы, Фәгыйлә апа үзе үк сүзне икенчегә борды да куйды:
— Ходай бирде саулыкны! Син минем сүзләргә бик исең китеп карама. Шулай керделе дә чыктылы икәнлегемне беләсең бит. Аяк кына менә харап итеп куя шул... Апирасия кирәк моңа дигәннәр иде бүлнистә, риза булмадым әле. Анысына йөрәк җитми. Җәй җиттеме, бөтен им-том: кырмыска, җир мае, бал корты... Файдасы тигән шикелле була тагы үзе...
Шулай сөйләнә-сөйләнә, урманга менеп җиткәнебезне сизми дә калганбыз.
И урман! Бигрәк рәхәт шул һаваларың. Без үскәндә, арасыннан җиләк җыеп йөргән яшь наратлар куе, чытырманлы урманга әйләнгән. Урман эченә керә торган сукмак кына ялтырап ята.
Беренче кырмыска оясына шушы сукмак белән барасы икән.
Әни белән Фәгыйлә апа өйдән алып чыккан шикәрләрен, пышылдый-пышылдый, кырмыска оясына куйдылар. Тик алар шикәренең кирәге дә юк монда, болай да кырмыскаларның алларыннан калганчы булган — оя өсте ап-ак шикәр!..
— Карагыз әле, нигә шултикле шикәр монда? — дидем мин, исем китеп. — Мондый хәлне күргәнем юк иде әле.
— Көненә ничә кеше, җәенә күпме кунак килә монда?! Карчыкларның да савап аласы килә. Әгәр дә кырмыска оясына бер шакмак шикәр салсаң, туксан кешене туйдыргандай савап була, ди.
Ай-Һай, дип уйладым мин, болай булгач, бу рафинадның тарихы ерактан башлана икән...
Фәгыйлә апа оекларын тиз-тиз салып, итәкләрен кыстырып куйды да авырта торган аягын кырмыска оясына күмәргә тотынды.
— Әнекәйләрем, ничек чыдыйсың? — дидем мин, исләрем китеп.
— Мине тешләмиләр алар, хәерсезләр! Шикәр ашап бозылып беткәннәр. Исләре дә китми. Кара әле, ничек әкрен кыймылдыйлар!
Гадәттә, оясына килеп кагылдыңмы, кырмыскалар, мәш килеп, арлы-бирле йөгерә торган иделәр. Ә болар да шулхәтле сүлпәнлек, әйтерсең яннарына килүче дә, ояларына кагылучы да юк.
— Нишләп тик торасың? — диде әни. — Кулың белән бәргәлә дә иснә! Шуның өчен мендек бит урманга!
— Берәрсен ялгыш үтерсәм жәл бит...
— Үлмиләр алар, ияләнгәннәр инде. Аркаларыннан сөйгән кебек итеп кенә суккала син.
Мин кулымны кырмыска оясында әни әйткәнчә тоттым да, исним дип, борыныма китерсәм...
— Бер дә исе юк бит моның! Ду китереп мактыйсыз...
— Кит лә, — диде әни. Өрәңге яфрагын, өзеп алып, ояга салды. Олы сары кырмыскалар, әрле-бирле килеп, ашыкмый гына, бик эре кыяфәт белән, яфракны сырып алган булдылар.
— Йә, хәзер иснә инде.
— Бәлки, мин ис сизми башлаганмындыр, — дидем.
Әни дә аптырап калды. Әлеге яфракны Фәгыйлә апага сузды. Без өчәүләшеп бер-беребезгә карашып калдык.
— Исе беткән бит моның! Иснәп бетергәннәр! Кичә бер көтү Югары оч карчыклары менеп бара иде, шулар гына бозган бу кырмыскаларны!
— Кырмыскада да ис бетә икән, — диде Фәгыйлә апа, аягы буйлап югары үрмәләгән кырмыскаларны сыпыргалап. — Кая үрмәлисез, табанны тешләгез, табанны...
Фәгыйлә апа үзе бик җитди, ә кыяфәтенә карасаң... көлми түзәрлек түгел.
— Йә, булдымы инде, процедураң ничә минут булырга тиеш?
— Аны минутлап кем чутлаган! Чыдамым беткәнче тота идем башка чакта. Тешләмиләр бит! Тәмле тормыш бозган боларны. Кырмыска да ялкаулана икән. Кабат, боларга дип, шикәр алып мендем юк. Нәселләрен генә бозмасак ярар иде.
— Киттек, болай булгач, иске умарталыкка, — диде әни. — Анда мин генә белә торган бер урын бар.
Иске умарталыктагы кечкенә кырмыска оясында шикәрләр күренми. Кояш нурларына чумып утырган бу ояда безнең урманның барлык эшчән кырмыскалары җыелган, ахры. Оя янына килеп басуга тотындылар кайнашырга, әйтерсең ояларын икенче урынга күчерергә җыенганнар.
— Нинди зур аерма, — дидем мин. — Менә сиңа табигать!
— Шәп дәрес булды бу безгә, — диде әни.
Кырмыскалар белән эшне төгәлләгәннән соң, чирәмгә утырып алып, тамак ялгыйк дисәк, кырыебыздан гына бер кош пырылдап очып китте дә, якындагы агачка кунып, борчулы тавыш белән кычкырырга тотынды.
— Ялгыш утырдык, ахры, монда. Оясы бар мәллә, кара әле, — диде әни.
Үләннәрне ачып карасам, учка сыярлык кына бик матур кош оясы килеп чыкты. Эчендә дүрт күкәе дә бар.
— Күчеп утырыйк, — диештеләр әни белән Фәгыйлә апа. — Кошны куркытмыйк, суынмасын оясы. Йә, ташлап китәр.
— Нинди кош икән бу, сандугач түгел микән? — дип сорадым.
— Юк, бу сандугач оясы түгел, — диде әни, ояга карап алганнан соң. — Сандугач күкәе язулы була.
— Ничек инде ул, язулы?
— Гәрәпчә язулы. Иске китаплардагы кебек. Ә менә без наданнар булып чыктык әле. Кырмыскаларны бозганбыз, җирдәге ояның кайсы кошныкы икәнлеген белмибез. Менә кайда ул мәктәп-табигать!
Без икенче урынга күчеп утырдык. Тик минем тынгысыз карчыкларым утырган җирләреннән, йолкып, печән җыя башладылар.
— Күр әле быелгы печәнне, уңган да соң!
— И-и урман! Элек бигрәк тә кадерле иде ул. Бер учма печән җыйдыртмыйлар иде, бер ягарлык утынга тилмергән чаклар бар иде. Уйласаң шаккатарлык инде, өеңә авып торырдай урман булсын да, утынга тилмер инде. Менә нинди заманалар бар иде. Хәзер әнә өрлеккә салырдай бүрәнәләрне утынга турыйбыз. Юк, юк, кадерен белми башладык урманның... Син безнең печән йолкыганга карама. Эшсез утыра белмәү гадәте ул, — диде әни. — Монысын да урман артыбыздан, һәй, буш кул белән киттеләр дип көлеп калмасын дип кенә җыябыз. Ул безне кадерли бит, безгә дә аның кадерен белергә кирәк...
Әйе шул, «кадер» төшенчәсен югатлып барабыз шикелле. Кая карама — кадергә мохтаҗлык. Сирәкләнгән урман, яшеллеген югалткан авыл урамнары, юлыннан адашкан чишмәләр кадер көтеп, мөлдерәп карап торалар сыман.